Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
“ Хатыйп Миңнегулов – Алтын Урда әдәбиятын өйрәнүче”
2 слайд
Максаты: Г.Исхакыйның аерым әсәрләрендә милли мәсьәләнең куелыш һәм чишелешен өйрәнү.
Бурычлар: - бүгенге көннең актуаль проблемалары белән чагыштыра белү күнекмәләре формалаштыру;
- милли үзаң , милли хисләр формалаштыру;
- укучыларда әдәби мирасыбызны, аерым алганда, Г.Исхакый әсәрләрен өйрәнүгә карата кызыксыну уяту.
3 слайд
Гаяз Исхакый
4 слайд
“Дөньяны әхлак тота”,- ди халык. Әхлак төшенчәсенә закон белән ныгытылмаган тәртип – кагыйдәләр керә. Алар кешенең аңында яши, тумыштан канга сеңә. Ул дәвамлы ,системалы рәвештә буыннан –буынга күчәргә, камилләшергә, гореф –гадәтләр рәвешендә ныгытылырга һәм аларга карата хөрмәт хисе булырга тиеш. Шул чакта гына ул тормыш рәвешенә әверелә.
Нәрсә соң ул әхлаклылык?
5 слайд
“Алдым –бирдем” әсәрендә гореф –гадәтләрнең төрлесе күрсәтелә.Кыз ярәшү – яхшы гадәт. Ләкин мәҗбүри ярәшү, кызны бай кешеләр арасына керү өчен бер мөмкинлек итеп кенә карау - яман. Шулай да, бер чыгыш табыла, “алдым –бирдем”дип яздырып , шаһитләрдән раслатып, хатын һәм ир булырга ризалыкны ныгытып була икән. Яшьләр шушы кануннан файдаланалар.
“ Яңалык искелекне җиңә”.
6 слайд
“Алдым-бирдем” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары
7 слайд
Ибраһим образы да шактый кызыклы итеп бирелгән. Ул башта бик пассив була, аннары ул ачылып китә, баксаң, анда “шәхес икеләнүе” күзәтелә икән. Бер Ибраһим - бик кыю, алдынгы фикерле, ә икенчесе - кыюсыз, куркаграк икән. Галия ярдәме белән беренчесе җиңеп чыга. Бу образда кеше психологиясенең нечкәлекләре ачыла.
“Шәхес икеләнүе “күренеше
8 слайд
Анна башкаларга бәя бирү өчен өлге була. Бу образда да арттыру, җыелмалылык сизелә. Язучы бу образны махсус купшылаткан .Әмма аның бу арттырулары, минемчә, татар кызларына уйланырга, үзгәрергә кушу кебек.Татар кызларына гына түгел, гомумән, татар дөньясына мөрәҗәгать итә кебек ул:” Эчке һәм тышкы матурлыкка омтылырга кирәк”.Чөнки кеше җәмгыятьтән аерым була алмый. Бу- уйландырырлык образ, язучының табышы, дип уйлыйм мин .
Ни өчен татар егетләре башка милләт кызларын яр итәләр соң?
9 слайд
Шәмсетдин Анна белән танышу нәтиҗәсендә ачылган яңа дөнья, аның рәхәтлекләре алдында югалып кала. Үз дөньсында шуңа каршы куяр нәрсә тапмый. Татар кызларында ул Аннага хас сыйфатларны эзли, ләкин тапмый. Анна һәм аның тормышы белән чагыштырганда, өй дә , авыл да, туганнары да ямьсез, тупас булып күренә. Нәтиҗә - Шәмси гомере буе “өйләнмәгән өйләнгән” булып яшәячәк, ул теләгән дөнья ерак хыялда гына калачак.
“Ул инде - өйләнмәгән “өйләнгән “”
10 слайд
Бу хикәяләр, нигездә, сюжетлары белән охшаш, дип уйлыйм. Икесендә дә мәхәббәт темасы күтәрелгән.Татар тормышында бу мәсьәләгә карата аталар һәм балаларның мөнәсәбәтләре.Һаман да шул кечкенәдән ярәшү. Әле баланың кем, нинди буласы билгеле түгел , инде аның “колагын тешләтеп “ куялар, үзләренең балаларына”бәхетле тормыш”ка юллама әзерлиләр. Шуның белән ата –ананың бурычлары тәмамлана да кебек.
“Татар гакылы”һәм “Көтелгән бикәч” хикәяләре
11 слайд
Икесе дә хыялларында тудырылган “яр”ларын сөяләр.Төшләрендә күрәләр. Аларга тирә – якта күренгән иң матур кешеләрнең ”матур” сыйфатларын гына ”тагалар”.Шул рәвештә хыялда чиктән тыш камил, чибәр, сылу тагын әллә нинди гүзәл сыйфатларга ия булган әкияти бер зат пәйдә була. Бу ялгышу сюжетны тагын да кискенләштерә, киеренкелекне арттыра.
“Татар гакылы”ндагы Хәдичә ,“Көтелгән бикәч” тәге Вәли мәхдүм образлары охшаш.
12 слайд
Ә тормышта көткәннең киресе: геройларыбызны – “авыру төсле йөзле, һәммә сүзне әйткәндә бозаулый торган сыер күзенә охшаган күзле, чиркангыч” егет һәм “зур табак битле, калын куе кашлы, кечкенә күзле, утын кебек зур куллы ,чүмәлә кеби зур тәнле бер хатын” каршылый. Нәтиҗәдә, ышанырга өйрәнгән яшь йөрәк түзми – тибүдән туктый.
“Кискен каршы кую –киң кулланылган чара”
13 слайд
Төп геройларының үлемнәре белән тәмамлана ике әсәр дә. Җитмәсә, кыз ата –анага бәхиллексез китә. Бу, шулай ук, үзенчәлекле алым: без күнеккән “бәхетле бетем”монда юк. Әсәрнең көче дә шунда. Чөнки безнең халыкта ни генә булмасын, үләсе кеше дә , калганы да бәхилләргә тиеш. Ул -шулай ук, матур гадәтебез. Ни өчен язучы әлеге чараны куллана? Минем уйлавымча, аның кешеләрне тизрәк уятасы, кисәтәсе килә.
“Балаларыгызны бәхетсез итмәгез, байлык аларның бәхете бәясенә тормый”
14 слайд
Г.Исхакый әсәрләреннән күренгәнчә, халык бер урында торырга тиеш түгел. Гел камиллеккә, белемгә омтылырга тиеш.Тыю, куркытулар белән генә тәрбияләп яхшыга ирешеп булмый. Куркак кеше – чарасыз кеше. Ул яхшы ата –ана да, ир, хатын да, көрәшче дә, шәхес тә була алмый.Үз йөзен югалтмыйча, башка халыкларның тормышы,әдәбияты белән кызыксынырга, яхшы якка үзгәрергә омтылырга тиеш .
“Начардан – гыйбрәт ал, яхшыдан үрнәк ал”,- ди халык мәкале.
15 слайд
Һәрбер халыкның һичшиксез үзгәрми торган нәрсәләре бар. Чөнки алар халыкны халык итеп тоталар. Бу аның гореф –гадәтләре, яхшы милли традицияләре, бәйрәмнәре, теле һәм татулык. “Начар гаиләнең кешеләр арасында абруе булмаган кебек,үз гореф- гадәтләрен , телен хөрмәт итмәгән ,киләчәк буынның бәхетен кайгыртмаган халыкның да халык арасында абруе булыр микән?”- дигән кисәтү ишетелә кебек.
“Гореф – гадәтләр – милләт нигезе”
16 слайд
Гаяз Исхакый күтәргән күп кенә проблемалар әле бүген дә бик актуаль, дияр идем. Мәсәлән, милли традицияләрне сакламау, катнаш никахлар, акчага табыну, тар күңеллелек, ришвәтчелек һәм башка күңелсез хәлләр бүген дә әз кешеләрне бәхетсез итми торгандыр. Андыйларга Гаяз Исхакый китапларын өстәл китабы ясарга киңәш итәр идем.
“ Г.Исхакый – алдан күрүчән язучы”
17 слайд
Бөек исемең синең илгә кайтты,
Көнгә кайтты Гаяз Исхакый.
Озак еллар «онытып» торган өчен
Кичер безне, кичер, Исхакый!
Г.Шәмсетдинова
18 слайд
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, сәламәт булыгыз!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 220 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Хайрутдинова Лениза Аухадиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
5 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.