Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Бәхетле мизгел.(“Фонетика” бүлегенә нигезләнеп).

Бәхетле мизгел.(“Фонетика” бүлегенә нигезләнеп).


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”, Мөхәммәтҗанова Гөлфия Хәйдәр кызы.


5 нче Л сыйныфы, татар төркеме.

Чараның темасы: Бәхетле мизгел.(“Фонетика” бүлегенә нигезләнеп).

Чараның максатлары: 1. Укучыларның фонетика бүлеге буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау:

Техник чаралар:компьютер, проектор, экран

Таратма материал: ак битләр, ручкалар, фишкалар

Метод: эзләнү.

Класс белән идарә итү чаралары:

МЭНЭДЖ МЭТ,

ТЫНЫЧЛЫК сигналы : “Класс” – “Әйе”,

ТАЙМЕР,

ЧИР

Кулланылган структуралар:

ТИМБИЛДИНГ,

ТАЙМД РАУНД РОБИН,

ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ

РАУНД ТЭЙБЛ,

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН

I. Оештыру. ТЫНЫЧЛЫК сигналы : “Класс” – “Әйе”, структурасы ярдәмендә тынычландыру.

1. - Кунакларны сәламләү. Хәерле көн!

- Биткә-бит иптәш һәм иңбаш иптәш белән исәнләшү. - ЧИР

2. Без сезнең белән “ Бәхетле мизгел” уенын уйнарбыз. Бу уенда, төрле структуралар кулланып, сорауларга җавап табарбыз. Сорауларыбыз фонетика бүлегенә караган булыр. Дөрес җавапларны фишкалар биреп бәяли барырбыз.

II. Уенны башлау.

1. Командадагы укучылар белән танышу.

Бу ял көнендә башкарган берәр кызыклы эшегез турында сөйләгез. ТИМБИЛДИНГ структурасына нигезләнеп эшлибез.

Өстәлләрдәге һәр укучы чират буенча һәм сәгать теле уңаена үзенең иң кызыклы эшен сөйли. Игътибар белән тыңлыйбыз. Аннары сорыйм, биткә-бит иптәшебезнең эшен сөйләячәкбез. Моның өчен һәр укучыга 1әр минут вакыт бирелә, вакыт китте. Ком сәгате куела. 4 тапкыр)

Вакыт чыкты. Биткә-бит иптәшебезнең эше турында сөйлибез.

ТАЙМД РАУНД РОБИН структурасына нигезләнеп эшне дәвам итәбез.

- 1нче өстәл, 1нче номер астындагы укучы биткә-бит иптәшенең эше турында сөйли.

- Ә хәзер 2нче өстәл, 1 нче номер астындагы укучы биткә-бит иптәшенең эше турында сөйли.

-3 нче өстәл, 1 номерлы укучы биткә-бит иптәшенең эше турында сөйли.

-Фишка куябыз. Рәхмәт. - ЧИР

2. ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ структурасына нигезләнеп эшлибез.

Биткә-бит иптәшегезгә яхшылап карагыз, кем булуын хәтердә калдырыгыз. Хәзер Б хәрефенә караган укучылар тышкы түгәрәкне ясыйлар. Аннары А хәрефенә караган укучылар эчке түгәрәкне ясыйлар, биткә-бит иптәшләрен табып, бер-берсенә карап басалар.

1.Укытучының соравы: Фонетика нәрсәне өйрәнә? Уйларга 5-7 секунд бирелә. Кирәк булса, ТЫНЫЧЛЫК сигналы кулланырга.

- тышкы түгәрәктәге укучылар үзләренең иптәшләренә җавап бирәләр.

-Безнең дә җавапны ишетәсебез килә. – әйттерү (Фонетика сөйләмдәге авазларны өйрәнә)

-Җавабыгызга, рәхмәт. Фишка бирү.- ЧИР

-Биткә-бит партнерлар сулга борылабыз, уң як иңбаш белән иптәшеңә тиеп аласыз да түгәрәк буенча барасыз һәм группадагы кызлар санынча кычкырып саныйсыз, шулай яңа иптәш табып, 5не бирәсе. Биткә-бит басабыз.

2.Укытучының соравы: Авазлар нинди төркемнәргә бүленә? Уйларга 5-7 секунд бирелә. Кирәк булса, ТЫНЫЧЛЫК сигналы кулланырга.

- эчке түгәрәктәге укучылар үзләренең иптәшләренә җавап бирәләр.

-Безнең дә җавапны ишетәсебез килә. – әйттерү(сузык һәм тартык авазларга). Җавабыгызга, рәхмәт. Фишка бирү.

Биткә-бит партнерлар сулга борылабыз, уң як иңбаш белән иптәшеңә тиеп аласыз да түгәрәк буенча барасыз һәм ел фасыллары санынча кычкырып саныйсыз, шулай яңа иптәш табып, 5не бирәсе. Биткә-бит басабыз.

3.Укытучының соравы: Татар телендә ничә сузык аваз бар һәм ниндиләр? Уйларга 5-7 секунд бирелә. Кирәк булса, ТЫНЫЧЛЫК сигналы кулланырга.

- тышкы түгәрәктәге укучылар үзләренең иптәшләренә җавап бирәләр.

-Безнең дә җавапны ишетәсебез килә. – әйттерү(12 сузык аваз бар:[а, ә,о,ө,у,ү, ы,э, и; о,ы,э-алынма сүзләрдәге]). Җавабыгызга, рәхмәт. Фишка бирү.

-Биткә-бит партнерлар сулга борылабыз, уң як иңбаш белән иптәшеңә тиеп аласыз да түгәрәк буенча барасыз һәм ДЕКАБРЬ сүзендәге авазлар(6) санынча кычкырып саныйсыз, шулай яңа иптәш табып, 5не бирәсе. Биткә-бит басабыз.

4. Укытучының соравы: Татар телендә ничә тартык аваз бар? Уйларга 5-7 секунд бирелә. Кирәк булса, ТЫНЫЧЛЫК сигналы кулланырга.

- эчке түгәрәктәге укучылар үзләренең иптәшләренә җавап бирәләр.

-Безнең дә җавапны ишетәсебез килә. – әйттерү (28 тартык аваз бар). Җавабыгызга, рәхмәт. Фишка бирү.

- Иптәшләрегезгә рәхмәт әйтәсез, эшләве рәхәт булды дисез. Сезгә рәхмәт, булдырдыгыз, урыннарыгызга утырасыз. (Фишкаларыгызны тартмага салып куегыз). -ЧИР

3. Уенны дәвам итәбез. Бу эшне РАУНД ТЭЙБЛ (чират буенча фикерләрен язу)структурасына нигезләнәбез.

1 нче номерлы укучы ак битне ала, урталай бөкли, аннары тагын 2гә бөкли, 4 өлеш килеп чыга, ертырга түгел.(Укытучы үзе дә үрнәк итеп бөкләп күрсәтә. Кәгазьне күрсәтүне сорый )

Укытучының соравы:Сузык һәм тартык авазларны нинди төркемнәргә бүләбез?

-Һәр укучы нинди төркемнәр барын уйлый. Һәм чиратлап төркем исемен яза, ләкин кабатламый. Битне биткә-бит партнерга бирә һәм ул яза башлый. Вакыт бирелә – 2 минут.

-Вакыт чыкты

- 1 нче өстәл, 3 номерлы укучы җавап бирә? (калын, нечкә, яңгырау, саңгырау).

- 2 нче өстәл, 3 номерлы укучы җавап бирә?

- 3 нче өстәл, 2 номерлы укучы җавап бирә?

- Рәхмәт, булдырдыгыз. Фишка бирү. -ЧИР

4. Алдагы эшне ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИНУйла- яз- командада фикер алыш” структурасына нигезләнеп башкарабыз.

1нче номерлы укучы ак битне икегә бүлә, яртысын иңбаш иптәшенә бирә, битләрне тагын икегә бүләсез дә, биткә-бит иптәшегезгә бирәсез. (Укытучы үзе дә үрнәк итеп бөкләп, ертып күрсәтә. Аннары кәгазьләрне күрсәтүне сорый )

Укытучының соравы: Сузыклар гармониясе яки сингармонизм законы нәрсәне белдерә?

Һәр укучы уйлый, җавабын яза, аннары командада фикер алышасыз.

1 нче өстәл, 4 номерлы укучы җавап бирә

- 2 нче өстәл, 4 номерлы укучы җавап бирә

-3нче өстәл, 1 нче номерлы укучы җавап бирә. (Сүзләрдә сузык авазларның калынлыкта яки нечкәлектә ярашуы )

- Рәхмәт, яхшы. Фишка бирү.

5. Бу эшне ТИМБИЛДИНГ(командада эшләү) структурасына нигезләнеп эшлибез.

фоахәвазнерефтартисутыкзыкканечкакәлын

- Командада башкарабыз. Әле генә безгә сорауларга җавап бирергә булышкан сүзләрнең иҗекләре, урыннарыннан күчеп, аңлаешсыз кушылып, хәрефләр тезмәсе барлыкка китергәннәр. Дөресләп, бу сүзләрне табып алырга кирәк. Өч өстәлдә дә 1 нче номерлы укучы язып бара. Бер ак биттә язабыз. 2 минут вакыт бирелә. Вакыт китте.

- Вакыт бетте. Нинди сүзләр таптыгыз?

Фонетика

Аваз

Хәреф

Тартык

Сузык

Нечкә

Калын

1 нче өстәл, 2 номерлы укучы җавап бирә

- 2 нче өстәл, 4 номерлы укучы җавап бирә

-3нче өстәл, 2 нче номерлы укучы җавап бирә

- Дөрес, рәхмәт. Фишка бирү.- ЧИР

6. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасын куллану. Һәр укучы чират буенча бер тапкыр җавап бирә.

-Бу мәкаль сездә нинди фикерләр уята? Һәр укучы бу сорауга сәгать теле уңаена бер тапкыр җавап бирә.

-1нче өстәл, 1 нче номерлы укучы җавап бирә.

-3 нче өстәл, 1 нче номерлы укучы җавап бирә

- 2нче өстәл, 1 нче номерлы укучы җавап бирә( Олы кешеләрне хөрмәт ит, ярдәм ит; син дә олыгаерсың, синең матур үрнәгеңне күреп үскән буын, үзеңне дә хөрмәтләр).

- Шулай, бүген без олылыйк, хөрмәтлик; киләчәктә безне олыларлар, хөрмәтләрләр!

III. - Иптәшләрегезгә рәхмәт әйтегез. Барыгызга да рәхмәт. Сезнең белән эшләве бик күңелле булды.

Нәтиҗә ясыйк: фишкалар ничә? Кайсы өстәлнең фишкалары күбрәк?

  • Бертигез. Барыбыз да тырышты, дуслык җиңде. Ярыш булгач, бүләк тә була бит инде. Бүләкләр бирү . - ЧИР

Барыбызга да бүләк. Ильмираның биюе.

6



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 07.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров97
Номер материала ДВ-132890
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх