Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Доклад на тему "Заманча дәрес"

Доклад на тему "Заманча дәрес"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Докладның темасы: Заманча дәрес

Укытучы: Зарипова З.А.

1 слайд

Без информацион җәмгыятьтә яшибез. Бөтен тирә-юнебезне төрле катлаулылыктагы мәгълумат чорнап алган, кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә ныклап үтеп кергән. Бер генә профессияне, белгечлекне дә компьютердан башка күз алдына китереп булмый. Шушы информация ташкынында югалып калмау гына түгел, ә киресенчә - кирәкле мәгълүмат чыганакларын табып, аны нәтиҗәле куллана белү – күп очракта уңышның нигезе булып тора. Шунлыктан, мәктәптә кече яшьтән үк укучыларда информацион технологияләр белән эш итә белү күнекмәсен булдыру зарур. Хәзерге заман укытучысы заман сулышын тоеп эш итәргә, укучыларны тиешле мәгълүматны табып куллана белүгә этәргеч бирергә, иҗади фикерәү сәләтен үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Кызыклы, бай эчтәлекле, заманча итеп оештырылган дәресләр генә укучы өчен чын мәгънәсендә иҗат лабораториясенә әйләнә.

Ә заманча дәрес нинди булырга тиеш соң?

Ул бүгенге вакыт өчен актуаль булырга тиеш. Заманча дәреснең нәтиҗәле, гамәли булуы; бала, ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булуы шарт. Мондый дәрестә беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую, өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Бу очракта укытучы оештыручы, координатор, консультант ролендә.

Традицион дәрес заманча дәрестән нәрсә белән аерыла соң?

2 слайд

Беренчедән, традицион дәрестә укытуның максаты – белем, күнекмә, осталык формалаштыру булса, заманча дәрестә – функциональ грамоталы шәхес үстерү.

3 слайд

Кем ул функциональ грамоталы шәхес?

Ул:

дөньяда ориентлаша белгән һәм җәмгыятьнең кыйммәтләренә туры китереп гамәлләр кылучы ;

карарлар кабул итүдә мөстәкыйльлеккә ия булучы;

үз гамәлләре өчен җавап бирә белүче;

үз белемен даими баетып торучы;

стандарт булмаган ситуацияләрдән чыга белүче;

теләсә нинди җәмгыятьтә җиңел адаптацияләнүче һәм аңа актив йогынты ясаучы;

үз фикерен яклый белүче һәм башкаларның фикерен хөрмәт итүче;

кешеләр белән аралашу чаралары - әйтмә һәм язма сөйләмгә югары дәрәҗәдә ия булучы;

заманча мәгълүмати технологияләр белән эшли белүче.

4 слайд

Икенчедән, белем бирү процессында катнашучылар буларак укытучы – белем бирүче субъект, укучы - әйтелгәнне яхшы үтәүче объект, ә ата-ана – укытучының балага тәэсир итү объекты булып торса, заманча дәрестә укытучы – танып-белү процессын оештыручы, укучы – эзләнүле эшчәнлек субъекты, ата-ана – укытучының актив булышчылары булып тора.

5 слайд

Өченчедән, традицион дәрестә төп эш ысуллары – ятлау, истә калдыру, традицион методлар булса, заманча дәрестә – Яңа белем “ачу”, танып-белүдә эзләнүле эшчәнлек, яңа педагогик технологияләр.

6 слайд

Дүртенчедән, традицион бәяләүдә барлык җепләр укытучы кулында: ул кимчелекләрне һәм проблемаларны күрсәтә, мөстәкыйль һәм контроль эш эшләгәндә күп очракта укытучы һәм укучы арасында бәйләнеш тыела, ә заманча дәрестәге бәяләүдә өч дәрәҗәле якын килү: мәҗбүри минимум – программа таләпләре – индивидуаль максимум. Процесс һәм нәтиҗәне бәяләгәндә билге мәсьәләне чишү нәтиҗәсенә генә куела. Бәяләү объекты – гомумуку күнекмәләре. Үзбәя, рефлексия.

7 слайд

Бишенчедән, традицион дәрес укучының укытучыга буйсынуына нигезләнгән формаль аралашуга корылса, заманча дәрес хезмәттәшлеккә нигезләнә һәм укучы фикере югары бәяләнә.

8слайд

Алтынчыдан, традицион дәрестә төп эш оештыру формалары фронталь булса, заманча дәрестә – фронталь һәм коллектив эш (парлы эш, төркемдә эш).

9 слайд

Җиденчедән, традицион дәрес инструментлары булып такта, акбур; күрсәтмә һәм дидактик материаллар, журнал; өстәмә әдәбият, энциклопедия, сүзлекләр торса, заманча дәреснең җиһазлары – интерактив такта, медиапроектор; электрон плакатлар; электрон тренажер; электрон журнал; портал, интернет-китапханә, интернет-каталог.

Сер түгел, укучылар матур әдәбият әсәрләрен бик аз укый, ләкин бер техник чара, иң яңа буын компьютер да тере җанлы әдәби әсәрнең үзен, аның телен, моңын, фикер тирәнлеген алыштыра алмый.

Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрүдә компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм. Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.

Бигрәк тә икетеллелек шартларында информацион компьютер технологияләрен куллану татар телен, аның культурасын, татар халкының тарихын өйрәнүдә зур мөмкинлекләр ача, читтән торып экскурсияләрдә булу шартлары тудыра. Бу технологияне куллану укучыларда фән белән чынлап торып кызыксыну уята.

Төп максатыбыз - укучыларда  фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык конкуренциягә сәләтле һәм толерант шәхес тәрбияләүгә ирешергә мөмкинлек бирә.   Бигрәк тә татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында, информацион технологияләр укучыда белем алуга, укуга кызыксынуын уята. Бу очракта, билгеле инде, белем биргәндә күрсәтмә әсбаплар зур роль уйный. Бүгенге көндә таблица, рәсем, аудиоязма, видеоязма белән бергә, компьютер программалары, презентацияләр, электрон дәреслек, On-Line режимында укыту, интерактив такта һ.б. алыштыргысыз ярдәмче. Хәзер компьютер, мультимедия программаларыннан, электрон ресурслардан башка белем бирүне күз алдына да китереп булмый.

10 слайд

Менә шундый юллар белән мин укучыларымның сөйләмен үстерү һәм камилләштерү өчен, тынгысыз эш алып барам. Эшемнең нәтиҗәсе буларак укыткан укучыларым сыйныфтан тыш чараларда теләп катнашалар, татар телендә сөйләшүче, итәгатьле укучыларым дәрескә һәрвакыт яратып һәм зур теләк белән йөриләр.

Яңа технологияләр белән танышу һәм дәрестә куллану, иҗади үсешне тәэмин итәрдәй методик әдәбиятны өйрәнү, эзләнү эшчәнлеген дәвам итү – киләчәккә булган уй-хыялларым.

11слайд

Әдәбият:

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.

-Казан: Мәгариф, 2004.

«Мәгариф» журналы.-Казан, 2008, №6.

«Мәгариф» журналы.-Казан , 2002, №6.

«Мәгариф» журналы.-Казан, 2002, №8.

«Мәгариф» журналы.-Казан, 2000, №7

«Мәгариф» журналы.-Казан, 2007, №8

Татар әдәбиятын урта мәктәптә альтернатив дәреслекләрдән укыту программасы. Казан: Мәгариф, 2001



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 28.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров401
Номер материала ДВ-016507
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх