Тәрбияче һөнәрен төрле кеше төрлечә аңлый. Минемчә, тәрбияче, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле кеше, ата-анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш. Һәр тәрбияченең үз язмышын балалар бакчасы белән бәйләве дә төрлечә. Берәүләр балачактан ук үзләрен бу һөнәргә багышлаячакларын тоемлыйлар һәм шуңа омтылалар, әзерләнәләр. Икенчеләр исә балага белем бирү, аны олы тормыш юлына әзерләү кебек изге эшкә очраклы рәвештә кереп китәләр. Мин үземне шуларның икенчесенә кертер идем.
Казан шәһәренең мәгариф министрлыгында эш белешергә килгәч, миңа балалар бакчасында тәрбияче һөнәренә эш урыннары юклыгын әйттеләр. Өметсезлеккә бирелеп чыгып барганда, роно мөдире кире чакырып алып, миңа ярты ставкага татар теле укытучысы итеп Казан шәһәренең Вахитов районындагы №260 балалар бакчасына юллама тәкъдим итте.
Бала күңелен мин бәллүр ваза белән чагыштырам. Әгәр дә аны ватасың икән, ничек кенә кире ябыштырырга теләсәң дә, барып чыкмый. Мин куркып калдым. Ничек дөрес эшләргә, нинди метод һәм алымнарны кулланырга, бала күңеленә юлны кайдан табарга? Рус телле балалар белән ничек эшләргә? Куркулар тиз юкка чыкты. Андагы сабыйлар мине тиз арада үз күрделәр, мин дә үз чиратымда аларны яраттым.Бакча коллективы тиз арада мине үз итте. Тәҗрибәле тәрбиячеләр ярдәме белән, мин балалар белән эшләү серләрен тиз үзләштердем. Яңадан бер ставкага группа тәрбиячесе итеп билгеләндем.Менә шулай тәрбияче булып киттем. Җиңел түгел, калтыранган тавыш белән шөгыль аңлатулар, эшләгән акчамны алырга оялып йөрүләр бүгенгедәй хәтеремдә...
Тормышымда үзгәрешләр барлыкка килде. Яраткан улым туды. Гаилә хәле буенча гүзәл Актаныш якларына кайтып яшәргә насыйп итте Ходай. Мондагы тормыш сукмагы янәдән балалар бакчасына алып килде.
Минем “Алтынчәч” балалар бакчасында хезмәт куюыма да 20 еллап вакыт үткән. Шушы еллар дәвамында, балалар дөньясының үзәгендә кайнап, һәр балаланың шатлык, борчуларын үз йөрәгем аша кичерүче, методик һәм практик белемне күтәрү өстендә даими эшләүче, иҗади эзләнүче тәрбиячегә әйләнеп беткән, тәрбияче исемен горур итеп күтәреп йөртер дәрәҗәгә ирешкән хезмәт иясе! Мине куркытырга теләгән “яңа гасыр балалары” белән эшләргә теләгән ,бүгенге катлаулы тормышта аларга үз юлларын салырга, белемле, теләкләренә ирешә алырдай, намуслы , рухый яктан нык, тәрбияле, мөстәкыйль фикер йөртә белүче, милләтен, туган телен, туган җирен, илен яратырдай шәхес тәрбияләргә теләгән гади бер зат.
Әйе, мин – тәрбияче. Үз төркем балаларымның көн саен һәрберсен күз алдымнан үткәрәм, аларның күңел дөньясын ачарга, ышанычларын акларга тырышам. Кәефем нинди булуга карамастан, алар янына ачык күңел белән киләм, чөнки баланың сизгер йөрәген алдый алмыйсың. Аның күңеленә кешелеклелек, игелеклелек орлыклары салырга җыенасың икән, иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең.
Элек-электән тәрбияче хезмәте - гаять катлаулы һәм җаваплы хезмәт булып саналган. Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үзгәрешләр балаларга белем бирү процессын да урап узмый.
Нинди генә заманда, кайсы гына вакытта эшләмәсеннәр , тәрбиячеләр алдында зур бурычлар , яңадан – яңа таләпләр куела . ФГОС программасы буенча курсларда булып кайткач, мин яңа стандартларның “Ныклы белем бирү”, “Балалар сәламәтлекләрен кайгырту” һәм “Сәләтле балаларны күрә белү”, “Балаларны мөстәкыйллеккә өйрәтү” икәнен аңладым. Чөнки яңа стандартлар буенча тәрбия алганда балаларның аң дәрәҗәсе бермә-бер үсә, логик яктан фикер йөртергә өйрәнә, максатка ирешергә омтылышы барлыкка килә. Һәм иң мөһиме - бала мөстәкыйль белем алырга өйрәнә, бу очракта үземне ярдәмче итеп тоям.
Шөгылләремне балалар өчен кызыклы итәргә теләп, төрле алымнар һәм чаралар кулланам. Мәсәлән, индвидуаль эшләүне бик нәтиҗәле күрәм. Балаларда сорауга җавап бирү, проблеманы чишү барышында үзен яхшырак, белемлерәк итеп күрсәтү өчен күбрәк мөмкинлекләр ачыла.
Буш вакытымда, җәмгыятьтә барган барлык сәяси вакыйгалардан һәм яңалыклардан да хәбәрдар булырга тырышам. Эшли башлагач, алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын тәрбияче. Шөгыльләрем кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырсын өчен көн дә үз белемемне күтәрү өстендә эшлим, тормыш казанында кайныйм. Дөнья, Россия, күләм конкурсларда катнашып призлы урыннарга, сертификат, дипломнарга ия булдым. Шулай ук район күләмендә оештырылган конкурсларда актив катнашам, район методик берләшмә утырышларына даими йөрим.Мәгариф бүлегенең грамоталарына, рәхмәт хатларына ия булдым. Бу миңа эшчәнлегемне тагын да яхшыртырга этәргеч бирә.
Хәзерге заман тәрбиячесе беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Ирешелгәннәр белән генә канәгать булып яшәү кешенең алга таба үсешен туктата, ә тәрбияченең бер урында таптанып торырга, ярты юлда туктап калырга хакы юк. Ирешелгәннәр әле соңгы чик була алмый. Тагын да югарырак үсешкә ирешү өчен тырышырга, бөтен барлыгыңны эшкә җигәргә, вакыт-вакыт көрәшергә дә туры килә. Тормышның төп мәгънәсе әнә шунда. Рухи дөньясы бай кеше генә башкаларны үзе артыннан ияртә һәм аларга белгәннәрен өйрәтә ала. Тәрбияченең төп миссиясе әнә шунда. Бары шул чакта гына ул бәхетле була!
Хәзерге вакытта мин уртанчылар төркеме балаларының тәрбиячесе. Мин алар белән ял көннәреннән кала атна буена бергә булам. Бергәләп, җырлыйбыз да, биибез дә, артист та булам, кирәк чакта режиссер да . Шул чакларда күп кенә һөнәрләргә ия булуыңны аңлыйсың.
Тәрбияче булу, бик җиңел хезмәт түгел. Шулай булса да, инде, бу эшкә алынганмын икән, аңа ахыргача тугры булып калырмын дип уйлыйм. Тәбияче – ул минем һөнәрем. Минем бурычым – гыйлемле, туган телен, туган җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү. Балаларга тәрбия һәм белем бирү, аларның сәләтләрен ачу, әдәпкә өйрәтү.
Кайчагында, үземнем тәрбияче вазыйфасын башкарырга курыкмыйча алынума гаҗәпләнеп тә куям. Никадәрле газиз, кадерле, нәни балаларын ата – аналар сиңа ышанып, зур өметләр баглап тапшыралар. Аларның көндәлек язмышы минем кулымда. Ул – бала, ни генә булмас! Минем һөнәрем аеруча сак, игътибарлы булуны, балаларның сәләмәтлеген кайгыртуны сорый. Мин, чыннан да, никадәрле җаваплы хезмәткә алынганлыгымны елдан – ел ныграк тоя барам, горурланып та куям. Иртән иртүк балаларның шат авазы каршыласа, әти -әниләр очраганда хөрмәтләп сәлам бирсә тәрбияче өчен тагын ни кирәк?
Әти-әниләр белән даими элемтәдә торам. Алар белән фикерләрне уртаклашабыз, бер - беребзгә ярдәмләшеп яшибез. Конкурсларга да балаларын трышып әзерлиләр. Балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә торалар. Шулай ук балаларда әти-әниләренә, әби – бабайларына карата җылы мөнәсәбәт тәрбиялим.Нәтиҗәдә үземне дә, әти- әниләрен дә балаларым бик яраталар.
Мин –бәхетле, әле кичә генә тормыш сукмагыннан атлап барган тәҗрибәсез укучы кыз идем, борылып карасам, 24 ел вакыт үтеп киткән. “Очасым” килә, белем үрләренең иң биек ноктасына күтәреләсем, кешеләргә файда китереп яшисем килә. Яшәгән саен яшьнисем килә!
Бу тормышта минем адымым нык,
Тәрбияче - минем һөнәрем!
Бар көчемне, талантымны биреп,
Балалар дип уза көннәрем!