Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Татар халык ашлары
Әни пешергән ризыктан тәмлерәк әйбер була аламы икән ул? Әби пешергән ризык булса гына инде. Ә инде ул ризык татар халык ашы булса, гомумән, телеңне йотарлык!
Элек-электән килгән рецептлар гасырлар дәвамында сыналган. Бүген сезгә татар халык ашлары хит-парадын тәкъдим итәбез
2 слайд
Өчпочмак
Өчпочмак.
Төче камырдан ясалган зур өчпочмаклар әче камырдан ясалган кечкенәләре, бәрәңге белән, бәрәңгесезе. Алар шундый күп төрле була. Мөгаен, бүген бу иң популяр татар ашыдыр. Әлеге ризыкның татар кухнясы вәкиле икәнен күпләр белмәсә дә, өчпочмаклар Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә, Төмәндә дә, Новосибирсикида да бар. Аны бар да яраталар!
3 слайд
Чәк - чәк
Почетлы икенче урын, әлбәттә, чәк-чәккә бирелә. Татар халкының кулинар символы булган әлеге баллы ризык соңгы арада шулай ук бик популярлашты. Аны күбесенчә зур кибетләр тәкъдим итә. Баштарак чәк-чәкне Татарстаннан сувенир рәвешендә генә алып кайта торган булсалар, бүген күп россиялеләр аны үз шәһәрләрендә сатып ала ала. Мәсәлән, “Бәхетле”, “Перекресток”, “Ашан”, “Карусель” һәм “Пятерочка” кибетләрендә әлеге тәм-том – еш кунак
4 слайд
Пәрәмәч
Пәрәмәч
Әлеге таба ризыгының да берничә төре бар: итле яки бәрәңгеле. Беренче төре әче камырда ясала һәм табада кыздырыла, ә икенчесе төче камырдан була һәм мич эчендә пешерелә. Әлеге ашны күбрәк көндәлек тормышта һәм аз санлы кунаклар килгәндә әзерлиләр.
5 слайд
Бәлеш
Бәлеш
Сүзем зур бәлеш турында. Әмма вак бәлеш тә әлеге рейтингка керергә хокуклы. Классик бәлеш –итле, бәрәңгеле, суганлы төче камырдан ясалган зур таба ашы. Гадәттә ул зур гаиләгә җитәрлек итеп пешерелә. Ә бәйрәм-мазар булганда, күп кунак җыелганда, элек өйдәге һәм хәтта мончадагы һәр мичтә бәлеш булган
6 слайд
Гөбәдия
Гөбәдия
“Бәхетле” челтәренең иң күп сатыла торган пирогы нәкъ менә гөбәдия икән бит. Гөбәдиянең ике төре була: итлесе һәм татлысы. Бүгенге көндә татлысы популярлак санала. Әлеге төр гөбәдия эченә корт, бүрттергән дөге, ваклап тураган йомырка, йомшарткан йөзем, күрәгә, төшен алып кара җимеш яисә өрек салалар.
7 слайд
.Токмач
“Көненә бер аш ашмасам, хәлем булмый”, — дигән сүзне ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Ә татарда иң популяр аш – токмач. Тавык шулпасында пешкәнме ул, сыер яки сарык ите шулпасындамы – алай ук мөһим түгел. Әмма токмач (аның альтернативасы – умач) элек татар ир-атларының рационына атнасына бер мәртәбә булса да керергә тиеш булган.
8 слайд
Ашларыгыз тәмле булсын!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 671 305 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Файзулина Регина Варисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.