Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект-занятие по гимнастике на татарском языке (для детей до 3 лет)

Конспект-занятие по гимнастике на татарском языке (для детей до 3 лет)

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы бюджет

мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Актаныш гомүми үсеш бирүче

7 нче балалар бакчасы»

югары категорияле тәрбияче

Вәҗиева Хәния Минҗан кызы

                                                               “Яшь эзләнүчеләр”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  эксперименталь эшчәнлек.

Максат: балаларның игътибарын эксперимент эшчәнлегенә тарту, мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү, бер - берсе белән килешеп эшләүләренә ирешү.

Тәрбия бурычы: балаларны кечкенә төркемчекләрдә бер – берсе белән килешеп эшли белергә, башлаган эшне ахрына кадәр җиткерергә  теләк , эксперименталь эшчәнлеккә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: танып белү эшчәнлекләрен үстерү.Балаларның  сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирүләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: предметлар белән экспериментлар ясарга , күзәтүләрдән чыгып, нәтиҗәләр чыгарырга,  үз эшләренең нәтиҗәсен күреп шатланырга өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәләре: танып – белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, музыка , куркынычсызлык, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, эксперименталь эшчәнлек, сорауларга җавап бирү, нәфис сүз, практик эш, мактау, сюрприз.

Мультимедия техникасы. Проектор, экран, ноутбук.

Җиһазлау: яшел галстук – балалар санынча – 8; 1- зурлар галстугы, халатлар; 4- өстәл, балалар саен  өстәлдә  8- шар, апельсин, шарны бәйләү өчен җепләр – 8, салфеткалар;  су салынган  савыт, 2 пыяла стакан, ике төстә азык  буягыч матдә, болгату өчен 2 таяк; 2    су салынган  савыт, савытта  он, 2 кашык; чәй содасы, уксус, сыек май,  салфетка;серле таяк.

Сүзлек өстендә эш: экспиримент, нәтиҗә.
Алдан үткәрелгән эш: эксперименталь эшчәнлекне алып бару алдыннан балалар белән техника куркынычсызлыгы  инструтажын  үткәрү.

Эшчәнлек барышы:

Төркем кече  лаборатория итеп җиһазланган.

Балалар өстәлләр алдында ярым түгәрәк ясап  басып торалар.

Тәрбияче:Хәерле иртә, балалар!

Балалар:Хәерле иртәләр булсын,

Кояшлы булсын көннәр.

Узганыннан тыныч булсын,

Алда киләчәк төннәр.

Тәрбияче: Бүгенге түгәрәк эшчәнлегебезне башлыйбыз.Балалар,  түгрәк  исемен әйтегез әле, ул ничек атала?

Балалар: “Яшь эзләнүчеләр” түгәрәге дип атала.

Тәрбияче: Нәрсә эшибез инде бу түгәрәк эшчәнлегендә?

Балалар: Без, төрле - төрле, кызыклы  экспериментлар эшләргә өйрәнәбез.

Тәрбияче: Кем уйлап тапкан әле ул кызыклы экспериментларны?

Балалар: Хыялый профессор Николя.

Тәрбияче:  Сезнең дә аның дуслары буласыгыз киләме соң?

Балалар: Бик килә.

Балалар: Әйе!

Тәрбияче: Алай булгач, мин сезне “серле бүлмәгә” чакырам.

Тәрбияче: Күзләрегезне йомып, сул як җилкәгез ягына таба әйләнеп басыгыз.

Кулымда серле таяк

Мин аны менә селтим.

Өстәлләр янына Николя дусларының

Килеп  басуын  телим.

Серле музыка уйный.

( Группа бүлмәсендә эксперименталь эшчәнлек өчен  4 өстәл кирәкле җиһазлар белән куелган)

 4 өстәл янына 2 шәрләп(бер малай, бер кыз) балалар барып басалар.

 Өстәлләргә матур төсле таякчыклар куела.

Тәрбияче: Менә, балалар, без сезнең белән серле бүлмәгә килеп эләктек. Сез тикшеренү лабораториясенең эшчеләре, ә  мин сезнең җитәкчегез булырмын. Ризамы.

Тәрбияче:  Риза.

Тәрбияче:: Ә сез лабораториядә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме соң?

Балалар: Беләбез.

-Лабораториядә  үз- үзеңне әдәпле итеп тотарга кирәк.

- Җиһазлар белән сак  эш итәргә кирәк.

- Пөхтә эшләргә.

- Тавышланмаска.

Тәрбияче:Әйдәгез, алай булгач беренче тәҗрибәне эшләп карыйк.

Тәҗрибә №1. Шар белән тәҗрибә үткәрү.

Тәрбияче: Өстәл өстендә нәрсә күрәсез, балалар?

Балалар: Шарлар, җеп, апельсин.

Тәрбияче: Апельсинга  хас булган билгеләрне атагыз әле.

Балалар:Ул түгәрәк, кызыл сары төстә, бик тәмле, сулы, без аны яратып ашыйбыз.

Тәрбияче: Аның белән хәзер эксперимент эшләп карыйбызмы?

Балалар: Әйе.

Барышы:

Алия: Шарларны алабыз, өреп кабартабыз, һавасы чыкмасын өчен авызын бәйлибез.

Айгиз: Апельсинны алабыз, кабыгын чистартабыз. Кулда кабыкны ныгытып кысабыз.  Кабарган шар өстенә апельсинның суын тамызабыз, бу вакытта безнең шар шартларга тиеш.

Тәрбияче: Ни өчен, шарларыбыз шартлады?

Нәтиҗә: 1-Бала- шарга өргәч, ул кабара.Шар эченә һава тула.

2- Бала Апельсин кабыгында кислота бар. Ул шарга тамгач, безнең шарны шартлатты.

Тәрбияче:Шарлар шартлады дип, күңелсезләнмик әле, әйдәгез, аларны яңадан кабартабыз.

2 нче эксперемент “ Куык” дип атала.

Тәрбияче:Бу тәҗрибә өчен нәрсәләр кирәк балалар?

Балалар: Сок шешәсе, 1 стакан уксус, 4 чәй кашыгы сода, һәм шар.

 Арсен: Бу бик кызыклы эксперимент. Сок шешәсен алабыз, аңа  стаканнан уксус, 4 чәй кашыгы сода салабыз, һәм шарны шешә авызына кигертәбез. Безнең шарыбыз үзеннән – үзе кабара.

Айзилә:

Нәтиҗә:Бу эшчәнлек барышында  уксус соданы эретте. Бу вакытта углекислый газ бүленеп чыкты һәм безнең шарны кабартты.

Күңелле музыка куела.

3 нче эксперимент “ Серле су” дип атала.

Тәрбияче: Балалар,  безнең  2 нче эксперимент “ Серле су” дип атала. Безгә бик таныш, көнкүрештә иң киң   кулланыла  торган  сыеклык - су белән эксперимент үткәреп карыйбыз.

Эш барышы: Мухаметдинов И:-

1. Савытка  гади су салабыз, карыйбыз. Су үтә күренмәле.

Ә хәзер, савыттагы гади суга  азык буягыч матдә ( пещевой краситель)  салабыз. Таяк белән яхшылап болгатабыз. Безнең  суның  төсе пещевой краситель нинди төсә булса, нәкъ шундый  төскә керәчәк.

Кәримә:

2.  Икенче савытка   3 әр  кашык  он салабыз  һәм  аны кашык белән яхшылап болгатабыз. Стакандагы суның төсе тоныклана. Аның аша әйберләрне күреп булмый.Суга    онны тагын да  күбрәк  өстәсәк, су куера. Ә он сузмага әйләнә.Сузып күрсәтә.

Нәтиҗә:

1бала – Су үтә күренмәле.

2бала- Суга пещевой краситель салгач, суның төсе үзгәрә.

3 бала- чиста суга он салгач, су тоныклана, болгана, болганчык суда предметларны күреп булмый.

Физминут. Җырлы түгәрәк уены.Балалар түгәрәккә басалар, җырлап , хәрәкәтләр белән әйләнәләр.

Төп өлеш.

Тәрбияче: Бүген яңа эксперимент белән танышабыз.

4 эксперимент “Серле  лампа”дип, атала.

Презентация карау.

“Ага торган серле лампа” бик матур, төрле – төрле төстә, ялтыравыклы да була. Электорга эшли торганын, гади лампаларны да күрергә мөмкин. Аны үз кулларың белән дә ясап була. Менә без сзнең белән гади сок савытында ясалганын күрәбез. Аны ясавы бик җиңел. Бергәләп ясап карыйбызмы?

Тәрбияче: Аның өчен безгә  тар пыяла савыт, сыек май, су, азык буягыч матдә, суда эрүчән  төймә кирәк була.

Эш барышы.

    Башта савытның 3/2 өлешенә сыек май салабыз.Яңадан бераз өлешенә су салабыз.Бераз суның майдан аерылган вакытын күзәтәбез. Яңадан савытка пещевой  краситель салабыз. Савытка эри торган төймә салабыз һәм суның кайнаган мизгелен күзәтәбез.Тагын таблетка өстибез.

Лавага охшаган күренешне күзәтәбез. Су майдан аерылып чыга, ә май өскә күтәрелә. Майның  тыгызлыгы аз. Суда таблетка эреп, угликислый газ бүлеп чыгара. Газ өскә күтәрелеп җитүгә су кисәкчәләре аска төшеп китәләр.

Нәтиҗә: Таблетка составында  лимон кислотасы һәм сода  бар. (бикарбонат натрия). Икесенең дә су белән  реакциягә керүе нәтиҗәсендә натрий цитраты һәм газга охшаган диоксид углероды барлыкка килә.Шуның нәтиҗәсендә безнең лампадагы сыеклык хәрәкәткә килде. Өйдә барыгыз да ясап карарасыз.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Эшчәнлекне йомгаклап, нәтиҗә  ясыйбыз. Сезгә бүген нәрсәләр ошады. Ә миңа лаборатория җитәкчесе булу ошады. Минем лабораториямдә бик яхшы  дуслар эшләде. Алга таба да эшчәнлекне шушы юнәлештә дәвам итәрбез. Әти- әниләрегез белән дә эксперименталь эшчәнлекне өйләрдә дәвам итегез. Табигатьнең яңа законнарын, серләрен ачыгыз! Яңадан очрашуларга кадәр.



 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект-занятие по гимнастике на татарском языке (для детей до 3 лет)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Кризисный психолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 638 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.04.2018 353
    • DOCX 21.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем ВАЗИЕВА ХАНИЯ МИНЗЯНОВНА. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    ВАЗИЕВА ХАНИЯ МИНЗЯНОВНА
    ВАЗИЕВА ХАНИЯ МИНЗЯНОВНА
    • На сайте: 8 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6380
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Современные педтехнологии в дошкольном образовании

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 167 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 580 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Организация и содержание работы учителя-логопеда в условиях реализации ФГОС ДО

108/144 ч.

от 2500 руб. от 1250 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 318 человек

Курс повышения квалификации

Теоретические и практические основы проведения творческих занятий с детьми дошкольного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 138 человек

Мини-курс

Финансовое руководство: от планирования до успеха

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Wildberries: от управления заказами до продвижения товаров

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 26 регионов

Мини-курс

Волонтерство: история, типы и роль в образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе