Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок по татарскому языку "Тәмле тел" (культура речи)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Урок по татарскому языку "Тәмле тел" (культура речи)

библиотека
материалов

Теле татлының – сүзе татлы.


Максат: бер һәм күп мәгънәле сүзләрне кабатлау; иркәләп эндәшү сүзләре белән танышу; аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү; сөйләм телен үстерү; телгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, сүзләр язылган карточкалар, мәкальләр язылган плакатлар, магнитофон, диск, “Сәйләннәр”. Хикәяләр. Уфа: “Китап” нәшрияте, 1998. – 420 бит.

Дәрес төре: сөйләм үстерү дәресе.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

  • Исәнмесез, минем акыллыларым, матуркайларым!

Хәлләрегез ничек?

  • Кояшлы иртә кебек!

Туган телне, ана телен өйрәнергә дип килдек!

- Бик яхшы.

2. Ә мин сезгә әкият сөйлим әле. Сез тыңлагыз һәм бу әкиятнең төп фикере нәрсәдә икән, уйлап карагыз.


ТӘМЛЕ СҮЗЛӘР.

ФакиһәТугызбаева.


Бердәнбер көнне куян үзенең өе янына кибет ачып җибәрде. Кибетнең исеме шәп: «Кишер». Үзеннән артып калган яшелчәне сатмакчы Куян.

Уйлаган эш — беткән эш. Исәп-хисап эшләргә калькуля­тор да сатып алды кибетче. Ап-ак алъяпкычын буып эшкә дә тотынды.

Көйле генә башланды сату. Теләсә нинди җәнлек үзенә ошаган кишерне сайлап алды. Эшләре болай барса, Куян үзенә тун алып җибәрер, яңа өй салыр, Алла боерса.

Төлке дә килде кибетне карарга. Шаяра-көлә кишер сат­кан Куянны күреп бик эче пошты: «Баеп китсә, бу мәхлук бөтен урманга хуҗа булып калмагае».

Бердәнбер көнне Төлке дә кибет ачып җибәрде. Кибетнең ишек башына язып куелган сүзләрне укып, бөтен җәнлек хәйран калды: «Тәмле сүзләр сатам». Тиз арада озын чират җыелып китте, һәр җәнлекнең тәмле сүзләрне ашап карыйсы килә иде. Кибеттә сатылгач, ашый торган берәр нәрсәдер бу тәмле сүзләр, дип уйлады алар.

Озын чират алдына чыгып, Төлке болай диде:

Мин саткан сүзләр — дөньядагы иң-иң тәмле сүзләр. Алар бөтен үлән-фәләннән дә, тамыр-мазардан да, чикләвек-митләвектән дә, тубырчык-мубырчыктан да татлырак. Аларны сатып алган җәнлек тә, кош та бик озын гомерле булачак.

Җәнлекләр этешә-төртешә башлады. Иң тәмле сүзне һәркемнең алданрак эләктереп каласы килде.

Төлкенең искәртү сүзеннән чираттагылар тагы гаҗәпкә калды:

Шунысын әйтергә онытканмын, мин тәмле сүзләрне ки­шергә генә сатам. Акча-фәлән кирәкми. Татлы сүзләрне ал­тынга да алмаштырасым юк! Ишетсен колагыгыз!

Жәнлекләр, кемузардан йөгереп килеп, Куянның кишерен алып бетте. Сатучының үзенә дип яшереп куйганы да калмады хәтта.

Төлкенең тәмле сүзләре күп булып чыкты:

Аюга «Саумысыз «Сау булыгыз» дигән язу эләкте. Коралай «Хәерле иртә. Хәерле көн. Хәерле кич.» дигән язуны ал­ды. Кабан үзенә тәтегән сүзләрне кычкырып укырга тотынды.

«Матуркаем, акыллыкаем, дускаем, сөйкемле сөяккәем».

Бүренең тешләрен ыржайтып тәмле сүзләрне кабатлап утыруы үзе бер тамаша иде:

«Зинһар өчен, рәхим итегез, рәхмәт, сау-сәламәт булы­гыз!» Ха-ха-ха, зинһар өчен, дип кемгә әйтергә тиешмен соң әле мин?! Гомердә булмаганны. «Минем авызыма, куян, зинһар өчен, рәхим ит!» — дип кенә әйтмәсәм.

Бүре тәмле сүзләрне әллә ничәмә мәртәбә кабатлап кара­ды, үзе яраткан ит-фәлән тәме чыкмады бер генә дә.

Алдакчы! Явыз Төлке! — дип, ярсыган Бүре тәмле сүзләр язылган кәгазьне чәйнәп ыргытты.

Аю да яр салды:

Болардан бал тәме килми.

Горур Коралай да тоякларын тибеп чәбәләнде:

Угры Төлке! Чәчкәгә бернәрсә дә җитми инде. Сүзләр тәмле була диме?!

Кабан ачуыннан борыны белән җир чокый башлады.

Минем ямьсезлегемнән көлеп әйткән бит бу сүзләрне хәйлә капчыгы. «Матуркаем, акыллыкаем, сөйкемле сөяк­кәем», имеш. Ух, мин бу Төлкенең кирәген бирим әле!

Гарьлектән янган җәнлекләр Төлкенең кибетенә ташланды күмәкләшеп. Тотарсың койрыгын хәйләкәрнең, тегеләрдән ал­ган кишерне үзе генә белгән җиргә яшереп куйган инде ул. Үзе дә урман төпкеленә сыпырткан иде. Тирә-якта Төлкенең эзе дә юк иде инде. Әлеге-баягы Куян гына кибетендә кишер саткан акчасын санап утыра.

Болай булмый, — диде Бүре җәнлекләргә. — Тәмле сүзләрне Куянга бирик тә акчаны кире алыйк.

Көче җиткәнгә көчектәй, дигәндәй, барысы бергә ябыры­лып, һәркем Куяннан үз акчасын тизрәк тартып алды. Тәмле сүзләр язылган кәгазьләр Куянның кибетендә өелеп торып калды. Үксеп елады Куян. Куй инде, куй, интегеп үстергән яшелчәсеннән колак какты, бер тиен акчасыз да калды. «Их, бу Төлкене!»

Күңеле бушаганчы елаган Куян аптыраудан тәмле сүзләрне кабатлый башлады. Кабатлый-кабатлый ятлап та бетте. Кирәге тияр әле берәр. Төлке, хәйлә капчыгы, юкка гы­на сатмагандыр әле ул сүзләрне.

Иртәгәсен ач Куян үзенә азык эзләп урман буйлап йөрергә чыгып китте. Тәү күргәне Бүре булды. Явыз, тешләрен шакырдатып, аңа ташланмакчы.

Кичә безнең акчаны алып калмакчы идең, ахмак, тиле бәрән орлыгы ашаган аңгыра. Кирәгеңне бирәм хәзер.

Куян куркышыннан ятлап алган тәмле сүзләрне ашыгып-ашыгып тезә башлады:

Хәерле иртә, Бүре агай! Исәнлекме-саулыкмы?

  • Кара, кара, минем саулыкны сорашып торган була, хәчтрүш!

  • Бик матур күренәсез, күз тимәсен!

Бүренең күзләре ут янды: «Кара син аны, минем белән ку­рыкмыйча сөйләшә». Ерткычның куңеле йомшарып китте:

Бар, бар, юлыңда бул! Сине ашап тамак туямы?
Бүредән котылган Куян иркен суларга да өлгермәде, алды­на Кабан килеп чыкты.

Сәлам, Кабан агай! Ни хәлләрегез бар?

Куянның үзе белән батыр итеп сөйләшкәнен күргән Кабан аптырап китте хәтта.

Кайчан шулай тел чарларга өйрәндең әле син?

  • Әй, Кабан агай! Синең матурлыкны күреп күңелем күтәрелде, телем шуңа чишелде.

  • Юхаланма!

Юхаланмыйм, сез, чынлап та, урманда иң көчле җәнлек. Җәнлекләрнең матурлыгы көчендә бит ул.

  • Ярар, ярар, артык мактама әле.

  • Кабан агай, зинһар өчен, рәхим итеп кенә миңа юл би-регезче!

Үзенең матурлыгына ышанган дуңгыз Куянга башкача ко­мачаулап тормады.

Сау булып торыгыз, Кабан агай! Дөньягыз имин-сау, балаларыгыз сәламәт булсын! Озын гомер телим сезгә!

Аюдан да, Коралайдан да, хәтта хәйләкәр Төлкедән дә исән-сау котылды Куян. Азык төяп өенә кайтты. Ризыкка та­шланган балаларын туктатып, аларга тиз генә тәмле сүзләр өйрәтә башлады.

Тәмле сүзләр йөрәккә көч-дәрт өсти, бөтен дошманнар­ны кырып салырга ярдәм итә, бәләкәчләрем, — диде ул. — Тәмле сүзләргә ия булган бөтен бәладән дә котылыр.


3. Теманы ныгыту.

- Ягез, кем әйтә, әкият безне нәрсәгә өйрәтә?

- Кешеләр белән матур итеп аралашырга, ягымлы сүзләр кулланырга.

- Мин дә менә Төлке кебек “Тәмле сүзләр” кибетен ачып җибәрдем. Ләкин бу сүзләрне кишергә дә, акчага да сатмыйм, ә сез белгән ягымлы, матур сүзләргә алыштырам. Ягез, кемгә тәмле сүзләр кирәк?

Укытучы балаларга сүзләр язылган карточкалар бирә. (Бәхетем, куанычым, сөеклем, газизем, кадерлем, акыллым, иркәм, йолдызым, алтыным, нурлыкаем, җаным, былбылым, бердәнберем, күз нурым, аппагым, бәгърем, матурым, сандугачым, дустым, үскәнем, гөлкәем.)

  • Иң күп матур сүзләр кемдә икән? Әйдәгез, хәзер бу сүзләрне язып алабыз. (Укучылар такта янына чыгып сүзләрне укыйлар һәм берничә җөмлә уйлап әйтәләр.)

  • Әйтегез әле балалар, үзегезгә эндәшкән иркә, тәмле сүзләрне беренче мәртәбә сез кайчан ишеттегез? Ничә яшьтә?

  • Юк, белмисез икән. Алайса мин сезгә серне ачам: сез беренче иркә, тәмле сүзне әниегездән тугач та, бишектә чакта ук ишеткәнсез. Эшләре бик күп булса да, бик арыган булсалар да әниләрегез сезне тәмле сүзләр белән юатканнар, җырлап йоклатканнар.

Элмира Шәрифуллина шигырендә әни кеше менә нинди сүзләр белән дәшә: Син минем нәнием,

Табигать җимеше,

Син минем җирдәге

Йөрәгем тибеше.

Яңгырның шифасы,

Җылысы син, балам,

Җиремә гомерлек

Җыр булып кил, балам.

Габдулла Тукай шигырендә әни баласына болай дип дәшә:

Гыйззәтлем син, кадерем син,

Минем йөрәк бәгырем син,

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син.

  • Сез үзегез әти-әниләрегезгә, апа-абыйларыгызга һәм апайларыгызга нинди матур сүзләр белән эндәшәсез?

  • Алар сезгә ничек итеп дәшәләр?

  • Матур сүзләр, тәмле тел турында сез нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

  • Сезгә тагын бер өзек укып алыйм әле. Тупас сөйләшкән кешеләр дә бар бит.
    «— Аңгыра! Мәхлук! Нәрсә карап каттың? Кил мон­да!

  • Килеп нишлим соң мин анда?

  • Муенчагын кидер дә өстерәп чыгар! Аңгыра!»

  • Мондый сүзне әйтү җиңелме? Әйе, бик читен. Мондый эндәшү сүзләрен әйткән олы ке­ше—яхшы кешеме?

Ә шулай да, укучылар, алай эндәшкән ке­шене дә аңларга тырышып карыйк. Кеше мон­дый сүзләрне тәрбиясез, әдәпсез булганга күрә әйтә, билгеле. Әмма андый сүзләр олы кеше авызыннан бик нык гасабиланган, авыр вакыты­нда чыга. Бәхетле кешеләр күбрәк елмаючан бу­лалар.

4. Физкультминут. Җыр “Зилем”.

5. Ныгыту.

-Бүген өйрәнгән сүзләр арасыннан күпмәгънәле һәм бер мәгънәле сүзләрне табыгыз.

-Әйдәгез, тагын берәр күнегү эшләп алабыз.

-179 нчы күнегү (телдән).

-181 нче күнегү (телдән).

- Хәтер диктанты.

Әйт кенә тәмле сүз-

Иркәләр күпме күз!

Әйт кенә яхшы сүз-

Һәркемдә көләч йөз!

6. Дәресне йомгаклау, нәтиҗә чыгару.

Бер һәм күпмәгънәле сүзләр нинди булалар?

Өстәмә мәгънәләрнең әһәмияте нидә?

Кешеләр белән ничек сүйләшергә кирәк?

Әңгәмәдән соң ике төрле нәтиҗә ясыйбыз:

  • Кешеләргә тәмле, матур сүзләр белән эн­дәшергә кирәк.

  • Әгәр кешеләрдән тупас, авыр сүз ишетсәң, күңелне төшерергә, куркырга кирәкми, чөнки ке­шеләр андый сүзләрне авыр чакларында әйтүчән булалар.

Инде төп нәтиҗәне чыгару өчен сорау:

  • Ә кем ул әдәпле итеп сөйләшүче кеше?

  • Әдәпле, тәрбияле, акыллы кеше авыр чак­та да, ачуланганда да үзен тотып кала белә. Кешеләр белән матур, тыныч итеп сөйләшә.

Өйдә үзеңне күзәтеп килергә кушыла:

  • Сез һәрвакыт әти-әниләрегезгә, әби-бабаларыгызга, дусларыгызга, танышларыгызга, үзе­гездән кечкенәләргә матур сүзләр белән эндәшә­сез микән?

  • Нинди иркәләп эндәшү сүзләрен беләсез? Әти-әниләрегездән сорагыз.

  • Әдәби әсәрләрдән һәм җырлардан иркәләү сүзләре кергән 5-6 җөмлә язып килегез.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 12.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров81
Номер материала ДБ-190750
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх