Инфоурок Физика КонспектыРадиация: кешелекнең өмете һәм хәвеф – хәтәре.

Радиация: кешелекнең өмете һәм хәвеф – хәтәре.

Скачать материал

                       Тема. Радиация: кешелекнең өмете һәм хәвеф – хәтәре.

                 

                Максат: өйрәнелгән  материалның практикада кулланылышын күрсәтү, төп төшенчәләрне кабатлау, ныгыту, атом энергетикасының экологик проблемалары, радиоактив изотопларның кулланылышы, радиациядән саклану чараларын өйрәтү.

 

                Кулланылган әдәбият:   

 1. Физикадан энциклопедик сүзлек.

 2.  Енохович А. С. Справочник по физике. М. Просвещение, 1978.

 3.  “Физика в школе” журналларының 2000 № 2, 2003 № 3, 1996 № 2, 1999 № 2

4.      Видеофрагмент “Мирный атом”.

5.      Күрсәтмә материаллар:

                а) радиоактив изотоплар кешеләргә хезмәттә;

                б) кешенең төрле органнарының радиоактивлык нәтиҗәсендә зарарлану коэффициенты;

                в) электроэнергия чыганакларыннан СО2 бүленеп чыгуның парник эффектын көчәйтүен күрсәткән диаграмма;

                г) химик элементлар паспорты;

                д) нурланыш чыганагыннан саклану чаралары;

                е) радиациянең кеше организмына тәэсире.

 

                                                        Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Укытучының кереш сүзе.

2.      Актуальләштерү. Тест чишү. (5 мин. )

3.   Түбәндәге вакыйгалар буенча фикер алышу.

    I факт. Радиоактив калдыкларны океанга ташлау

    Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, дөнья  буйсынмас ике антагонистик лагерьга бүленгән чагында, кораллану башланды, шул исәптән атом-төш коралы булган ил генә көчлерәк дип исәпләнде. Кораллана торгач, ул шулкадәр күп, хәтта кирәгеннән артыграк итеп тә тупланды. Шул сәбәпле бик күп радиоактив калдыклар хасил булды, шуның өстенә системалы рәвештә яраксызга чыккан атом җайланмалары да өстәлеп торды. Тонналаган бу калдыкларны махсус контейнерларга урнаштырып  Дөнья океанына ташладылар. США Тын океанның  11 урынында, Япония – 6, шундый ук операцияләрдә Англия, Бельгия, Нидерланд һәм күп кенә башка илләр дә Төньяк, Атлантик океан төпләренә шундый контейнерлар җирләделәр. Моннан Советлар Союзы да читтә калмады.

     Сораулар:

1.      Кеше һәм Табигать өчен бу акцияләрне хәтер калдырмаслык дип санап буламы?

2.      Алар кайсы яктан куркыныч?

3.      Радиоактив калдыклар күмелү нәтиҗәсендә килеп туган куркынычлык дәрәҗәсен киметү өчен хәзерге вакытта нәрсәләр эшләргә тәкъдим итәрсез?

 

 

      II факт. Чернобыльдәге һәлакәт.

 

      1986 нчы елның 26 нчы апрелендә ЧАЭС дә дүртенче блок шартлады. Шуның нәтиҗәсендә:

      30 км лы зонадагы барлык яшәүчеләрне эвакуацияләделәр;

      бары Украинада гына 7247 халык яшәү урынын яңа җирләргә күчерергә кирәк булды;

      12 украин өлкәсе һәм 3 млн. га чәчүлек җирләре радиоактив цезий белән  зарарланган;

      Белоруссиядә 500 мең га җирдән шулай ук кешеләрне күчерергә туры килә, ә 215 мең га җир дәүләт радиацион экологик заповедник булып кала;

      радиация шулай ук Австралия, Болгария, Венгрия, Италия, Норвегия, Польша, Россия, Румыния, Англия, Төркия, Германия, Финляндия, Югославия илләренә үк барып җитә, радиацион нуклидларны Бразилиядә дә табалар;

      әлеге һәлакәттә Украинадан, Белоруссиядән һәм Россиядән  4 500 000 граждан катнашты;

     нурланыш тәэсире бүгенге көндә дә үзен сиздерә, Украинада олы кешеләр элеккегә караганда 3 тапкыр күбрәк авырый, ашкайнату һәм тын юллары, онкологик авырулар арта бара, көчле нурланыш алган 238 кешенең 29 ы беренче айда ук үлгәннәр. 

         Сораулар:

1.      Бу һәлакәтне  нинди сүзләр белән атарга мөмкин?(Гасыр һәлакәте, планета күләмендәге һәлакәт.)

2.      Катастрофаның масштабларын һәм тынычлык шартларында куллана торган атомның нинди куркыныч булуын сиздегезме? Нинди фактлар моңа инандырды?

3. ЧАЭС авариядән соң сәламәтлекне саклау өлкәсендәге белгечләр: бернинди куркыныч юк диделәр, ә газета – журналларда һәм радио- телевидение буенча яңалыкларда “Киев – Совет Хиросимосы” дигән сүзләрне ишетергә туры килде.Ничек уйлыйсыз, ни өчен СССР әлеге информацияне яшерде?(дәрәҗәсен төшермим дип уйлады.) Бу күпме дөреслеккә туры килә?(Киевта шартлау дулкыны да, киң күләм  нурланыштан зарарлану да күзәтелмәде. Әмма реактор шартлау нәтиҗәсендә бик күп ягулык (күп сандагы төрле радионуклидлы) тарала һәм ул Хиросима һәм Нагасакига ташланган бомбадагыдан уннарча тапкыр күбрәк була. Ә кеше сәламәтлегенә килгән зыян ягыннан да шулай ук япониядәге фаҗигадан калышмый3,5 %ы яки 63 кг, ә Хиросимада 0,74 кг)

        4. Дөреслекне яшерү нәтиҗәсендә нурланыш алган миллионлаган кешене дәвалау өчен кирәк булган чыгымнардан котылды. Трагедия масштабларын яшерү хөкүмәткә дөньякүләм ярдәмнән баш тарту өчен дә кирәк булды. Ә дөреслек бик соңга калып 2 ел ярымнан соң гына бөтен дөнья күләмендә билгеле булды. Әхлаклылык һәм кешелеклелек сыйфатлары күзлегеннән караганда хөкүмәтнең ЧАЭС  авариягә карашын ничек бәялисез?

    5. ЧАЭС авариягә 17 ел була. Моннан чыгып нинди нәтиҗәләр ясалды?(Теләсә нинди нурланыш дозасының кешегә зыянлы булуы)

                6. Чернобыль катастрофасы – күпкүләмле радиоактив авария, ул күпме кешегә       психологик яктан зыян китерде. Шуңа бәйле рәвештә атом энергетикасының киләчәге нинди?

 

III факт. Радиоактив ташландыклар: алар китереп чыгарган проблемалар һәм аларны чишү.

 

Соңгы елларда төш энергиясеннән файдалану арткач радиоактив ташландыклар да артты. Нигездә ул АЭС ләре, атом су асты көймәләре һәм бозваткычлары реакторларында кулланылган төш ягулыгы. Радиоактив ташландыкларны күмү һәм инде эшлисен эшләгән атом электростанцияләренә демонтаж ясау белән дә катлаулы проблемалар килеп баса. Моннан чыгу юлларын да эзлиләр билгеле. Мәсәлән, радиоактив ташландыкларны күмү проекты буенча  Яңа Җир утравында 600 м тирәнлектә шартлату. Шартлаудан соң 600 – 700 м тирәнлектә һәм 3,5 км радиуслы   пыяласыман матдә хасил була, ә ул радиоактив нурланыш өчен барьер булып тора. Бер шартлау нәтиҗәсендә генә дә 100 т лап шундый матдә хасил була.

Сораулар:

 1. Сезгә безнең илебездә радиоактив ташландыкларның шулай күп туплануы һәм аларның безнең тормыш һәм сәламәтлегебез өчен куркыныч булуы билгеле идеме?

           2.  Радиоактив ташландыкларны күмү проблемасы чишелмәсә нинди экологик кыенлыклар туар?

 

IV факт. Төш коралы нәрсә өчен кирәк?

 

           Атом төш коралы буенча Америка физигы Эдвард Теллор мондый сүзләр әйткән:

            “  Ученый должен знать все, что может быть познано».

           «Дело ученого заключается в расширении знания и изучении возможностей его применения. А за то, каким образом это применение будет осуществлено, ученый ответственности не несет. Он может и должен давать лишь консультации».

            Сез әлеге позиция белән килешәсезме?

Э. Теллор коммунизмга каршы була һәм бары тик төш коралы гына коммунистик хәрәкәтне туктатырга мөмкин дип саный. Шуңа да ул барлык белемен туплап водород бомбасы өстендә эшли. “Бөек сәләткә ия булганлыгы белән ул безнең иминлекне тәэмин итте” , - дигән Америка президенты Р. Рейган.

          Галим фикеренчә, Советлар Союзы таркалганнан соң идеологик каршылыклар да юкка чыгар  һәм илләр арасында үзара дустанә мөнәсәбәт кенә булыр. Атом төше кораллары уйлап табылганнан соң сугышта җиңү мөмкинлеге калмады. Атом төш сугышы кешелек дөньясын һәлакәткә китерергә мөмкин, шуңа күрә бөтен дөнья халыклары төш коралын тыю өчен ныклы көрәш алып барырга тиешләр.

        Галим фикере белән килешәсезме? Нәрсә белән килешмисез? Үз фикерегез.

        Теллор белән килешкән дәвердә очраклы сугышлар белән ничек булырга?

        Атом төш коралына шундый зур чыгымнар тоту  кирәкме, аннан башка гына хезмәттәшлек итү отышлырак булмасмы?

 

          V факт. Тапшырылган эшне намус белән үтәү.

 

         “Петр Великий” атом ракета крейсеры Россия хәрби флотының горурлыгы иде. Ул бик яхшы коралланган, хәтта дөнья буенча да аңа тиңнәр табылмый. Ләкин 1997 елның 27 октябрендә “Петр Великий”да зур фәҗига була. Корабльдә төп энергетик җайланманы сынау өчен крейсерның тизлеген арттыралар, кинәт кенә тормозлыйлар, кинәттән генә борылышлар ясыйлар. Шундый маневр ясау вакытында зур басым астындагы җылынган пар көпшәне шартлата. Көпшәдән 300 0  С температуралы газ катнашмасы 35 ат басым астында ургыла. Шундагы кешеләр көлгә әверелделәр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, фәҗиганың сәбәбе, көпшәнең  башка сорт корычтан ясалган булуында һәм калынлыгы 5 мм урынына 2,2 мм гына булуында. Ниндидер кешеләрнең үз эшләренә намус белән карамавы күпме кешенең гомерен өзә.

       Сорау:

1.      Бу эпизод сездә нинди тәэсирләр калдырды?

 

 

VI факт. “Без әле кеше гомерен бәяләп бетермибез”

 

        1957 елның сентябрендә Яңа Җирдә совет нейтрон бомбасын сынау була. Бомба шартламый. Шул чакта өч кешедән торган гаскәри берәмлек шартламаган бомба янына барып аның ни өчен шартламаганын ачыкларга тиеш була. Зур куркыныч янауга карамастан, йөкләмә үтәлә.

       Үткәннәр турында шул йөкләмәне үтәүдә катнашкан В. Ковалев менә нәрсәләр әйтә: “ Ул вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең бик күпләре  бүгенге көнгә кадәр яши алмады. Әмма алардан башка безнең ил зур казанышларга ирешә алмас иде.”

         Сорау:

1.      Бу вакыйга турында сез нинди фикердә?

 

4.Күрсәтмә материалларның һәрберсенә аңлатма бирү.

    5. Мөстәкыйль эш. I  вариантларга химик элемент буенча (бакыр) информация тупларга, II  вариантларга йод буенча. Таблица тутырырга. Соңыннан дөреслеге тикшерелә. Анализ ясала.

    6.Видеофрагмент “Мирный атом”.

    7.Дәрескә йомгак ясала. Билгеләр куела.

 

                                     Күрсәтмә материаллар:

 

                     Радиациянең кеше организмына тәэсире.

 

Нурланыш дозасы, мКл/кг ( яки Р )

Радиациянең кеше организмына тәэсире

0 – 5 ( 0 – 20 )

5 – 12,5 (20 – 50)

12,5 – 25(50 – 100)

 

25 – 50 (100 – 200)

 

 

 

 

 

50 – 100(200 – 400)

 

 

 

100 (400 Р)

 

100 – 150 (400 – 600)

 

 

150 (600 Р)

150 – 250 (600 – 1000 Р)

1250 һәм зуррак

(5000 Р һәм зуррак)

Сизелерлек зарарлану юк

Кан составының җиңелчә үзгәрүе

Кан составының үзгәрүе, үз – үзен начар хис итүе

Җиңелчә авыру(хәлсезлек, баш авырту, тән кызару, инфекцияләргә тиз бирешүчәнлек), үлү очраклары күзәтелми, 1 – 2 айдан кеше сәламәтләнә, 2 – 4 айдан соң кан тулысынча чистара

Алдагыларга өстәлеп йокысызлык, температура, кан китүләр; кан алыштыру мәҗбүри, сәламәтләнү 4 – 5 айдан соң

Нурланыш алганнан соң 30 көннән соң 50% үлү очрагы күзәтелә

Авыр хәлдә булу, ашаудан калу, 10 – 36 көннән соң үлү очраклары һәм 5 – 10 айдан соң сәламәтләнү очраклары күзәтелгән

 100% үлем

Авыруның хәле үтә авыр,ике атнадан соң үлемгә китерә

Үзәк нерв системасы зарарлана, 2 көннән соң үлемгә китерә

 

 

 

                     Нурланыш чыганагыннан саклану чаралары

 

 

                        Җиһазлар

Нурланыш интенсивлыгы ничә тапкыр кими

Таш өй

                  10 – 50

Идән асты һәм баз

                      50 - 100

60 – 90 см калынлыктагы җир катламы

                  200 - 300

80 см калынлыктагы кирпеч өеме

                        100

50 см калынлыктагы бетон плитә          

                    100

9 см калынлыктагы корыч плитә

                    10

8,5 см калынлыктагы кургаш плитә

                    100

 

 

 

                                                 Тест    

                                             I – вариант

 

1.      235 92 U атом төшендә ничә протон һәм ничә нейтрон бар.

 А. Z= 92, N = 235. Б. Z= 235, N= 92. В. Z=92, N= 92. Г. Z = 92, N = 143. Д. Z = 143, N=92.

 

2.      19 9F элементы төшенең төш корылмасы күпмегә тигез? Электрон корылмасы

е= 1,6* 10 – 19 Кл.

А. 9е. Б. 10е. В. 19е. Г. 28е. Д. е.

 

3.      Өч тип нурланышның кайсысы магнит һәм электр кырларында авышмый?

А.    – нурланыш. Б.   – нурланыш. В.   – нурланыш. Г. Өчесе дә авыша. Д. Өчесе дә авышмый.

 

4.      Төш реакциясендә җитешмәгән билгене языгыз.

                            14  7N +10 n     14 6C + X

А. n. Б. р. В. е- . Г.   . Д. 24Не

 

5.      Түбәндәге матдәләрнең кайсысы төш реакторларында төш ягулыгы буларак кулланыла.

А. Уран. Б. Графит. В. Кадмий. Г. Авыр су. Д. Бор.

 

 

 

 

 

 

                                                        Тест

                                                  II – вариант

           

      1.   14 6С  атом төшендә ничә протон һәм ничә нейтрон бар?

А. Z=6, N=14. Б. Z=14, N=6. В. Z=6, N=6. Г. Z=6, N=8. Д. Z=8, N=6.

 

     2. 108 47Аg элементы төшенең төш корылмасы күпмегә тигез? Электрон корылмасы

е= 1,6* 10 – 19 Кл.

   А. е. Б. 47е. В. 108е. Г.61е.Д. 155е.

 

     3. Өч тип нурланышның кайсысының үтеп керү сәләте зуррак?

А.    – нурланыш. Б.   – нурланыш. В.   – нурланыш. Г. Өчесе дә бертигез. Д. А – Г җаваплары арасында дөрес җавап юк.

 

   4.  Төш реакциясендә җитешмәгән билгене языгыз.

                              7 3Li +1 1H      4 2He + X

 

 А. n. Б. p. В. e. Г.     . Д. 4 2Не  

 

5. Түбәндәге матдәләрнең кайсысы төш реакторларында нейтроннарны акрынайту өчен кулланыла?

       А. Уран. Б. Графит. В. Кадмий. Г. Бор. Д. Плутоний.

 

 

 

Овал:   Үсемлекләр туклануын өйрәнү
 

 

 

 

 

 

 

 


                                                59Fe

                                                                                                 

Овал: Организмнарда матдәләр алмашын 
          тикшерү
 

 

 

 


Овал: Материалның калын- лыгын, тыгызлыгын                              
      билгеләү
Овал:    Радиоактив изотоплар
      кешеләргә хезмәттә
Овал:               
              Дәвалау
Овал:      Термоэлектро -                                               
      генераторлар
Овал: АЭС реакторлары өчен төш ягулыгы   22 Nа

 


                                                  75Se                      42К                                      45Cа

192Ir

 

 

 

 

 

 

 

 


                                          239Pu                                                  60Cо

 


                           235U                                                                              65Zn

 

 

 

 

 

 

 


                                                                                                                 238Pu                        244Cm

 

32P

 

кан

авырулары

 

 

 

 

 


                                                                  90Sr

131I                                                      күз                                                                               калкансыман                                  авырулары

биз                            60

         ялкынсыну һәм шешләрдән

                            Кешенең төрле органнарының радиоактивлык

                               нәтиҗәсендә     зарарлану  коэффициенты

 

 


                                                          0,12 сөякнең кызыл җелеге

                                                           0,3 сөякчел тукыма

                                                           0,3 калкан сыман биз

                                                           0,15 күкрәк бизе

 

                                                           0,12 үпкә

 

 

 

                                                           0,25 күкәйлекләр һәм орлыклар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                           0,3 башка тукымалар

 

 

 

 

                                                           1,00 тулаем бөтен

                                                                               организм

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Химик элементлар паспорты

 

 

            Характеристика

     Си

       I    

Периодик таблицадагы тәртип номеры

      29

      53

Чагыштырма атом массасы

   63,54      

  126,945

Стабиль булган изотоплар саны

        2

       1

Изотопларның масса саны

     63,65

     127

Төштәге протоннар

       29

       53

Төштәге нейтроннар

63 Си -34             65 Си -36 

      74

Төш корылмасы

    +29 е

    + 53 е

Электрон катлаулардагы электроннар саны

       29

       53

Катлаулардагы корылма

      -29 е

      -53 е

Электрон катлаудагы электрон сүрүләр саны

        4

        5

Тышкы сүрүдәге электроннар саны

         1

        7

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

29                                     63,54

                 2; 63; 65   

          Си

          бакыр

4                              N      1

  3     M     18

  2     L       8

  1     K       2

                ... 3d10 4s1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

53        126,9045         

                  1; 127  

          I

              йод

  5     О      7

5                              N      18

  3     M     18

  2     L       8

  1     K       2

                ... 5s2 5p5

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Радиация: кешелекнең өмете һәм хәвеф – хәтәре."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по гимнастике

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат: өйрәнелгән  материалның практикада кулланылышын күрсәтү, төп төшенчәләрне кабатлау, ныгыту, атом энергетикасының экологик проблемалары, радиоактив изотопларның кулланылышы, радиациядән саклану чараларын өйрәтү.

 

                Кулланылган әдәбият:   

 1. Физикадан энциклопедик сүзлек.

 2.  Енохович А. С. Справочник по физике. М. Просвещение,            1978.

 3.  “Физика в школе” журналларының 2000 № 2, 2003 № 3, 1996 № 2, 1999 № 2

4.      Видеофрагмент “Мирный атом”.

5.      Күрсәтмә материаллар:

                а) радиоактив изотоплар кешеләргә хезмәттә;

                б) кешенең төрле органнарының радиоактивлык нәтиҗәсендә зарарлану коэффициенты;

                в) электроэнергия чыганакларыннан СО2 бүленеп чыгуның парник эффектын көчәйтүен күрсәткән диаграмма;

                г) химик элементлар паспорты;

                д) нурланыш чыганагыннан саклану чаралары;

                е) радиациянең кеше организмына тәэсире.

 

                                                        Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Укытучының кереш сүзе.

2.      Актуальләштерү. Тест чишү. (5 мин. )

3.   Түбәндәге вакыйгалар буенча фикер алышу.

    I факт. Радиоактив калдыкларны океанга ташлау

    Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, дөнья  буйсынмас ике антагонистик лагерьга бүленгән чагында, кораллану башланды, шул исәптән атом-төш коралы булган ил генә көчлерәк дип исәпләнде. Кораллана торгач, ул шулкадәр күп, хәтта кирәгеннән артыграк итеп тә тупланды. Шул сәбәпле бик күп радиоактив калдыклар хасил булды, шуның өстенә системалы рәвештә яраксызга чыккан атом җайланмалары да өстәлеп торды. Тонналаган бу калдыкларны махсус контейнерларга урнаштырып  Дөнья океанына ташладылар. США Тын океанның  11 урынында, Япония – 6, шундый ук операцияләрдә Англия, Бельгия, Нидерланд һәм күп кенә башка илләр дә Төньяк, Атлантик океан төпләренә шундый контейнерлар җирләделәр. Моннан Советлар Союзы да читтә калмады.

     Сораулар:

1.      Кеше һәм Табигать өчен бу акцияләрне хәтер калдырмаслык дип санап буламы?

2.      Алар кайсы яктан куркыныч?

3.      Радиоактив калдыклар күмелү нәтиҗәсендә килеп туган куркынычлык дәрәҗәсен киметү өчен хәзерге вакытта нәрсәләр эшләргә тәкъдим итәрсез?

 

 

      II факт. Чернобыльдәге һәлакәт.

 

      1986 нчы елның 26 нчы апрелендә ЧАЭС дә дүртенче блок шартлады. Шуның нәтиҗәсендә:

      30 км лы зонадагы барлык яшәүчеләрне эвакуацияләделәр;

      бары Украинада гына 7247 халык яшәү урынын яңа җирләргә күчерергә кирәк булды;

      12 украин өлкәсе һәм 3 млн. га чәчүлек җирләре радиоактив цезий белән  зарарланган;

      Белоруссиядә 500 мең га җирдән шулай ук кешеләрне күчерергә туры килә, ә 215 мең га җир дәүләт радиацион экологик заповедник булып кала;

      радиация шулай ук Австралия, Болгария, Венгрия, Италия

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 058 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.02.2015 790
    • DOCX 94.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Камалова Алия Заитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Камалова Алия Заитовна
    Камалова Алия Заитовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 17418
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация проектно-исследовательской деятельности в ходе изучения курсов физики в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 94 человека из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 663 человека

Курс профессиональной переподготовки

Физика: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель физики

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 129 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания физики в школе в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 208 человек из 62 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 005 человек

Мини-курс

Тревожные расстройства: диагностика и причины

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Психология и профессиональное развитие

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов

Мини-курс

Состав и анализ финансовой отчетности

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе