Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / "Без дә Җиңү көнен якынайттык"

"Без дә Җиңү көнен якынайттык"


библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “ Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбе”










Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылап.








hello_html_7683a056.gif

Тыл ветераны Шаһиева Гандәлифә Шаһи кызы истәлекләре.



8 сыйныф укучысы Хуҗиәхмәтов Таһир эше.



Җитәкче: Гыйздәтуллин Илфир Рәхимша улы(татар теле һәм әдәбияты укытучысы).



2014



Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып:

Без җиңәргә тиеш ничек тә!”

Шигырь юлларында әйтелгәнчә,күп кенә аналарның газиз балалары, хатын – кызларның сөйгән бердәнбер ярлары шушы дәһшәтле, канлы сугышка китәләр.Кече Кирмән авылыннан Бөек Ватан сугышына барлыгы 220 кеше китеп, 142се сугыш кырларында ятып кала. Аларның исемнәре ,мәңгеләштерелеп , Хәтер китабына кертелде.Хәзерге урта һәм яшь буын якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына һәм ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан ил кызларына бурычлы.  

1941 елның шомлы июнь көннәре иде бу... Тыныч хезмәт дәрте белән янып, илен яңадан – яңа уңышлар белән куандырып торган халык туфрагына Гитлер Германиясенең кара тәреле танклары үрмәләде, авылларыбыз, шәһәрләребез өстендә бомбалар, туплар шартлады. Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы күтәрелде.

 Таң җилләре

Арыш башларыннан

Чык бөртеген коеп искәндә,

Тыныч күңел белән колхозчылар

Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,

Илебезнең армас эшчеләре

Төнге сменадан кайтканда,

Кара диңгез өстен таң нурлары

Ал яктылык белән япканда, -

Фашист пиратлары илебезнең

Гадел тынычлыгын боздылар.


hello_html_456fa2c0.jpg

Ил бәхете өчен мәхәббәтләрен корбан итеп, гомер көзләрен ялгызлыкта каршылаучы кызларыбызга нинди генә изгелекләр кылсак та хәләл булыр, аларга нинди генә яхшылыклар эшләсәк тә, инде әҗеребезне кайтардык дип әйтергә тел әйләнмәс. Тылда хатын-кызлар җилкәсенә нинди генә кыенлыклар төшмәгән? Алар фронтка киткән ирләрен, абыйларын, улларын алыштырып колхоз эшләрен төптән җигелеп тарттылар. Сугыш китергән ачы җилләргә дә, кайгы-хәсрәткә дә алар сынмадылар, сыгылмадылар. Алар безгә Бөек Җиңүне якынайттылар. Сугыш... Нишләдең соң син ? Син бит миллионнарча хатын-кызларны ирсез, аналарны баласыз, балаларны әтисез калдырдың. Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме балалар калды. Әтиләре аларның барлыгын хат аша гына белгән, кайсылары белмичә дә һәлак булганнар. Әтиле балаларга тоярга хыялланып үткән балачак...Фронттан көттереп кенә килгән, дары исе сеңгән хатларны укып юанулар,әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрүгә, аның көчле кулларын тоярга хыялланып үткән балачак. Фронттан көттереп кенә килгән , дары исе сеңгән хатларны укып юанулар...

Минем әбием Шаһиева Гандәлифкә дә сугыш чорының бөтен авырлыкларын башыннан кичерергә туры килгән.Ул 1928нче елның 28нче мартында Кече Кирмән авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән.Сугыш башланганда аңа 15 яшь булган., абыйсы Кәримуллага- 17 яшь. Сугыш башлануга Кәримулланы Чистай шәһәренә хезмәт армиясенә алалар. Ул 4ел да 3 ай шунда эшли.Авылдагы йортта һәм колхозда бөтен авырлык Гандәлиф әби җилкәсенә төшә. Әниләре Нәүбаһар чирләп урын өстенә егыла. Гандәлиф әбием үзе чабып- киптереп,”уфалла” арбасы белән ташып,кышлык печән һәм утын хәстәрли. “Урманга утынга көненә өчәр мәртәбә менә идем”,- дип искә ала әбием.

Әле, җитмәсә, һәр хуҗалык, тракторларга ягу өчен, 5әр кубометр имән утыны кисеп, ярып,киптереп,басуга илтеп бирергә тиеш була.Бу эш тә әбием җилкәсенә төшкән.

Ә бит өйдә дә тормышны алып барырга кирәк. Һәртөрле налог, заемнарны түләү өчен дә акча табарга кирәк була. Ә колхозда эшләгән өчен бер тиен дә хезмәт хакы бирмәгәннәр.Шуңа күрә качып- посып,урманнан җиләк җыеп, май язып, аны көянтәгә асып,җәяүләп Мамадышка алып барып сатканнар. Аннан ипи киелгән кием- салым алып кайтканнар.

Сугыш беткән елны Сабан туе булды. Киеп чыгарга күлмәгем булмаганга, иптәш кызымның күлмәген алмаш- тилмәш кидек,мәйданга чиратлап чыктык. Өч тапкыр йөгерешкә бардым шул көнне, өч сөлге алдым”,- дип, хатирәләрен барлый әбием. hello_html_70b9a29f.jpg



Колхозда эшкә ярарлык ирләр бармак белән генә санарлык калган.Бөтен авырлык хатын-кыз, карт- коры, бала-чага өстендә. Ә сукаларга, чәчәргә, урырга кирәк. Бигрәк тә язын “глубинкадан” икмәк ташу бәгырьләренә төшә. Язгы суны ерып, Мамадышка, Вандовкага, Старый Городка чәчүлек орлыкка йөрүләрнең авырлыгын сөйләгәндә , әбиемнең күзләренә яшь килә.” Төнге сәгать бердә чыгып китә идек, биштәрләребезне күтәреп кичке дүртләргә Мамадыштан кайтып җитә идек. Вандовкага барганда , кунарга туры килә иде. Кунарга Татар Омарына керә идек. Һәркемнең биштәрендә 24 килограммнан да ким булмаган икмәк була иде.Ташу суларыннан чыкканда, бер- беребезгә тотынышып чыга идек “,- дип сөйли әбием.

hello_html_7f21be12.jpg

Чабатадан, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә әле

Әни һаман елап җибәрә.

Кырык – илле чакрым,

Язгы суда

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер ачы хәсрәт:

Һәр йорт саен көтә ач бала.

Әтиләрнең сугыш йөргән чагы,

Безнең яңа туган ел булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Орлык кайткан.

Безгә гомер булып...

Без ни бирдек икән кайтарып?

...Әниләрнең әле яшәр чагы,

китәләр шул иртә картаеп

Ачлы- туклы, алабута һәм бәрәңге катыш ипи ашап булса да, дошманны җиңүгә алар үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр.

Һәр көн саен таңнар алланды.

Киң кырларда, мартен яннарында

Озын көннәр төнгә ялганды.
Җиңү яулый тыныч көрәшчеләр

Гөлләр үсә Ватан кырында.

Илдән илгә, телдән телгә күчеп,

Җыр яңгырый бәхет турында. 

hello_html_58eefc4.jpg

Сугыш беткән. Җиңү көне килгән.Әбием, Нуриәхмәт бабам белән гаилә корып, 6 бала үстергән.Бүгенге көндә әбием балаларының игелеген күреп,һәр туган көнгә шөкер итеп тыныч картлык кичерә.Кече малае Ринат(минем әтием) гаиләсендә безгә терәк һәм киңәшче булып, тәмле ашы, акыллы киңәшләре белән безне сөендереп яши әбием. Тормышның авырлыкларын күп күргән әбием бүгенге тыныч, рәхәт тормышка бик лаек. Озак яшә,әбием!

hello_html_49ac85cc.jpghello_html_m2172a8e4.jpg

Әбиемнең хөкүмәт тарафыннан бирелгән бүләкләре.

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Минем әбием Шаһиева Гандәлифкә дә сугыш чорының бөтен авырлыкларын башыннан кичерергә туры килгән.Ул 1928нче елның 28нче мартында Кече Кирмән авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән.Сугыш башланганда аңа 15 яшь булган., абыйсы Кәримуллага- 17 яшь. Сугыш башлануга Кәримулланы Чистай шәһәренә хезмәт армиясенә алалар. Ул 4ел да 3 ай шунда эшли.Авылдагы йортта һәм колхозда бөтен авырлык Гандәлиф әби җилкәсенә төшә. Әниләре Нәүбаһар чирләп урын өстенә егыла. Гандәлиф әбием үзе чабып- киптереп,”уфалла” арбасы белән ташып,кышлык печән һәм утын хәстәрли. “Урманга утынга көненә өчәр мәртәбә менә идем”,- дип искә ала әбием.

Әле, җитмәсә, һәр хуҗалык, тракторларга ягу өчен, 5әр кубометр имән утыны кисеп, ярып,киптереп,басуга илтеп бирергә тиеш була.Бу эш тә әбием җилкәсенә төшкән.

Ә бит өйдә дә тормышны алып барырга кирәк. Һәртөрле налог, заемнарны түләү өчен дә акча табарга кирәк була. Ә колхозда эшләгән өчен бер тиен дә хезмәт хакы бирмәгәннәр.Шуңа күрә качып- посып,урманнан җиләк җыеп, май язып, аны көянтәгә асып,җәяүләп Мамадышка алып барып сатканнар. Аннан ипи  киелгән кием- салым алып кайтканнар.

“Сугыш беткән елны Сабан туе булды. Киеп чыгарга күлмәгем булмаганга, иптәш кызымның күлмәген алмаш- тилмәш кидек,мәйданга чиратлап чыктык. Өч тапкыр йөгерешкә бардым шул көнне, өч сөлге алдым”,- дип, хатирәләрен барлый әбием.

Общая информация

Номер материала: 169019

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG