|
|
Кадыйрова Райхана Наилевна,
учитель начальных классов
МБОУ «Малоелгинская СОШ»
Лаишевского муниципального района
Республики Татарстан
|
Тема: Игровые технологии в образовательном процессе. (Укыту процессында уен технологиясе)
Цель: Познакомить
участников с игровыми упражнениями, применяемыми на уроках для активизации
познавательных процессов у учащихся.
Задачи:
·
Активизировать знания
участников по данному вопросу.
·
Активизировать коммуникативные
навыки участников.
·
Добиваться осуществления
творческого подхода при решении проблемы.
·
Убедить участников, что
использование игр в процессе обучения является важнейшим фактором формирования
и актуализации познавательного интереса.
Оборудование:
·
Презентация
·
Задания для игр, мяч
Ход мастер
класса:
Здравствуйте, добрый день уважаемые коллеги! Зовут меня
Райхана Наилевна, я учитель начальных классов «Малоелгинской Средней Общеобразовательной
Школы».
Как известно успешность любого урока или
мероприятия зависит от его начала, от эмоционального настроя обучающихся. Вот и я
предлагаю начать наш мастер – класс с игры «Добрый день».
Условия игры: я буду говорить слова «Добрый день» и назову
кого-то из зала, кого я назову, помашут мне рукой.
·
Добрый день всем у кого сейчас
хорошее настроение.
·
Добрый день всем у кого день
рождения зимой или весной.
·
Добрый день всем кто родился
летом или осенью.
·
Добрый день уважаемое жюри.
·
Добрый день всем учителям.
·
Добрый день всем кто находится
в этом зале.
Я очень рада вас видеть на своем Мастер классе. С вашего разрешения свое выступление продолжу на родном языке.
Методик
темам “Кече яшьтәге мәктәп балаларын укытуда системалы-гамәли юнәлеш”. Теманы ачу
өчен күп кенә укыту технологияләрен өйрәндем. Үзем дәресләрдә куллана торган
берничәсен сезгә дә тәкъдим итәм.
Мастер –
классны башлап җибәрү өчен төркемемне бирегә чакырам.
Дәресебезне
«Күрешү» белән башлап җибәрик. Кара – каршы басыйк, күзләребезгә карап елмаыйк.
Учларыбызны бер – беребезгә борыйк, һәм бармакларны сүзләр әйтеп тоташтырыйк:
Бөтен
(чәнти)
Нәрсәдә (атсыз)
Зур (урта)
Уңыш(күрсәтү)
Телим
(баш)
Нихәл
(күрешү)
Бу җылы
атмосфера мастер-класс азагына кадәр безгә юлдаш булсын.
Эшне оештыру өчен мин коллегаларыма, парларга бүленеп, 2
төркемгә утырырга тәкъдим итәм. Парларга бүленү өчен сезгә биремле карточкалар
бирәм, сез карточкадагы сүзнең дәвамын табып үзегезнең парыгызны билгелисез.
Игътибар экранга. Бу рәсемнәрне нәрсә берәштерә? (Уен))Димәк,
без бүген нәрсә турында сөйләшербез. Әйе, бик дөрес мастер классның темасы
уен, ягъни “Уку – укыту процессында уен технологиясе” куллану.
Кече яшьтәге мәктәп баласына уен аша фәнне өйрәтү бик уңышлы алым,
дип саныйм мин. Уен алар өчен – уку да, хезмәт тә, тәрбия дә.
Василий Александрович Сухомлинскийның сүзләрен
үземнең девизым буларак кулланам. “Уен – бала күңеленә әйләнә – тирә дөньяны
танытучы зур якты тәрәзә ул .
Сезнең игътибарыгызга да “Күренә – күренми” уены тәкъдим
итәм. Уенда парлар катнаша. Кагыйдә мондый: үз парыбыз белән тыныч кына
эшлибез. Чөнки уйламый әйткән сүзебез икенче парга җавап булырга мөмкин, ә бу,
белгәнебезчә, җиңүгә булган мөмкинлекне киметә. Экранга чыккан сүзләрне 1 минут
эчендә истә калдырып, язарга, тикшерергә икенче парга бирергә.
Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша
тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы
буларак файдаланыла. Уен технологиясе :
·
укучыларның танып белү активлыгын үстерә,
·
акыл үсешен активлаштыра,
·
аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә.
·
уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя,
·
мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта,
·
хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә.
-
Әлеге уен нинди уку гамәлләрен күздә тота?
-
Нинди тәрбияви максаты үтәлә?
-
Әлеге уенны кайсы дәреснең, нинди этабында кулланып була?
Икенче уеныбыз: “Мозаика” дип аталыр.
Сез, балалар шигырьләреннән алынган сүзләр салынган конвертлар
алдыгыз. Шул сүзтезмәләрне берләштереп шигырьне кәгазьгә языгыз һәм безгә укып
күрсәтегез.
Һәр бала уйнарга ярата. Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне
ныгыту, гомум уку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган
бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия.
Башлангыч сыйныфларда уен – дәресләрдә уку эшчәнлеген оештыруның
югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була.
Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай
шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллективлык рухы
тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә.
-
Әлеге биремне кайсы дәресләрдә кулланып була?
Шулай
ук, башлангыч сыйныфларда “Аң штурмы” уены да мөһим урын алып тора. Бу
уенны ял минуты итеп тә кулланырга мөмкин: туп ярдәмендә укытучы укучылардан
тапкырлау таблицасын сорый.
“Әкияттә – кунакта” уены. Слайд 16
Укучылар, сез мультфильм карарга яратасызмы? Бик яхшы, хәзер без
сезнең белән Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятеннән бер өзек
сәхнәләштереп күрсәтербез. (Рәсемнәр ярдәмендә генә уйнау)
Уен кулланылган дәресләрдә укучылар бигрәк тә актив була. Теләп
укымаган баланың да уен дәресләрендә теләп катнашулары, актив булулары
шатландыра.
Белем бирүдә уен технологиясе куллану уку - укыту процессын,
өйрәнүне үтемле һәм мавыктыргыч итә, белемне сыйфатлы һәм ныклы итеп
үзләштерергә этәрә.
Уен – камилләшүгә ярдәм итүче практика, гамәли эш. Балалар
уйный-уйный камилләшәләр, танып- беләләр; камилләшә барган саен – белеп
уйныйлар.
Рефлексия этабында укучыларның яратып куллана
торган тагын бер метод:
Бүгенге
дәрестән соңгы халәтегезне күрсәтегез.
Кәгазь битенә кул чугыгызны төшерегез. Һәр бармак, бармакның төсе
– нинди дә булса халәтне аңлата: зәңгәр – мөһим, кызыл – ярыйсы, яшел –
файдасыз.
Баш бармак - бик кирәкле мәгълумат алдым
Күрсәтү бармагы - мин төгәл тәкъдимнәр алдым
Урта бармак - мина авыр булды
Атсыз бармак – психологик атмосфера
Чәнти бармак – җитәрлек дәрәҗәдә белем алмадым
Мастер-класста мин нәрсә әйтергә теләдем? Яңа стандарт таләпләренә
җавап бирүче дәрес үткәрү өчен без кызыклы, файдалы технологияләр кулланырга, һәм
аны универсаль уку гамәлләре формалаштыруга юнәлдерергә тиешбез.
- Хөрмәтле коллегалар! Бәяләүдән күренгәнчә, Сез бүгенге
мастер-класстан кәнагать, әлбәттә, белемнәрегез дә арткандыр. Шулай икән - мин
бик шат. Ярдәмегез өчен, хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Уңышлар сезгә!
Үземнең чыгышымны әлеге сүзләр белән тәмамларга телим: Давным-давно в старинном городе жил Мастер, окружённый учениками.
Самый способный из них однажды задумался: «А есть ли вопрос, на который наш
Мастер не смог бы дать ответа?».
Он пошёл на цветущий луг, поймал самую красивую бабочку и
спрятал её между ладонями. Бабочка цеплялась лапками за его руки, и ученику
было щекотно. Улыбаясь, он подошёл к Мастеру и спросил:
— Скажите, какая бабочка у меня в руках: живая или мёртвая?
Он крепко держал бабочку в сомкнутых ладонях и был готов в любое
мгновение сжать их ради своей истины.
Не глядя на руки ученика, Мастер ответил:
— Всё в твоих руках.
Действительно, всё в руках самого человека! Спасибо за
сотрудничество!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.