Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Образец школьной газеты "Умырзая"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Образец школьной газеты "Умырзая"

библиотека
материалов



hello_html_m7fd812b5.gifКаләм изгегә тартыр

hello_html_m67217fed.gif

Көчек урта мәктәбенең иҗат түгәрәге

hello_html_m31cc02ef.gifноябрь 2011ел

29 ноябрь - Әниләр көне

Газизләрдән газиз әниләребез!

Барыгызны да Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, җан-күңел тынычлыгы, эшегездә рәхәт, тыныч, иҗади эшләү иреге, үстергән балаларыгызның хөрмәте насыйп булуын телибез.

Көчек урта мәктәбе укучылары




hello_html_m6713d61f.png


Мәктәп сулышы.

  • Ноябрь һәм декабрь айларында фән олимпиадалары үткәрелә. Мәктәп данын яклаучы укучыларга уңышлар телибез.


  • 10 сыйныф укучысы Гыймранова Миләүшә армспорт буенча Татарстанда беренчелегендә 1 урын алды.Ул медаль,кубок белән бүләкләнде. Ә 2011 ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы спортмен” исеменә лаек булды. 26 ноябрьдан алып 4 декабрьга кадәр Казахстанда үтәчәк Дөнья чемпионатына китә.


  • 25 ноябрь көнне Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе уткәрелде.


Алхәбәр


  • 29 декабрь – соңгы уку көне.


  • 28 - 29 декабрь көннәрендә мәктәптә Чыршы бәйрәме үткәреләчәк.









Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.


Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.


Без дә котлыйк әниләрне

Теләгебез безнең дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкыгыз күгебездә!

hello_html_78e0318a.png






Әниемнең нинди сыйфатларын үземә үрнәк итеп алыр идем?

hello_html_m6927f86e.png

Нәҗмиев Н:

Минем әнием – Нәҗмиева Эльвира. Ул Тауҗамал авылында туып үскән. Кияүгә чыккач, Көчек урта мәктәбендә эшли башлый. Әниемнең кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк: тәмле итеп ашлар – бәлешләр дә пешерә, бакчада аллы-гөлле дә чәчәкләр үстерә, әбиләребезне дә тәрбияли, өйне тәртиптә тота. Шулар өстенә сеңлем Гөлназ белән икебезгә дәрес әзерләргә дә булыша . Минем әнием - өйнең яме. Мин аның шушы сыйфатларын үземә үрнәк итеп алам.

Яраткан әнием

Минем әниемнең исеме Розалия. Без гаиләдә өч бала: абыем Илһам, энем Ислам. Һәр көнне әниемнең ягымлы тавышын ишетеп уянам: “Әйдә, улым, тор”. Иртә белән әниемнең тәмле коймаклары белән сыйлангач, мәктәпкә китәм. Әнием безнең чын кеше булып үсүебезне тели. Мин аны бик нык яратам.

Хуҗин Илсаф

hello_html_mfd1f12e.gif

Ана, Әни, Әнкәй! Җир йөзендә иң матур, гүзәл, чибәр, яхшы, өлгер, газиз кеше ул. Ана - өйнең кояшы, көзгесе! Шушы эчкерсез мәхәббәтле сүзләрне әйткәндә, һәр кеше үз әнисен исенә төшерәдер. Нинди генә матур сүзләрне тапсак та, әниләрнең яхшылыгын әйтеп тә, каләм белән язып та бетереп булмый!

Тугыз ай буе баласын карынында йөрткән ана нинди генә уй-тойгылар кичерми икән?! Баласы дөньяга килеп, беренче авазын биргәч, аннан да бәхетле кеше булмыйдыр. Нарасыен кулларына алып, күкрәгенә сыендырган, күкрәк сөтен имезгән ана гүзәллеккә төрелә. Сабый чактан ук ул сине сөеп-назлап, мәхәббәтен биреп үстерә. Һәркөн бишек җырын көйләп йоклата. Йоклаганда сабыеның елмаюын күреп: ”Татлы төшләр генә күр, балам,”- дип шатлана.

Ана кеше баласының һәрбер үскән мизгелен истә тота. Аның дөньяга туып беренче аваз салуын, елмаюын, елавын, сораулы караш белән аптырап каравын, тәпи йөреп китүен, ак бантиклар тагып, сумкасын көчкә күтәреп, белем алырга мәктәпкә баруын – барысын-барысын да хәтерли, чөнки бала - анасы өчен күз карасы, җимеше,йөрәк парәсе. Ул баласына һәрвакыт ярдәм итә, аны аңларга тырыша. Ул - безне юатучы да, ярдәмче дә, киңәш бирүче дә. ”Ана күңеле балада, бала күңеле далада”- дип, бабаларыбыз бик дөрес әйткән.

Әниләргә хөрмәт, яхшылык, итагатьлелек күрсәтик, үзебезнең күңел җылыбызны бирик, чөнки аларга кылган игелек үзебезгә үк әйләнеп кайтачак! Моның турында һич онытмыйк. Иң мөһиме: Әниләр кирәк безгә. Коръәндә әйтелгәнчә, оҗмах әниләрнең аяк астында!

Гыймранова Миләүшә


Әниләр кирәк безгә




Әни... Иң кадерле, газиз, якын кеше... Шуңамы, тел ачылганда иң беренче итеп “ әни” сүзен әйтәбез. Татар халкында аналарга карата хөрмәт, игътибар элек-электән яшәгән. Юкка гына әниләр турында шигырьләр, җырлар, күләмле әсәрләр иҗат ителмәгән. Әниләр көне уңаеннан иң газиз кешемә ак бәхетләр, озын гомер телим:

Әнием,кадерлем минем,

Бүген синең бәй

Әнием кебек эшчән кеше рәмең.

Котлыйм сине бәйрәм белән

Багышлыйм күңелем ямен


Әниләр бәйрәмен мин

Бик күптәннән көтәмен.

Бәйрәм көнне “әниемә:

Зинһар, ял ит,”- диямен


Әниемнең исем

Бик килешә үзенә

Юктыр әле дөньяда...


Миннәхмәтова Ландыш




Миннәхмәтова Ландыш














hello_html_765abba0.gif







hello_html_m6b761f25.gif

Краткое описание документа:

Сегодня от учащихся школы требуются не только знания, но и активность, инициативность, способность принимать решения в трудной ситуации. Соответственно, необходимы такие изменения в организации процесса обучения, чтобы школьник мог применять полученные знания.
А поскольку учебный процесс предоставляет мало возможностей для реализации чувства взрослости, то они находят другие возможности для его проявления. Нашей задачей является направить их в нужные русла.

Реализация Программы воспитательной деятельности школы и Программы гражданско-патриотического образования школьников должна осуществляться в том числе посредством школьной газеты.

 

Создание школьной газеты позволяет установить более тесные микросоциальные связи внутри школы. Участие учащихся в школьном пресс-центре поддерживает их индивидуальное развитие, так как помогает организовать себя, выразить свои мысли, распространить их среди других людей, помогает лучше познать себя, открыть мир. В процессе совместной деятельности по созданию газеты между представителями разных поколений устанавливаются отношения взаимопонимания. Кроме того, подобная практика оказывает влияние на выбор профессии.

Автор
Дата добавления 13.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров610
Номер материала 295913
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх