Инфоурок Другое Другие методич. материалыЭлектив курс "Питрәч - безнең туган җир"

Электив курс "Питрәч - безнең туган җир"

Скачать материал

Электив курс : “    Питрәч –безнең туган җир”.   

 

(Авторлык программасы)

 

 

 

 

 

 

 

                                   

 

 

 

 

 

 

 

 

            Электив курс программасы.

 

 

 

                               Питрәч –безнең туган җир

                         (IX сыйныфларда  профиль алды әзерлеге өчен)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                           

 

 

 

 

 

 

 

                                                                

                                            

 

 

                                 Аңлатма язуы

 

         Соңгы елларда мәгариф системасы төрле үзгәрешләр кичерде: укыту – тәрбия       процессында заман таләп иткән яңа метод , яңа технологияләр,төрле юнәлешләр кулланыла башлады.Шулар арасыннан укыту –тәрбияне милли төбәк шартларын искә алып оештыру өстенлекле юнәлешкә әйләнде.Аның асылы дәүләт белем стандартларын төбәк тарихы ,социаль –икътисадый ,милли-мәдәни белемнәр белән тулыландыру,баетудан гыйбарәт.

        Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгендә бихисап. Халык тарихын өйрәнү,аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру укучыга ул яшәгән республика , район ,авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.

        Туган җир ул – безнең кече ватаныбыз,тәүге тапкыр тәпи баскан , ил –көн иткән, яшәгән төбәгебез.Шуңа күрә туган – үскән җиреңне күбрәк белү , аның тарихи үткәне белән танышу үз Ватаның турында күбрәк белергә , аның үткәнен , киләчәген тирәнтен аңларга ярдәм итә.

        Туган төбәгебезнең тарихын өйрәнү,төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты белән танышу, яшь буынны халкыбыз, туган төбәгебез белән горурлана алырлык , халыклар арасындагы дуслыкның кадерен белү хисләренә ия булырлык алмаш итеп тәрбияләүгә зур йогынты ясый.

        Безнең Питрәч төбәгендә туып – үскән һәм исемнәре күпләргә таныш булган якташларыбыз –     М.Колый ,С.Сабиров, К.Кәримов, М.Гәрәев, П.Апушев, Р.Ибраһимова , З.Хәйретдинов, А.Хафизов, Р.Шәмсетдинов,А.Макаров,Г.Морозов,Н.Максимовлар  белән без хаклы рәвештә горурланабыз.

        Шуларны искә алып 9 нчы сыйныфларда электив курслар үткәрү өчен  17 сәгатьлек программа төзедем.”Питрәч – безнең туган җир”курсы белем генә биреп калмыйча,һәр баланың иҗади эшчәнлеген үстерергә,аларны  мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтүгә һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәргә тиеш.

 

                                             

 

                     Программаның максаты :

-         төбәкнең бай тарихын, күренекле шәхесләренең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү,туган җиргә мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияләү.

 

                                                Төп бурычлар:

-         укучыларда үзләре яшәгән авыл , урам , район тарихын өйрәнү аша иҗади эзләнү омтылышын тудыру;

-         районыбыз җирлегендә яшәп иҗат итүче язучылар ,шагыйрьләр иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау;

-  данлыклы якташларыбыз тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотизм һәм толерантлык  хисләре тәрбияләү;

 

        Шушы максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен курста бирелә торган      материал түбәндәге юнәлешләргә бүлеп өйрәнелә:

-         укучыларга туган як ,туган җир турында мәгълүмат бирү;

-         төбәктә яшәүче сәнгать кешеләре , шагыйрьләр ,язучылар , алдынгы хезмәт- чәннәр белән очрашулар үткәрү;

-         халкыбызның гореф –гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

-         әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында күзаллау булдыру;

-         музейларга экскурсияләр оештыру.

    

                                Программаның эчтәлеге

 

1.      Кереш.(1 сәгать).

  Питрәч –безнең туган җир.

  2.Питрәч районының оешу тарихы. Район музеена экскурсиягә бару.(1 сәгать).

  3.Елгалар чишмәдән башлана.Питрәч төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр Петр Макаров ,Геннадий Морозов, Анатолий Макаров,Николай Максимовларның фәнни эшчәнлеге белән танышу.  (1 сәгать).

 4.Мәүлә Колый иҗаты. Тормышы,әсәрләре белән танышу ,аңа багышлап  язылган шигырьне  анализлау.  (1 сәгать).

 5.Язучы С.Сабиров иҗаты. Хикәяләре буенча әңгәмә.   (1 сәгать).

 6.Сатирик язучы К.Кәримов иҗаты.    (1 сәгать).

7.Туган төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез,язучыларыбыз иҗаты. (2 сәгать).

         1)“Исегездән һич тә чыкмас,

              Питрәчне бер күрсәгез,

             Сихерләнеп калырсыз сез

             Бу төбәккә килсәгез...”(П.Апушев иҗаты). (1 сәгать).

          2). Шигърият –аның гомер юлдашы.(М.Садыйков иҗаты). (1 сәгать).

8.”Питрәч таңнары”әдәби берләшмәсенең эше белән танышу.     (1 сәгать).

9.Туган ягы кирәк кешегә.(Яшь шагыйрә Луиза Янсуар иҗатында туган як темасы). (1сәгать).

10.”Мин,Чуен Гәрәй малае”. Журналист Мәгъсүм Гәрәев иҗатына күзәтү. (1 сәгать).

11.Театр дөньясында.Хафизовлар династиясе.   (1 сәгать).

12.”Моңнар белән тулы туган ягым

Син бит минем илһам бишегем....” (Җырчы һәм композитор З.Хәйретдинов).     (1сәгать).

13.Батырлык эзсез югалмый. Советлар Союзы Геройлары П.М.Гаврилов,В.И.Осипов,Г.К.Камалиевлар язмышы белән танышу .Музейга экскурсиягә бару. (1сәгать).

14.Кешене хезмәт бизи.(Районның алдынгы хезмәтчәннәре белән танышу). (1сәгать).

15.Питрәч төбәгенең гореф –гадәтләре,әби-бабаларыбыз йолалары. (1сәгать).

16.Йомгаклау.Питрәч төбәгенә багышлап язылган әсәрләрне барлау,исемлеген төзү.

 (1сәгать).

17.Йомгаклау.       

                                   

 

                                                       Тематик план

 

№п/п

Тема.

Кулланган

материал.

Үткәрү формасы.

Өстәмә эш.

Сә

гать са

ны.

1.

Кереш дәрес.Питрәч – безнең туган җир.

Павел Апушев”Питрәч –безнең туган җир”-Казан,”Матбугат йорты ” нәшрияты 2000, 4нче бит.

Лекция,тестлар белән эшләү.

Район тарихына караган материаллар-  ны туплау.

     1

2.

Питрәч районының оешу тарихы.

 Павел Апушев”Питрәч –безнең туган җир”-Казан,”Матбугат йорты” нәшрияты, 2000. “Район тарихына штрихлар”,  5нче бит

Район музеена экскурсия.

Әңгәмә.

Питрәч районындагы авыллар тарихы турында материал туплап, мәктәп музеена тапшыру.

1

3.

Елгалар чишмәдән башлана.(Районнан чыккан күренекле шәхесләр-галимнәр ).

К.Кәримов”Ямь-

ле Мишә буйлары”-Казан,2006,237-250нче битләр.

Лекция,әңгә-

мә.

Реферат язу

1

4.

Мәүлә Колыйның тормыш юлы һәм иҗаты.

Мөхәммәт Садыйков”Мәүлә Колый”, П.Апушев”Питрәч- безнең туган җир”-Казан,2000,164 нче бит, К.Кәримов”Ямьле Мишә буйлары”-Казан ,2006,254 -256 нчы битләр .

“Мәүлә Колый –

безнең якташ”,”Алга”га-зетасы,1990ел,29нчы ноябрь.

Сәнгатьле уку, әңгәмә.

Шигырьне ятлау.

1

5.

Иске Йорт аксака-

лы.(Язучы С.Сабиров иҗаты) .

П.Апушев”Питрәч –безнең туган җир”-Казан,2000, 150 -151 нче  битләр.

С.Сабиров”Җил тулсын җилкәннәргә”-Казан,Татарстан китап нәшрияты,1981.

Әңгәмә,аңлату.

Бер әсәренә кыскача анализ ясау.

1

6.

Сатирик язучы К.Кәримов.

Язучы иҗатында сатирик көлүнең төп объектын билгеләү.

П.Апушев”Питрәч –безнең туган җир”- Казан,2000, 154 -155 нче  битләр.

К.Кәримов”Бәхетле кеше”-Казан,Татарстан китап нәшрияты,1984

 

Тормышы һәм иҗаты турында альбом төзү.

1

7.

Туган төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучыларыбыз, шагыйрләребез:

1.П.Апушев-  туган як җырчысы.

2Шигьрият-аның гомер

юлдашы.(М.Садыйков иҗаты).

П.Апушев “Мишә буйлап Иделгә”-Казан,1997.

К.Кәримов”Ямьле Мишә буйлары”-Казан,2006.

 

 

“Алга” газетасы,22нче сентябрь,1999  ел,2004 нче ел,4нче

Февраль.

Очрашулар үткәрү.

Туган як табигатенә багышланган шигырьләрен тупларга.

 

 

1

 

 

 

 

1

8.

“Питрәч таңнары”әдәби берләшмәсенең эше белән танышу.    

Газета тупланмалары.

Редакциягә экскурсия.

Газетага мәкаләләр язу.

1

9.

Туган ягы кирәк кешегә. (Луиза Янсуар шигырьләре белән танышу).

 

Л.Янсуар”Болан кызы”-Казан,”Мәгариф ”нәшрияты,2005.

Әти- әнисе белән очрашу.

Сәнгатьле уку.

 Мәктәп еллары турында материал туплау.

1

10.

“Мин ,Чуен Гәрәй малае”-журналист М.Гәрәев иҗаты.

М.Гәрәев”Мин,Чуен Гәрәй малае”-Казан,2004.

Китапханәгә бару. Китапханәче чыгышы.

Реферат язу.

1

11.

Театр дөньясында.Хафизов-лар династиясе

П.Апушев”Питрәч –безнең туган җир”-Казан,2000,”Бу туганнар сәхнә өчен туганнар”-175-176 нчы битләр.

Татар академия театрына экскурсия.

 

1

12

“Моңнар белән тулы туган ягым

Син бит минем илһам бишегем..”(Җырчы, композитор З.Хәйретдинов)

П.Апушев”Питрәч –безнең туган җир”-Казан,2000,176 -177 нче битләр.

Аудиоязма тыңлау.

Үзләре яраткан бер җырны өйрәнү.

1

13.

Батырлык эзсез югалмый.(Сугыш геройлары)

П.Апушев”Питрәч –безнең туган җир”-Казан,2000,176 -177 нче битләр.

Музейга экскурсия.Лек-

ция.

 Сочинение язу:“Без сугышта юлбарыстан көчлебез”.

1

14.

Кешене хезмәт бизи(районның алдынгы эшчеләре турында әңгәмә)

Районның алдынгы кешеләре турында газетада басылган мәкаләләр белән танышу

Районның алдынгы кешеләре белән очрашу.

Әңгәмә.

“Әти -әнием һөнәре”- “Алга” газетасына мәкалә язу.

1

15.

Питрәч төбәгенең гореф –гадәтләре,әби- бабаларыбыз йолалары.

 

Йолалар турында фикер алышу.

Иҗади эш.Гаиләбез-

дә сакланган йолалар.

1

16-17.

Йомгаклау.Питрәч төбәгенә багышлап язылган әсәрләр.

“Алга ”газетасында басылган материаллар.2010-2017нче еллар.

Викторина үткәрү.

 

1

 

  

 

 

                         Кулланылган әдәбият

1.ХәбибуллинаЗ. Н.Татар теле һәм әдәбиятыннан электив курслар.-Казан,2008.

2.Хадиуллин И.Г.Татарстан мәктәпләре өчен электив курслар.-Казан.2005.

3. Апушев П. Апушев М.Питрәч –безнең туган җир.- Казан : “Матбугат йорты”нәшрияты.2000. 

4 . Апушев П.  Мишә буйлап- Иделгә.-Казан “Ватан”нәшрияты,1997.

5.Гәрәев. Мин, Чуен Гәрәй малае. -Казан, Идел -Пресс. 2004 .

6.Гомәрова З.Д.Күмелмәсен узган юллар.-Казан .Тарих-2005”Хәтер ”нәшрияты.

 7. Кәримов К.Бәхетле кеше. -Казан,Татарстан китап ншәрияты,1984.

8.КәримовК. Ямьле Мишә буйлары.-Казан.2006.

 9..Максимов Н.В.Без бер тамырдан .-Казан .  “ Мәгариф” нәшрияты ,2002.

10.Сабиров С.Җил тулсын җилкәннәргә. -Казан,Татарстан китап нәшрияты,1981.

11. СабировС.Алтын балдаклы абыстай. -Казан,Татарстан китап нәшрияты,2004.

12. Саттаров Г. Ни өчен шулай аталган.-Казан. Татарстан китап нәшрияты,1971.

13.Янсуар Л.Болан кызы. -Казан,”Мәгариф” нәшрияты,2005.

14.”Алга ”газетасы,1990,29 ноябрь;    1998 ,5 декабрь ,29 август; 1999.16гыйнвар ;2004 ,21 октябрь,4 февраль.

 

                         Укучылар  өчен әдәбият

1. Апушев П. Апушев М.Питрәч –безнең туган җир.- Казан : “Матбугат йорты”нәшрияты.2000. 

2. Әдһәмова М.Мишә тугайлары. -Казан.”Мәктәп” нәшрияты, 2004.

3. Кадыйрова –Сафина Г.Ак хыяллар иле.-Питрәч,2008.

4. Кәримов К.Бәхетле кеше. -Казан,Татарстан китап ншәрияты,1984.

5.КәримовК. Ямьле Мишә буйлары.-Казан.2006.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

    Викторина сораулары.

 

 

 

1.    Питрәч районы кайчан оештырыла ?

2.    Питрәч авылы исеменең килеп чыгышын аңлатыгыз.

3.    Районда күпме халык яши?

4.    Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбызны

атагыз.

5.    Питрәч төбәгендә туып – үскән танылган әдәбият әһелләрен санагыз.

6.    “Мин,Чуен Гәрәй малае”. Бу әсәр кем турында һәм аны кем язган?

       7.   ”Питрәч –безнең туган җир ” китабының авторы кем?

8.   З.Хәйретдинов башкаруында нинди җырлар беләсез?

   9. ”Сагынам сине ,Питрәч” җырының авторлары кемнәр?

  10. Бу җырны беренче булып кем башкарды?

11.Күн авылында туып –үскән артистларны санап чыгыгыз.

  12.Луиза Янсуарның нинди китаплары басылып  чыкты?

  13.Районда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрне, язучыларны беләсезме?

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Электив курс "Питрәч - безнең туган җир""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Портной

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 191 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.08.2017 657
    • DOCX 38.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Александрова Миннегуль Имамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9095
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 175 человек из 48 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 496 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 331 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 285 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 851 человек

Мини-курс

Здоровьесбережение и физическое развитие школьников

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Детское развитие: ключевые моменты взаимодействия с детьми и подростками

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 304 человека из 68 регионов
  • Этот курс уже прошли 181 человек

Мини-курс

Психология аддиктивного поведения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека