Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие на тему: "День матери"

Внеклассное мероприятие на тему: "День матери"

Скачать материал

                                                     ӘНИЛӘР  БӘЙРӘМЕ

1.-А.Б. Хәерле кон кадерле кунаклар.Хэр елны ноябрьнен 27 сендэ Энилэр коне билгелэп утелэ. Сойкемле, ягымлы, йошак кунелле энилэребез! Бугенге кичэдэ сезнен проблемаларыгызны оныттырып, кунелегез белэн яшьлек елларыгызга кайтара алсак, без бик шат булыр идек. Бу очрашу сезнен кунеллэрдэ матур истэлеклэр калдырсын иде. Сезне ихлас кунелдэн бэйрэм белэн котлыйбыз.

2. А.Б.Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.

1.А.Б. Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

 

2.-А.Б.Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

 

      1.  Әкрен генә карлар ява.

         Дөнья бик юмарт бүген.            

         Бүген әниләр бәйрәме

         Шуңа күңелем шат минем.

 

       2. Иң кадерле кешеләрне

         Кадерлибез, зурлыйбыз.

         Чын күңелдән һәммәгезне           

         Бәйрәм белән котлыйбыз.

 

        3. Әни сүзе – иң бөек сүз,

         Юк аңа һичбер алмаш.                       

         Иң – иң әйбәт кешеләр дә

         Әни кебек булалмас.

 

       4.  Әниләрнең бәйрәме ул

         Безнең дә көткән бәйрәм.

         Җырлап – биеп күңел ачыйк                     

         Бүген әниләр белән.

 

Җыр “Бәйрәм бүген”        Кояш көлә

 

6.Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!                          

7. Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән.




8. Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә                     

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!


 


9. Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә                         

Бары синнән, әнием!

 


10.  Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?                                  

Йә кем булсын, кемнең шулай             

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием генә бары.


 


11. Мәктәптән арып кайтканда             

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:                             

-Кайттыңмы , балам,?- диеп.

Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

 

 

 12.Минем әнием Гөлназ

Өләшеп тора гел наз.

Әниемнең эше бик күп,

Буш вакытлары бик аз.             

Укытучы  булып эшли ул

Мин укыган мәктәптә.

Мин дә аңа ярдәм итәм

Өйгә кайткач , әлбәттә.

 

       13.   Кадерле әниләр!

          Бәйрәмегез сезгә бәхет,

          Сәламәтлек  китерсен,                  

         Көнегез гел шат булсын.

         Елның һәрбер көне сезгә

         Әниләр көне булсын.

 

Җыр. “    Кояш гомере”                    


14.Чәчәкләрдән җем-җем итеп

          Якты нурлар бөркелә.                                 

          Бүген минем дә әнкәмә                   

          Рәхмәт әйтәсем килә.

 

15.Син, энием, минм очен

Бу доньяда бер генэ.

Елмайганда йозлэреннэн

Бар ойгэ нур боркелэ.

 

16. Кем доньяга кеше булэк итэ,

Э кешегэ якты доньяны?

Тойгылары кояш нуры кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

 

17.Кем кунеле тулган айдай серле,

Язлар сыман, назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга булеп,

Кайгыларга тузем, сабырлы?

 

18. Кем елмая жэйге тан аткандай,

Балкып китэ шундук тирэ-як?

Нэфислеге голлэр сокланырлык,

Колэчлектэ анар тиннэр юк.

 

 19. Кем куллары ойне, жирне ямьли,

 Изгелеге улчэу тапкысыз?

Ул, элбэттэ, яшэу чыганагы

Тормыш яме-Энкэй, хатын-кыз.

    

      20.   - Миңа гомер биргән өчен,                     

         - Кадерләп үстергән өчен,                        

         - Назлы карашлары өчен,                        

         - Пешергән ашлары өчен,                          

         - Йөрәк җылылары өчен,                            

         - Шәфкатьле куллары өчен,                       

         - Барсы, барсы, барсы өчен                       

           Рәхмәт сиңа, сөенечем,

           Котлы булсын бәйрәмнәрең,

           Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

 

                   Концерт программасы

 1.А.Б.Жир йозендэ ин гузэл, ин олы, ин матур суз –эни. Эни дип безнен телебез ачылган. И тэуге адымыбызны да эни ярдэме белэн киткэнбез. Сина ничэ яшь булса да, хэрвакыт энинен кайгыртуы кирэк. Эниенне яратуын никадэр кочле булса, яшэвен шулкадэр якты, шатлыклы булыр.

Жыр “Энием кадерлем”.

 2. А.Б.  -  Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

                  Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

                  Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

                  Бүләк итик матур биюләр.

Сюндюкова Лилия башкаруында башкорт биюе.

  3.А.Б.  Бүген кояш нурын сибә сезнең өчен,

   Түбәләрдән тамчы тама сезнең өчен.

    Бар шатлыклы елмаюлар сезнең өчен

    Җыр-биюләр, җылы сүзләр сезнең өчен,

   Барысы да, барысы да- сезнең өчен.

Әниләрне котлау өчен  сүзне   башлангыч класс укучыларына бирэбез  бирәбез .

“Минем энием генэ” жыр.

4.А.Б,-Биючеләр биесә идәннәр дә бөгелә

 Уртага чыгып бииләр

Бии белгәннәр генә.                 Заманча бию карагыз  

 

5.А.Б. Гөлләр дә елмаеп баш ия

Яшәгез, кадерле әниләр.

Сез булган урында, сез булган урында

Мәңгелек язларның яме бар.

 

  1. А. Б.  Килгән чакта башка авырлык

Җитми калса көч я сабырлык.

Сиздермичә ярдәм иткәнсез,

Сез иң күркәм кеше икәнсез, - дип җырлана җырларда укытучы турында.

Әйе, укытучы һөнәре борын-борыннан авыр һәм мактаулы булып килгән. Чорлар авыраеп барган шушы болгавыр заманда да үз һөнәрләренә тугрылыклы булып калган педагог әниләребез бар безнең арада.  Бүгенге бәйрәмдә  ,  балаларга белем һәм тәрбия бирүдә  үзләренең бөтен тырышлыкларын куеп хезмәт куючы энилэр  бездә кунак булып катнашалар.

                     

2 а. Б . Тын гына басып үтәсез,

              Парталар арасыннан,

              Һәрбер баланың язмышын

                Юрыйсыз карашыннан.

              Изге теләкләр телисез,

               Аларның барысына:

               – Җилкәннәрен җил екмасын

                  Елларның агышында .

Аларның үзләренә дә ныклы сәламәтлек, хезмәтләрендә иҗади уңышлар, гаилә бәхете һәм акыллы, тыңлаучан балалар гына эләгеп торсын дип телибез.  Шушы хөрмәтле һәм тырыш  педагог-әниләребез өчен чираттагы концерт номерыбыз.

Жыр “Укытучыма”

 

7. А.Б. -       Тыпыр, тыпыр,тыпырдашып ,      бергә басаек әле.

      Уйнап- көлеп, җырлап-биеп,          күңел ачаек әле.                              

 

 

 

8.А.Б. Ана- бөек исем, нәрсә җитә  ана булуга.

Шуңа күрә  зур горурлык белән

Без сөйлибез ана турында , дип язалар шагыйрьләр.

 

Ф.Яруллин “Калыйк вакытында сорап”

Озын-озын,нэрсэ озын?

Озын-озын бэхет юлы.

Уз бэхетенэ бара кеше

Кайвакытта гомер буе.

Олы-олы, нэрсэ олы?

Ата-ана хакы олы.

Онытмасын иде кеше

Улгэнчегэ кадэр шуны.

Авыр, авыр, нэрсэ авыр?

Авыр аналар каргышы.

Бу каргышны алганнарны

Котэ Сак-Соклар язмышы.

Ерак-ерак, нэрсэ ерак?

Уткэннэргэ юллар ерак.

Ата-ана фатихасын

Калыйк вакытында сорап.

9.А. Б. Соңгы вакытта , гадәттә 1-2, сирәк кенә 3-4 балалы гаиләләрне очратырга була. Чорның авырлыгына сылтамыйча, 3әр,4 әр  бала табып үстергән аналарны  зур хөрмәт белән искә алабыз бүген. Кильмаматова Рима, Рахимова Дилфузэ 5эр, Мамлеева Рузилэ 6 балага гомер биргэн. Ишле гаиләләребезне котлап, барысына да  озын гомер, сәламәтлек, уңышлар теләп, алар хөрмәтенә концерт номеры башкарабыз. 6класс укучылары чыгыш ясый.

10. А.Б.Җырлый-җырлый, бии-бии,

Бәйрәм итик без бергә.

 Җырлап биесәк без бергә

 Күңелсез булмас бер дә.          Балалар башкаруында күмәк татар биюен карагыз

 

-Ишле гаиләнең нинди уңайлыклары, нинди проблемалары бар икән? Балаларга теләкләре бардыр.

 

 11. А. Б. Гаиләне тотучы да, таркатучы да хатын-кыз, ди халык. Әйе, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора . Гомер –гомергә хатын-кызларга мәдхия җырлана. Ул- Ана дигән горур исемне йөртүче дә, ул-яшәеш нигезе дә, ул-гүзәл зат та, ул-изге җан да, сабыр да, тыйнак та. Яшерен-батырын түгел, хатын-кыз җилкәсендә күпме гаилә мәшәкате. Статистиклар санавынча, 4 кешелек гаилә караучы әни уртача ел эчендә 18 мең чәнечке, пычак, кашык, 13 мең тәлинкә, 8 мең чокыр  юа икән.

Ә шул савыт – сабаның авырлыгы, кухнядан аш өстәленә кадәр ташыганда, елына 5 тоннага җитә икән. Әле сез беләсезме икән, әниләр ел буена уртача өйдә һәм кибетләрдә йөргәндә 2 мең километр юл үтә икән.

 

2. А. Б.   Ашату, юу, бала тәрбияләү,  киендерү мәшәкатьләре белән бергә хатын-кызлар ирләр белән бергә иңгә-иң торып хөкүмәт эшендә дә эшли. Йорт эшләре дисеңме, бакча эше дисеңме, мал-туар карау дисеңме-барысы да хатын-кыз өстендә. Барысына да җитешергә көчне каян ала ул? Ә хәзер балаларның үз әниләре турында язганнарыннан өзекләр тыңлап үтик. (Балалар укыйлар)

шигырь сөйли “Юкка малай булганмын”

А.Б. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

А.Б. Әни, әнием, әнкәем – иң якын кешебезгә , яклаучыбызга, саклаучыбызга, әкиятчебезгә, пешекчебезгә, йортыбызның терәге булган кешебезгә без әнә шулай дәшәбез,

Жыр “ Минем энием генэ” 7класс укучылары чыгышы.

12. А.Б, Җырчы буласым килә

 Моңга туласым килә.

 Җырчы булып, гомер юлын,

 Җырлап узасым килә-,            ди Сюндюкова Алсу. Аның башкаруында әниләр турында җыр тыңлагыз.

А.Б. Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

А.Б. Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

Жыр “Кайтабыз да китэбез”.

 

А.Б. Яшәгез Сез мәңге яшь булып

 Туган йортыгызга ямь булып

 Сез булсагыз таза- сәламәт

Балаларыгызга булыр бик рәхәт.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие на тему: "День матери""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Микробиолог

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Данное внеклассное мероприятие на тему: "Энилэр коне" ("День матери" на татарском языке) является общешкольным, то есть рассчитано на любой возраст школьников. Мероприятие посвящено празднику - Дню Матери, праздновать которое стало доброй традицией нашей школы.Цели: формирование уважительного отношения в семье, любви к матери, воспитание чувства ответственности по отношению к близкому родному человеку; помочь учащимся в полной мере осмыслить истинное значение слова "мать", "любовь", "доброта"; развивать эмоциональную сферу, артистизм детей; Мероприятие рассчитано на 1,5 часа. Мероприятие вели два ведущих (старшеклассники), каждый класс подготовил свое выступление, посвещенное данному празднику. Заранее были подготовлены и разосланы пригласительные мамам учащихся, также учениками были подготовлены стенды с фотографиями мам и написаны сочинения на тему: "Моя мама".

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 049 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.01.2015 940
    • DOCX 29.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Утяшева Альфина Шамиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Утяшева Альфина Шамиловна
    Утяшева Альфина Шамиловна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 34186
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 88 человек

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 406 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 548 человек

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 788 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 845 человек

Мини-курс

Event-менеджмент и видеопродакшн: от концепции до успешной реализации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Литература и культура

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Теоретические аспекты трекинга и менторства

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе