«Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…»
Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Мин кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым. “Кем булырга?” дигән темага инша язганда да, “Киләчәктә мин укытучы булам,” - дип яза идем. Шушы уйлар мине Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының туган тел факультетына илтте.
Бүгенге көндә мин Яшел Үзәннең 7 нче гомуми урта белем мәктәбендә татар туган тел дәресләрен укытам. Укучыларымны бик яратам. Балалар да мине хөрмәт итәләр. Укыту дәверендә укучыларга татар теле буенча эзлекле белемнәр бирүне игътибар үзәгенә куям. Программа материалын укытуда, өстәмә материаллар әзерләүдә, дәрес структурасын билгеләүдә һәрвакыт иҗади эшләргә, яңа алым, формалар табуда әһәмият бирергә тырышам. Соңгы елларда килеп кергән “Сәлам” УМКсы укучыларның кызыксынуын арттыруга төп терәк булып тора.
Рус төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә дәресләрдә ситуация тудырып укучыларны диологик һәм монологик сөйләмгә алып керү көтелгән нәтиҗәләрне бирә. Бу отышлы алым укучыларны тормыш- көнкүрештә әңгәмәгә кереп китә алырлык дәрәҗәгә җиткерә.