Инфоурок Сайты учителей Назмутдинова Милавша Лотфулловна Блог ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУДА ПРЕДМЕТАРА БӘЙЛӘНЕШ
Назмутдинова Милавша Лотфулловна
4 года назад

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУДА ПРЕДМЕТАРА БӘЙЛӘНЕШ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ РӘСЕМ СӘНГАТЕ

Язучы биографиясен өйрәнгәндә аеруча еш кына һәм киң кулланыла торган сәнгать төрләреннән портретлар, картина репродукцияләре. Күрсәтмәлелекнең бер төре булган портрет сәнгате кешенең тышкы кыяфәтен, йөзен дөрес һәм төгәл тасвирларга, аның асылына үтеп керергә, катлаулы эчке дөньясын тулырак чагылдырырга ярдәм итә.

Язучының биографиясен аның иҗат юлыннан аерым өйрәнеп булмый. Иҗатының төрле чорында язучының тышкы һәм эчке кыяфәте төрлечә була. Аның эчке дөньясында барган үзгәрешләрне аңламый торып әсәрнең идеясен, стиль нечкәлекләрен, фикерен һәм хәтта тел үзенчәлекләрен аңлавы читен.

Язучы тормышының төрле чорын тасвирлаучы картина-портретлар (портретлар сериясе) аның рухи дөньясында чагылган үзгәрешләрне сиземләргә булыша. Мәгълүм булганча, бер портретны пассив күзәтү генә укучыга тулы белем бирми, бары тик аңа аз-маз тәэсир генә итә.

Кешелек җәмгыятенең алдынгы вәкилләре тормышның әшәкелекләрен фаш итеп кенә калмадылар, киләчәк буыннарга тапшыру өчен бөтен матурлыкны мәңгеләштерергә омтылдылар.

XIX гасыр ахырындагы рус чынбарлыгының гүзәл күренешләреннән берсе Л.Н.Толстой булды. Аның бай һәм эчтәлекле тормышы күп кенә рәссамнарны бөек фикер иясенең җанлы образын тудырырга рухландырды. Алар мәшхүр сүз остасының портретын иҗат иткәндә аның тышкы кыяфәтен чагылдыру белән бергә бөтен эчке дөньясын, рухи байлыгын сурәтләргә омтылдылар.

Тәҗрибәле рус әдәбияты укытучылары Л.Н.Толстойның катлаулы тормыш юлын өйрәнгәндә И.Е.Репин, И.Н.Крамской, Н.Н.Ге, М.В.Нестерев, Л.О.Пастернак һ.б. портрет-картиналарның бай сериясеннән нәтиҗәле файдаланалар. А.С.Пушкинның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә И.Е.Репин, И.К.Айвазовский, Н.Н.Ге, П.Ф.Соколов, Н.И.Наумов, И.И.Бродский һ.б. портрет-картиналары укытучыга ярдәмгә килә.

Шуны хәтердән чыгарырга ярамый, портрет язучыны гына түгел, рәссамның үзен дә характерлый, иҗтимагый тормышка, кешеләргә, төрле вакыйгаларга мөнәсәбәтен, тормыш позициясен, дөньяга карашын чагылдыра. Портрет кешене танып белү чарасы булганлыктан теге яки бу язучы тормышы һәм эшчәнлегенең төрле якларын укыту процессында тирәнрәк үзләштерергә укучыга ярдәм итәргә тиеш.

Язучы портретын кулланып уздырылачак дәрескә хәзерләнгәндә төп шартларның берсе – аны дөрес сайлау һәм дәрестә әдип шәхесен аеруча төгәл һәм дөрес тасвирлаган иҗат җимешләреннән нәтиҗәле файдалану.

Татар рәсем сәнгате Октябрь инкыйлабыннан соң гына киң иҗат мөмкинлекләре алды. Татарстанда һәм илебезнең башка төбәкләрендә иҗат итүне төрле милләт рәссамнары татар сүз осталарының портретын, аларга багышланган картина, бюст, һәйкәлләр тудыруда актив эшчәнлек алып бардылар һәм алып баралар. 1926 елда П.П. Беньков, татар язучыларыннан беренче буларак, Галимҗан Ибраһимов портретын иҗат итте. 1927 елда Дмитрий Красильников язган Хәсән Туфан портреты дөнья күрде. Шул еллардан соң татар сүз осталарының уңышлы иҗат ителгән берничә дистә портреты туды. Бу портретларның шактыен язучылар биографиясен өйрәнү дәресләрендә укучыларга күрсәтеп үтәргә, алар буенча эшлекле әңгәмә үткәрергә була. Мондый портретлар тудырган рәссамнарның кайберләрен карап үтик.

Г.Тукай портретын иҗат иткән рәссамнар: Х.Якупов, Е.Симбирин, Л.Фәттахов, Р.Имашев, Ф.Әминев, М.Рәхимов һ.б.

Г.Ибраһимов портретын тудыруда Л.Фәттахов, П.П.Беньков, Р.Имашев, И.Хәнтимеров, М.Рәхимов кебек рәссамнар зур өлеш кертте. М.Җәлил портретын тудыруда С.А.Ратницкий, Е.Симбирин, В.Скобеев, В.Маликов кебек рәссамнар актив эшләделәр.

Татарстан китап нәшрияте Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Һ.Такташ, Х.Туфан, К.Тинчурин, Ф.Кәрим һ.б. әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗатына багышлап төрле төсле плакатлар бастырып чыгарды. Кереш дәресләрдә аларны да уңышлы кулланырга мөмкин.

Рәссамнар татар әдипләренә багышлап берничә дистәгә якын художестволы картиналар да иҗат иттеләр. Алар арасында түбәндәгеләр бар: В.Куделькин “Тукай Кырлайда”, “1941 ел. А.Алиш- Кызыл Армия сугышчысы”, А.Соколовский “Авыру Тукай янында”, Х.Якупов “Хөкем алдыннан”, “Муса Җәлил төрмәдә”, Г.Житков “Тәрбиягә кем бала ала?” һ.б. Укытучы әдәбият дәресләрендә теге яки бу фикерне тулыландыру, конкретлаштыру, дәреснең эмоциональ тәэсир итү көчен арттыру максатыннан чыгып аерым картиналарга мөрәҗәгать итә.

Язучы портретын, аерым картиналарны әдип биографиясен өйрәнгәндә, кереш дәресләрдә, әдәби әсәрләрне анализлауга багышланган дәресләрдә, йомгаклау дәресләрендә дә кулланырга мөмкин.

Биография өйрәнү дәресләрендә портрет һәм картиналар белән эш иткәндә укытучы алдына түбәндәге таләпләр куела: дәрес өчен зур осталыку белән эшләнгән, әдипнең эчке дөньясын, хыялларын, омтылышларын ачырга булышырлык, балаларның белем дәрәҗәләренә, яшь үзенчәлекләренә туры килерлек, педагогик бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итәрлек портрет һәм картиналар сайлау; теге яки бу портретны, картинаны дәрестә кулланыр алдыннан башта игътибар белән “укып чыгу”, аны дәреснең кайсы этабында, ничек файдаланырга мөмкин булуын ачыклау.[1]

Язучы портреты гадәттә бөтен иҗатын өйрәнү дәвамында сыйныфта эленеп тора, үзләштерелә торган уку материалының характерына карап укытучы портрет турында укучылар белән алып барыла торган әңгәмән, аңлатуны үзе кирәк тапкан вакытта оештыра. Портретны демонстрацияләгәндә аңа тарихи-көнкүреш коммента-рийлары бирелә, язучы әсәрләреннән, замандашлары истәлекләреннән өзекләр укыла, рәссам турында кыскача белешмәләр китерелә. Комментарий үз нәүбәтендә укучыларга портретны үзләштерүне җиңеләйтә. Аерым очракларда ул портретлар язганда рәссам җибәргән ялгышлыкларны, төгәлсезлекләрне укучыларга төшендерергә дә булыша. Комментарийләрнең күләме дәрес темасына, сайланган портретның әһәмиятенә һәм характерына, вакытка, балаларның яшенә, үсешенә һәм кызыксынуларына бәйле. Портрет сыйныфта әңгәмә юлы белән яки укытучы сөйләве аша укучыларга җиткекрелә.

V-VIII класс укучыларына портрет сәнгате “мөстәкыйль уку” өчен шактый авыр, шуңа күрә еш кына бу сыйныф укучылары белән портрет анализлаганда укытучының үз сөйләменә аеруча зур урын бирелә. Портрет турында сөйләү кыска, кызыклы, мавыктыргыч итеп төзелергә һәм танып белү ягыннан һәм тәрбияви материалга ия булырга тиеш.

Мәктәп программаларында аеруча зур урын бирелгән язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә аларга багышлап төрле вакытта, аерым авторлар тарафыннан тудырылган берничә портретны укучыларга күрсәтергә һәм аларны үзара чагыштырып анализларга мөмкин. Мәсәлән, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Камал, М.Җәлил, Х.Туфан иҗатларын өйрәнгәндә.

Язучы биографиясен өйрәнү дәресләрендә художестволы картиналарның уңышлы файдаланылуы да укыту-тәрбия процессын камилләштерергә, теге яки бу каләм остасына хас булган шәхси сыйфатларны укучыга тулырак җиткерергә ярдәм итә.

Биография өйрәнү дәресләрендә художестволы картиналардан файдалану билгеле педагогик максаттан чыгып тормышка ашырылырга тиеш. Аерым әдипләр (бигрәк тә Г.Тукай, М.Җәлил һ.б.) тормыш юлының төрле этапларын чагылдыруга багышланган шактый рәсем иҗат ителде. Мөмкин булган очракларда теге яки бу картина буенча аерым укучылар язган сочинениеләр яки алардан өзекләр укыла. Мәсәлән, урта мәктәпнең VIII (яисә IХ) сыйныфында М.Җәлил биографиясен үткәндә укучыларны Х.Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы буенча язылган түбәндәге язма белән таштырырга мөмкин:

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып”[2].

Бу юллар авторының кем икәнлеге хәзер бөтен дөньяга билгеле. М. Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы художник Харис Якуповта соңгы сулышына кадәр Ватанына турылыклы булып калган герой-шагыйрь образын сщнгатьтә күрсәтү теләген уята.

Иң элек шагыйрьнең эчке рухи дөньясын күрсәтү бурычы алга килеп баса.

Үзенә һәйкәл булырлык шигырьләр язып калдырган шагыйрьнең иҗаты белән танышканда күз алдына чыдамлылыкның иң көчле үрнәкләрен күрсәткән кеше килеп баса. Шул ук вакытта һушыннан язганчы кыйналган, үлемгә хөкем ителеп, юеш подвалның бозлы таш идәнендә җәза көтеп яткан шәхеснең төшенкелеккә бирелмәве аның нинди зур ихтыярлы булганын күрсәтә. Әсәрдә менә шушындый кешенең образын ачарга тиеш була художник.

Патриот шагыйрьнең портретын сурәтләүдә рәссамга Муса Җәлилне күреп белгән каләмдәш дуслары һәм аның тормыш иптәше Әминә Җәлилова бик күп ярдәм итә. Х.Якупов М.Җәлилнең төрлечә төшкән фоторәсемнәрен өйрәнә.

Менә Моабит төрмәсе. Монда бөтен нәрсә шыксыз, кеше табигатенә ят. Таш төрмәнең сары стеналары, сул яктан фашист флагы, һәрбер әсир турында язылган картотека, уңъяк стенада Гитлер портретының рәсеме күренә. Монда һәр әйбер әсәргә драматизм өсти, хәтта беләгенә фашист билгесе беркетелгән генерал утырган креслоның ниндидер аҗдаһа башлы итеп эшләнүе дә шомлы булып тоела. Өстәл артындагы тикшерүченең телефонда сөйләшүе бүлмәне фашистларның тышкы дөньясы белән бәйли.

Туган иленнән еракта, калын таш стеналы төрмә эчендә, баштанаяк коралланган мәкерле фашистлар белән күзгә-күз карашып М.Җәлил тора.

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә;

Кирәк икән үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә,[3] -

дип язган горур патриот. Аның өстендә ут-суларны кичкән телогрейка, офицер билгеләре булган гимнастерка якасы ачык.

Өстәл артындагы елтыр күзле тәрҗемәче үлем җәзасы биреләчәген хәбәр итә. М.Җәлилгә бу нинди тәэсир ясый соң? Аның бөтен кыяфәте, тормышы үлем җәзасын ничек кабул иткәнен күрсәтеп тора.

Ике система кешеләренең- туган иле патриотының һәм фашистның һичбер факытта да килешмәячәген, аларның бөтенләй ят булуларын художник бөтен тулылыгы белән ачкан.

Иң соңгы чараны куллангач та Җәлилнең баш имәве фашистларны тагын да ерткычландырып, котырындырып җибәргән. Алар Җәлил каршында бөтенләй көчсез булып, җиңелеп калганнар. Герой-шагыйрьнең эчке рухи дөньясы, батырлыгы, мораль бөеклеге, бу кешеләрдән аны гаҗәеп өстен куя.

Художниконы әсәрнең композициясендә бик оста күрсәткән, фашистлар тәбәнәк креслоларга утырганнар, генерал хәтта ярым яткан (аның кыяфәте үзенә бернинди эчке культура юклыгын күрсәтеп тора), тәрҗемәче иелгән, әйтерсең кемдер алар өстенә җиңелмәс бер көч белән баса. Тикшерүче икенче планда ук утыра. Җәлил артындагы фриц тә томанлы гына булып күренә. Ә батыр шагыйрь иң алдынгы планда күкрәк киереп басып тора. Дошман аның каршында бөтенләй көчсез һәм вак булып калган.[4]

“Хөкем алдыннан” әсәрен карагач, ихтыярсыздан шагыйрьнең “Үлем диеп әйтеп буламы соң, җиңеп үлгән мондый үлемне?” дигән юллары искә төшә”.

Кереш дәресләрдә дә аеруча киң кулланылучы сәнгать төрләреннән берсе – картиналар. Алар башлангыч сыйныфларда нигездә укучыларның сөйләм һәм язма тел культураларын үстерүгә хезмәт итсәләр урта һәм югары сыйныфларда тарихи чорны, язучы шәхесен, әдәби әсәр геройларын характерлаганда кыйммәтле ярдәмчел чыганак ролен үтиләр.

Шуны хәтердә тотарга кирәк. Картина үзеннән үзе генә укучыга тиешенчә тәэсир итә алмый.

Картинаны анализлаганчы аны мөстәкыйль рәвештә карау өчен укучыларга тиешле шартлар тудыру шарт. Читтән торып күзәтү процессында балалар аның турыдан-туры эмоциональ тәэсир итү көчен ныграк тоячаклар. Каралган картина буенча әңгәмә үткәргәндә укытучының балалар алдына куйган юнәлеш бирүче сораулары һәм аңлатмалары анализланучы әсәрнең эчке асылына үтеп керергә, картинаны мөстәкыйль рәвештә караганда алган тәэсирләрен шактый көчәйтергә, аның идея-художество эчтәлеген аңлауны тирәнәйтергә ярдәм итә. Шунысы мәгълүм, V-VIII сыйныф укучыларына сурәтләрдәге художество чараларын (шул исәптән яктылык, шәүлә, төс һ.б.) әһәмиятен аңлатуга караганда, картинадагы образның ролен, урынын һәм әһәмиятен тою күп тапкыр җиңелрәк.

Картинаны “уку” процессында укучыларга чын сәнгать әсәренең камилләшкән композициягә корылуын, андагы аерым кисәкләрнең һәрвакыт үзара бер-берсенә бәйләнгән булуын төшендерү сорала. Әңгәмә барышында балалар төп геройлар катнашкан урынның әсәр үзәген тәшкил итүе хакында беләләр. Икенче дәрәҗәдәге геройларның төп геройлар, картинаның үзәге белән үзара нык җепләр белән бәйләнүе хакында төшенәләр. Картинадагы ярдәмче геройлар төп геройларның характерларын ачыклыйлар, тулыландыралар. Сәнгать әсәренең бу төрен дөрес аңлауда һәрбер аерым персонажның йөзе һәм ишарәсе зур булышлык итә. Рәссам картина уртасында төп героен урнаштырмаган очракта аңа башка катнашучы кешеләр хәрәкәтен, мөнәсәбәтен ачыклый, тамашачының карашын тиешле якка юнәлтә. Аерым картиналарда төп катнашучы кешеләр бер-берсенә капма-каршы баскан ике группа булып урнашалар. Моңа “Салаваттан сорау алу” (А.Кузнецов), “Хөкем алдыннан” (Х.Якупов) кебек һ.б. картиналарны күрсәтергә мөмкин.

Картинаны укырга өйрәткәндә сәнгать әсәренең төсе аның эчтәлеген гәүдәләндерергә ярдәм итүе, тамашачыга эмоциональ йогынты ясау чарасы булуы төшендерелә. Аерым очракларда теге яки бу картинаны карар алдыннан аны тудырган рәссамның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүдән яки әсәрнең туу тарихы турында кыскача аңлатудан башларга да мөмкин. Картина язуның китап язу кебек үк зур хезмәт соравы, картина иҗат иткәнче рәссамның берничә дистә этюд язуы, эзләнүе турында әйтелә. Мисалга рәссам В.Васильевның “Богатырь” картинасын 25 ел буена иҗат итүе турында хәбәр ителә.

Кереш дәресләрдә әсәрнең эчтәлеген иллюстрацияләүче картиналарга мөрәҗәгать итү педагогик яктан үзен акламый, чөнки алай эшләү әдәби текстның эмоциональ тәэсир итү көчен, укучыларның художество әсәре белән кызыксынуын бермә-бер киметә. Мондый картиналар, гадәттә, әдәби текстның эчтәлеген дәрестә анализлау процессында яки йомгаклау дәресләрендә генә укучыларга җиткерелә.

Теге яки бу әдәби текстны өйрәнү алдыннан шул әсәр эчтәлегенә туры килгән картиналарга мөрәҗәгать итәргә мөмкин, аларны укучылар көче белән анализлагач кына яңа материалны өйрәнүгә күчәргә кирәк. V класста М.Җәлилнең “Арыш кырында” шигырен өйрәнү алдыннан И.Шишкинның “Арыш басуы” картинасын карауны, коллектив белән детальләп анализлауны оештырга була. Г.Гобәйнең “Маякчы кыз” әсәрен өйрәнү алдыннан Е.Моисеенконың “Кызыллар килде”, В.Шаталинның “Таулар һәм үзәннәр буйлап” дигән картиналарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Г.Ибраһимовның “Көтүчеләр” хикәясен уку һәм бу әсәр турында укучылар фикере белән кызыксыну алдыннан В.Петровның “Тройка” картинасы буенча әңгәмә үткәрергә мөмкин. Октябрь инкыйлабына кадәр яшәгән балаларның газаплы тормышы, аянычлы язмышы турында шактый киң мәгълүмат биргә була.

Татар мәктәпләрендә өйрәнелә торган шактый гына әсәргә төрле милләт рәссамнары тарафыннан иллюстрация эшләнгән. V сыйныфта әкиятләр темасын үткәндә Л.Фәттахов, Б.Альменов, Ф.Әминев, Х.Якупов, Т.Хаҗиәхмәтов кебек һ.б. рәссамнарның татар халык әкиятләренә эшләгән иллюстрацияләренә укучылар игътибарын юнәлтә. Дәрес барышында “Таңбатыр” әкиятенә Л.Фәттахов, “Камыр батыр” әкиятенә Б.Альменов, “Акыллы үлмәс”, “Серле балдак” әкиятләренә Х.Якупов эшләгән иллюстрацияләр детальләп анализлана.

Г.Тукай әсәрләренә иллюстрация ясарга омтылмаган татар рәссамын очрату читен. Берничә дистә еллар элек үк рәссам Г.Арсланов Г.Тукайның “Печән базары, яхут Яңа кисекбаш” әсәренә иллюстрация ясаган иде. Шагыйрьнең “Шүрәле”, “Су анасы” кебек әсәрләренә Б.Альменов иллюстрацияләр тудырды. Сүз остасының балалар өчен языфлган шигырьләренә һәм әкиятләренә Петербург рәссамы Ф.Әминев күп төрле иллюстрацияләр тудырды. Алар арасында “Шүрәле”, “Су анасы”, “Күбәләк”, “Кәҗә белән сарык” кебек әкиятләргә эшләнгән хезмәтләр бар. “Сабыйга” шигыренә Т.Хаҗиәхмәтов, “Шүрәле”, “Печән базары, яхут Яңа кисекбаш” поэмаларына Б.Урманче, “Кызыклы шәкерт”, “Ата илә бала”, “Имтияз[5] алган бала”, “Эшкә өндәү” әсәрләренә Г.Зяблицев эшләгән иллюстрацияләр шагыйрь иҗатын пропагандалауга шактый өлеш кертте.

Г.Ибраһимов – татар мәктәпләрендә киң өйрәнелеп килүче әдипләрнең берсе. Аның “Казакъ кызы”, “Алмачуар” әсәрләренә Т.Хаҗиәхмәтов иллюстрацияләр эшләде.

Әдәбият буенча йомгаклау дәресләрендә һәм дәрестән тыш картиналар буенча сочинение яздыруга, сорауларга язма рәвештә җаваплар бирүне оештыруга шулай ук зур әһәмият бирелә.

Картина буенча сочинение яздыру укучыларны матурлыкны күрә һәм аңлый белергә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларның хис тойгыларын баета. Балаларның хыялларын киңәйтергә, танып белү активлыкларын үстерергә булышучы бу төр сочинениеләрне язарга өйрәнү буенча башлангыч сыйныфларда ук укучыларга билгеле күнекмәләр бирелә.

Шулай итеп, әдәби әсәрләрне анализлаганда иллюстрацияләр куллану дәрестә өйрәнелүче уку материалына укучыларның игътибарын тупларга, үткән дәреснең планын, структурасын хәтергә төшерергә һәм киләсе дәрестә башкарылачак укыту процессының төп линиясен билгеләргә, күз алдына китерергә ярдәм итә. “Картина буенча, бигрәк тә хикәяләү өчен махсус язылган картина буенча сөйләү картинадан башка бик матур сөйләүгә караганда да зур өстенлеккә ия, - дип язган иде К.Д.Ушинский. – Укучы картинага карап укытучы сөйләгәннәрне җиңелрәк үзләштерә һәм аларны билгеле эзлеклелектә сөйләп бирүгә ирешә”[6].

[1] Исламов Ф.Ф. Татар әдәбиятын укытканда сәнгатьнең башка төрләреннән комплекслы файдалану методикасы /Ф.Ф.Исламов. – Казан: Издательство “Мастер Лайн”, 1997. – Б. 61.

[2] Җәлилов М.М. Әсәрләр: 5 т. / М.Җәлил. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 2 т. – Б. 156.

[3] Җәлилов М.М. Әсәрләр: 5 т. / М.Җәлил. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 2 т. – Б. 149.

[4] Исламов Ф.Ф. Татар әдәбиятын укытканда сәнгатьнең башка төрләреннән комплекслы файдалану методикасы /Ф.Ф.Исламов. – Казан: Издательство “Мастер Лайн”, 1997. – Б. 62-63.

[5] Имтияз- укучыга бирелгән мактау кәгазе.

[6] Ушинский К.Д. Родное слово: Книга для учащихся /К.Д.Ушинский // Сбор. соч. Т.VI. – М.: Изд-во АПН РСФСР, 1949. – С.267.

Поделиться:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.