Моё творчество

Туган җирем.

Туган җирем яшим синдә,

Ирекле бер кош булып.

Гүзәл киңлегеңдә очам,

Гүя бер бөркет булып.

Табигатең бик тә матур

Сокланам, карап торып.

Халкың гүзәл, мәрхәмәтле,

Хезмәт сөя һәм тырыш.

Туган илем Җир шарының

Иң матур почмагында.

Рәхәт яшим, иркен сулыйм

Үз илем кочагында.

Туган телем.

Туган телем минем – татар теле.

Туган илем минем – татар иле.

Әткәй, әнкәй – аралаша туган телдә.

Минем дә бит сөйгән телем – татар теле.

Сабый чакта, әни мине йоклатканда,

Матур итеп җырлый иде бишек җырын.

Тын да алмый, тыңлый-тыңлый, йоклап китәм.

Әнкәемнең гаять моңлы татар көен.

Ә хәзер мин үз телемдә рәхәтләнеп,

Аралашам әти-әни, дуслар белән.

Үз телемә, үз илемә һәм гаиләмә

Мәхәббәтем чиксез минем, шуны беләм.

Күл буенда.

Күл буеннан узып барам

Җәйге матур бер көндә,

Як – ягыма карыйм үзем

Күренми шул беркемдә.

Күл буенда таллар үсә,

Үсә зифа камышлар,

Чупыр – чупыр сикереп уйный

Су өстендә балыклар.

Яр буена утырдым мин,

Күзәтәм читтән генә.

Кармак белән чиләк тотып

Килде балыкчы күлгә.

Кармак салды, җим ташлады.

Балыкларга ашарга,

Күренеп тора, теләге зур

Күпләп балык тотарга.

Күпмедер шулай утыргач,

Кармак селкенеп куйды.

Балыкчы да сикереп торды,

Ул тынычлыгын җуйды.

Өстерәп алды кармакны,

Эләкте микән балык?

Куанычы эченә сыймый,

Эләккән - чуртан балык.

Җәй буе шулай һәр көнне

Балык тота балыкчы.

Шатлыгы зур, тота алса,

Хәтта нәни балыкны.

Балыкчыга уңыш теләп,

Кайтыр юлга кузгалдым.

Әти кармак алып бирсә,

Күлгә килеп, рәхәтләнеп,

Мин дә балык тотармын.

Көз килде.

Туган җиргә янә көз атлады,

Зәңгәр күкне болыт каплады.

Сары, кызыл, алсу төсләр белән

Урман һәм болыннар капланды.

Салкын җилләр исеп ала кинәт,

Шыбыр-шыбыр яңгыр сибәли.

Болыт арасыннан кояш чыгып

Саран нурлар белән иркәли.

Ишетелми инде шат кошларның

Канат кагып чут-чут сайравы .

Сизелә инде барлык җәнлекләрнең

Әкрен генә кышка атлавы.

Басу –кырлар инде бушап калды,

Ашлык белән тулды амбарлар.

Табыннарда икмәк мул булсын дип,

Игенчеләр күп көч куйганнар.

Кешеләр дә үз бакчаларыннан

Җыеп алды көзге уңышны.

Рәхмәт укый алар җир-анага

Биргән өчен матур тормышны.

Ә балалар бераз моңсуланып,

Керештеләр авыр хезмәткә.

Тырышып укып, кеше булыр өчен

Көн дә йөри алар мәктәпкә.

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.