Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалы5 нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе "Сүзнең тамыры"

5 нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе "Сүзнең тамыры"

Скачать материал

 

                          Татарстан Республикасы  Әтнә муниципаль  районы

                                    Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

                                     АЧЫК ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

 

                                        ТЕМА:  “Сүзнең тамыры”

 

                                 (5 нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе)

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                           Укытучы: Күәм урта гомуми белем бирү

                                                           мәктәбенең  югары кв. категорияле татар

                                                           теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                           Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                     2014 нче ел, апрель

 

 

 

 

                      Тема:   Сүзнең тамыры һәм кушымчалар.

Максат:1.Cүзнең төп мәгънәсен аңлата торган һәм башка мәгънәле кисәкләргә

              бүленми торган кисәген  тамыр дип аталганын аңлату.

              2.Кушымча турында төшенчә бирү.   

             3.Балаларның фикерләү һәм белем дәрәҗәсен үстерүне дәвам итү.

            4. Укучыларда милли үзаң  һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, урта мәктәптә  татар телен укыту методикасы,тест, карточкалар, схема, рәсемнәр, проектор, ноутбок, телевизор.

 

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.

 

                                                           Дәрес барышы:

 

I. Дәресне оештыру.

   1.Исәнләшү.

   Укучылар, Мин иртә белән өйләргә керәм,

        Иптәшләремнең хәлләрен беләм.

        Исәнме, Гүзәл, исәнме, Рүзәл!

        Исәнме, Мәрьям, исәнме, Галләм

Бу ягымлы, җылы, йомшак сүзләрдән соң сезнең дә күңелегез күтәрелдеме? Сез дә иртән иптәшләрегез белән шулай исәнләшәсезме? Бер-берегезгә хәерле иртәләр телисезме?

                 Балалар, безнең татар халкында бик матур исәнләшү йоласы бар. Әби-

                бабайлар, ике кулларын сузып, ягымлы елмаеп исәнләшәләр.

                      - Японнар ике кулны күкрәкләренә куеп, баш иеп исәнләшәләр;

                      - Америкалылар, гел елмаеп, кул болгап исәнләшә;

                      - Руслар, укучылар, кочаклашып исәнләшә.

    Әйдә бездә алар кебек бер беребезне сәламләп карыйк!

Ничек күңелле булып китте.

Шундый күңелле моментта, дәресебезне башлыйбыз.  

            Тактага язып куям, икенче битне дөрес язылган итеп күрсәтәсе.

Укучылар менә монда сүзләр төшеп калган, тутырап языйк әле.

   Дәрестә безнең күзләребез -------күрә,

                              Колакларыбыз----ишетә

                              Кулларыбыз----яза

                              Башыбыз ----эшли.

-Ә безнең һәр дәресебезнең девизы-Тырышлык-зурлык,

                                                               Ялкаулык-хурлык!

 

 

 II. Үткәннәрне кабатлау.

1.Укучылар, сезнең алдыгызда  номерланган  кәгазь  битләре ята . Анда сораулар язылган. Һәр төркемннән дә 1 һәм 4 нче номерлы укучылар.сорауларны алып, йөз иптәшләрегезгә сорау бирерсез.Алар сорауга җавап бирерләр.

1.Ясалышы буенча нинди сүз төрләрен өйрәндек?

Җавап: Тамыр һәм ясалма.

4.Тамыр сүзләрдә ясагыч кушымчалар буламы?

Җавап: Юк.

1.Ясалма сүзләр нинди чаралар ярдәмендә ясала?

Җавап: Ясагыч кушымча ялгап, кушып, тезеп, парлап ясала.

4.Бер тамырдан ясалган сүзләрне нинди сүзләр дип атыйбыз әле?

Җавап: Тамырдаш сүзләр.

1.Сүзләр бер яки берничә кисәктән тора дип өйрәндек. Нинди кисәкләрдән тора алар укучылар.

Җавап: Мәгънәле кисәкләрдән.

4. Сүзнең мәгънәле кисәкләре дип нәрсәләрне атыйбыз.

Җавап: Тамыр, кушымча һәм нигез.

Мин сезгә өйгә эш биргән идем. Сез ничек тамырдаш сүзләрне күз алдына китерәсез, рәсем итеп ясап килергә иде. Һәр төркемннән бер укучы чыгып, өй эшен аңлатып китәр.

 

Укучылар, без алдагы дәресләрдә сүз төзелеше дигән темага модель төзи башлаган идек. Алар сезнең алдыгызда. Дәрес ахырында без модельне тулыландырырбыз.

 

                                   Схема төзеп  алыйк.

 

                                       Сүз төзелеше

                                       

                        Тамыр сүзләр           Ясалма сүзләр

 

                        Сүзнең мәгьнәле кисәкләре                              

 

 


Тамыр                               кушымча                     нигез

 

 


 “Модель Фрейр” структурасы.

 

 

III. Яңа тема өстендә эш.

  Уку мәсьәләсен кую.

   -Балалар,уйлагыз һәм әйтегез, нинди тамырлар була? нәрсә соң ул тамыр?, ул ни өчен кирәк ? ,  (балаларның җаваплары тыңлана.) “Финк – Райт – Раунд Робин”  структурасы. Уйла, яз, фикерлә.

 

 

 

       Укытучы: Ябалак тамыр турында әкият алып килгән . Ябалак рәсеме слайдта

 Очрашканнар  ди агач  тамыры белән сүз тамыры. 

 -Исәнме.мин тамыр!Ә син кем?-дигән агач тамыры.

 -Мин дә тамыр!-дигән сүз тамыры.

-Син  нинди тамыр инде.Миннән зур агачлар үсә,синнән  нәрсә үсә ала дигән?

-Миннән  яңа сүзләр үсә ала!-дигән,сүз тамыры.

 

-Димәк, без бүген дәрестә укучылар нәрсә турында сөйләшербез, әйе, нәрсә соң ул сүзнең тамыры һәм кушымча дигән сорауга җавап эзләрбез.

Дәфтәрләрне ачып, число язабыз, тема, сыйныф эше.

- Әйдәгез әле укучылар, бу сүзләргә игътибар итик .  

 

 Дәфтәрдә сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатабыз.

Бакча- агачның тамыры. Тамырдан яңа сүзләр үсте.

1.Сүзнең мәгънәсе үзгәрдеме? 2.Сүзләр мәгънәле кисәкләргә таркалды.

3.Тамыр сүз мәгънәле кисәкләргә таркалдымы?  

 Мин: Балалар, бакчада бик күп алмагачлар үсә. Алмагачлар сүзен кисәкләргә таркатыйк әле. Сүз ике тамырдан тора, әйеме.

 

Укучылар сезнең каршыгызда номерланган битләр ята, һәрберегез үз номеры астына тамырга кагылышлы бер кагыйдә яза.

      “Сималтинус Раунд Тейбл” кагыйдә чыгару.

Тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм сөйләмдә аерым да кулланыла ала торган кисәк. Тамыр, тагын да вак мәгънәле кисәкләргә бүленми. Сүз бер яки берничә тамырлы була.

                 

        Укучылар, сезнең алдыгызда “Кыш” рәсеме.

1.Кыш булган вакыт ничек дип атала? Кышкы

2. Кояш елмаеп торган көн нинди була? Кояшлы

3. Бу юл. Бу кем? Юлдан баручы кеше. Без аны ничек дип атыйбыз? Бик дөрес. Юлчы дип.

4. Бу кем? Бу чаңгыда баручы кеше. Чаңгычы.

5.Төлке нишли? Куян аулый. Ау-аулый (ау-ла)

6.Куян нинди төстә? Ак төстә. Ул нәрсәгә охшаш. Кар төсенә. Икенче төрле ите әйтсәк, ничек булыр? Кардай ак.

·         Укучылар, без сезнең белән күпме яңа сүз ясадык. Әйтегез әле, бу яңа сүзләр нинди юл белән барлыкка килде?

·         Кушымчалар ялгап ясау белән.

·         Әйе, бик дөрес.

·         Нинди сүз төркемнәре ясалды:

Сыйфат             Исем                     фигыль                        рәвеш

кышкы                юлчы                      ау-ла                         кардай

кояшлы              чаңгычы

 

-  Балалар, әлеге сүзләрне кертеп, җөмләләр төзеп карыйк. (1) Бер кышкы кояшлы көнне урманга киттек. 2)  Анда  чаңгычылар ярышы бара иде. 3) Безгә шәһәргә таба баручы юлчы очрады. 4) Аучылар бүре ауларга киттеләр. 5) Алар кардай ак киемнәрен кигәннәр)

- Укучылар, әйтегез әле, сез спортны яратасызмы? Спортның  нинди төрләре сезгә аеруча ошый?

- Чаңгыда, тимераякта шуу, футбол, волейбол.

- Спорт белән шөгыльләнгән кеше нинди була?

- Сәламәт була.

- Сәламәтлек сүзенең нинди синонимнары бар?

Исәнлек, саулык, тазалык.(Экранда күрсәтелә)

 

 

 

 

 

 

 

IV. Белемнәрне ныгыту.

 

Карточкалар белән эшләү: “Сингл Раунд Робин” түгәрәк буенча  тикшерү.

Түбәндәге текстны укыгыз. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне күчереп  языгыз. (Эш экранда күрсәтелә)

 1.  Спорт – сәламәт... нигезе.

 2. Хәрәкәт... кеше озын гомер... була.

 3. Тәмәке тарту яшь организм өчен зарар... .

 4. Башта уй..., аннары эш... .

 

- Әйдәгез ял итеп алыйк. (Укучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар)

Кышын чаңгыда йөрибез

Җәен суда йөзәбез,

Сикерәбез, йөгерәбез

Һәм нык булып үсәбез.

 

Матур язу күнегүе:

      Боз һәм кар эрде,

      Сулар йөгерде;

      Егълап елгалар,

     Яшьләр түгелде

Укучылар, бу кайсы вакыт: Яз әлбәттә, салкын кышлар үтте, яз килә. Һәр ел фасылы үзенчә матур, укучылар!

    Кушымчалар таблицасы укучыларга өләшенә. Бүгенгә бу таблица ярдәмлек өчен, киләсе дәресләрдә кушымчаларның төрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез.

Укучылар, бирелгән тамыр сүзләрдән кушымчалар ялгап, төрле мәгънәдәге сүзләр ясыйбыз, аларны дәфтәрләргә язып, тамыр һәм кушымчаларның асларына сызабыз.

1.1 төркемгә:Сүз ( сүзлек,сүзчән, сүзсез); 2 төркемгә: Яшь ( яшьлек, яшьләрчә); 3 төркемгә: Тимер (тимерче, тимерле, тимерсез, тимер-томыр).

2. Укучылар, ә хәзер бирелгән кушымчалар белән сүзләр ясыйбыз: -лык,-лек; -лы,-ле; -чы,-че; гыч, геч; -ак, -әк. (башлык, тозлы, эшче, кыргыч, урак, көрәк.)

3 төркемнән берәр укучы  җавап бирә.

     Файлдагы номерлы кәгазьләргә кагыйдәләр язуны дәвам итәбез.

Кушымчалар, тамырга бер – бер артлы ялгана, аның төп мәгънәсен яки формасын үзгәртә, аңа өстәмә мәгънә бирә. Алар өч төргә бүленә: Ясагыч, модальлек, бәйләгеч.

 

Y.Теманы дәвам итү:  268 нчы күнегү (телдән үтәлә).

Тестлар эшләү. Төркемнәрдә алышалар, тикшерәләр.

1. Ясагыч кушымчалар исемнәр ясаган.

А) кар-лы, уй –ла, кар-дай.

ә) урман –лык, юл –чы, сыйныф -таш.

2. Ясагыч кушымчалар фигыльләр ясаган.

А) эз –лә, баш –ла, дус –лаш;

Ә)эш –чән, кызык –лы, баш –лык

      3. Ясагыч кушымчалар сыйфатлар ясаган.

А )боз –лык, эш –лә, төлке –дәй;

Ә) күңел –ле, томан – сыз, яз –гы.

      4. Ясагыч кушымчалар рәвешләр ясаган:

      А) кыш-ын, татар –ча, ут-тай;
   
  Ә) кояш-лы, аш –а, эш-лә

(11 слайд. Эшләрне үзләре тикшерәләр, билгеләр куялар, җыеп алына.)

 

YI. Мәкальләр язып,  фикер әйттерү (ГИА)

 

      1 төр – Яхшы сүз сөендерер,

                  Яман сүз көендерер.                 

      2 төр – Каты сүзгә тал сына,

                   Йомшак сүзгә таш эри.

      3 төр – Сүз сөйләү һөнәр,

                  Сөйли белмәгән үләр.

            Укытучы: Кешенең белемен сүзеннән аңларсың. 

      

                             Схема дәвам итеп, язып куйыйк.

 

                                       Сүз төзелеше

                                       

                        Тамыр сүзләр           Ясалма сүзләр

 

                        Сүзнең мәгьнәле кисәкләре

 

 


Тамыр                               кушымча                              нигез

 


бер     берничә        сүз                     

                              ясагыч

 

 

   VII. Нәтиҗә. Йомгаклау.

1.   Без нинди темаларны кабатладык? (Сүз төзелеше, ясалышы ягыннан сүз төрләре,сүзнең мәгънәле кисәкләре)

2.    Нәрсә белдек? ( Тамыр, кушымча һәм аларның төрләрен)

-Укучылар, бүген өйрәнгән тамыр һәм кушымча тормышта безгә кирәк булырмы икән?

- Кирәк. Матур сүзләр ясау өчен, дөрес итеп сөйләшү өчен.

- Мин сезгә тылсымлы сүзләр әйтәм: Исәнмесез, рәхмәт, тыныч йокы.

- Ә хәзер сез, -лы,-ле; -лык, лек кушымчалары ярдәмендә матур сүзләр ясагыз.

Кешелеклелек, инсафлы,намуслы,әдәпле, рәхмәтле, тәртипле, миһербанлы, сабырлык, ихтирамлы.

Язгы көн ничек матур, җылы, кояшлы булса, тылсымлы сүз әйткәннән соң да кешенең күңеле яктыра, матурлана.

3.   Үзебез өчен нинди файдалы фикерләр ишеттек? (Һәр ел фасылы үзенчә матур. Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен файдалы.)

   

 VIII.  Рефлексия.

- Укучылар,  кыш кайсы яклары белән сезнең исегездә калды?

  • Кар, саф һава, тимераякта шуу, хоккей уйнау.
  • Өйдә түбәндәге темаларның берсенә хикәя язып килегез.  

Кушымча ялгау ысулы белән ясалган сүзләр дә булсын.

1.   Кышның истәлекле көне.

2.   Сәламәт кеше – бәхетле кеше.

3.  Cәламәтлек турында мәкальләр язып килергә.

                  - Балалар, акыллы, бәхетле, сәламәт булыгыз.

 

 ( “Җәй дә рәхәт, кыш та рәхәт”җыры башкарыла).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "5 нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе "Сүзнең тамыры""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Режиссер-постановщик

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

         Ачык дәрес эшкәртмәсе. Тема:"Сүзнең тамыры" 5 нче сыйныф укучылары өчен.

Максат:1.Cүзнең төп мәгънәсен аңлата торган һәм башка мәгънәле кисәкләргә

              бүленми торган кисәген  тамыр дип аталганын аңлату.

              2.Кушымча турында төшенчә бирү.   

             3.Балаларның фикерләү һәм белем дәрәҗәсен үстерүне дәвам итү.

            4. Укучыларда милли үзаң  һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, урта мәктәптә  татар телен укыту методикасы,тест, карточкалар, схема, рәсемнәр, проектор, ноутбок, телевизор.

 

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.

5

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 805 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2014 3372
    • DOCX 112.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сунгатова Гульнара Зулькаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12718
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 784 человека из 72 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 995 человек

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 92 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 788 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 845 человек

Мини-курс

Галерейный бизнес: медиа, PR и cотрудничество

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективное создание и продвижение школьной газеты

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Переходные моменты в карьере

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе