Инфоурок Внеурочная деятельность Рабочие программыСәләтле балалар белән эш программасы.

Сәләтле балалар белән эш программасы.

Скачать материал

Казан шәһәре Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия

 

 

Сәләтле балалар.

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

 

Төзеде:Галиева Г.Ш, югары квалификацион

категорияле туган(татар) тел һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                Казан -2017

 

 

 

 

 

 

Аңлатма язуы

Хәзерге чорда дөнья күләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.

Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәмүсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачак­та туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылма­са, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй юга­лырга мөмкин.

Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, соци­аль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

Программаның төп максаты: Баланың сәләтен вакытында күрү, аны үстерү.

Бурычлары:

1.Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланылышка кертү;

2.Сәләтле балалар белән эшләү өчен,махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзү;

3.Укучыларның район, республика чараларында катнашуын арттыру, аеруча призлы урыннар алуга, дәрестә һәм дәрестән соң даими эш алып баруга кызыксынуларын үстерү;

4.Олимпиадалар үткәрү турындагы нигезләмәләр, мәктәп, район, республика олимпиадаларының үткәрелү шартлары белән даими таныштыру;

5.Югары әхлакый сыйфатларга,интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү;

6.Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып,шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

Юнәлешләре:

- төркемнәрдә эш;

- олимпиадаларда катнашу;

- түгәрәкләрдә шөгыльләнү;

- төрле иҗади бәйгеләр;

- фәнни-гамәли конференцияләр;

- вакытлы матбугат белән танышу, балаларның хезмәтләрен төрле басмаларга тәкъдим итү;

- интернет – ресурсларнымаксатчанфайдалану.

Актуальлеге: Сәләтле балалар белән эшләгәндә татар телендәге чыганакларны гына кулланмыйча, төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү

 

 

 

Фән белән кызыксынучы укучылар белән эшләү планы

 

№п/п

Эшләнәчәк эш төре

1

Фән белән кызыксынучы укучыларны ачыклау.

2

Укучылар белән эш дәфтәрләре башлау.

3

Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ачыклау:

-үз фикереңне ачык,төгәл әйтеп бирү сәләте;

-эчтәлекне сөйли белү;

-терминнар куллана белү;

-грамоталылык;

-иҗадилык;

4

Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә кызыклы материаллар белән эшләү.

5

Газета-журналларда татар теле һәм әдәбияты фәне темаларына караган ребуслар, кроссвордлар чишү, кызыклы материаллар өстендә эш.

6

Язучылар турында өстәмә мәгълүматлар туплау,папкалар эшләү.

7

Аерым темалар буенча тестлар эшләү.

8

“Мәгариф” журналында чыгып килүче олимпиада биремнәрен чишү.

9

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

10

Картиналар буенча миниатюр сочинениеләр язу.

11

Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәрен үтәү.

12

Укучыларны мәктәп,район,республика олимпиадаларына әзерләү.

13

Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар, махсус биремнәр эшләтү.

14

Республика күләмендә онлайн олимпиадаларда, конкурсларда катнашу.

 

 

Укучының белем дәрәҗәсен тикшерү укытучыга укучының үсешен күзәтеп барырга, алга таба эш юнәлешен, сәләтле һәм программаны авыр үзләштергән укучыларны билгеләргә мөмкинлек бирә.

Иҗади үсеш технологиясе нигезендә укыту – тәрбия эшен оештыру укучының өлгереш, сыйфат, белемлелек дәрәҗәсен генә түгел, ә иҗади үсеш дәрәҗәсен тикшерү җирлеге тудыра.

Һәр күрсәткечне тикшерү өчен укучыга икешәр бирем тәкъдим ителә. Мондый тикшерү методикасы укучының иҗади үсеш дәрәҗәсен билгеләргә, теләсә нинди уку материалында дәрестә үзләштерелгән ысулны куллану күнекмәсен, тотрыклы белем дәрәҗәсен ачыклау мөмкинлеген белергә ярдәм итә.

Татар теленнән контроль эшләр һәр чирек ахырында, ә иҗади үсеш дәрәҗәсен тикшерү уку елына ике тапкыр (I һәм II яртыеллыкта) үткәрелә.

Укучылар алдына куелган максат:

а) программа материалын бик яхшы белү;

ә) өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу;

б) бөтен төр анализ үрнәкләрен белү;

в) халкыбызның үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару;

г) фикерләү сәләтен үстерү;

д) мөстәкыйль эшләргә өйрәнү.

 

 

 

 

Эшнең барышы

1.Татар теленнән олимпиадага әзерләнгәндә

1.1 Тел гыйлеме бүлекләрен карау

1.2.Сүзлекләр белән эшләү

1.3.Тел галимнәренең хезмәтләре белән танышу

1.4.Җирле матбугат язмаларын күзәтү, андагы фикер төгәлсезлекләрен, стиль хаталарын төзәтү, бүгенге шигъриятне, бигрәк тә җыр текстларына тәнкыйди карау балаларның сөйләм байлыгын үстерә, аларны образлы фикер йөртүгә этәрә.

Телне белү төрле анализ ярдәмендә ачыла, күренә. Шуңа күрә олимпиада эшендә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик һ.б. төр анализлар мәҗбүри булырга тиеш, дип саныйм.

1.5 Фонетик анализ

Фонетик анализ өйрәнелә торган фонетик күренешләрне хәтердә калдырырга, таный белергә, әдәби сөйләм күнекмәләре булдырырга, орфографик кагыйдәләрне аңлы рәвештә үзләштерергә ярдәм итә.

Фонетик анализ төрләре:

1.      Сүзгә тулы фонетик анализ.

2.      Сузыкларга  тулы фонетик анализ.

3.      Тартыкларга тулы фонетик анализ.

4.      Текстка фонетик анализ (текстны транскрипцияләү).

Мәсәлән, сүзгә тулы фонетик анализ ясау үрнәге:

                            Ничек үтәсе соң Кеше булып

Гомер дигән шушы сиратны?

(Р.Фәйзуллин)

       1. “Гомер” – сүз ике иҗектән тора: го-мер, басым соңгы иҗеккә төшә.

       2. Бу сүздә 5 аваз һәм 5 хәреф бар.

3. Авазлар: |гъ|, |ө|, |м|, |ө|,  |р|; хәрефләр: “гэ”, “о”, “эм”, “э”, “эр”.

4. Сузык авазлар: |ө|, |ө|, икесе дә нечкә, иренләшкән сузыклар. Сүз сингармонизм законына буйсына.

       5. Тартык авазлар: |гъ|, |м|, |р| - барысы да яңгыраулар.

       6. А) Сүзнең беренче иҗегендә “о” хәрефе языла, |ө| әйтелә, чөнки хәзерге татар алфавитында |гъ| авазын белдерү өчен хәреф юк, аның калын укылышын (әйтелешен) күрсәтү өчен, шундый язылыш кабул ителгән.

           Ә) Сүзнең икенче иҗегендә |ө| әйтелә, “е” языла, чөнки “о, ө” хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Бу сүз,  гарәп сүзе булса да, ирен гармониясенә буйсына.

1.6 Лексик анализ

 Лексик анализ – укучыларның сүзлек байлыгын арттыруда, сөйләмнәрен үстерүдә әһәмиятле алым, ул грамматика дәресләрен әдәбият дәресләре белән бәйләргә мөмкинлек бирә.

Тикшерү үрнәге:

Дөнья тәгәрмәчен тотарга тик

                              Аң , акылның гына хакы бар.

(Ф. Бәширова)

Дөнья –

       1. Гарәп сүзе.

       2. Күп мәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары; безне чолгап алган бар табигать, мохит; кешелек җәмгыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; психик тормышның бер өлкәсе;  дөньялык һ.б.

 3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – бик күп, зур).

 4. Омонимы юк.

 5. Дөнья – җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары.

 6. Дөньялык мәгънәсенә антоним – ахирәт.

 7. Фразеологизмнар: дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья куу, дөнья кую, дөнья көтү, дөньяга килү һ.б.

1.7 Морфологик анализ

Укытуга нәтиҗәгә ирешим дисәң, рус теле һәм татар теле программаларындагы материалның бирелү тәртибен һәм күләмен белергә кирәк. Шул вакытта гына белемнәрне интеграцияләүгә ирешеп була, һәр грамматик материал укучының аңында система буларак истә кала.

Мин дәрестә укучыларның һәр теманы схематик күзаллауларына ирешергә телим. Шуңа күрә, бишенче сыйныфтан башлап, сүз төркемнәренә тулы морфологик анализ схемаларын бирә башлыйм. Мондый эш барышында укучы булган белемнәрен барлый, ныгыта, үрнәк схемаларга нигезләнеп, җөмлә тикшерү тәртибенә өйрәнә.

Мәсәлән, “исем” сүз төркеменә түбәндәге схема тәкъдим ителә.

Исем

Сагындым, бик сагындым туган ягымны!

I. Морфологик билгеләре:

1) тамыры – як;

2) ясалышы – тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә;

3) ялгызлык, уртаклык;

4) килеше – баш, иялек, юнәлеш, төшем, чыгыш, урын-вакыт;

 5) тартым – I зат, II зат, III зат;

 6)  саны – берлек, күплек.

II. Синтаксик роле:

/ эндәш сүз

Шушы схеманы файдаланып, морфологик анализ ясала. Башка сүз төркемнәрен үткәндә дә шундый схемалар кулланам.

1.8 Синтаксик биремнәр

Сәләтле балалар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа эш алымнарын, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә. Мәсәлән, “Синтаксис” курсын үткәндә мин лаборатор дәресләр үткәрәм. Ул теоретик белемнәрне ныгыту, киңәйтү, тирәнәйтү максатыннан оештырыла, шактый катлаулы проблемага багышлана. Бу дәресләрнең максаты: кушма җөмлә үзенчәлекләре белән тирәнрәк, тулырак танышу. Бәйләүче чараларны хәтердә калдыру, схема буенча җөмләләр төзү эшен активлаштыру һ.б.

Практик биремнәр:

1. Бирелгән җөмләләрне мәгънәләре буенча төркемләп языгыз, схемасын сызыгыз, бәйләүче чараларын күрсәтегез.

2. Бирелгән схемалар буенча җөмләләр төзегез, иярчен җөмләнең мәгънә төрен күрсәтегез.

3. Бирелгән схемалар буенча гади һәм кушма җөмләләр уйлап языгыз яисә әдәби әсәрдән, халык авыз иҗаты әсәрләреннән мисаллар китерегез.

 

2. Әдәбияттан олимпиадага әзерләнгәндә

2.1 Әдәби әсәрләрне хронологик тәртиптә кабатлау

Әдәбияттан олимпиадага әзерләнгәндә, әдәби әсәрләрне хронологик тәртиптә кабатлау. Теге яки бу язучы иҗатын кабатлаганда, аның программада каралган әсәрләренә анализ ясау, иҗаты турында гомуми фикергә килү һәм үзебезнең фикерне башкаларныкы белән чагыштыру.

Олимпиадага әдәбият буенча әзерләнгәндә, язучыларның әсәрләре, алар турында мәкаләләр, вакытлы матбугат – газета-журналлар да  өстәлдә була.

2.3 Әдәбият теориясен өйрәнү

Әдәбият теориясен өйрәнүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Рус мәктәпләре өчен дәреслектә ( 10нчы сыйныф) шигырь төзелеше укучылар өчен катлаулы итеп бирелгән. Шигырь төзелеше, идея, проблема, композиция, сюжет һ.б. терминнарга “Әдәбият теориясе” китабында (Х.Госман, З.Мәҗитов) яхшы аңлатма бирелә. Әлбәттә, боларны укучы аерым дәфтәргә язып барса, тагын да яхшы.

Күренекле шәхесләрне, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган язучыларны, шәхес культы корбаннарын һәм аларның әсәрләрен, тарихи темага багышланган материалларны яхшылап өйрәнәбез. Г.Тукай, Кол Гали, Г.Исхакый, М.Җәлил исемендәге бүләкләргә, “Халык язучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булган язучыларның исемнәрен ятлыйбыз. Юбиляр язучылар, шагыйрьләр, хәзерге көн язучылары, шагыйрьләре, драматурглар, аларның әсәрләре турында да мәгълүмат туплыйбыз. Казан телевидениесеннән “Мәдәният дөньясында”, “Яшәсен театр”, “Тамчы-шоу”, “Капма-каршы” һ.б. тапшыруларын, татарча спектакльләрне карыйбыз, вакытлы матбугаттагы кирәкле мәкаләләр, “Мәгариф” журналында чыккан үрнәк иншалар белән танышабыз.

        Сәләтле балаларны фәнни-гамәли чыгышлыргы,бәйгеләргә әзерләү

Сәләтле балаларга, дәрестән тыш эшчәнлек буенча мин төзегән авторлык программасы белән эшләгәндә ,зур уңышларга ирешә алу өчен шартлар туа. “Милли мирас” авторлык программамның 2 нче бүлеге “Беләсем килә!” дип атала.Монда барлык балалар да проект эшендә катнаша.Тел һәм әдәбият өлкәсенә караган проблемалар чишү проөессында катнашкан сәләтле балалар барлык тупланган материалны анализлап сорауларга җаваплпрны үзенчәлекле эзләнүләре белән тулылындыра.Шуна күрә фәнни-гамәли чыгышлырда,бәйгеләрдә зур уңышларга ирешә.

5-7 нче сыйныф өчен мондый темалар алып була:

1.Сүзләрнең килеп чыгу тарихы,Сүзләр шәҗәрәсе төзү.(Тамга,бәгырь,дүшәмбе,сабантуй,нәүрүз, һ.б)

2.Әдәби телне нәрсәләр баета?

3.Диалектлар белән чуарланган сөйләм әдәби телгә ничек йогынты ясый

4 Татар халкының авыз иҗаты язучылар иҗатына тәэсире ?Һ.Б

5.Халык җырларында сыйфатларның кулланылышы.

7.Әдәбиятта татар халык йолалары урыны?

8.Халык һөнәрчелегенә караган сүзләр җыелмасы нигә кирәк?

9.Басымны дөрес куярга өйрәнү юллары.Уеннар.Һ.б

Сәләтле балаларны иҗатка алып керер өчен “Милли мирас” программасының 3 нче бүлеге – “Иҗат аланы “ булыша.

Рифма,иҗек калыплары,репликалар тәртибе турында теоретик материал өйрәнелә. Кече төркемнәрдә Синквейн алымына нигезләнеп кечкенә шигырь языла,”Балык кылчыгы алымы” белән көнүзәк проблема тикшерелгәч хикәя иҗат ителә.Эзләнү эшендә тупланган материалларга,ачыш- табышларга нигезләнеп пьеса язарга мөмкин.

 

 

 

Кулланылган әдәбият исемлеге

 

  1. М.З. Зәкиев “Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе” Казан, 1984
  2. Татар грамматикасы. 1-3нче том. Синтаксис. Мәскәү. Казан. ”Инсан”, “Фикер”, 1999
  3. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан: Раннур, 2000
  4. Ф.С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле – Казан. Мәгариф, 2002
  5. “Мәгариф” журналлары: №6,1999; №12, 1999; №12, 2000; №4, 2001; №8, 2001; №5, 2001; №2, 2005; №7, 2006; №11, 2007; №2, 2008.
  6. Төрле тестлар

    7.”Милли мирас” авторлык программасы. Персональный сайт: belem.ucoz.net

              и  в nsportal.ru разделе «Инновационная деятельность на базе КФУ»

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сәләтле балалар белән эш программасы."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по экологии

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Программа эшчәнлеге нәтиҗәсендә укучыларның туган телендә сөйләме камилләшә,фәнни-эзләнү эше җайга салына , дәрестә алган белемнәрне гамәлдә куллануы үсә.

Программабыз мәктәп һәм өстәмә белем бирү укытучылары өчен төзелә. Бу эшебез аша югарыда күрсәтелгән бурычларны тормышка ашыруны күздә тотабыз.

Максат:

Үз милләтенең киләчәген кайгыртучы ,тормышта үз урынын таба алырлык, белемле , югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Декоратив-гамәли иҗатның традицион төрләрен, халкыбызның гамәли сәнгатен , кул эшләрен үзләштерү аша милли узаң формалаштыру, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

2.Милли мирасыбызның үзенчәлекләрен өйрәнү аша укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә сәләтле һәрьяктан камил шәхес итеп тәрбияләү;

3.Иҗади омтылыш, театр аша милли мирасыбызга хөрмәт, миллигорурлык, әхлакый хисләр тәрбияләү,сөйләм телен камилләштерү.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 183 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.05.2020 557
    • DOCX 27 кбайт
    • 16 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Гульназ Шамиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галиева Гульназ Шамиловна
    Галиева Гульназ Шамиловна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7880
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация и методы работы во взрослой танцевальной команде

36/72 ч.

от 1580 руб. от 940 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Курс профессиональной переподготовки

Педагогика дополнительного образования (декоративно-прикладное искусство)

Педагог дополнительного образования

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 117 человек из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 120 человек

Курс профессиональной переподготовки

Психолого-педагогические аспекты деятельности тренера-преподавателя по велоспорту в организациях физкультурно-спортивной направленности

Тренер-преподаватель

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии бизнес-развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Практические навыки трекинга и менторства

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Родительство

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек