Инфоурок Другое Другие методич. материалыСказочное представление для младших классов

Сказочное представление для младших классов

Скачать материал

 Аяклы каза

 

(Ике күренештән торган әкият-тамаша)

 

Кадрия Мостафина,

Лениногорск районы Кирлегәч төп мәктәбенең I нче квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.

 

 Һәр мәктәпнең еллар буена сакланып килә торган традицияләре була. Ә безнең мәктәптә ел саен “Театр һәм балалар” атналыгы уза. Бу чарада балалар  теләп катнаша, бик матур чыгышлар әзерләнә.  Тамашада класстагы һәр баланың да катнашасы килә.  Балалар санына һәм яшенә туры килүче әсәрләр сайлау гына кыенрак.   Шуңа күрә сәхнә әсәрләрен үзебезгә иҗат итәргә туры килә. Бүген мин журнал укучыларына шундый бер әсәремне тәкъдим итәм.

 

Аяклы каза

(Ике күренештән торган әкият-тамаша)

 

Катнашалар:

 

Шаян,Наян – куян кызлары

Аю бабай

Бүре малае

Урманчы

 

1 күренеш.

 

    Кышкы урман. Чыбыклар астында Аю йоклап ята. “Аю өне. Шауламаска!” дигән язу эленгән. Агачлар астыннан куяннар чыга.

 

Шаян: Әйдә, әйдә дим мин сиңа!

Наян: Әем лә, бармыйм, куркам.

Шаян: Куркам, куркам! Болай җебегән булгач өйдә генә утырырга иде.

Наян: Мин өйдә дә куркам.

Шаян: Туйсам туйдым мин синнән.

Наян: Мин менә монда гына качып торыйм. Ә син Аю бабайны үзең уят, яме.

Шаян: Син нәрсә Аю бабайдан да куркасыңмы?

Наян: Куркам шул. Беләсеңме, кыш уртасында уянган Аюлар бик усал

           булалар ди.

Шаян: Ул бит башка аюлар. Ә бу -  үзебезнең бабай.

Наян: Әйе ди сиңа. Йокы аралаш ботарлап ыргытса, булыр үзебезнең бабай.

Шаян: Әй, әле уята алсак рәхмәт әйтерсең. Бик карт инде бабабыз.

Наян: Уята алмабыз дисең инде,ә?

Шаян: Тырышып карыйбыз инде. Аю бабай үзе әйтте: әгәр дә мәгәр берәрсе

           кыерсытса, кыш дип тормагыз, уятыгыз диде.Безне ул да якламаса кем

             яклар? (елый)

Наян: Ярар инде, болай да гел елыйсы килеп тора. Әйдә ,уятыйк.

Шаян: Әйдә. Аю баба-а-ай.

Наян: Аю баба-а-ай.

Шаян: Ишетми. Әйдә икәүләп кычкырыйк.

Шаян- Наян: Аю бабай!!!!

Наян: Каты йоклый.

Шаян: Хәзер тагын да ныграк кычкырып карыйк.

   (Үзләре сикерәләр, үзләре кычкыралар. Өн селкенә башлый. Куяннар агачлар арасына качалар.)

Аю бабай: Ух-ух. Нәрсә булды бу? Әллә җир тетри инде. Яз җитте микән

           әллә? Юк, кыш ахры: бөтен җир ап-ак. Берәрсе дәштеме сон?

Шаян: Аю бабай, бу без.

Наян: Без сине уяттык.

Аю бабай: Һай, кызларым, сезмени әле бу? Нишләп йөрисез мондый суыкта?

               Нинди моң-зарыгыз бар?

Наян (елап): Бабай, туйдык без бүре малаеннан.

Шаян: Тыйсаң, син генә тыя аласың аны, бабай.

Аю бабай: Нишли ул юньсез?

Наян: И, бабай, синең йокыга китүеңне ишетү белән азынырга тотынды.

Шаян: Без аның кыйнавына гына түзәр идек әле.

Наян (кычкырып елый): Ул бит тотып ашыйм дип куркыта.

Шаян: Әнә Наянның койрыгын өзде.

Наян: И, авыртты ла, бабай.

Шаян: Минем колакларны чәйни язды.

Аю бабай: Ай-һай, артык узынган бу малай.

Наян: Бабай, син ачуланма инде безне.

Шаян: Кыш уртасында уяттык бит үзеңне.

Аю бабай: Ачуланмыйм, кызларым. Әйдәгез, тизрәк бу бүре малаен эзләп

                табыйк.

Шаян- Наян: Әйдә, бабай. Мә, бабай, таягыңны.

    (Җитәкләп чыгып китәләр.)

 

2 күренеш.

 

    Атылып-бәрелеп бүре керә.

Бүре: Уф, көчкә качып котылдым. Мин аларны шаярталар дип торам. Бу

           җүләрләр чынлап уятканнар. Бер куян койрыгы өчен Аю кадәр Аюны

          борчыйлармы инде. Әллә мин аңардан куркаммы? (җырлый)

 

    Урман хуҗасы мин, беләсезме?

    Батыр икәнемне күрәсезме?

    Кача миннән барча киек, кош-корт,

    Чатыр чабып, чатыр чабып.

 

    Ярый утырыйм әле Аюның өне янында. Мине моннан эзләргә башларына  

     да килмәс әле.

   ( Тавышлар ишетелә. Бүре малае кача.)

Шаян: Бабай, бабай, таптым. Менә ул!

Аю бабай: Качтым дисең инде, ә? (Бүрене колагыннан өстерәп чыгара)

Наян: Эләктеңме, явыз.

Бүре: Аю бабай, алдыйлар алар. Наянның койрыгын Шаян өзде. Мин үзем

           күрдем.

Аю бабай: Шаян өзде дисең инде?

Бүре: Әйе, җир йотсын менә!

Аю бабай: Ничек өзде соң ул аны?

Бүре: Тартты да өзде. Әле минем койрыкны да өзәргә иде. Көчкә качып

          котылдым.

Аю бабай: Ә башлыгың кемнеке, Шаянныкы ахры?

Бүре: Ә-ә. Ул миңа аны үзе бирде.

Шаян- Наян: Алдакчы, алдакчы.

Наян: Менә койрык урынында теш эзләрең калган.

Шаян: Ә башлыкны колакны чәйним дигәндә ташлап качтым мин. Киеп

            куйган, батырып.

 Аю бабай: И, бүрекәй, бүрекәй. Үзең явыз, үзең алдакчы. Нишләтергә инде

            сине? (башлыкны Шаянга бирә)

Бүре: Бүгеннән үзгәрәм. Куяннарга да тимим. Мин әле аларга шуарга тау да

           ясап бирәм. Ә син, Аю бабай, ят, йокла. Йөрмә җәфаланып. Тынычлап

          йокла.

Наян: Бабай, ышанма аңа.

Шаян: Кара ничек алдый, күзен дә йоммый.

 

  Урманчы керә. Мылтык аскан. Кулында куян койрыгы.

 

Урманчы: Никадәр халык монда! Бәрәкалла, Аю туган, син нишләп

                 йокламыйсың?

Аю бабай (күрешеп): Нихәлләрең бар Әхмәт дус? Менә эшләр килеп чыкты

               әле. Үзең нишләп йөрисең мылтыклар күтәреп?

Урманчы: Аланда куян койрыгы таптым мин кичә. Мин әйтәм, кемдер

                куяннарны кыерсыта ахры. Әйләнеп кайтыйм әле урманны дим.

Аю бабай: Алай. Бик кирәкле вакытта килеп чыктың әле син.

Наян: Минем койрык ул, урманчы абый.

Шаян: Аны бүре малае өзде.

Урманчы: Ай-һай, нинди тәртипсез малай.

Аю бабай: Менә шушы аяклы казаны ничек акылга утыртырга дип аптырап

              тора идек әле. Бер киңәш бир әле син безгә.

Урманчы: Усал дисез инде, ә?

Аю бабай- Наян- Шаян: Усал, усал.

Урманчы: Бер җае бар инде бүре малаен тәрбияләүнең. Безнең фермада

               бозаулар югала башлады бит әле.  Сакчы Акбай бик  картайган ди.   

               Менә мин аны ферма янына бәйләп куйыйм әле. Дүрт

               аяклы караклар да куркыр, ике аяклылары да.

Аю бабай: Бик шәп булыр бу. Бүре малаеның усаллыгыннан файда да була

                 бит.

Бүре: Бармыйм авылга, бармыйм. Аю бабай, куянкайлар, зинһар гафу итегез.

              Китәсем килми минем урманнан. (елый)

Аю бабай: Менә җәйгә кадәр ферма кырыенда бозау саклап утыр әле. Әгәр

               төзәлсәң, кайтарырбыз сине урманга.

Урманчы: Әйдә, киттек хезмәткә. Ярый, сау булып торыгыз.

   ( Бүре малае белән Урманчы чыгалар.)

 

Наян: Бабай, ничек шәп булды, ә?

Аю бабай: Кызларым, мин бик арыдым. Әллә миңа йокларга рөхсәт бирерсез

             микән?

Шаян: Йокла, бабай, йокла. Рәхмәт яусын инде сиңа.

Наян: Әле ярый, Аю бабай, син бар.

Аю бабай: Әйе, ятыйм әле мин.

Шаян: Аю бабай, әллә сине Яңа ел бәйрәменә дә уятыйкмы?

Аю бабай: Юк-юк, кызым, уятма. Яз көне сөйләрсең әле бәйрәм турында.

Наян: Бабай, мин сиңа Кыш бабай биргән иң-иң тәмле кәнфитне

           калдырымын, яме.

Аю бабай: Ярар, кызларым. Хр-хр.

 

    Куян кызлары җырлыйлар.

Шаян- Наян:

Рәхмәт сиңа, Аю бабай,

Яклаучыбыз син

Усаллардан, ерткычлардан

Саклаучыбыз син.

 

Йокла, йокла, Аю бабай,

Йом күзең тизрәк.

Яз җиткәнче, җылытканчы

Йокларга кирәк.

 

Синең кебек без дә шулай

Гадел булырбыз.

Зур үскәч кечкенәләрне

Яклап торырбыз.

 

Шаян: Йокыга да китте.

Наян: Тсс, шаулама.

Шаян: Сез дә шауламагыз.

Пәрдә.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сказочное представление для младших классов"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Дефектоскопист

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 338 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.12.2016 998
    • DOCX 44.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мустафина Кадрия Хамитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мустафина Кадрия Хамитовна
    Мустафина Кадрия Хамитовна
    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2958
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой