Бүген дә таныш сукмаклардан мәктәбемә таба атлыйм. Язгы җылы иртә. Әле дәресләр башланырга иртәрәк булганга ашыкмый гына, үз уйларыма бирелеп барам. Ара-тирә укучылар узып китә. Барысы да мөлаем елмаеп, матур итеп исәнләшеп узалар. Шуграк малайлар бер-берсе белән шаярышып-уйнап атлыйлар. Хәтта бер генә дәрес укытмасаң да, ни өчендер алар да күңелгә якын, кадерле. Ничә еллар буе бер сукмактан атлап, бер мәктәп һавасын сулап якынаеп бетәсең шул. Чын укытучы мәктәптә укучы һәрбер укучыны үз баласыдай якын күрәдер инде ул.
Ерактан мәктәбем күренде. И мәктәп! Никадәр якын бит син миңа! Әле укырга кергәнче үк әниемә ияреп бирегә килә идем. Беренче сыйныфка укырга кергән көнемне ничек зарыгып көтеп алуымны үзем генә беләм. Ә мәктәптә укыган еллар тормышымның иң матур мизгелләренең берсе булган икән. Еллар үтсә дә сыйныфташларымны, мәктәп елларын бик сагынам. Һәр мизгеле бүгенгедәй күз алдымда тора.
Балаларга, мәктәпкә булган мәхәббәтем мине бирегә эшкә дә китерде. Менә 17 ел үзем балалар укытам. Инде ничә еллар көн саен яраткан эшемә ашкынып барам. Һәр көн иртән беренче дәрескә кергәч укучыларымның күзләренә карыйм. Һәрберсенең күз карашыннан ук күңелендә ниләр барлыгын аңларга тырышам. Үземнекеләр! Мин аларга яратып шулай эндәшәм. Ничәсендә ничә төрлек холык булса да һәрберсенең үзенә генә хас күркәм сыйфаты бар. Әнә шул сыйфатны ача белү укытучының төп бурычларының берседер инде ул.
Әлбәттә, хәзерге укучылар моннан дистә ел элек укыганнардан нык аерыла. Заман үзгәрешләре, яңа технологияләр укытучыдан да дөньядан артта калмауны таләп итә. Бишектән үк компьютерны белеп үскән балалар белән үз телләрендә аралашсаң гына алар күңеленә юл сала аласың. Шул ук вакытта укытучы үз дәрәҗәсен белергә, укучыларында үзенә карата хөрмәт тә уятырга тиеш. Менә шул бер-берсенә капма-каршы ике гамәлне дөрес куллана белгәдә генә балалар белән уртак тел табып була.
Бүгенге көн укытучысының төп бурычы – заман белән бергә атлау, һәрдаим үз өстендә эшләп белемен арттыру, укучыларда белем алуга кызыксыну уяту.
Соңгысына аерым тукталасым килә. Мәктәптән тыш кызыксынулары күп булган, көннән-көн виртуаль дөньяга ныграк чумган балаларда китапка мәхәббәт уяту – бик зур тырышлык сорый. Мәктәп, белем алу, укучылар өчен һәрвакыт беренче урында булырга тиеш. Ә моңа кем ничек ирешә, һәрбер укытучының үзе генә белгән серләре бар.
Мин исә укучыларым белән чын гаиләдәге кебек мөнәсәбәт урнаштырырга тырышам. Чөнки бары тик бер гаилә әгъзалары гына бер-берсе белән эчкерсез, дус була, бер-берсенә булыша, ярдәмгә ашыга. Миңа күңел серләрен сөйләр өчен өйләреннән мәктәпкә ашкынып киләләр икән, моның ни начарлыгы бар? Үзем дә алар белән дәрестән тыш та күбрәк аралашырга тырышам. Бергәләп табигатькә чыгулар, мәктәптән тыш та төрле чаралар үткәрүләр безне тагын да якынрак итә.
... Әнә шундый уйлар белән мәктәп ишеге төбенә килеп җитүемне сизми дә калганмын. Әнә, сыйныф тәрәзәсеннән миннән дә алданрак килгән укучыларым куллары болгап мине сәламли. И, кадерлеләрем минем шушы самимилегегезне гомерегез буе саклап кала алсагыз икән! Күңеленә яшьтән мәрхәмәт, белем нурлары салган укучылар тормыш юлында беркайчан да югалып калмас дип уйлыйм мин.