Инфоурок Другое Другие методич. материалыСценарий праздника " День Знаний"

Сценарий праздника " День Знаний"

Скачать материал

   “Белем бәйрәме” 1 сентябрь бәйрәменә багышланган сценарий

                      

 (Музыка яңгырый)

 

 Резидэ: Нишләп җыелыштыгыз монда?

Нишләп утырасыз? Быел яңа уку елы булмаячак. Бөтенләй булмаячак. Көтмәгез дә, мин әйтте диярсез, сезгә башка китап-дәфтәрләр дә кирәкмәячәк, укытучылар да, директор абый да сезне башка борчымаячак. Мин моңа быел юл куя алмыйм.Карагыз әле миңа! Мондый идеммени мин былтыр? Күз төбемдә менә бу җыерчыгым юк иде, бит алмаларым тагын да матуррак булып алмаланып торалар иде. Яңа уку елы башлангач, димәк мин тагын бер елга картаерга тиешмен. Әнә шул сентябрь ае килеп җитә дә, туйганчы йоклап та, ял итеп тә, урман-кырларга да, су коенырга да, балык тотарга да йөреп булмый. Тагын шул китап-дәфтәрләргә күмелеп, авыр-авыр мәсьәләләр чишеп, тел әйләнмәслек инглиз телен укып, зур-зур әсәрләр укып, сочинениеләр язып утырасым килми әле. Беләсезме мин нишлим... мин... (арлы-бирле йөренә.керә)

  Адилэ:  

Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

    Резидэ

Син нәрсә, авызыңны күтәреп, “исәнме,мәктәп, сине сагынып беттек” дип сөйләнеп йөрисең?

  Адилэ: Нигә?

  Резидэ:Чөнки быел Яңа уку елы да, мәктәп тә булмаячак.

 Адилэ: Син нәрсә уйлап чыгардың инде? Алай буламы инде ул?

 Резидэ:  Әйт әле син миңа, дускаем, менә синең башыңны ватып мәсьәлә чишеп, шигырь ятлап, телеңне вата-җимерә инглиз телен өйрәнеп утырасың, тагын бер елга картаясың киләме?

 Адилэ: Менә җүләр, кемнең картаясы килсен дә, кемнең мәсьәлә чишеп, укып утырасы килсен инде?

 Резидэ: Сине кем картайтканын, кем башыңны катырганын беләсеңме син? Укытучылар картайта безне!

 Адилэ: Укытучылар?!

 Резидэ: Әйе, үзләренең бертуктаусыз өйрәтүләре, тикшерүләре, сооаулары белән безне картайталар, башыбызны әйләндерәләр. У-ух мин аларны!

 Адилэ: Ни сөйлисең син?

 Р: Әйт әле миңа, син унга кадәр саный беләсеңме?

 А: Беләм инде.

  А: Хәрефләрне таныйсыңмы?

 Р: Бераз таныйм.

 А: Шулай булгач, акча саный белсәк, иҗекләп булса да укысак, безгә тагын ни кирәк? Яңа уку елы җиткән саен безгә бит тагын да катлаулырак фәннәр укыта башлыйлар. Ә ул безгә нигә?

 С: Әйе шул тагын да катлаулы фәннәр керәчәк. Чыннан да алар безгә нигә кирәк соң?

 Малай (керә, җырлый)

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!-

Кем анда бармый калган?

Әти-әни дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган!

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!

 Р: Илсаф, җүләрләндеңме әллә? Мәктәпкә барам дип җырлап йөрисеңме? Җүләр булсаң барырсың, ә без менә Адилэ белән бармыйбыз.

 Илсаф: Ничек инде бармыйсыз?

А: Менә шулай бармыйбыз, бетте китте.

 И: Сәбәбе нидә?

 Р:Илсаф, неужели син җәйнең рәхәт чакларыннан туйдың? Неужели синең тагын шул парта арасына кереп утырып, укытучыларның нидер сөйләгәннәрен тыңлап утырасың килә? Җитмәсә, бу уку елында безгә тагын әллә нинди авыр фәннәр керә башлаячак.

 И: Әлбәттә, без бит инде үсә барабыз.

  Р: Вот именно үсә барабыз. Ягъни, кирәкмәгән фән укып, картая барабыз дигән сүз бит ул.

 И: Ни сөйлисең син?

Р: Ач әле авызыңны. Менә синең бу ике тешең бар идеме?

И: Бар иде, бар.

Р: Димәк, быел да мәктәпкә барсаң, андагы мәхшәр фәннәргә кереп чумсаң, күр дә тор: тешең генә түгел, борынын  сынып төшәчәк!

и: Кит инде булмаганны сөйләмә. Әнием миңа әйтте: мәктәпкә кергәндә сөт тәшләре төшеп, яңа тешләр чыга диде.

Р:(Адилэгэ) Ай алла, киренең киресе булып чыкты әле бу.

А: Тыныч бул, дустым. Илсаф шаярта гына ул.

Р: Әйе, дустым, шаярттым гына мин. Бар син бара тор, хәзер без дә барып җитәрбез.

(Илсаф чыгып китә)

А: Аңгыра баш, башта бармыйбыз дидең, ә хәзер барып җитәрбез, имеш.

Р: Синең бу башың өч тиен дә эшләми. Үзең күрдең ич, Илсафны берничек тә безнең якка аударып булмаганын. Әнә тегеннән балалар килэ, шуңа күрә җибәрдем мин Илсафны.Ә балаларны без мәктәпкә җибәрмәскә тиеш. Бар син качып тор, мин үзем сөйләшәи алар белән.

  (Адилэ кача. Балалар керә)

Рэдиф

Исәнме, саумы, сентябрь –

Безнең яңа ел!

Синнән башлана тормышка

Якты, яңа юл!

Рэсул

Исәнме, сөекле мәктәп!

Көттеңме безне?

Шундый түземсезлек белән

Сагындык сине.

Р: Исәнмесез, дусларым!

Матур шигырьләр сөйли-сөйли, димәк сез мәктәпкә барасыз.

Рэдиф. Исәнме, Резидэ. Әйе, без мәктәпкә барабыз. 1 сентябрь бәйрәме җитте бит.

Р: Сезнеңчә, мәктәпкә бару зур бәйрәм. Ә минемчә, рәхәтләнеп йоклау кояшта кызыну, уйнау, тәмле ашау – менә монысы бәйрәм ичмасам.

Рэсул. Юк, Резидэ дустым, һәрнәрсәнең үз вакыты була. Вакытында белем алырга да кирәк. Ә моның өчен мәктәпкә йөрергә кирәк.

Р: Алайса безгә дә мәктәпкә барырга туры килә мени инде? Әйдә, Адилэ дускай, бер булса, җыеныйк без дә мәктәпкә. Бәйрәм икән, булсын зур бәйрәм!

 

     Айгизэ  бию

 

А.б. Зэринэ

Хәерле көн, , хөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Без сезне кабат күрүебезгә бик шат.Сезнен барыгызны да Белем бэйрэме белэн котлыйбыз!

        

 

А.б. .Риназ

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез.

 

Данис

Кояш нуры иркәли

Шат йөзле һәркем, кара!

Кайсы эшкә, хезмәткә,

Кайсы мәктәпкә бара.

Динар

Бар күңеллек бөтен дөньяда

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Җыр: “Бәйрәм бүген”

Айгизэ

Мәктәбем,

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

Айназ

Без сине үзебез

Сагындык өзелеп,

Менә бит кошлар күк

Килдек без тезелеп.

 

 

 

Зифа

Беренче сентябрь – минем

Бәхет-шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын,

Мин кабат сиңа килдем

Риназ

Дулкынданып карап торам

Юксындырдың, мәктәбем,

Син – минем үткән гомерем

,Син – минем киләчәгем.

Рэдиф

Синдә күрергә өйрәндем

Матурлыгын дөньяның

Төүге кат синдә башкардым

Балачагым җырларын

Рэсул

Мәңге исебездә тотыйк

Монда үткән чакларны

Аннан белемебез белән

Бизик туган якларны.

 

Зифа жыр: “Буген Белем бэйрэме”

 

А.б. Зэринэ

 

Белем иле кайчак миңа,

Никтер серле урман кебек.

Ә юллары кызыктырып,

Гел чакырып торган кебек.

Тик нигәдер бу илдә мин

Һич адашып йөрмәм кебек.

Атлыйм белем сукмагыннан,

Тормышка юл салган кебек.

 

 

 

 

А.Б. Риназ

Сентябрь дә килеп җитте

Сагынып көткән көннәр

Бәйрәмгә дип үстердек без

Өй түребездә гөлләр

Мәктэпкә ашыктык бүген

Тотып чәчәк бәйләмен

Чыңлый кыңгырау моңнары

Котлап Белем бәйрәмен.

 

Айгизэ

Куанып бергә үтәбез

Якты түрләргә

Шуннан менеп китәбез без

Биек үрләргә

Без шунда бөтен галәмнең

Серен ачабыз

Мәктәпкә кайнар сәламне

Бирик барчабыз.

 

    А.б.   Зэринэ.

Әйе, бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып  бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.

         А.б.   Риназ Әйе, бүгенге бәйрәмнең хөрмәтле кешеләре – укытучылар. Хәзер барыгызны да шулар исеменнән тәбрикләү өчен сүзне директор урынбасары ………………………………..бирелә.

           ( Котлау  сүзе)

  

    

Риназ.

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

 

Җыр:   “Укытучым”

 

Зэринэ

 Бүген бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дустыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче кызыбыз да катнаша. Әйдәгез әле үзен  бирегә чакырыйк.

   ( 1 класс укучысы керә)

     Азалия

Мин мәктәпкә барамын

Хәерле сәгатьләрдә.

И мәктәбем, өйрәт мине

Иң матур гадәтләргә.

 

Белмим кая басканымны,

Бии-бии йөрим бүген.

Барысы да котлый мине,

Иң шатлыклы көнем бүген:

Мин укырга кердем бүген!

    Илсаф

Ашкына да талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең

Озатасың изгеләрдән-изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен

Җуелмаслык хатирәләр калыр

Мәктәптәге тәүге көнеңнән

Иң башына күрә йөгең дә бар:

Син җаваплы кеше бүгеннән.

 

Риназ а.б.

.Җир йөзендә төрле-төрле никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да, кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш нинди китап бар тагын?

Беләмсез, ул нинди китап?

Укучылар.Ул “Әлифба” китабы.

 

Элифба .Әйе, дуслар, ул – мин булам. Әлифба – тел ачкычы,

Белем дигән олы юлның иң беренче баскычы.

Сезгә минем теләгем шул: мине саклап тотыгыз.

Миндә бик күп хәрефләр бар – бик тырышып укыгыз!

 

Жыр :” Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ”

 

 

Азалия

Бик күп нәрсә белермен мин,

Туган илем турында

Мин бит инде бик зур булдым

Әлифбам бар кулымда.

Ант бирәмен әниемэ

Һәрвакыт сүз тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

А.б.Зэринэ

Әйе, күренеп тора, син мәктәпкә укуга зур теләк белән килгәнсез. Бу залда сезне мәктәпкә әзерләгән энилэрегез утыра. Бәлки аларның да сезгә әйтер сүзе бардыр.

                   (Энилэр сүзе)

 

   Котлау очен сузне килгэн кунакларга бирэбез.

 

 

Риназ а.б.. Нәни дустыбыз! Белем иленә сине һичшиксез кабул итәбез.. Ләкин серле ачкыч әлегә өлкэн укучылар  кулында. Моннан берничә ел элек алар да , кулларына шул серле  ачкычны  тотып, Белем иленә беренче адымнарын ясаган иде. Ә бүген алар белем иленә ачкычны сина  мирас итеп тапшыралар.

     (ачкычны тапшыру)

 

 

 

 

 

 

Динар

Беләсезме, дуслар,

Җирдә зур мәктәп бар,

Тормыш диләр аның исемен

Шатлыгы да шунда,

Кайгысы да шунда,

Сыналуы шунда кешенең.

 

Зифа

   Аллы-гөлле букет кулларымда

   Остазыма бүләк итәргә

   Ә ул миңа мәңге шиңми торган

   Гөл  орлыгын бирер чәчәргә.

   Алыгыз сез бүген бүләк итеп

   Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

   Каршылыгыз тагын бик күп еллар

   Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!

(Музыка. Укытучыларга чәчәкләр бирү)

    

 

 

Айгизэ

Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә

 

Айназ

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

 

Динар

Кыңгырау, кыңгырау,

Шалтыра, шат җырлап.

Укучы исемен

Акларбыз яхшырак.

 (Кыңгырау көе яңгырый)

 

А.б. Зэринэ

Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге;

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын дәрескә чакырган,

Аларны зур юлга озаткан ахырдан.

“Чың” итеп алыр ул – җиз батыр,

Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.

Эйдэ, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!

 

Музыка куела. Илсаф белэн 1нче сыйныф укучысы Азалия түгәрәк буйлап әйләнеп кыңгырау чыңлата.

 

А.б.Риназ

       Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим  ит, әйдә,

Яңа уку елы!

 

Зэринэ А.Б.

Хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Безнең Белем көненә багышланган бәйрәмебез шушының белән тәмам. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр алып килсен.

 

 

 

.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий праздника " День Знаний""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Руководитель образовательной организации

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 630 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.11.2016 437
    • DOCX 63 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гилмутдинова Минзиля Назибовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3422
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 288 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 157 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Основы сетевого гостиничного бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Создание контента и заработок в онлайн среде: регулирование, продвижение и монетизация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 245 человек из 62 регионов
  • Этот курс уже прошли 71 человек

Мини-курс

Методы и подходы проведения трекинга и менторства

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе