Инфоурок Родной язык Научные работы"Бишек җырлары". Фәнни эш.

"Бишек җырлары". Фәнни эш.

Скачать материал

Бишек җырлары.

 

Кереш

Татар халык авыз иҗаты әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Анда ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. Халык авыз иҗатының барлык төрләре дә кешеләрнең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял –омтылышларын чагылдыра. Шуңа күрә дә татар халык авыз иҗаты кебек олы мирасны читләтеп үткән, шул чишмәнең суын татымаган, аның гүзәллеге, тылсымлы көче белән илһамланмаган кеше юктыр дөньяда. Татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән акыл хәзинәсе буларак, яшь буынны иҗтимагый тормышка алып керүдә, аны намуслы, игелекле, ягымлы, кешелекле итеп тәрбияләүдә, балада уңай сыйфатлар үстерүдә зур роль уйный. Халык авыз иҗатын зур бер рухи йорт дип күз алдына китерсәк әлеге йортның нигез ташларын бишек җырлары тәшкил итә.

       Бишек җырлары гадәттә баланы бишектә тибрәтеп йоклатканда көйләнә. Ана белән бала икәүдән –икәү генә калган вакытта башкарыла .Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җыры аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә –якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.

Мин тууга әнием, мине бишек җырлары белән тибрәтеп йоклаткан, елаганда тагын бишек җырларын җырлап юаткан. Балалар  бакчасына йөргәндә дә, мәктәптә уку дәресләрендә дә мин бишек җырлары белән таныша килдем, аны өйрәнүне һаман дәвам итәм. Бу тема мине бик кызыксындыра. Әниләрнең балаларына нинди бишек җырлары җырлаганын, ул җырларның сабыйга ничек тәэсир иткәнен беләсе килү мине шушы эзләнүгә этәрде.

 

 

 

 

 

 

 

Төп өлеш

Бишек җыры..Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр,иксез-чиксез матур хыяллар,берни белән чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла даагыла...Мин тугач мине әнием бишек җырлары белән тибрәтеп йоклаткан,елагач тагын бырларын җырлап юаткан

                Әлли –бәлли итәр бу

Олы булып үсәр бу.

Олы булып үскәчтен,

Мәктәпләрдә укыр бу,

Зирәк бала булыр бу,

Укуда һәм язуда

Иң алдынгы булыр бу.

Балалар бакчасында йөргәндә дә ,мәктәптә уку дәресләрендә дә без бишек җырлары белән таныштык,танышуыбызны дәвам итәбез.Бу тема минем өчен бик кызыклы,чөнки минем әнием кече сеңлемә хәзер дә бишек җырлары җырлый.Ул җырларны кем язган һәм ни өчен язганын беләсем килә.

Максатым– бишек җырлары турында күбрәк белү,аларның кайдан чыгышын өйрәнү,авторлары турында  белешмә җыю.

Максатыма ирешү өчен үз алдыма куелган бурычларым:бишек җырларының килеп чыгышын өйрәнү,бишек җырларындагы иркәләү сүзләрен,бүгенге көн сабыйлары тыңлый торган бишек җырларын ачыклау;

Материал һәм методика:бишек җырлары турындагы әдәбият белән танышу һәм сораштыру алу.

    Һәр халыкның үзенең бишек җыры бар. Кайбер халыкларда әни кеше сабые туу белән аның үзенә генә багышланган бишек җырлары уйлап табарга  һәм шул җырлар баланы бөтен гомере буе озатырга  тиеш булган. Бу җырлар, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда аны тынычландыру өчен көйләнә. Бишек җырларының беренче авторлары әти –әниләр булуы бәхәссез. Бала –ата –ана өчен иң газиз, кадерле җан, җырларда нәкъ менә шуңа күрә ананың шәхси хис –кичерешләре дә зур урын ала. Йөрәктән  чыккан бишек җырларының сүзләре дә гади, кыска.

Бишек җырлары – дөньядагы иң таталы, иң ләззәтле җырлар ул. Чөнки без бишектә ятканда ук ул җырларны ишетеп, күңелебезгә сеңдереп үсәбез. Әнкәбезнең ягымлы тавышы белән халкыбызның милли моңнары безнең күңелебезне эретә.

Бишек җырлары һәркемгә кадерле, чөнки алар балачакны хәтерләтә. Бишек җырларың төп вазифагы – бишек тирбәтү, баланы йоклату, тынычландыру. Гаиләгә бәхет, шатлык, өмет – куанычлар өстәп бала дөньяга килә. Куаныч белән бергә мәшәкатьләр дә әйтелә. Бала борчыла да, елап та ала. Шул вакытта әниләребез бишек җырлары җырлап ларны юаталар.

Безнең халкыбызда бишек җырлары бик борынгыдан барлыкка килгән. Аны эбиләребез, әниләребез, апа сеңелләребез үләре уйлап чыгарган. Шул җырлар безгә дә буыннан буынга күчеп килеп җиткән. Бишек җырлары халык җырлары белән бер үк вакытта барлыкка килгән дип карала.Салмак кына агылучы моңлы аваз сабыйны тынычландырган. Ул сөйләшә белмәсә дә, сүзләрне аңламаса да җырны тыңлап изрәп йокыга киткән. Ана теле иң беренче балага бишек җыры аша үтеп кергән.

Бу җырлар ни өчен бишек җырлары дип атала соң? Бу да безнең тарихыбызга барып тоташа. Бороңгы бабаларыбыз яңа туган сабыйга тирбәтү өчен махсус җайланма уйлап тапканнар. Ул “ бишек” дип аталган. Нинди генә төрләре булмаган ул бишекнең! Нечкә тал чыбыгыннан үрелгәннәре дә, агачны уеп чсаганнар да, тактада сырлап эшләгәннәр дә...

      Бездә бишек әллә ничек

     Талдан ,җырдан үрелә.

                Җылы бишек ,җырлы бишек

Эленә өй түренә.

Шушы бишекне тирбәтеп әниләребез, әбиләребез җырлар җырланганнар. Бишек тирбәткәндә килеп чыккан әлеге җырларны бишек җырлары дип йортә башланганнар. “ Әлли-бәлли бәү” – юллар һәрбер бишек җырында кабатлана. Ул җырның сүзләре һәм көйне узара бәйләүче күпер ролен үти. Кем тарафыннан һәм кайчан иҗат итүенә карап бишек җырларын халык бишек җырлары һәм авторлар тарафыннан иҗат ителгән бишек җырларына бүген карарга мөмкин.Борынгыдан килгән халык җырларына салынган фикер мәгънәби яктан бер-береннән аерыла.

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү-бәү итеп күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

Алма кебек тәгәрәп,

Үсеп буйга җитәр бу,

Абыйлары артыннан

Мәдрәсәгә китәр бу,

Мәдрәсәләрдә укыгач,

Галим буляп җитәр бу.

 

Бу җырда без сабыйның һәркемгә кадерле газиз бер бала буларак күрәбез.

Әтиенә ай кебек,

Әниенә көн кебек,

Килеп киткән кешегә,

Кадерлеге юк кебек.

Балага иркәләү сүзләре бик күп әйтелә бишек җырында:

 

Йөрәк маем, алтыным

Күз нурам, күгәрченем

Йолдызым.

Авторлары онтылган халыкныкы булып киткән бишек җырларыннан тым күренекле шагыйрьләребез иҗат иткән бишек җырлары да бик күп.

Дәрдмәнднең “ Бәллү “ дигән шигерендә 14 төрле иркәләү сүзе бар:

Кыйгач кашым,

Асыл ташым!

Иркә, бәбкә, алма тубы, аллакаем,

Аппакаем, гөлкәем, сөнбелкәем, колынкаем,

Җаныкаем, бөдрәкәй, фәрештәкәй.

 

Г.Тукай язган “ Бишек җыры “ нда баланы укымышлы, акыллы галим итеп күрү теләге ята. Аның җырында шундый иркәләу, назлау сүзләрен күрәбез: йолдызым, бәгырем, гыйззәтем, кадерем, куанычым, шатлыгым.

М. Җәлил үзенең кызы Чулпанга багышлап язган бишек җырында “ таң йолдызым, шатлык җырым,шаян кызым “ дип ягымлы сүзләр куллана.

Йомгаклау

Бишек җырларын таңлаганнан соң мин шундый фикергә килдем: нинди генә бишек җырын алып карасак та халыкныкына ул, автор тарафыннан иҗат ителгәнме аларның һәркайсында әйтергә теләгән бер фикер ята: бу баланың киләчәгенә якты өметләр баглау, аны авырлыклардан яклау һәм саклау теләге, сабый өчен җылы һәм уңайлы мохит тудыру, аны шул тирәлектә иркәләп, назлап үстерү теләге. Бишек җыры тулган шулкадәр ягымлы, матур сүзләре белән.

Бишек җыры аша баланың күңел күзләре ачыла, матурлыкны, моңны таный башлый. Һәркем бу гүзәл чыганакны, сабыйчагының якты истәлеге итеп күңел түрендә аклый. Шул бишек җыры аша бала тәүге кат шыгьри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән очраша. Бала бу моңлы, тыныч, салмак, назлы, ягымлы көйне ишетү белән үзенең аллы-гөлле чәчәкләргә төренгән балачак бакчасына әйләнеп кайта. Һәм үзе дә сизмәстән бишек җырын көйли башлый. Кечкенә вакытта, курчаклы уйнаганда, аларны “ Ә-ә-ә итә” дип, үзебезгә йоклата идем. Димәк, әнием сөйләгән сүзләр, җырлаган җырлар безгә тулысынча аңлашып бетмәсә дә, безнең зиһенебездә, күңелебездәбарыбер сакланып калган. Әниләребез безгә бишек җырын үзләренең киләчәккә булган өметләрен салалар. Һәр сабыйның тормышы белән очрашуы бишек җырыннан башлана. Ул аны асы җиһанга чыгара. Шуның өчен бишек җыры бик кирәе. Бу моң һәр өйнең ишеген качардай булсын. Бишекләрдән бишекләргә күчеп, өй түрендә урын алырдай булсын. Безне балачагыбызга алып кайтсын. Әниләребезнең йокысыз төннәрен, әтиләребезнең сагынап эштән кайткан минутларын. Әбиләребезнең безне яратып сөйгән йомшак кулларын искә төшереп торсын һәм бу кадерле кешеләребезгә карата булган якты хисләребез мәңге сүрелмәс. Бишек җырлары белән бергә үрелеп барсын.

Әнкәйнең җырын тыңлап

Тал бишектә үскәнмен.

Шул җыр белән канатланып

Тәпи атлап киткәнмен.

Бишек җыры илһам биргән

Юлдаш булган җаныма

Әнкәемнең нурлы йөзе

Мәңгегә күз алдымда.

Бишек җыры белән иңгән

Күңелемә яктылык-

Туган җирне һәм гомерне

Сөю хисе саф булып.

 

Кулланылган әдәбият:

1.Бишек җырлары.Казан,"Мәгариф"нәшрияты,1993

2.Закирова К.В,Иң матур сүз.Хрестоматия,Казан,"Мәгариф"нәшрияты-2000

3.ЗариповаФ.Бала бишеге-гомер ишеге.Яр Чаллы,"Идел-йорт"нәшрияты-2000

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Бишек җырлары". Фәнни эш."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Педагог-психолог

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 187 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.04.2022 132
    • DOCX 8.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шамсутдинова Гузель Амировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шамсутдинова Гузель Амировна
    Шамсутдинова Гузель Амировна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 38336
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Русский язык")

Учитель русского языка

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика обучения русскому языку в образовательных организациях в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 473 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 5 649 человек

Курс повышения квалификации

Основы преподавания родного (русского) языка и родной литературы в образовательной организации

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 237 человек

Мини-курс

Психология взаимоотношений, прощения и самопонимания

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 134 человека из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 52 человека

Мини-курс

Эффективные стратегии продаж: воронка, агрегаторы и мессенджеры

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология воспитания и детско-родительских отношений

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе