Добрый день всем! Дөньялар тыныч булсын! Балалар көлеп торсын !Барлык кайгы-хәсрәтләрне шатлыклар алыштырсын!
Яшьлегемә кире кайтыр идем...
Яшьлегемә кире кайтыр идем-
Табар идем сөйгән ярымны,
Гафу итәр идем барысын да ,
Мин бит аны шундый сагындым.
Кочагына ,әй,ташланыр идем.
Һәм яратыр идем мин шашып.
Йөрәгемнән яратуым чыга
Чиксез дәрьялардай гел ташып.
Мин янына аның кайтыр идем,
Онытыр идем үпкәләремне,
Кайтыр идем,әгәр кайтаралсам
Сөю тулы яшь гомеремне.
Үткәннәргә бәлки юллар бардыр?!
Кайда икән минем юлларым?!
Үткәннәргә кайтыр өчен генә
Бүген “Яшь гомер”не җырлармын.
...