Проект эше
Тема: “Табышмаклар”
(Презентация).
Башкаручы:
туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Сибгатуллина Рәфидә Дамир кызы
2022ел
Проект
темасын сайлаганда рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының дәрес
үзләштерүләренә, андагы мохит тә игътибарга алынды.
3.1. Проектның төп максаты:
Рус
мәктәбендә укучы татар балаларына табышмакларны өйрәтү алымнарын ачыклау.
Сөйләмдә
актив кулланырга, мантыйкый фикерләргә, бәйләнешле сөйләм төзергә өйрәтү.
Татар
халык табышмакларына кызыксыну уяту.
3.2. Фаразлау (гипотеза):
-укытуны
югарырак дәрәҗәгә күтәрү;
-нәзари
(теоретик) белемнәрен гамәлдә куллану;
-сәләтләре
төрле булуга карамастан, һәрбер укучының катнашуына ирешү.
3.3. Проектның бурычлары:
-татар халык
табышмаклары белән танышу;
- табышмакларны
рус теле белән чагыштырып өйрәнү;
-яңа
сүзләрне лексикага кертү;
-анализлау.
3.4. Көтелгән нәтиҗә:
Укучыларның
татар халык табышмакларын яхшы үзләштерүенә ирешү һәм тупланган белемнәрен
ныгыту.
3.5. Проектның тикшерү объекты:
Балалар
белем ала торган татар төркемнәре өчен дәреслекләр, аларда татар халык
табышмакларының бирелеше.
3.6. Проектның фәнни яктан әһәмияте:
Татар
халык авыз иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнүче, эзләнүче фәнни хезмәткәрләр, рус
мәктәбендәге татар төркемнәрендә укытучы мөгаллимнәр өчен әһәмиятле.
3.7. Проектның практик әһәмияте:
Аның
әһәмияте рус мәктәпләрендәге татар балалары белән эшләүче татар теле һәм
әдәбияты укытучыларына кулланма өчен материал була алуында.
4. Фәне һәм сыйныфы:
3нче сыйныф.
4.1. Тема: “ Рус мәктәбендә
укучы татар балаларына
татар халык табышмакларын өйрәтү ”
4.2. Дәрес тибы:
Яңа
материалны өйрәнү.
4.3. Максат:
4.3.1. Белем бирү максаты:
а) табышмаклар
белән танышу;
ә) табышмакларны
рус теле белән чагыштырып өйрәнү;
б)яңа
сүзләрне лексикага кертү;
4.3.2. Үстерү максаты
а)
табышмаклар куллану күнекмәләрен үстерү;
ә) халык
авыз иҗаты буенча балаларның белемнәрен үстерү һәм ныгыту.
б)
Халкыбыз табышмаклары мәгънәләрен аңлый һәм аңлата белүләрен ачыклау.
4.3.3. Тәрбияви максат
а) татар
халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.
б)
Татар халык иҗаты аша өлкәннәргә хөрмәт, эш сөючәнлек, тапкырлык, бер-береңә
игътибарлылык, белемгә омтылыш тәрбияләү.
4.4. Җиһазлау:
Компьютер, проектор, мәгърифәтчеләрнең портретлары, ак кәгазь
битләре, магнитофон, проект эшләре, мультимедия презентацияләре, китап
күргәзмәсе, 4.5. Методлар:
Әңгәмә, аңлату, биремнәрне аерым-аерым үтәү, сорау-җавап һ.б.
4.6. Оештыру мизгеле:
Исәнләшү, дәрескә кирәкле әсбапларны барлау, укучыларның
фикерләрен дәрескә юнәлдерү (оештыру мизгеленең төп максаты булып, укучыларда
яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру тора).
4.7. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.
4.8. Актуальләштерү.
Укучыларның сөйләмендә мәкальләрне актив кулландырырга ирешергә
тырышу, әдәби телдә матур, итагатьле аһәңле сөйләмгә өйрәтергә омтылу.
4.9. Өй эшләрен тикшерү.
Яшелчәләр турында язып килгән табышмакларны уку.
5. Уку мәсьәләсен кую (яңа дәрес): “Татар
халык табышмакларын өйрәнү"
Халык авыз иҗаты -
халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен
өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә,
тел байлыгын һәм белемен үстерә.
Телебез,
мәдәниятебез гореф-гадәтләребез саклансын өчен, безгә туган ягыбызның тарихи
үткәнен, бүгенгесен белү кирәк. Тарих,
фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты
–болар барысыда Шиһабетдин Мәрҗанинен гыйльми эшчәнлеге күптармаклы булуы
турында сөйли. Анын утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.Халык
иҗаты да анын эшчәнлегендә арым урын алып тора.
. 5.1. Зиһенем үссен дисәң, сиңа
табышмак ярдәм итәр. Кем генә табышмаклар яратмый икән? Ә нәрсә соң ул
табышмак? Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял үткенлеген сынашып күңел
ачулар була. Табышмак әйтешәләр. Табышмаклар бик күп төрле булалар. Алар
табигать күренешләренә, аерым әйберләргә карата чыгарылалар.
Табышмак — күмәк эчендә берең
әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган
фольклор.
Табышмак ул - предмет яки күренешне
читләтеп, сүрәтләүгә корылган һәм тыңлаучылардан шуның нәрсә булуын эзләзргә
исәп тоткан башваткыч.”табышмак” сүзе әлбәттә,”тап” табу тамырыннан
ясалган.Әлеге җанрның янә”йом”-йому (әйбернең исемен-яшерү)сүзенә
бәйләнешле”йомак”дигән атамасы да бар. Табышмак – табигать
дөньясындагы,халыкның тормыш-көнкүрешендәге барлык җанлы-җансыз әйберләрне һәм
күренешләрне, исемен атамыйча, читләтеп сурәтләүгә корылган, я булмаса шаян
сорау,хәйләкәр мәсьәлә рәвешендә төзелгән, күп вакытта шигъри формага салынган
предметны эзләп табарга тиешләр.
Табышмаклар - фольклор әсәрләренең
вак төрләреннән берсе. Табышмакның әкият төсен алып киткән һәм берничә биткә
сузылган озыннары да була. Алары бик сирәк очрый. Мәзәк төсендә әйтелгәннәре дә
булгалый. Бигрәк тә аның асылын, чын табигатен яхшырак аңлау яки ул хакта аз
булса да бер фикер йөртү өчен, аның ерак үткән заманнарына әйләнеп кайтып
карамыйча булмый. Ул башта ни өчен һәм ничек килеп чыккан соң? Табышмак
исеменнән күренгәнчә, табу, ягъни ул бүленеп табыла торган әйбер. Ул татар
халкында бик нык таралган.
Табышмак ике кисәктән тора: берсе-табышмагы әйтелү,
икенчесе-чишелеше, җавабы. Табышмагын берәү әйтсә, җавабын икенче берәү табып
бирә. Һәр табышмак шулай табыла. Берсеннән башка икенчесе булмый. Чиләгенә күрә
капкачы, яки алар ачкыч белән йозак шикелле. Табышмак аның йозагы, эченә мәгънә
бикләнгән. Табучы аңа үз акылы, үз зирәклеге белән ачкыч табып ачып керергә
тиеш. Табышмак чишелгәннән соң, кызыксыз, гади, җиңел әйбер кебек кенә булып
калачак. Күрәсең, аның кызыгы шушы мәгънәсен ачу процессының үзендә. Күп кенә
табышмаклар телдән төшә баралар. Яңалары туа тора. Табышмакларны хәзер иң яратып
әйтүчеләр кемнәр дисәгез, әлбәттә, балалар дияргә туры килә. Бигрәк тә
яшүсмерләр арасында.Табышмак кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте
дип атау барлык халык фольклорында бик киң таралган.
Җыйнап кына
әйткәндә, сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган
дәлил яки шигъри бер мисал урынына әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми
бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте табышмак дип
әйтелә.Табышмаклар хәзер дә актуал. Шуңа күрә дә халкыбыз Нәүрүз һәм Нардуган
бәйрәмнәрендә ,викторина, КВН уеннарында актив куллана.
Ә бүгенге дәрестә
сез үзегезнең табышмаклар турында белемнәрегезне күрсәтерсез һәм дәрес ахырында
без иң күп табышмак әйтүчене, сезнең табышмакларның мәгънәләрен ничек аңлата
белүегезне ачыкларбыз.
5. Табышмакларның
эчтәлекләре ягыннан, нинди темаларны яктырта?
v
Аң- белем,тел , әдәбият, уку, хат –
хәбәрләшү.
v
Табигать күренешләре, ел фасыллары.
v
Үсемлекләр, куаклар, агачлар.
v
Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт
хайваннары.
v
Яшелчә, җиләк –җимеш.
v
Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек –кош.
v
Йорт, каралты – кура, өй җиһазлары, эш
кораллары, савыт – саба, ашау- эчү ризыклар, кием – салым, транспорт чаралары.
v
Кеше, аның әгъзалары.
v
Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар.
v
Арифметик табышмаклар.
Укытучы табышмаклар әйтә,
балалар аның кайсы темага каравын әйтәләр һәм җавапларын табалар.(Дөрес
җавапларга тәңкәләр бирелә.)
Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)
Иртән чыга, Кичен югала,
Аның урынына
Энесе кала.
(Кояш, ай)
Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.
(Агач)
Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
(Тукран)
Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.
(Карбыз)
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
(Куян)
Кечкенә генә эт,
Өрми дә, җибәрми дә.
(Йозак)
"Ач!" − дисәң, ачыла,
"Яп!" − дисәң, ябыла.
(Авыз, иреннәр)
Һәркемдә бар. Ул нәрсә?
(Исем)
Ике сигез − уналты,
Тагы сигез, тагы алты.
(Утыз)
5.4. «Әйтеп бетер» уены.(Укучылар
түгәрәкләнеп басалар, бер укучы уртада, кулында туп. Ул бер табышмак әйтә һәм
тупны бер балага ыргыта, ә тупны алган бала табышмакның җавабын әйтеп бирергә тиеш.
Дөрес әйтсә, тәңкә ала.аннары үзе, бүтән табышмак әйтеп, тупны икенче укучыга
ыргыта.)
- Тун түгел,...
- Кат-кат
тунлы,...
“Алма!”-дисәң дә алалар.....
5.5. Табышмакларны тәрҗемә ит.(Тактага
табышмаклар язылган карточкалар беркетелгән. Кем беренче булып табышмакны
тәрҗемә итә тәңкә ала.)
- Зимой и летом одним цветом.
- Не лает,не кусает,а в дом не
пускает.
-Зимой белый,летом серый.
-Без окон,без дверей –полна горница
людей.
- Сто одежек,все без застежек.
-Кто его раздевает,тот слез не
проливает.
-Сидит девица в темной темнице,а
коса на улице.
5.6.Яшелчә,җиләк-җимеш темасына кем табышмак
белә?(Укучылар чиратлап табышмаклар әйтәләр һәм мәгънәләрен аңлаталар. Һәр табышмак
тәңкә белән бүләкләнә.)
6. Йомгаклау.
6.1. Иң күп тәңкә җыйган укучы –табышмакларны
иң күп белүче ачыклана.
6.2.Табышмакларның мәгънәләрен дөрес
һәм тулы аңлатучы укучылар билгеләнә.
7.Нәтиҗә ясау.
7.1. Татар халык табышмаклары безне
нәрсәгә өйрәтә? дигән сорауга нәтиҗә ясау.
7.2. Дәрескә йомгак ясау.
Аеруча актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән укучыларга билгеләр
кую һәм игълан итү.
7.3. Өй эше.
а) кыргый
хайваннар, җәнлекләр турында 6 табышмак өйрәнеп килергә;
7.4. Дәресне тәмамлау, укучылар белән саубуллашу.
8. Проектны бәяләү
Татар халык авыз иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнүче, эзләнүче фәнни
хезмәткәрләр, рус мәктәбендәге татар төркемнәрендә укытучы мөгаллимнәр өчен
әһәмиятле.
Аның әһәмияте һәм яңалыгы рус мәктәпләрендәге татар балалары белән
эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кулланма өчен материал була
алуында
Халык авыз иҗатын өйрәнүне яктырткан проект булу сәбәпле, ул,
гомумән, яңалык булып тора. Рус мәктәбендәге татар төркемнәрендә укытучы
мөгаллимнәр бу проектны уңышлы санарлар дип уйлыйм.
Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере
эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп калырга,
сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында
киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш. Шиһабетдин Мәрҗани нәкъ шундыйларның берсе иде.
9. Кулланылган
әдәбият.
1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Рус телендә
урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк
программалар”, 1 – 11 сыйныфлар, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2011ел.
2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Дәрес
эшкәртмәсе үрнәкләре” (татар теле һәм әдәбият, 1 кисәк), “Школа” нәшрияты,
Казан, 2005ел.
3. Н. Исәнбәт «Балалар
фольклоры» Тат. кит. нәшр. Казан – 1984ел;
4. Н. Исәнбәт «Татар халык табышмаклары», «Идел –йорт нәшр., Яр Чаллы – 2003ел.
5.Шиһабетдин Мәрҗани / төз. Р.Мәрданов, Р.Миңнуллин, С.Рәхимов. – Әлмәт:
Рухият, 1998. – 175 б.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.