Тема: Сүз ясагыч – чы; - че кушымчалары. Һөнәрләр.
Дәрес
тибы: ЛГКК
Максат:
1.
Сүз ясагыч – чы; - че кушымчаларының исем ( һөнәрләр )
темасы буенча белемнәрне , үтелгән лексиканы
ныгыту, системага
салу,бәйләнешле сөйләм һәм язма телен үстерү,аларны
куллана белү,татар теленә кызыксыну тәрбияләү.
2.
Дәрес этапларында яңа технологияләр кулланып, балаларның
белем дәрәҗәсен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
3.
Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим
булуын
билгеләп үтү.
Җиһазлау:
Дәреслек,компьютер, мультимедиа, хезмәт кораллары
ясалган рәсемнәр,
карточкалар, таблица, ребуслар.
Д ә р е с б а р ы ш ы:
I Оештыру моменты
Рапорт
тапшыру.
Балалар белән исәнләшү.
Һава торышысораулар бирү(Сораулар).
1.Урамда кояш бармы?
Көн кояшлымы,болытлымы?
Җил бармы?
Көн җылымы?
Көн салкынмы?
Урамда кар явамы?
II Актуальләштерү.
Балалар,Яңа теманы өйрәнүгә керешкәнче, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшереп, ребус чишеп алабыз.
3 слайд – ребус
• Укучылар нинди сүз килеп чыкты?
Исем
• Дөрес
. Нәрсә ул исем? (исем предметны
белдерә)
Исем нинди
сороуларга җавап бирә?
Мөстәкыйль эш. Парлап эш
әби бабай
әни апа
әби абый
сүзләрен тартым белән төрләндерү.
III. Яңа белемнәр үзләштерү.(Слай профиссияләр)
Балалар, тактага карагыз да
һәм әйтегез әлә, сез нәрсә күрәсез?
Рәсемнәрдә нинди һөнәр ияләрен күрәсез. Санап үтегез. (балалар әйтеп китәләр). - Балалар, ничек
уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында, кем турында сөйләшербез? (Кешеләр турында, һөнәрләр турында). - Дөрес! Һөнәрләр турында.
5 слайд
Җыр – җырчы
Кибет –кибетче
Балык-балыкчы
Тегү-тегүче
Бакча-бакчачы
Баян-баянчы
• Шушы сүзләргә карап нәрсә әйтә аласыз?
–чы, -че кушымчалары ярдәмендә яңа сүзләр ясалды.
• Дөрес
III Яңа төшенчәләр бирү.
1. Кагыйдә белән
таныштыру.
- Игътибар белән тыңлагыз, һәм
уйлап әйтегез татар телендә һөнәр атамалары
ничек ясала? (укытучы һөнәр ияләрен атап чыга: сатучы, укытучы, язучы, укучы, эшче, тегүче). (-чы –че аффикслары белән һөнәр исемнәре
ясала).
- Экранга карыйк әле, монда исем сүз төркемнәреннән ничек яңа сүз ясалышы күрсәтелгән. (7 нче слайд)
Исем
Балык + чы .Чаңгы + чы .Эш + че .
Бакча + чы . Оч+у + чы
яз+у + чы . Йөз+ү+ че.тегү + че
- Укучылар, уйлап карагыз әле, ничек әйтерсез? (ситуатив күнегүләр))
8 слайд
- Садовник посадил красивые
цветы;
- Учительница красиво пишет;
- Рыбак поймал большую рыбу;
- Портной красиво шьёт;
- Строитель строит дом.
Үзегезгә бәя бирегез
- Ә хәзер, балалар, игътибар белән экранга карыйк.( нче слайд) Ике баганада сүзләр язылган. Беренче баганада кем? дигән сорауга җавап бирә
торган сүзләр, ә икенче баганада – нишли? Уйлап карагыз әле, укытучы нишли? (Укытучы укыта).
9 слайд
- Ә
сатучы нишли? (Сатучы сата) һ.б. (төркемнәрдә
эшләү).
Кем? Нишли?
Укытучы
Сатучы
Тегүче
Эшче
Төзүче
Бакчачы
Табиб
Язучы
Укыта
Төзи
Дәвалый
Сата
Эшли
Яза
Су сибә
Тегә
Ял минуты.
Карточкалар белән эш. (слайд итеп
күрсәтергәдә мөмкин).
- Хәзер карточкалар белән эшлибез. Сезнең
партада карточкалар бар. Нокталар урынына сүзләр куеп җөмләләрне төгәлләп
укырга (вакыт бирелә; тикшергәндә тәрҗемәсе дә сорала. Мама кем работает? Папа
что делает? Сестра кем работает?)
1нче төркем.
- Исәнме, ...!
- Исәнме, ...!
- Әниеңнең исеме ничек?
- Аның исеме ... .
- Ул кем? Ул нишли?
- Ул – ... . Әнием матур күлмәкләр тегә.
- Ә әтиең кем? Ул нишли?
- Әтием – ... . Ул машина йөртә.
- Сау бул, ... !
- Сау бул, ... !
2нче төркем.
Исәнме, ...!
- Исәнме, ...!
- Әтиеңнең исеме ничек?
- Аның исеме ... .
- Ул кем, кайда эшли?
- Ул ... . Балык тота.
- Ә әниең кем? Ул нишли?
- Әнием ... . У тәмле ашлар пешерә.
- Сау бул, ... !
- Сау бул, ... !
3нче төркем.
Исәнме, ...!
- Исәнме, ...!
- Апаңның исеме ничек?
- Аның исеме ... .
- Ул кем булып эшли?
- Ул – кибетче. Апам ашамлыклар сата.
- Ә абыең кем? Ул нишли?
- Абыем – укытучы. Ул балалар укыта.
- Сау бул, ... !
- Сау бул, ... !
Рәсем буенча сорауларга җавап бирергә
- Һәр кешенең һөнәре бар. Экранга карыйк һәм әйтик кемнең һөнәре нинди? Өстәмә сорауларда
бирергә мөмкин.
)
(Өстәмә сораулар: Укытучы кайда эшли? Укытучы кибеттә эшлиме? Бакчачы кайда эшли? Бакчачы кибеттә эшлиме?)
IV Ныгыту.
- Димәк һәр һөнәр иясенең үз эш урыны,
махсус эш коралы да була
. -
Балалар, без бүген дәрестә бик күп һөнәрләр турында сөйләштек. Ә ничек
уйлыйсыз: һөнәрләрнең кайсы әһәмиятлерәк, әйбәтрәк? (балалар җаваплары).
- Димәк, укучылар, бөтен эш тә әһәмиятле, барысы да яхшы.
V Йомгаклау.
.Сүзләргә –чы,чы, кушымчалары
ялгап языгыз:
уку..., эш...укыту...,җыр...,балык...,кибет...,тегү...,язу...,җитәк...,гармун....
VI Өй эше.
- “Гаиләдә кемнәр бар?
Исемнәре ничек һәм
кайда эшлиләр? ” дигән
сорауларга җаваплар уйлап килегез.(сораулар 14 нче
слайдта)
Сораулар.
Гаиләдә кемнәр
бар?
Исемнәре ничек?
Кайда эшлиләр?
Кайда укыйлар?
Дәрестә бик яхшы эшләдегез, җавапларны
әйбәт бирдегез (билгеләр кую).
Дәрес
бетте, сау булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.