Инфоурок Другое Научные работыНаучно-исследовательская работа «Татарстан мой - многонациональный»

Научно-исследовательская работа «Татарстан мой - многонациональный»

Скачать материал

Республиканский конкурс научно-исследовательских работ «Татарстан мой - многонациональный»





Секция «Сохранение национальных традиций в рамках современного культурного пространства»


Тема: «Гасырларны кичкән йолалар»









Башкарды: Степанов Д.П., Имангулова Л.И. “ Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте” нең 1 курс студенллары

Җитәкче: Шәрифуллина Э.М., Түбән Кама шәһәре, “Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы



2018ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ.........................................................................................................3

ТӨП ӨЛЕШ.................................................................................................5

    1. Покрау – көз ел фасылының иң күркәм бәйрәме.........................5

1.2. Кыш көне үткәрелә торган бәйрәмнәр..............................................6

1.3. Яз ел фасылы белән бәйле йола бәйрәмнәр....................................10

1.4. Җәйге бәйрәмнәр - милләтнең йөзе..................................................12

1.5. 104нче төркем студентларының керәшен халык бәйрәмнәре

турында күзаллаулары................................................................................13

ЙОМГАКЛАУ.............................................................................................14

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ....................................................................15

КУШЫМТА.................................................................................................16

Кереш


Мин халыкның бәйрәмнәрен барлыйм:

Керәшеннәрдә җыен-бәйгеләр,

Асылына төшсәң, эш-хезмәткә,

Табигатькә, җиргә бәйлеләр.

(Клара Булатова)

Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән кешеләрнең телендә бик күп истәлекләр тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Әбиләребезнең сандыкларында милли кием хәзинәләре әле дә бар. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. Менә шундый уй-ниятләр белән “Гасырларны кичкән йолалар” дигән темага эзләнү-тикшеренү эше язарга дигән уй килде дә инде.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә игътибар арта бара, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә – Раштуа, Нардуган, Питрау бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.

Шулай итеп, без дә керәшеннәр турында материал туплый башладык һәм шуны ачыкладык: керәшеннәр безнең уйлавыбызча, үзләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын, сөйләм телләрен , фольклор әсәрләрен, башка милләт халыкларына караганда,тулырак саклап кала алганнар.

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрипович Шәймиев тә II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында керәшеннәр турында болай диде: “...Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без бик күп яктан керәшеннәр алдында бурычлыбыз...”

Сайлаган теманың актуальлеге керәшен йолаларын барлап, безнең буын яшьләренә җиткерүдә.

Шуннан чыгып, без үз алдыбызга максат куйдык: керәшеннәрнең йола бәйрәмнәрен өйрәнү.

Максатыбызга ирешү өчен, без түбәндәге бурычларны куйдык:

  • керәшеннәр турында фәнни әдәбиятны өйрәнү;

  • авылда яшәүче (Балык Бистәсе районы Иванай авылы) олы яшьтәге әби-бабайлар белән очрашып, алардан керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү;

  • бәйрәмнәрнең, үз йоласы һәм гореф-гадәтләре белән, төрле милләт халыкларын якынайта, берләштерә торган чара икәнен дәлилләү;

  • шул гореф-гадәтләрне, йолаларны яшьтәшләребезгә таныту.

Фәнни эшнең өйрәнү объекты булып табигать күренешләре белән бәйле бәйрәмнәр тора. Керәшеннәрдә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган төрле йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы. Борынгыдан килгән ышануларга нигезләнгән йолалар, күмәкләп, бөтен авыл халкы катнашында үткәрелә торган булган. Элекке гореф-гадəтлəр, бəйрəмнəр, мəсəлəн, нардуган уеннары, бəрмəнчек, тройсын яки каен башы бəйлəү (“яфрак бəйрəме” дип əйтелə), питрау һəм башка бəйрəмнəр үзенчəлекле җырлар, такмаклар белəн уздырыла торган булган. Христиан бəйрəмнəре итеп чиркəү календаре буенча уздырылса да, аларда динилек бөтенлəй диярлек чагылмый, күбрəк борынгыдан килгəн халык йолалары өстенлек алган. Кызганычка каршы, ул борынгы йолалар һəм йола җырлары хəзерге вакытта онытылып баралар, аларның матурларын яңартып, авылларга ямь өсти торган итеп, халыкка кире кайтару зарурлыгы нык сизелə хəзер. Без үзебезнең эшебездə әлеге йола-бәйрәмнәрнең кайберлəренə генə кагылып киттек.

Көз фасылына караган бәйрәмнәрдән – Покрау бәйрәме.

Елның иң салкын фасылында Нардуган, Раштуа, Кач ману, Май чабу һ.б. кебек бәйрәмнәр, йолалар үткәргәннәр.

Яз көне Олы көн бәйрәме.

Сагынып көтеп алган ямьле җәй җиткәч, Тройсын, Питрау һ.б. бәйрәмнәрен үткәрү йолалары гадәткә әверелгән.

Төп өлеш

    1. Покрау – көз ел фасылының иң күркәм бәйрәме.

Соңгы елларда халкыбызның туган җиренə, туган теленə, үткəненə, мəдəниятенə игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгəреш йола, гореф-гадəт һəм бəйрəмнəрне үткəрүгə, онытылганнарын торгызуга һəм яңартуга китерə. Буыннан-буынга күчеп килгəн, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннəрдə дə безнең тормышыбызның, яшəешебезнең бизəге булып тора. Керəшеннəрдə ел фасылларына караган, табигать күренешлəренə бəйле рəвештə үткəрелə торган төрле йолалар, гореф-гадəтлəр бик кызыклы. Борынгыдан килгəн ышануларга нигезлəнгəн йолалар, күмəклəп, бөтен авыл халкы катнашында үткəрелə торган булган.

Покрау.

Покрау (русча покров - покровительствовать, ягъни яклау сүзеннəн) — Христиан дине буенча, христианнарны Изге Марьям үзенең бөркəве белəн каплап, зур бəладəн, кыеннан коткарган хөрмəткə үткəрелүче христиан бəйрəме. Бəйрəм көне — 1 октябрь (юлиан календаре буенча) яки 14 октябрь (яңа стиль буенча). Хəзер инде бəйрəмнең дини эчтəлеге югалып, ул көзге кыр эшлəре төгəллəнгəн, көтү кергəн көн буларак билгелəп үтелə. Гадəттə, бу көнне кар яуганын көтəлəр. Ул ак җəймə булып җир өстенə ятарга тиеш. Тик соңгы елларда бу бəйрəм көнне кар яумый. Тик əлеге күренеш күтəренке кəеф рухына бер дə комачауламый. Покрау православие динендəгелəр өчен көзнең иң зур бəйрəме. Аның тарихы 910 елдан башлана. Дога кылучылар бу көнне Изге Анадан дөньялар тыныч булуын һəм ярдəм сорый. Алар исəннəр һəм бакыйлыкка күчкəн туганнары өчен шəмнəр куеп, дога кылалар.







    1. Кыш көне үткәрелә торган бәйрәмнәр.

Нардуган.

Ул кыш көне, декабернең 24–25 лəрендə башлана һəм унике көнгə сузыла. Нардуган көннəрендə, өлкəн буын вəкиллəре сөйлəвенчə, төрлечə күрəзəлек итүлəр, кеше танымаслык итеп киенеп, өйдəн-өйгə кереп маскарад ясап йөрү һəм башка күңел ачу уеннары уздырала. Нардуган йоласы Урта Идел буендагы күрше халыкларда да билгеле: чув. нартаван, нартукан, удм. нардуган, мари (диал.) нардуган, морд. мокша-нардван, морд.-эрзя- нардава һ.б. Бу бəйрəмне XVIII гасырдан башлап татарлар арасында Яңа елны рус халкында кабул ителгəн Юлиан календаре нигезендə каршы алу гадəте тарала. «Нардуган» сүзе, Яңа елны каршылау йоласына караган бер атама буларак, телгə һəм көнкүрешкə шул вакытларда кергəн булса кирəк. Бу сүзнең килеп чыгышы монгол теленə бəйлəп карала. Монгол телендə "нар" кояш дигəнне аңлата. Нар +туган — ягъни кояш туган дигəн мəгънəгə туры килə. Бəйрəм көн-төн тигезлəшкəн вакытта, ягъни 21-22 декабрьлəрдə үткəрелгəн.

Бабай булып җөрү-нардуганнар шулай була иде wыл. Күп җыйыладырыйы калык, бабай булып җерилəр, ий барынча җеридерлек.

Бабайчы багыты-нардуган кичлəре, киенеп, төрлəнеп чыга торган вакыт. Аwыз ачкач була бабайчы багыты. Анда төрлəнеп чыгалар, төрлечə кийем кийенеп. Унике көм була ул.

Айу чикмәне-яңа ел. Җыйылып керəлəр җегермешəр җегет-кыз. Алар кермəгис ачынып тырабыз ий. Алар бийеп чыгалар ыйы.

Сынамыш җырлары-нардуган көннəрендə, йөзек салып күрəзəлек иткəндə җырлана торган җырлар.

Сугыш батыгында җыраулар чыкты:

Кара кайыш биллəргə буш,

Сатин күлмəклəргə иш.

Инде, җаный, мин китəмен,

Кала куйыннарың буш.


Җөзек салу, балдак салу-нардуган уеннарының иң көтеп алынган, күмəклəп җыелып башкарыла торганнарыннан берсе.


Әрле дə бирле, борыла-сарыла,

Кызлар җөри килəп сарыла.

Кызлар җөри килəп сарырга,

Җегетлəр җөри җөзеп салырга.


Егетлəр, кызлар нардуган өенə җыелып, гаилəдəге баш бала белəн төпчек баланы бəкедəн су алып кайтырга җибəрəлəр. Бəкедəн су алганда, суны балта белəн кояш уңаена таба чызыклап алалар. Кайтканда сөйлəшмичə, артына əйлəнеп карамыйча кайтырга тиеш. Шулай алып кайтылган су тылсымлы, серле көчкə ия дип ышанганнар.

Степанова Мария түти сөйләвенчә, Нардуган игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган. Элек-электән халык Нардуган бәйрәменә бию,җыр әзерләгән. Яшьләр костюм һәм битлек киеп, урам буйлап “Нардуганга” дип, халыкны җыя торган булган. Нардуганчылар, өйдән-өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгән.

Раштуа.

Раштуа (рус. рождество - туым, туу сүзеннəн) — Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргə җибəрелгəн пəйгамбəре Гайсə Коткаручы туган көн. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җилəк-җимеш белəн генə туклана. Уразаны тəмамлап, керəшеннəр, православие динен тотучылар 7 гыйнварга каршы төндə изге Раштуа бəйрəмен каршылый. Праваслау динендəгелəр 6 гыйнвар көнне төнлə чиркəүлəрдə иртəнгə кадəр келəү итеп - гыйбадəт кылып, исəннəр һəм бакыйлыкка күчкəн туганнары өчен шəмнəр яндырып, язык - гөнаһларны кичерүне сорап бу бəйрəмне каршы алалар. Раштуа көнне һəр православие христианына чиркəүгə бару мəҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шəмнəрнең яктылыгы һəм исе торакны һəм күңелне чистарта, дип ышаналар. Раштуа бəйрəме туганнар, якыннар белəн мул табыннар артында уза. (Кушымта 1)

Кач ману.

Бу көннең һəм изгелəндерелгəн суның кодрəтенə ышанган кешелəр, нинди генə суыклар булуга карамастан, елгада коена. Анда коенучылар күп чирлəреннəн савыга, дилəр. Чиркəүлəрдə бу көнне су изгелəндерелə. Әлеге су ел буена бозылмый, көчен югалтмый. Галимнəрнең бүгенге көнгə кадəр бу могҗизаны аңлата алганнары юк. Күп чирлəрдəн дəвалану, өйне изгелəндерү, сабыйларны коендыру өчен, изге суны җыеп калырга тырышалар. Аның тамчысы да кодрəтле. (Кушымта 2)

Май чабу (Масленица).

Кышны озатып, язны каршылау һəр миллəтнең үзенчəлекле бер бəйрəменə əверелде. Мисал өчен, керəшеннəр аны Май чабу дип атыйлар. Әлеге күркəм йола җиде көн буена бəйрəм ителə. Май чабуның төп атрибуты - түгəрəк коймак пешерү. Йола буенча, кояш символы атна буена һəр гаилəдə əзерлəнə. Масленицаның тагын бер йоласы бар – кышны гəүдəлəндергəн карачкы - курчакны яндыру.

Май арасы- май чабу көннəре. Май арасы бер атна булган, картлар рəт салган. (Кушымта 3)

Май утырмасы-масленница көннəрендəге кызлар утырмасы. Май элек кызлар утырма җерешкəннəр, кунак кызларын кунакка җерткəннəр. Май узгис энде киндер суга башлаганнар.

Май чабу- масленница көннəрендə атларга утырып урам əйлəнеп йөрү.

Катайса көйе, май көйе-май чабу көннəрендə җырлана торган җырлар.

Җырлашыйык туганайлар, җырлашыйык,

Җокодагы кешелəр уйансын.

Ай уйансын да тыңласын,

Кемнəр җырлый диб үк сорасын.

Икəүлəр дə өчəү без булайык,

Җулкайларга да чыга ук кунайык.

Җулкайларга чыгып җуллар уңса

Айырылмас дуслар булайык.


Май күwесе- җырлап баралар.

Карлагачлар кара ла, муйны ала,

Ник мынгайа иекəн ди бу бала.

Мынгаймаслар иде лə илəр бу бала,

Аның эче тулылай ут йана.

Май чабулар узгач, керəшеннəн “коро тота” башлыйлар.

Коро тоту-христиан дине йоласы буенча ураза тотуны керəшеннəр шулай əйтəлəр.(Кушымта 3)

Әлеге бәйрәмдә без дә бик теләп катнашабыз. Төрле-төрле җырлы-биюле уеннар уйныйбыз, бүләкләр отабыз, коймак белән чәй эчәбез, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачабыз. Бу бәйрәм турында Евдокимов Борис дәдәйдән белгәннәрен язып алдык.















    1. Яз ел фасылы белән бәйле йола бәйрәмнәр.

Бəрмəнчек.

Бəрмəнчек – чыннан да, керəшен сүзе. Аның урысчага тəрҗемəсе – верба, ə татарча тал песие була инде. Бу атама христиан диненə бəйле. Карлар эреп, дөньялар яшəрə, яшеллəнə башлагач, Олы Көнгə, ягъни Пасхага бер атна кала керəшеннəр зурлап Бəрмəнчек якшəмбесе (Вербное воскресенье) бəйрəмен уздыралар. Ə бəрмəнчек сүзе ул "бəргəлəү"дəн алынган. Песиле талларның ботакларын өйлəренə алып кайтып, сулы савытка утыртсаң, шуның белəн стеналарны бəргəлəсəң, өеңə тынычлык килə, тəнеңə тидерсəң, сихəтлəнəсең дигəн ырым яши. Ул ботакларны терлек-туар исəн-имин, бəрəкəтле булсын дип каралты-кураларга да кыстырып куялар. Кешелəр бер-берсенə матур телəклəр телилəр, җырлар җырлыйлар. (Кушымта 4)

Олы көн.

Пасха бəйрəмен христианнар Христосның терелеп торуы уңаеннан билгели. Олы көннең төп мəгънəсе – үлемне җиңү. Бу бəйрəмнең барлык йолалары Христос яшəешенең соңгы көннəренə килеп тоташа. Бу көнне чиркəүлəрдə гыйбадəт кылулар, кунакка йөрешүлəр була. Йомырка буяу гадəте бар. Балалар өйдəн-өйгə йөреп йомырка җыеп йөри. Җыеп бетергәч, саныйлар. Иң күп йомырка җыючыны билгелиләр. Шулай ук йөземле Пасха күмəче (кулич), эремчек күмəчлəре ише бəйрəм ризыклары да пешерəлəр. Олы көннең зур билгесе – кызартылган йомырка. Ул җир шары образын гəүдəлəндерə, йомыркадан яңа тормыш барлыкка килгəн кебек, Христосның терелүе белəн дөнья яңара дигəн мəгънəне аңлата дип, сөйлəде безгә Анна əби. “Ə ни өчен йомырканы кызыл төскə буйыйлар ?” – дип сорагач, Анна əби болай җавап бирде: “Йомырканың кызыл төсе шатлыкка ия булу белəн беррəттəн, бу Христосның каны дигəнне аңлата. Олы көнне өстəлгə йомырка белəн тулы савыт куела, бу йортка муллык алып килə дигəн ышану бар.” (Кушымта 5)

Изгеләр китабында бәйрәм көнне менә мондый сүзләр әйтергә кушылган: «Бүген Христос терелеп торган көнне, бәйрәм итеп җактырылышыйк та, эй туганнар диешеп, бер-беребезне кочаклашыйк; безне күралмый торганнарны да, Христосның терелеп торуы хакына, барын да кичерик; аннары дәшеп, болай әйтик: – Христос үлгәннән терелеп торган, үлгәннеге белән үлемнең кыуатын бетергән, үлгән кешеләргә дә тереклек биргән»

Олы көнгә каршы төндә авыл яшьләре тау башына менеп, учак ягалар. Алар бу көнгә бер атна алдан әзерләнәләр: елга аша чыгып, тау башына утын, иске тәгәрмәчләр менгерәләр. Яңа торган тәгәрмәчләрне таудан тәгәрәтеп төшерүләрен карап торулары бигрәк тә кызык!























    1. Җәйге бәйрәмнәр - милләтнең йөзе.

Тройсын.

Тройсын Яфрак (Җапрак) бəйрəме көнне башланып киткəн. Ул көнне Симектəге кебек бөтен өй, капка каен яфрагы, чəчəк белəн бизəлгəн. Яшьлəр су буенда күңел ачкан. Икенче көнне зиратка барып, үлгəннəрне искə алу гадəте булган. Бу көнне елгадан Су анасын да тотып алып кайтырга мөмкин, имеш. (Кушымта 6)

Керəшен авылларында Тройсын көнне җыеннар гөрлəп торган. Бу көнне өйләрне каен ботаклары, кыр чәчәкләре белән бизилэр, чөнки бәйрәмнең бизәге булып –каен агачы санала. Күрше авыллардан кунак төшерү гадəте булган. Хəзерге Сабантуй элек менə шулайрак узган. Тройсын бәйрәме- бик матур бәйрәм. Бәйрәм жыр –биюләр, төрле халык уеннары белән тоташып бара.

Питрау.

Питрау бəйрəме ( Петров день) - бу керəшен татарлары һəм христиан диненə караган бөтен миллəтлəрнең бəйрəме. Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргəннəренə шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенə мəдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һəм җаваплы эшлəре – игеннəрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бəйрəме дə. Бу бəйрəм Татарстанның керəшеннəр яшəгəн барлык өлкəлəрендə дə үткəрелə. Ул һəр елны 12 нче июль көнне билгелəп үтелə. Питрау – ул җəйнең нəкъ уртасы. Бу көнне тереклек һəм үсемлеклəр дөньясында үзгəреш чоры башлана, нəкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгəн кыр чəчəклəре, барлык авырулардан файдалы дилəр. (Кушымта 7)

Шуңа күрə, иртəнге якта басу- кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чəчəклəре белəн өй эчен, капка һəм коймаларны бизəгəннəр. Бу гадəт бүген дə сакланган. Бер-берсенə кунакка йөрешкəннəр. Ə яшьлəр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткəргəннəр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу “Кояш каравыллау “ дип аталган йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла. Иң кульминацион вакыты – “ Питрау чибəре“ сайлау. Питрау учагы да бəйрəмнең бер бизəге булып тора. Аны “ Питрау чибәре” кабыза.

Хәзерге көндә дә һәр елны Питрау бәйрәме зурлап бәйрәм ителә. Ул Мамадыш районы Җөри авылында үткәрелә. Бу бәйрәмдә Татарстанның атказанган артистлары Галина Казанцева, Георгий Ибушев, Аграфена Васильева, Виталий Агапов һ.б. артистлар катнаша. Анда керəшеннəр генə түгел, Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләре җыйнала. Кайлардан гына килмилəр бу көнне анда. Җыр-биюлəр белəн бергə төрле уен, ярыш-бəйгелəр үткəрелə. Мəйданда спорт уеннары ( армспорт, гер күтəрү, көрəш), утын яру һəм кисү, себерке бəйлəү, “Питрау такыясе” үрү, “Питрау букеты ” төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла. Бәйрәмнең иң кульминацион вакыты – “ Питрау чибəре“ сайлау. Питрау учагы да бəйрəмнең бер бизəге булып тора. Аны “ Питрау чибәре” кабыза.

Әби-бабайлар сөйләвенчә, бу көнне урамда иптәшеңне дә табарлык булмаган. Әйе, халык искиткеч күп җыйналган биредә. Җәйнең иң соңгы бәйрәме булган ул. Шуңа күрә “Питрау үтте - җәй үтте”, “Питрау үткәч, кошлар да сайрамас”, ди халык. Чыннан да, бу көннән соң кошлар да сайрамый, көннәр дә бераз суына төшә. Питрау көнне табигатьнең кырык төрле чәчәген җыеп калырга кушалар. Ул көнне җыйган чәчәкләр күп чирләрдән дәва, диләр өлкәннәр.

Кичке якта халык кичке уенга җыйналган. Монда җыр-бию тынып тормаган. Иң оста җырчылар, такмакчылар, биючеләр осталыкларын күрсәткәннәр, түгәрәк уеннары: “өчле”, “сигезле” һ.б. уйнаганнар, биегәннәр.










    1. 104 нче төркем студентларының Керәшен халык бәйрәмнәре турында күзаллаулары.

Керәшен халкының йола бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында әзме-күпме мәгълүмат туплагач, безне 102нче төркем студентларының керәшен халкы, аларның бәйрәмнәре турында белү-белмәүләре кызыксындыра башлады. Без анкета үткәрергә дигән карарга килдек. Керәшен халкы турында беләсезме? Керәшеннәрнең милли бәйрәмнәрен беләсезме? Бәйрәмнәрдә катнашканыгыз бармы? Дигән сорауларга барлыгы 25 студент җавап бирде.

Анкета җаваплары шуны күрсәтте: 92% кеше керәшеннәр турында белә, ә 8% кеше белми булып чыкты. (Кушымта 8)

Керәшен халкының милли бәйрәмнәрен беләсезме?- дигән сорау нәтиҗәләреннән күренгәнчә 72% - әйе, 16% - ишеткән бар, 12% - юк , дип җавап кайтарды. (Кушымта 9)

Бәйрәмнәрдә катнашканыгыз бармы? – дигән сорау җаваплары бигрәк тә кызыксыну уятты. 80% - әйе, 16% - кайвакыт, 4% - юк дип җавап кайтарды. (Кушымта 10)

Әлеге җаваплардан чыгып, шундый нәтиҗә ясый алабыз, без, яшь буын, керәшен халкы турында хәбәрдар һәм аларның йола бәйрәмнәрендә бик теләп катнашабыз. Керәшен халкы турында белмим дип җавап бирүчеләр өчен без мәгълүмат әзерләдек һәм безнең чыгышыбыз төркемдәшләребез өчен бик кызыклы булгандыр дип ышанып калабыз.












Йомгаклау

Керәшен халкының барлык милли бәйрәмнәрен тасвирласаң, бер калын китап язылыр иде, мөгаен. Алар бик күп. Халкыбызның берничә милли бәйрәменең генә асылына төшенсәк тә, без түбәндәге нәтиҗәгә килдек: керәшеннәр-борынгы халык. Аларның һәрберсе керәшен халкының бердәмлеген, дуслыгын, ярдәмчеллеген чагылдыра. Һәр бәйрәм алдыннан халкыбызның чисталыкка игътибар итүе куанычлы күренеш. Кемгә керсәң дә өстәлләрнең камыр ризыклары белән тулы булуы - керәшен халкының тырышлыгын, авылдашларга, туган-тумачага ихтирамлылыгын күрсәтә.

Шунысы бик куанычлы: керәшен халкы гүр иясе булган ата-бабаларыбызны хөрмәтләп искә ала. Чиркәүдә озак итеп алар рухына келәү ителә. Һәр милли бәйрәм зыяратка барып, туганнар каберлекләренә ризык салу белән төгәлләнә. Кеше дөньяга мәңгегә килми бит. Без ата-бабаларыбызны ничек хөрмәтләсәк, безнең үзебезгә дә шундый ук караш булачак.

Милли бәйрәмнәр бүгенге көндә бигрәк тә киң колач җәеп үткәрелә башлады. Бу бәйрәмнәрдә катнашучылар елдан-ел арта. Алга таба да шулай дәвам итсә ярар иде. Әби-бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, бу дөньядан мәңгелеккә киткән туганнарыбызны искә алыйк, үзебез дә бәхетле булырбыз.

Бу хезмәт зур эшебезнең башы гына дип уйлыйбыз. Әле өйрәнелмичә калган йолалар бик күп. Йолаларга бәйле җырларны да тупламыйча калырга ярамас. Милләтебез яшәсен дип уйласак, бу эшебезне туктатырга ярамый. Әле бит безнең бәхеттән йолаларыбызны сорап, өйрәнеп калырлык кешеләребез бар һәм булачак.

Төрле милләт халыкларының дус яшәве дә куанычлы. Алар бер-берсенең милли бәйрәмнәренә ихтирам белән карыйлар, бер-берсен хөрмәт итәләр. Барыбыз да дус булганда гына илдә тынычлык, матур тормыш булачак. Без, яшь буын, әлеге гасырларны кичкән бәйрәмнәребезне саклап калуда мәңге бурычлы!



Кулланылган әдәбият

  1. Балык Бистәсе районы Иванай авылының өлкәннәре сөйләгән истәлекләр.

  2. Баязитова Ф. С. “Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты”, “Матбугат йорты” нәшр., Казан, 1997.

  3. Баязитова Ф. С. “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”, “Тат.кит.нәшр.”, Казан, 1995.

  4. Максимов Н. В. “Без бер тамырдан”: уку ярдәмлеге “Мәгариф” нәшр.,Казан, 2002.

  5. Татар халык иҗаты” сериясеннән “Йола һәм уен җырлары”, “Тат.кит.нәшр.”, Казан, 1980.

  6. Туганайлар” газетасының төрле саннары.

  7. Филиппов А.С. “Карендәшләр”, “Идел-Пресс”, Казан, 2001.


Кушымта

hello_html_m23a3c340.jpg

(Кушымта 1)

hello_html_60a4f5de.jpg


(Кушымта 2)


hello_html_m716ac415.jpg

(Кушымта 3)



hello_html_m2ffb2409.jpg

(Кушымта 4)

hello_html_m440401d.jpg

(Кушымта 5)

hello_html_89aa3a.jpg

(Кушымта 6)

hello_html_5d9b239e.jpg

(Кушымта 7)



(Кушымта 8)




(Кушымта 9)


(Кушымта 10)



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Научно-исследовательская работа «Татарстан мой - многонациональный»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор риск-менеджмента

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 916 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.10.2019 556
    • DOCX 1.3 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарифуллина Эльвира Мавлетзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 4 года и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3677
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Психология аддикции: понимание и распознование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 19 регионов

Мини-курс

Институциональные основы современного инвестирования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Брендинг и архитектура бренда: создание уникальности и цельности в маркетинге

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе