- 05.09.2016
- 837
- 1
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”)
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татар-стан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8)
3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998)
4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”)
5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Та-тарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”)
6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль
7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Рес-публикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республи-касы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар
8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән)
9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”
10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы
11.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
12. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. ”Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбияыннан авторлык программасы” (5 – 9 нчы сыйныфлар), төзүче авторлар: Д.М. Абдуллина, Л.К. Хисмәтова, Казан, 2014
13. Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында 2015 – 2016 нчы уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федеральисемлеге;
14. Санитар- эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативларга нигезләнү Сан ПиН 2.4.2.2821-10. “Гомумбелем бирү оешмаларында укытуга карата санитар-эпидемиологик таләпләр” (РФ төп дәүләт санитар табибы карары белән 2010 нчы елның 29 нчы декабрендә расланган. РФ Юстиция Министрлыгы тарафыннан 2011 нче елның 3 нче марты 189 номеры белән теркәлгән, теркәлү номеры - 19993
15. Б.Урманче исемендәге МБГББУ “Гимназия №2”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.
16.Б.Урманче исемендәге МБГББУ “Гимназия №2”нең 2015-2016 нчы уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе.
Программаның эчтәлеге
Программада 7 нче сыйныфта әдәбияттан 68 дәрес каралган. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән ”Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы” (V-IX сыйныфлар) (Төзүче-авторлары: Д.М. Абдуллина, Л.К.Хисмәтова) 70 дәрес исәбеннән төзелгән. Гимназиянең укыту планыныда һәм эш программасында уку елы дәвамында 35 дәрес үткәрү планлаштырыла. Гимназия укыту планында әдәбият дәресе атнага 1 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 2 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре һәм класстан тыш уку дәресләре, яттан өйрәнү өчен тәкъдим ителгән әсәрләр саны бермә-бер киметелде. Эш программасы сыйныфның яшь үзенчәлекләрен һәм укучыларның әзерлек дәрәҗәләрен исәпкә алып төзелде.
Барлыгы – 35 сәгать. Әдәбият өйрәнү – 29 сәгать. Дәрестән тыш уку – 2. Бәйләнешле сөйләм үстерү – 4 сәгать( сөйләм үстерү дәресләрендә ике сочинение язу күздә тотыла).
Тематик укыту планы
№ | Тема | Сәгать саны |
1 | Сәнгать төре буларак әдәбият | 1 сәгать |
2 | Халык авыз иҗаты | 2 сәгать |
3 | ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе | 1 сәгать |
4 | Г.Тукай тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 1 сәгать |
5 | Н.Думавиның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 1 сәгать |
6 | Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 2 сәгать |
7 | Чор: 1920-1930 еллар әдәбияты. Әдәби барышка тәэсир иткән тарихи сәбәпләр. Аларның әдәбиятны каршылыклы үсешкә китерүе | 1 сәгать |
8 | Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 1 сәгать |
9 | Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 2 сәгать |
10 | Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 1 сәгать |
11 | Чор әдәбияты С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 1 сәгать |
12 | Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 2сәгать |
13 | Ш.Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 2 сәгать |
14 | Г. Сабитовның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 1 сәгать |
15 | М.Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 2сәгать |
16 | М.Галиевның тормыш юлына кыскача күзәтү. “Уйна әле” хикәясе | 1 сәгать |
17 | Г.Гыйльмановның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 2 сәгать |
18 | З.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү | 2 сәгать |
19 | Р.Харисның тормыш юлына кыскача күзәтү. «Сабантуй» поэмасы | 2 сәгать |
20 | Р. Фәйзуллинның тормыш юлына кыскача күзәтү | 1 сәгать |
21 | Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр 1. Г.Исхакый “Кәҗүл читек” 2. Укучылар мөстәкыйль рәвештә хәзерге чор әсәрен сайлап укый. | 2 сәгать |
22 | Инша язу өчен үрнәк темалар 1.“Чын дустым” 2. “Әнием – бәгырем | 2 сәгать |
23 | БСҮ “Минем милләтем – минем горурлыгым” БСҮ. “Шинельле һәм шинельсез солдатлар” | 2 сәгать |
Яттан өйрәнү өчен тәкъдим ителгән әсәрләр исемлеге
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Татар әдәбиятыннан гомуми төп белем бирүнең максатлары:
- матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;
- төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне житкерү һәм кулланырга күнектерү;
- дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;
- матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
Татар әдәбиятыннан гомуми төп белем бирүнең бурычлары:
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы:
- тәкъдим ителгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;
- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары;
- стандартта билгеләнгән һәм программада күрсәтелгән әдәби- теоретик төшенчәләр;
- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
- әдәби текстның мәгънәсе өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
- әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау; укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү; геройларга характеристика бирү;
- сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
- әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру; автор позициясен ачыклау; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
- әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку; кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану; өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү;
- укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү; укыган әсәрләргә бәяләмә язу;
- татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
- эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
- аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгьлүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.
Укучыларның белем дәрәжәсенә таләпләр:
- татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;
- текстларны төрле яклап (тулысынча, сюжет-композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел- стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;
- әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;
- әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;
- конфликт, анын төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә;
- язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;
- әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми кузаллау булырга;
- әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен,үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата. исбатлый алырга тиеш.
Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;
- әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;
- шигьри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
- план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белен изложение язу;
- сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
- фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;
- әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
- төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис- кичерешләргә нигезлэнеп сочинение язарга;
- татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
- рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.
- рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәр төрләрен, жанрларын таный, аера, аларга хас үзенчәлекләрне таба белү, фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба алу.
- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны эзлекле сөйләп бирә алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына максатчан мөрәҗәгать итә алу.
- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү һәм әсәрләргә кагылышлы фикерләрне язмача бирү, сочинение элементлары белән изложение язу; әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу.
- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын, әсәр композициясе үзенчәлекләрен күрә, аера белү.
- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау.
Укучыларга житкерелә торган мәгьлүматлар:
- язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);
- әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда иҗат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;
- әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.
Предметара эшчәнлек:
- әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, турлыкны танырга өйрәү;
- әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятынын фикер өчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
- татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт - халыкларга карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;
- әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.
Укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:
- укучыны активлыгын, мөстәкыйль фикерләрен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;
- укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;
- баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
- әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.
Укыту - методик комлекты һәм материаль техник чаралар
№ | Материал- техник база | Саны |
1 | Проектор | 1 |
2 | Интерактив такта | 1 |
3 | Ноутбук | 1 |
4 | Телевизор | 1 |
5 | Видеоплейер | 1 |
6 | Принтер | 1 |
7 | Сүзлекләр | 10 |
8 | Таблицалар | 10 |
9 | Татар язучыларының портретлары | 10 |
10 | Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат тупланган диск (5,6,8, 10 нчы сыйныфлар өчен) | 1 |
Календарь- тематик план
Календарь - тематик планда үзгәрешләр кертү бите
№ | Вакыты | КТП кертелгән үзгәрешләр | Сәбәбе | Директор урынбасары белән килешенде |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
6 664 068 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Минязова Алина Фанисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.