Хәерле көн хөрмәтле кунак! Мин сезне үземнең сайтымда сәламлим. Әгәрдә сезгә ярдәмем тисә, мин бик шат.
Дөресен генә әйткәдә, бу сайт, элек ясалган сайтым ачылмаганга күрә, бик ашыгыч рәвештә ясалды.
Мин, Аминова Резедә Гиматдин кызы ,Балык-Бистәсе районы Олы Елга авылында дөньяга килгәнмен. Балалар әти-әнисеннән үрнәк ала диләр, һәм туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым мине Авыл хуҗалыгы институтына китерде.
Тәүге хезмәт юлымны 1982 елда Лаешта башлап җибәрдем.
Вакытлар узды, илебез каршында балаларга татар теле укыту мохтаҗлыгы килеп басты, һәм мин чын патриот буларак, 2 нче Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта башладым, балаларда туган телебезгә мәхәббәт хисләрен тәрбияләргә тырыштым. Махсус белем дә алдым. Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкардым. 10 ел Лаеш саләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә эшләдем. Бу мәктәпкә килгәч, башта югалып калдым, шулкадәр авыру балаларны, берьюлы, күргәнем юк иде әле! Гадәти булмаган укучыларны, массакүләм мәктәбеннән соң, күрү авыррак иде. Һәм мин шуны аңладым, аларга минем кызгануым түгел, ә кешелеклелек, кул җылысы, аларны аңлый торган йөрәк кирәк.Тиз арада Брайль системасын үзләштерергә туры килде.
Укытучының иң зур җиңүе һәм горурлыгы-укучылар. Балалар белән төрле профессиональ конкурсларда катнашам. Укучылар белән әдәби кичәләр үткәрәм. Укучыларда гражданлык җаваплылыгын, хокукый үзаң, рухи һәм культура, инициативлык, толирантлык хисләрен формалаштырырга тырышам. Җәмгыятьтә уңышлы социализация, хезмәт базарында актив адаптациягә булышырга телим.
Хезмәттәшләрем белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам.
Быел мин яңадан 2нче мәктәптә!!! Мин бик шат!!!