Инфоурок Другое Другие методич. материалыПРОЕКТ Мәдинә Маликованың “Тылсым” романында тема, идеяләр дөньясы, психологизм бирелеше: традицияләр һәм яңачалык

ПРОЕКТ Мәдинә Маликованың “Тылсым” романында тема, идеяләр дөньясы, психологизм бирелеше: традицияләр һәм яңачалык

Скачать материал

ФГАОУ ВПО «Казанский (Приволжский) Федеральный университет»

Институт педагогики и психологии

Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования

Отделение общего образования

 

 

 

ПРОЕКТ

Мәдинә Маликованың “Тылсым” романында тема, идеяләр дөньясы, психологизм бирелеше: традицияләр һәм яңачалык

 

 

 

Авторы проекта

Сәмигуллина Венера Минсәгыйть кызы

Гыйззәтуллина Резедә  Нәбиулла кызы

Гайнетдинова Алсу Газиз кызы

Галимуллина Сильвия Минхәйдәр кызы

Гомәрова Рания Габделәхәт кызы

Арсланова Сәлимә Сәлахетдин кызы

Сабирҗанова Лилия Хәбир кызы

 

Научный руководитель:

кандидат филологических наук, старший преподаватель отделения общего образования ПМЦ ПК и ПП РО КФУ

Трофимова Сиринә Миннегалимовна,

 

 

                                       Казань, 14-25 октября 2013 г.

Проблеманың куелышы: Укучыларга М. Маликованың “Тылсым” романыны аша әхлакый мәсьәләләрне, гомумкешелек кыйммәтләрен, кеше һәм җәмгыять арасындагы катлаулы бәйләнешләрне җиткерү, әсәрдәге  традицияләрне һәм яңачалыкны билгеләү

Проект концепциясе

Хикәяче, романчы, драматург, публицист Мәдинә Маликова иң беренче басылып чыккан “Юлдашлар” (1967) исемле беренче җыентыгында ук тирән әхлакый мәсьәләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән аерылып тора. Аның беренче хикәяләре үк моның ачык мисалы була.   Язучының “Тылсым” (2006) романы интеллигенция тормышына багышлана. Аяз Гыйләҗев билгеләгәнчә, М. Маликованы “зыялы язучы” дияргә була. Аның каләме әсәр каһарманының рухи дөньясын бөтен тирәнлеге, каршылыклары белән яктырта. “Тылсым” романында да язучы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы нечкәлекләрен, нокталарын ачарга омтыла. М. Маликова әлеге әсәрендә яшәешнең төп мәгънәсе һәм максаты турында укучысы белән җитди әңгәмә алып бара. Мәхмүт Әхмәтҗанов бу хакта: “Әхлак  тәрбияләүдә М. Маликова әсәрләренең роле әйтеп бетергесез зур. Моның сәбәбе шунда: әдәби әсәр берьюлы аңга да, хисләргә дә тәэсир итә. Бу исә тәрбиянең – инанулар формалаштыруның иң нәтиҗәле ысулы”,- дип яза[7; б.97]. “Тылсым” романы да нәкъ шушындый әсәрләрнең берсе. Зиннур Хөснияр да аның язучы каләменә хас үзенчәлекне билгели: “М. Маликова үзе тасвирлаган кешеләр җанының иң матур, гүзәл сыйфатларын тотып ала белә. Язучы реаль тормыш белән шигъриятне бергә куша, синтезлый. Шигърилек күп кенә әсәрләренең эчке тукымасына салынган” [7; б.98]. 

 

 М. Маликованың “Тылсым” романындагы әхлакый мәсьәләләрне, гомумкешелек кыйммәтләрен, кеше һәм җәмгыять арасындагы катлаулы бәйләнешләрне традицияләр һәм яңачалык мөнәсәбәтендә тикшерергә булдык. Татар әдәбиятына ул алып кергән тема, идеяләрнең, психологизм күренешенең бүгенге чордагы зур әһәмиятен һәм актуальлеген исәпкә алып, без проект эшенең темасын “Мәдинә Маликованың “Тылсым” романында  тема, идеяләр дөньясы, психологизм бирелеше: традицияләр һәм яңачалык” дип атадык.     

Тема – әдәби әсәрнең нигезендә ята торган выкыйгалар, предметлар, күренешләр бөтенлеге. Башкача әйткәндә, тема әдәби чагылдыру объектын, ягъни әсәр язу өчен җирлек тудырган тормыш күренешләрен үз эченә ала. Мондый күренешләргә тарихи выкыйгалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кеше һәм җәмгыять, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләрне кертә алабыз. Әдәбият галиме Д. Заһидуллина тема төшенчәсенә түбәндәге билгеләмәне бирә: “Тема – чикләп алынып, әсәрнең нигезенә салынган выкыйгалар һәм күренешләр берлеге, бөтенлеге [2; б.9]. Ул мондый материалның объектив эчтәлек катламын тәшкил итүен һәм тормыш чынбарлыгы белән әсәр чынбарлыгын тоташтырып торуын да искәртә.

М. Маликованың “Тылсым” романында тематикадагы конкрет-тарихи һәм гомумкешелек ягын аерып чыгарырга була. Конкрет-тарихи аспект – XX йөзнең 80нче елларында хатын-кызның җәмгыятьтәге иҗтимагый урынын билгеләү. Бу Лениза характеры, аның “Нур һәм сафлык” оешмасы, Фирдания, Рәйсә мөнәсәбәтләре аша ачыла. Бер үк вакытта Ленизаның иҗтимагый хәле Серафима, Дарья Петровнаның хәле белән дә аваздаш. Әлеге образларны чагыштырганда, М. Маликова романы демократик үзгәрешләр, хәбәрдарлыкның, социалистик системаның нигезен какшатуын һәм заман үзгәрешләренә бәйле рәвештә тормышыбызга әхлаксызлык, имансызлык үтеп керүен күрсәтә. Бу бигрәк тә хатын-кыз образлары өчен хас типик күренешкә әверелүен күрсәтә. Үзгәрешләр чорында хатын-кызның иҗтимагый урынын билгеләү темасы татар әдәбияты өчен традицион да, актуаль дә булып тора. Традиционлыгын исбат итү өчен Г. Исхакыйның “Теләнче кыз”, М. Гафуриның “Кара йөзләр”, Г. Ибраһимов “Татар хатыны ниләр күрми” әсәрен искә алу да җитә. Әлеге әсәрдә XX йөз башындагы үзгәрешләр вакытында татар хатын-кызларының иҗтимагый хәле сурәтләнә. Актуальлеген алганда, бүгенге көн яшьләрен, әдипләрен әлеге тема борчый икән, димәк, ул – актуаль. Шулай итеп, конкрет-тарихи тема – хатын-кызның иҗтимагый хәле – романда Мидхәт һәм Лениза сюжет сызыгы төп теманы билгели. Алар арасындагы каршылык, соңрак конфликт мәхәббәткә бәйле рәвештә туа. Аларның мөнәсәбәтләрен шартлы рәвештә берничә өлешкә бүләргә мөмкин: мәхәббәт тарихы, гаилә тормышы, хезмәт итү яки карьера ясау, бәхетле булырга теләү тарихы. Бу өлешләрнең барысында да Лениза белән Мидхәт арасында каршылык мәхәббәткә һәм карашлар төрлелегенә, гомумкешелек кыйммәтләренә бәйле рәвештә барлыкка килә. Димәк, әсәрнең темасы мәхәббәт кенә түгел, ә инану, ышаныч. Димәк, М. Маликованың “Тылсым” романында үзәк урынны мәңгелек темаларның берсе булган мәххәбәт темасы алып тора. Ул иман, инану, ышану белән тулыландырыла, ә конкрет-тарихи тема ярдәмче рольне башкара. Ул язучыга төп теманы тарихи җирлектә ачарга ярдәм итә. Әлеге темаларны биргәндә М. Маликова яңалык алып килсә дә, татар әдәбияты һәм классик әдәбият традицияләренә таянып иҗат итә.

М. Маликова “Тылсым” романында, бер яктан, XX гасыр башы татар әдәбиятындагы эзләнүләргә аваздаш булып, фәлсәфилек алымын бик теләп милли җирлеккә күчерү ягыннан чор традицияләрен үстерә. Икенче яктан, милли чынбарлыкка, бүгенгегә, рухи яктан “чистартылган”, идеалга омтылучы геройлар тудыру аның романындагы тема-проблематикага яңалык өстәп тора.

 Идея – әдәби әсәрнең идея-мәгънәви тема куйган мәсьәләнең җавабы, проблеманың хәл ителеше, әдипнең кеше һәм тормыш турында фикере, ягъни әлеге темага мөнәсәбәтле “тарих” сөйләп, автор нәрсә әйтергә теләвен белдерә. Әлеге төшенчәгә “Әдәбият белеме сүзлеге”ндә түбәндәге билгеләмә бирелә: “Идея – әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар сурәтләнеше аша белдерелгән, геройларның эш-гамәлен, яшәү рәвешен, әхлак сыйфатларын раслаучы төп фикер, әсәрне бербөтенчә туплаучы үзәк” [1; б.61].

М. Маликованың “Тылсым” романында кабатланып килүче мотивлар – мәхәббәт, югалту, тылсым, иман. Әсәрдә драматик пафос өстенлек итә. М. Маликова үз фикерен җиткерү өчен Лениза, Мидхәт, Әнисә арасындагы шәхси һәм иҗтимагый каршылыкларны сурәтләп, геройларның беришесен чарасызлыкка китерә. Мидхәт Әнисә ярдәме белән хакыйкатьне аңлый һәм күңелендәге бозның эри башлавына ирешә. Әсәр башында Лениза һәм Мидхәт арасында дуслыктан мәххәбәт туа. Автор романында ярату, сөю, мәхәббәтне күп мәртәбәләр кабатлый. Ул бәхетле парларны да, бәхетсез мәхәббәтне дә күрсәтә, аларга мисаллар китерә. “Мәхәббәттә хаталану адәм баласын юкка чыгара, язмышын җимерә,” – дип Әлифәдән Мидхәткә киңәш бирдерә. Ләкин соң була инде, хата эшләнгән була. М.Маликова бу фикерен эпиграфка да чыгара, әсәргә шигырь юллары алып кереп китә:

                                             Нурга төренгән фәрештә –

                                             Аһ, сөю, әллә синме?

                                             Бер кулыңда – баллы касә,

                                             Берсендә – утлы сөңге...

Иман, иманлы булу турындагы автор идеясе һәм тормыштагы имансызлык, ямьсезлек, хыянәткә капма-каршы куела. Имансыз, динсез яшәү, кара көнчелек һәлакәткә китерә, Рәмилә кебек гөнаһсыз сабыйларның фаҗигасенә сәбәпче була, Мидхәт кебек яхшы ирләрне дә сындыра.

 М. Маликова үзәгең нык булсын өчен, тормышта таянычың булсын өчен, яшәвең мәгънәле булсын өчен, иң беренче – иман, аннан соң – ышаныч, аннары гаилә бәхете һәм мәхәббәт кирәк дигән фикер үткәрә. Бигрәк тә бәхетле гаилә кору өчен ышаныч һәм инану кирәген ассызынлап әйтә. Әлеге фикерен күп мәртәбәләр кабатлый. Икеләнмичә-шикләнмичә яратырга чакыра.

Л. Толстой традицияләрен дәвам итеп, М. Маликова төп герое Мидхәтнең дөньяга карашы үсүенә ярдәм итәрлек танып белүнең баскычларын, кичереш һәм уйларының чылбырын сурәтли, эчке фикерләү үсешен күзәтә. Язучы Мидхәтнең тормышындагы иң тотрыксыз бәйләнешләрне дә, иң кечкенә кисәкчәләрне дә күрсәтә, аларның тоташуын һәм үзгәрүен игътибар үзәгенә куя

           Психологизм – персонажның эчке дөньясын, ягъни хисләрен, фикерләрен, кичерешләрен, теләк-омтылышларын матур әдәбиятның үзенчәлекле алым-чаралары ярдәмендә мөмкин кадәр тулы, җентекле һәм тирән итеп сурәтләүне күздә тоткан эчтәлек – форма категориясе [1; б. 147].

Психологизм - әсәрнең тематика, проблематика һәм пафос үзенчәлекләрен, авторның шәхес концепциясен, язучының теге яки бу психологик халәт хакындагы кузаллауларын чагылдыра. В. Р. Әминева фикеренчә, “һәр язучының психологик анализ ысулы аның идея – эстетик һәм әхлакый-фәлсәфи позициясе, әдәби әсәрнең сурәтләү объекты буларак кешегә якын килү үзенчәлеге, рухи дөньясы белән билгеләнә” [2; б.72].

М.Маликова “Тылсым” романын XXI йөз башында иҗат итә. Аның бу әсәрендә үз чорының проблемаларын күңеленнән уздыручы интеллигенция вәкиле сурәтләнә. Ул үз заманы проблемаларын аңлаган геройның интеллектуаль, әхлакый, психологик биографиясен чагылдыра. М. Маликова каләме әсәр каһарманнарының рухи дөньсын бөтен тирәнлеге, каршылыклары белән яктыртырга, кешеләр нечкәлекләрен, нокталарын ачарга омтыла. Ул яшәешенең төп мәгънәсе һәм максаты турында укучы белән җитди әңгәмә алып бара. Тәнкыйтьче М.Вәлиев язучының әлеге сыйфаты турында: “ ...язучы үз геройларының күңел дөньяларын тирәнтен тоеп, аларның бөтен хәрәкәт мотивларын аңлап, белеп яза. Геройларның эчке чынбарлыклары, аларның күзгә күренеп тормаган яклары нинди булуын без шактый ачык һәм реаль сизәбез. Бу бүгенге әдәбият өчен бик мөһим сыйфат”,-дип яза[9; б.174]. Авырлыклар, фаҗигалар аша үтеп, Мидхәт әхлакый һәм рухи үсеш мөмкинлеге ала. Ул адәм баласына иманның тән кебек, җан кебек, исем кебек ата-бабалар тарафыннан бирелүен аңлый. Аны ихлас кабул итеп, ышана башлый. Яшәү мәгънәсен мәхәббәткә һәм иманга инануда күрә, моңа ышана.  Димәк, романда акыл-хис көрәше күрсәтелә. “Акыл” төшенчәсе тормыш хакыйкатенә, әхлак кагыйдәләренә буйсыну белән бәйле, ә “хис” – кешенең мәхәббәткә, бәхеткә, камиллеккә, гармониягә омтылуы. Шулай итеп, М. Маликова әсәрендә каршылыклы хисләр, кичерешләр, омтылышларның бәйләнештә, үзара тоташып, логик фикерләүне, уйларны, образларны бергә туплап тасвирлавын күрәбез.

М. Маликова геройларының әхлакый-психологик халәтен ачу өчен төрле чараларга, ягъни эчке монолог, хис һәм фикер агышын детальләп сурәтләү, тышкы билгеләр, вөҗдан газаплары, психологик янәшәлек, символик образлар һәм детальләр кебек чараларга мөрәҗәгать итә. Болар әдипнең иҗат алымнарын, иҗатындагы идея эстетик концепциясен һәм стилен билгели. Мәхмүт Әхмәтҗанов бу хакта “тагын бер үзенчәлек шунда: әдип кеше психологиясен яхшы белә”,-дип белдерә[7; б.96]. М. Маликованың “Тылсым” романындагы психологизм үзенчәлекләре тормышны, шәхеснең рухи дөньясын, аның рухи психологик халәтен, тирәлеккә эмоциональ реакциясен ачуга хезмәт итә. Алда әйтеп үтелгән психологик сурәтләү алымнары М. Маликованың индивидуаль иҗади аңын ачып бирә. Бу фикеремне раслап, М. Вәлиевның М. Маликова иҗаты хакындагы сүзләрен китерәсем килә: “Автор югары омтылышлы матур күңел генә кешене кеше итә дип саный, кешенең башка тереклек ияләреннән аермасын аның рухы белән, җан тормышы белән югары дәрәҗәдә яши алуында күрә. Автор аларның күңел дөньяларын тирәннән тоеп, аларның бөтен хәрәкәт мотивларын аңлап, белеп яза” [7; б. 98].

М. Маликова Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Ә.Еники традицияләрен дәвам итеп, кешенең рухи дөньясын, психологиясен сурәтләү объекты дәрәҗәсенә күтәрә. Лениза белән Мидхәтнең хис һәм теләкләр үзгәреше аларның эш-гамәлләре сәбәбе итеп бирелә. Рухи дөньясы бай булган Мидхәтнең гамәлләре дә дөрес, ул җәмгыятьтән дә читләшми. Киресенчә, рухи дөньясы ярлы булган Лениза ялгыш юлга, сектага, кереп китә, матди байлыкны гына өстен күрә. Романда  авторның геройларның рухи дөньясын фәлсәфи кыйммәт итеп каравы аның яңалыгы булып тора.

 

 

 

 

Проектның  максаты: М. Маликованың “Тылсым” романында  җиткерергә теләгән төп фикерне һәм төшенчәләрне ачыклауны, психологизм бирелешен тикшереп, китап  укучылар конференциясе үткәрү, брошюра чыгару.                 

Проектның бурычлары:

1.      Романдагы вакыйгалар эзлеклелеген, гомуми барыш һәм хәрәкәт схемасын тикшерү, конфликтны билгеләү;

2.      Әсәр нигезенә салынган вакыйгаларны, кешеләр арасындагы һәм кеше белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшереп “Тылсым” әсәренең тематикасын ачыклау, тема һәм проблемаларның идеяләр дөньясындагы чагылышын күзәтү;

3. Романда образның рухи дөньясын, ягъни психологиясен нинди үзенчәлекле чаралар, алымнар ярдәмендә сурәтләнүен анализлау;

4. Тема, идеяләр һәм психологизм төшенчәләрен традицияләрне дәвам итү һәм яңачалык җирлегендә тикшерү, нәтиҗә ясау.

5. Әдәби әсәрне тикшерү нәтиҗәләре буенча, китап укучылар конференциясе уздыру, брошюра бастырып чыгару.

 

 

 

 

Проектның максатчан группасы: 10-11 нче сыйныф укучылары

Проектта катнашучылар татар теле һәм әдәбияты укытучылары, әсәрнең авторы - М.Мәликова

Проектның реализация вакыты 2013-2014 нче уку елы

Проектның реализация урыны Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе укучыларының фәнни оешмасы

 

 

 

Проектның тормышка ашыру этаплары

1. Әзерлек этабы

2. Төп этап

3. Йомгаклау этабы

Проектны тормышка ашыру этаплары

Эш төре

Үткәрү урыны

Үткәрү вакыты

Җаваплы кеше

Әзерлек этабы

1.

Тема буенча материал туплау

УФО, татар әдәбият секциясе

Сентябрьнең 1-нче атнасы

Секция җитәкчесе

2.

Чыганаклар белән эшләү

УФО, татар әдәбият секциясе

Сентябрьнең 2нче атнасы

Секция җитәкчесе

3.

Укучылар өчен консультацияләр уздыру

УФО, татар әдәбият секциясе

ел буе

Секция җитәкчесе

4.

План төзү

11нче гимназия

 

Секция җитәкчесе

Төп этап

5.

Фәнни хезмәтләрне уку, анализлау

Мөстәкыйль рәвештә

Сентябрь-октябрь

10-11 кл. укучылары

6.

Тиешле урыннарны билгеләп бару, аларны  язып  алу

Мөстәкыйль рәвештә

Ноябрь-декабрь

10-11 кл. укучылары

7.

Нәтиҗәләр чыгару

 

Мөстәкыйль рәвештә

гыйнвар

10-11 кл. укучылары

8.

Фәнни эш язу, чыгыш әзерләү, презентация ясау

Укытучы белән берлектә

февраль

Укытучы,

10-11кл. укучылары

9.

Укучылар өчен китап укучылар конференциясе үткәрү

11нче гимназиянен актлар залы

Апрель ае

Җитәкче,

10-11 нче класс укучылары

Йомгаклау этабы

10.

Мәкалә язып, “Мәгариф” журналында бастыру

 

Май ае

 

11.

Тема буенча брошюра чыгару

 

Июнь ае

 

 

Проектның ресурс яктан мәэмин итү

Шартлар

кирәк

бар

чыганак

Сроклар

Норматив-хокукый:

1.     Телләр турындагы закон

2.     Мәгариф турында закон

3.     Әдәбиятны укыту  методикасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Материаль-техник:

1.     Компьютер

2.     ноутбук

3.     интерактив такта

4.     мультимедия аппараты

 

 

 

 

Кадрлар:

1.     Фәнни җитәкче

2.     Секция җитәкчесе

3.     Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

4.     Әсәрнең авторы – М.Мәликова

 

 

 

 

Фәнни-методик яктан:

1.     Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.- Казан: Мәгариф, 2007.

2.     Заһидуллина, Д.Ф., Әдәби әсәргә анализ ясау/ Д.Ф. Заһидуллина, М.И.Ибраһимов.- Казан, Мәгариф, 2005.

3.     Заһидуллина Д.Ф., Татар әдәбияты:Теория.Тарих/ Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев. Казан: Мәгариф, 2004.

 

 

 

 

Информацияләү:

1.     Интернет челтәре

2.     Татар гәҗит-журналлары

3.     Автор белән әңгәмә

 

 

 

 

 

Мотивацияләу:

1.     Укучыларда китап укуга кызыксыну уяту

2.     Татар әдәбиятын тирәнрәк үзләштерү

3.     Әсәр нигезендә үрнэгендә гаилә кору серләрен ачу

 

 

 

 

Оештыру:

1.     Әдәби әсәр

2.     Презентация

3.     программа

4.     брошюраның электрон варианты

5.     редакция белән килешү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Финанслау:

1.     брошюра чыгару өчен матди ярдәм күрсәтү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгаклау

           М. Маликова иҗатына колачлылык, киң планлылык хас. Чыннан да, соңгы чирек гасыр эчендә ул табиблар, галимнәр, инженерлар турында иң күп иҗат итүчеләрнең берсе. Ул иҗат объектын тирән белә, һәръяклап ача, персонажларының эчке дөньясын тулы һәм җентекле итеп сурәтли.  М. Маликованың “Тылсым” романын тикшереп, анализлап, югарыда алынган максатларны чишеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:                            

“Тылсым” романында төп сюжет сызыгы акыл һәм хис каршылыгына нигезләнеп хәрәкәт итә. Ул дүрт өлештән тора. Хәрәкәт схемасы түбәндәгечә: персонаж кызыксына, канәгатьләнә, шикләнә башлый, көнчелек җиңә, карар кабул итә, бәхете җимерелә.                                                                 

Романдагы тема ике аспекттан тора: конкрет-тарихи һәм гомумкешелек кыйммәте. Конкрет-тарихи аспект традицион сурәтләнгән. Ул үзгәрешләр чорында хатын-кызның иҗтимагый урынын билгеләү темасы. Гомумкешелек кыйммәтен чагылдыручы мәңгелек тема – мәхәббәт темасы иман төшенчәсе белән яңартылып сурәтләнә. Аның милли чынбарлыкка рухи яктан  “чистартылган”, идеалга омтылучы геройлары романдагы тема-проблематикага яңалык өсти.                                                                       

Иман, иманлы булу турындагы автор идеясе тормыштагы имансызлык, ямьсезлек, хыянәткә каршы куела. М Маликова яшәү мәгънәсен иман, ышаныч, мәхәббәттә күрә. Бәхетле гаилә кору өчен ышаныч һәм инану кирәген күп мәртәбә кабатлый.                                                                      

Әсәр драматик пафоска корылган. Моны Лениза образында бәхетле булырга теләү, хыяллану һәм моның өчен аның бернәрсә дә эшләмәвендә, ягъни теләк белән чынбарлык бәрелешендә күрәбез.                              

Мидхәт романда әхлакый фаҗигалар аша узып, рухи үсеш кичерә. М. Маликованың “Тылсым” романындагы психологизм бирелеше тормышны, персонажның эчке дөньясын, аның әхлакый халәтен ачуга ярдәм итә. Язучы моны эчке монолог, хис һәм фикер агышын детальләп сурәтләү, тышкы билгеләр, вөҗдан газаплары, символик образ һәм детальләр, психологик янәшәлек алымнарын кулланып иҗат итә.                                                        

М. Маликова Ф. Әмирхан, Ш. Камал, Ә. Еники традицияләренә дәвам итеп персонажның эчке дөньясын, психологиясен сурәтләү объекты дәрәҗәсенә күтәрә. Романда авторның геройларның рухи дөньясын фәлсәфи кыйммәт итеп каравы аның яңалыгы булып тора.

М. Маликованың “Тылсым” романында ике төрле яшәү рәвеше сурәтләнә. Автор иманлы, мәхәббәтле, матур күңел генә кешене кеше итә дип саный. Яшәү мәгънәсен рухи дөнья чисталыгы, җан тормышы, инану төшенчәләрендә күрә.

 

Проектның эффективлык индикаторлары и критерияләре

(диагностика методы)

1.     Дәрестә бу әсәрне анализлаганнан соң, укучыларның белем дәрәҗәсен контроль эш яки контроль тест ярдәмендә тикшерү

2.     Уку елы азагында укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсен Н.П Капустина һәм М.И.Шилова методикасы буенча тикшерү.

 

                                   Кулланылган әдәбият

1.                     Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.- Казан: Мәгариф, 2007.

2.                     Заһидуллина, Д.Ф., Әдәби әсәргә анализ ясау/ Д.Ф. Заһидуллина, М.И.Ибраһимов.- Казан, Мәгариф, 2005.

3.                     Заһидуллина Д.Ф., Татар әдәбияты:Теория.Тарих/ Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев. Казан: Мәгариф, 2004.

4.                     Заһидуллина Д.Ф., Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңалык) /Д.Ф. Заһидуллина.-Казан: Мәгариф, 2006.

5.                     Маликова М.Г. Тылсым. Шәфкать: романнар/ М.Г.Маликова.- Казан: Тат.кит. нәшр., 2007.

6.                     Яхин А.Г., Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2003.

7.                     Хәзерге татар әдәбияты.- Казан: Мәгариф, 2008.

8.                      Ф. Хатипов “Әдәбият теориясе”.- Казан: “Раннур” нәшр., 2000

9.                     “Мәйдан” журналы,  2004, №7

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КУШЫМТА

 

Мәдинә Маликованың “Тылсым” романы буенча

 китап укучылар конференциясе.

 

Максат. М. Маликованың “Тылсым” романы нигезенә салынган вакыйгаларны, кешеләр арасындагы һәм кеше белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшереп, әсәрнең тематикасын, проблематикасын, автор фикерен ачыклау; укучыларны үз фикерләрен төгәл, дәлилле итеп исбат итәргә өйрәтү; мәхәббәт, гаилә бәхете һәм ныклыгы нинди булуын ачыклау.

Җиһазлау. М. Маликованың портреты; М. Маликованың “Тылсым” китабы / М. Маликова.- Казан: Тат. кит. нәшр., 2008.; әсәр буенча ясалган презентация; тактада эпиграф язылган:                  Нурга төренгән фәрештә -

Аһ, сөю, әллә синме?

Бер кулыңда – баллы касә,

Берсендә - утлы сөңге...

 

Конференция барышы:

 

I КЕРЕШ

       1. Укытучы сүзе. Мәхәббәт һәм иман... Боларның бер-берсенә катнашы, мөнәсәбәте бармы? Иманлы кеше гашыйк булса, үз-үзен ничек тота да, имансызы нинди гамәлләр кыла? Аның кылганнары сөйгәне белән ике арада гына каламы, әллә бүтәннәргә дә таш булып килеп бәреләме? Без бүген Мәдинә Маликованың “Тылсым” әсәрендәге шундый гыйбрәтле язмышлар белән танышырбыз. Гаилә бәхетенең нәрсәдә булуын ачыкларбыз. Гаилә ныклыгын ничек саклап калырга мөмкин икәнлеге турында сөйләшербез.

      2. М. Маликованың тормышы һәм иҗаты турында. (Бер укучы сөйли)

      3.  “Тылсым” романы турында (Бер укучы сөйли) Хикәяче, романчы, драматург, публицист Мәдинә Маликова иң беренче басылып чыккан “Юлдашлар” (1967) исемле беренче җыентыгында ук тирән әхлакый мәсьәләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән аерылып тора. Аның беренче хикәяләре үк моның ачык мисалы була.  Язучының “Тылсым” (2006) романы интеллигенция тормышына багышлана. Аяз Гыйләҗев билгеләгәнчә, М. Маликованы “зыялы язучы” дияргә була. Аның каләме әсәр каһарманының рухи дөньясын бөтен тирәнлеге, каршылыклары белән яктырта. “Тылсым” романында да язучы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы нечкәлекләрен, нокталарын ачарга омтыла. М. Маликова әлеге әсәрендә яшәешнең төп мәгънәсе һәм максаты турында укучысы белән җитди әңгәмә алып бара. Мәхмүт Әхмәтҗанов бу хакта: “Әхлак  тәрбияләүдә М. Маликова әсәрләренең роле әйтеп бетергесез зур. Моның сәбәбе шунда: әдәби әсәр берьюлы аңга да, хисләргә дә тәэсир итә. Бу исә тәрбиянең – инанулар формалаштыруның иң нәтиҗәле ысулы”,- дип яза. “Тылсым” романы да нәкъ шушындый әсәрләрнең берсе. Зиннур Хөснияр да аның язучы каләменә хас үзенчәлекне билгели: “М. Маликова үзе тасвирлаган кешеләр җанының иң матур, гүзәл сыйфатларын тотып ала белә. Язучы реаль тормыш белән шигъриятне бергә куша, синтезлый. Шигърилек күп кенә әсәрләренең эчке тукымасына салынган”.                            

       4. Әсәрнең сюжетын сөйләү, искә төшерү.

       5.  Укучылар, әсәрне уку сездә нинди тәэсир калдырды? (Берничә укучының фикере тыңланыла).

 

II Әсәр хакында фикер алышу.

 

      1. Әсәрнең эпиграфы итеп М.Маликова шигъри юллар алган.

  Ул моның белән ни әйтергә теләгән соң?

              Нурга төренгән фәрештә -

              Аһ, сөю, әллә синме?

              Бер кулыңда – баллы касә,

               Берсендә - утлы сөңге...

       2. Әсәрдәге төп образлар булган Лениза һәм Әнисәнең портретларын әсәрдән табу һәм чагыштыру (презентациядә  портретлар язылган).

         Ал тасма астыннан бүселеп чыккан эре кара чәч бөдрәләре арасында томрап торган бит, дугаланып килгән кашлар, озын керфекләр. Бераз чөенке, килешле борын, нәфис уелган алсу иреннәр, алар арасыннан күренеп торган эрерәк, әмма тип-тигез ак тешләр... Иң нык җәлеп иткәне исә кечерәк кенә миң табы иде.

       Миңле кызлар күп, ә менә сөйкемле тамчысы ияк уртасындагы чокырга тамганы... Дөньяда андый тагын берәү бар микән? Гади миң генә түгел, мөгаен, илаһи бер көчнең тылсымлы тамгасы иде бу... Күзләре кара, карашы тирән, серле икән. (Әнисә)

        Лениза буйга Мидхәт белән бертигез диярлек, биек үкчәле танкетка кигәнгә, калкурак та тоела. Юка көлсу чәче тигезле- тигезсез булып маңгаен каплаган, беразы соры күзләренә үк төшкән, ян-яктан иңнәренә тиеп тора. Хәзер мода шундый: кызлар мунчадан чыккач чәч тарап тормыйлар диярсең. Сыны төз, чандыр Ленизаның, спорт белән шөгыльләнгәнгә тәне тыгыз. Дисы чалбары, күкрәкләрен кысып торган, кендектән югары кара кофтасы бик килешле. Ачык изүенә катлы-катлы сары чылбырлар салынган. Ясалма алтыннан. Кыскасы, егетләрне бер карауда җәлеп итәрлек үк булмаса да, төшеп калганнардан түгел. Модный киенгән, сынын- туры, башын югары тоткан мондый кызлар тормышта үзенекен ала... (Лениза)

          2.  Әнисә һәм Ленизаның эшләренә нинди бәя бирер идегез?

          3. Әнисәнең төп сыйфаты нинди?

          4. Ленизаның төп сыйфаты нинди?

          5. Әнисә Лениза турында: “ Кара эчле, мәңге үтмәс хәсрәт китерәчәк, тере бәхетсез итәчәк,”-ди. Бу фараз дөрескә чыгамы? Ничек?

          6. Татар халкында туй йолалары бик күркәм. Ә Мидхәт белән Лениза өйләнешкәндә бу йолалар үтәләме?

           7. Туйда яшьләргә Алия Фәргатовна теләкләр әйтә (презентациядә  теләкләр язылган): ”Төрле чакларыгыз булыр. Бер-берегезнең хата-ялгышларын, кимчелекләрен гафу итә белегез! Ул ачы суган каптырса, менә шушындый балны капкандай, “татлы-татлы” диеп елмаеп йотыгыз. Рәнҗегән минутларда да гомер юлдашыгызның яхшы якларын исегезгә төшерергә тырышыгыз. Шуларга тотынып яшәргә өйрәнегез.”

 Аның бу теләкләре кабул буламы, үтәләме? Үтәлмәсә, ни өчен үтәлми?

         8. Әсәрдә бала һәм ана образы бирелә (презентациядә  бала һәм ана рәсеме) Алия Фәргатовна уе аркылы автор безгә сорау бирә: “Әйтик, туачак җан... Кайчандыр бездә аның кебек булганбыз... кемдер безнең язмышны хәл итү хакында уйлаган... Яшәргә мөмкинлек бирергәме юкмы... Әгәр шунда, бу бала безгә әлегә кирәкми, аны карарга тәрбияләргә шартларыбыз юк дисәләр... Әгәр туып өлгерсәң, сине болай гына юк итеп булмый. Суд каршына бастыралар, төрмәгә утырталар. Ә алданрак хәстәрен күрсәләр, моның өчен бернинди җаваплылык юк. Ә аерма нәрсә дә соң? Икесе дә  җан кыю бит инде... Монда кешенең үз намусы хөкемдар булырга тиеш.” Укучылар, аның соравына җавап бирик әле.

         9.  Мидхәтнең балачагы ничек үтә, ул гаиләсе өчен ниди бала була? Ә Лениза,  Рәмилә?

          10. Нигә Рәмиләгә шундый исем кушыла, аны кем куша?

         11. Мидхәт белән Ленизаның гаилә тормышы ничек үтә? Алар бәхетлеме? Ни өчен?

         12. Гаилә нигә таркала? Кем гаепле?

         13. Гаилә башлыгы буларак Мидхәт турында нәрсәләр уйлыйсыз? (Презентациядә Мидхәтнең  портреты язылган): “Урта буйлы, ыспай гәүдәле, ипле, көлсу йомшак чәчле, ак йөзле, зәңгәр күзле бу егет чибәр булып күренде. Нык үзәкле ирләргә хас калын тавышы йөрәккә ятышлы. Аның табигате йомшак, күңеле нечкә икәнен тоеп алды ул. Аннан күзгә күренмәс җылы нур бөркелеп, җанга дава булып иңә.

13. Ленизага нишләргә? Әллә соң ялгызың гына шушы рухани янына кереп киңәш сорарга микән? Ни дип сүз башларсың? Ирем мине яратмый, аның мәхәббәтен ничек кайтарыйм? Дияргәме?

14. “Син белмисеңмени , иманлы кешеләргә яшәү җиңелрәк бит”, - ди Рәйсә Ленизага. Кемнәр алар иманлы кешеләр?

15. Ә автор мондый сорау куя: мәхәббәт һәм иман...

Боларның бер-берсенә катнашы, мөнәсәбәте бармы? Иманлы кеше гашыйк булса, үз-үзен ничек тота да, имансызы нинди гамәлләр кыла? Аның кылганнары мәгъшугы белән ике арада гына каламы, әллә бүтәннәргә дә таш булып килеп бәреләме? Укучыларның фикерләре тыңланыла. (Презентациядә бу хакта Рәйсәнең әйткән сүзләре китерелә):

          “-Укытучы ич мин, элеккечә әйткәндә, шул ук абыстай... Алай да Фирданиягә җитеп булмый. Кая-а-а! Мәчеткә дә ике-өч кенә тапкыр күргәнем бар. Әмма иманым калебемдә! Әгәр ходайга ышанмасам, газиз әнкәемне бүген ничек искә алыр идем? Имансыз яшәп яшәп булмый! Мин болай уйлыйм: атам-анам миңа кан, җан биргән, исем, тел биргән. Алар миңа иманын мирас итеп калдырган. Канны үзгәртү мөмкин түгел. Исемне дә, туган телне дә алыштырып булмый. Дин дә шулай уктыр дип уйлыйм. Аллага ышану ул мәхәббәт кебек кебек бит. Яраткан кешеңнең бу ягы яхшы, бу ягы җитешми дип уйламыйсың. Фәкать яратасың гына. Чын күңелдән ышанган кешенең Ходайга мөнәсәбәте мәхәббәт белән охшаш. Аерма шунда: кешегә булган мәхәббәтнең ялкыны вакыт узу белән сүрелә. Иман әһленең Раббасына булган хисе сүнми-сүрелми, ул гомерлек. Фәкать уңга-сулга карамыйча, икеләнмичә-шикләнмичә ышанырга гына кирәк.”

         16. Әсәрдә мәчет, чиркәү, “Нур һәм Сафлык” оешмасы бирелгән. Сез алар турында ни уйлыйсыз?

         Презентациядә мәчет турында: “Бинаның эче өч яктагы зур тәрәзәләрдән төшкән яктылык белән тулган. Диварларында гарәп хәрефләре белән сырланган такталар эленеп тора. Идәненә тоташ келәм җәелгән иркен зал буп-буш, фәкать каршыда ике ягына култыкса ясалган кечерәк кенә күтәренке урын бар.

         Презентациядә чиркәү турында: “Бик иркен бинаның эче ян-якларда күләгәгә уралган, уртасына биек гөмбәздән яктылык төшкән иде. Каршыда  алтынга манылган иконостас, аның алдындагы өстәлдә бихисап шәм яна...”

         Презентациядә “Нур һәм Сафлык” оешмасы турында: “ Лениза бу кешеләрдә тагын бер уртаклык барын күреп алды: хатын-кызлар һәммәсе бер үк төрле медальон таккан иде-нечкә чылбырга тагылган ырмау эчендә бишпочмаклы йолдыз. Алтын булса кирәк, ялтырап тора... Ирләрнең пинжәк- куртка якаларында да шундый ук значок бар, тик сары түгел, ак металдан ясалган.”

           “Нур һәм сафлык” тәгълиматы җиһанны, бар тереклек ияләрен, адәмнәрне бар иткән Илаһи Затның, Бөек Кодрәт Иясенең барлыгын таный. Ул югарыда, биектә, ләкин искергән диннәр раслаганча, җиде кат күк өстендә түгел, ә бәлки галәм киңлегендә. Барча җисемнәр хәрәкәтләнгән ебек, ул да урынын алыштыра. Хәзерге вакытта ул Сириус йолдызлыгында.  Галәмнән килгән нурланыш безнең һәркайсыбызга килеп ирешә, бездән сибелгән дулкыннар да галәмгә тарала. Тик менә адәм балаларының бик сирәге генә Бөек Кодрәт Иясеннән килгән нурланышны тоеп, мәгънәсен аңлап, аны башкаларга җиткерү сыйфатына ия була ала. Моңа ирешү өчен тәнеңне дә, җаныңны дакамилләштерергә кирәк. Остаз нәкъ менә шундый – галәмнән килгән нурланыш-хәбәрләрне кабул итә белүчн, аңлаучы – эзотерик икән.”

         17. Әсәрдәге иң зур фаҗига дип сез нинди вакыйганы атар идегез? Ул фаҗига ни өчен килеп чыга? Аны булдырмый калу мөмкин идеме?

         18. Әсәр түбәндәге сүзләр белән тәмамлана:

         19. Әсәр ни өчен “тылсым” дип атала?

         20. Бу әсәрен иҗат итеп М.Маликова кирәкле эш башкарганмы? Аны укып укучылар үзләре өчен файдалы киңәш яки рухи азык алырлармы?

 

III Йомгак

          21. Укучылар, әсәр сезгә ошадымы? Ошаса ни өчен ошады, ошамаса ни өчен ошамады? (Укучыларның фикере тыңланыла).

          Укытучының йомгаклау сүзе.

  М. Маликованың “Тылсым” романында гомумкешелек кыйммәтен чагылдыручы мәңгелек тема – мәхәббәт темасы иман төшенчәсе белән яңартылып сурәтләнә. Аның милли чынбарлыкка рухи яктан                 “чистартылган”, идеалга омтылучы геройлары романдагы тема-проблематикага яңалык өсти.                                                                       

Иман, иманлы булу турындагы автор идеясе тормыштагы имансызлык, ямьсезлек, хыянәткә каршы куела. М Маликова яшәү мәгънәсен иман, ышаныч, мәхәббәттә күрә. Бәхетле гаилә кору өчен ышаныч һәм инану кирәген күп мәртәбә кабатлый.                                                                      

Әсәр драматик пафоска корылган. Моны Лениза образында бәхетле булырга теләү, хыяллану һәм моның өчен аның бернәрсә дә эшләмәвендә, ягъни теләк белән чынбарлык бәрелешендә күрәбез.                              

Мидхәт романда әхлакый фаҗигалар аша узып, рухи үсеш кичерә. М. Маликованың “Тылсым” романындагы психологизм бирелеше тормышны, персонажның эчке дөньясын, аның әхлакый халәтен ачуга ярдәм итә.                                                          Автор персонажның эчке дөньясын, психологиясен сурәтләү объекты дәрәҗәсенә күтәрә. Романда авторның геройларының рухи дөньясын фәлсәфи кыйммәт итеп каравы аның яңалыгы булып тора.                                           

М. Маликованың “Тылсым” романында ике төрле яшәү рәвеше сурәтләнә. Автор иманлы, мәхәббәтле, матур күңел генә кешене кеше итә дип саный. Яшәү мәгънәсен рухи дөнья чисталыгы, җан тормышы, инану төшенчәләрендә күрә.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "ПРОЕКТ Мәдинә Маликованың “Тылсым” романында тема, идеяләр дөньясы, психологизм бирелеше: традицияләр һәм яңачалык"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Контент-менеджер

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Проект концепциясе 

Хикәяче, романчы, драматург, публицист Мәдинә Маликова иң беренче басылып чыккан “Юлдашлар” (1967) исемле беренче җыентыгында ук тирән әхлакый мәсьәләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән аерылып тора. Аның беренче хикәяләре үк моның ачык мисалы була.   Язучының “Тылсым” (2006) романы интеллигенция тормышына багышлана. Аяз Гыйләҗев билгеләгәнчә, М. Маликованы “зыялы язучы” дияргә була. Аның каләме әсәр каһарманының рухи дөньясын бөтен тирәнлеге, каршылыклары белән яктырта. “Тылсым” романында да язучы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы нечкәлекләрен, нокталарын ачарга омтыла. М. Маликова әлеге әсәрендә яшәешнең төп мәгънәсе һәм максаты турында укучысы белән җитди әңгәмә алып бара. Мәхмүт Әхмәтҗанов бу хакта: “Әхлак  тәрбияләүдә М. Маликова әсәрләренең роле әйтеп бетергесез зур. Моның сәбәбе шунда: әдәби әсәр берьюлы аңга да, хисләргә дә тәэсир итә. Бу исә тәрбиянең – инанулар формалаштыруның иң нәтиҗәле ысулы”,- дип яза[7; б.97]. “Тылсым” романы да нәкъ шушындый әсәрләрнең берсе. Зиннур Хөснияр да аның язучы каләменә хас үзенчәлекне билгели: “М. Маликова үзе тасвирлаган кешеләр җанының иң матур, гүзәл сыйфатларын тотып ала белә. Язучы реаль тормыш белән шигъриятне бергә куша, синтезлый. Шигърилек күп кенә әсәрләренең эчке тукымасына салынган” [7; б.98].  

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 016 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.04.2015 2430
    • DOCX 182 кбайт
    • 10 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галимуллина Сильвия Минхайдаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13560
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Подростковые проблемы: индивидуальный подход

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 365 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 286 человек

Мини-курс

Основы программирования и мультимедиа: от структуры ПО до создания проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Фитнес: особенности занятий и специфика питания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 117 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 39 человек