Проект
эше
Тема:
Әйшияз
авылы тарихы.
Башкарды:
7 нче сыйныф укучысы
Закиров
Илхам
2022
ел
Максат
һәм бурычлар.
Максат:
Әйшияз авылы тарихы белән танышу.
Бурычлар:
Ò 1)
Әйшияз авылы исеменең килеп чыгу тарихын өйрәнү.
Ò 2)
Әйшияз авылының үткәне белән кызыксыну.
Ò 3)
Әйшияз авылының тарихи урыннарын ачыклау.
Ò 4)
Авыл халкының эшчәнлеге, хезмәтләре белән танышу.
Әйшияз
авылы.
Әйшияз
– Татарстанның Әтнә районындагы авыл. Үртәм елгасы буенда, Олы Әтнә авылыннан
11 чакрым төньяк-көнбатыштарак урнашкан.
Әйшияз
атамасы тарихи-статистик белешмәләрдә, халык иҗаты әсәрләрендә һ.б чыганакларда
искә алына. Авыл Казан ханлыгы чорында ук булган. Бу хакта тарихчы Н.Г.Чернышев
язмасында әйтелә.
Риваятьләргә
караганда, Әйшиязның тарихын ерак түгел генә агучы Ашыт елгасы белән бәйлиләр.
Өлкәннәр сөйләве буенча, моннан күп еллар элек яшәгән кешеләр бу якларга килеп
чыкканнар һәм Ашыт суы буена шәһәр төземәкче булалар. Алар ярыйсы гына зур бер
авыл салалар һәм аны Әйше дип атыйлар. Әйшедә яшәүчеләр иген игә, мал-туар
асрый. Бу урыннар шәһәр төзү өчен бик уңайлы булмый. Җирләре дә артык уңдырышлы
түгел, Ашыт суы да кораблар йөзәрлек зур һәм тирән булмый. Шуңа да кешеләрнең
бер өлеше башка урыннарга күчеп китә, күчәсе килмәгәннәре Әйшиасты авылына
нигез сала. Авыл элегерәк нигезләнгән Әйше авылылыннан түбәндәрәк урнашкан
булганга, аны Әйше асты дип атыйлар. Вакытлар уза торган һәм бу авылны Әйшияз,
ә кайберәүләр әле дә Әйшиасты (Әйше-асты) дип йөртәләр. Әйшиләрнең зиратын
“Изгеләр зираты”, андагы чишмәне “Изгеләр чишмәсе“, ә кала төземичә киткән
таулыкларны, Ашыт буйларын Кала тавы асты дип атыйлар.
Кала
тау һәм изгеләр чишмәсе.
Тарихи
истәлек.
Дөрестән дә,
археологлар тарафыннан авыл тирәсендә Ашыт елгасының иске юлындагы югары яр
буенда борынгы Кала тау шәһәрлеге (Әйшияз шәһәрлеге) калдыклары табыла.
Табылдык материаллардан чыгып, галимнәр шәһәрлек IV-VII йөзләрдә үк җирле
мәҗүсиләр тарафыннан яшерүне урыны итеп файдаланылган дип фаразлыйлар. Соңрак,
Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында, шәһәрлек илнең төньягында татар дәүләте
форпостларының берсе була. Бу хакта, аерым алганда, Ш.Мәрҗани яза. Авыл янында
шулай ук Казан ханлыгы яисә соңрак чорга караган язмасыз һәм рәсемсез өч
известьташтан кабер ташы була.
Һәр елны июньнең беренче
җомгасында якын тирәдәге авылларның халкы монда Әләшә бәйрәме (үлгәннәр рухына
дога уку) уздыра. Шунда ук “Изгеләр чишмәсе“ дә бар.
XVII йөз – XIX йөзнең беренче
яртысында Әйшияз халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының
төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чабата ясау кәсепчелеге тарала.
Авылның “курыпса“, “чабата“ исемле кушаматы да бар. Элек авыл халкы чабатаны
бик матур итеп ясый. Чабата ясауны Нәҗметдин исемле абзый уйлап чыгара. Халык
чабатаны Кече Әтнә, Кенәр авылларына барып сата торган була. Чабатаны эшләү
өчен юкә ташыйлар. Шуннан курыпса дигән сүз барлыкка килә. Ул юкә кайрысы дигән
мәгьнәне
анлата.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.