Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Эссе на татарском языке "Мин-укытучы"

Эссе на татарском языке "Мин-укытучы"

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Мин – Укытучы.

Эссе

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Белгәнемне шулай бирә алсам,

Шәкертләрем өчен һәрвакытта

Матур үрнәк булып кала алсам.

Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар...

Күңелем белән гомер башым – балачагыма әйләнеп кайтам. Балачак истәлекләреннән дә газиз нәрсә бар соң!  Аларны тыныч кына искә алып та, дулкынланмый гына сөйләп тә булмый.

Мәктәпне тәмамлаганга да егерме биш ел сизелми дә үтеп киткән. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Хәзер инде үзем укытучы. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен.

  Әйе, мин бәхетле. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да тәүге адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин – Укытучы. Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калырга тиеш без!

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак

сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладым микән? Юктыр. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең.

Минем хезмәтем  дә мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин дә Укытучы. Балаларга белем бирүче, гыйлем нуры чәчүче, күңелләренә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы  кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма  беренче укытучым этәргеч булгандыр. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы- татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачакмын. Шушы карарым мине Казан дәүләт университетына  китерде дә. Менә ике дистә елдан артык гомеремне укучыларыма багышладым. Мин мәктәптә татар теленең белем нигезләренә өйрәтәм, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи-әхлакый мирасыбызны укучыларым күңеленә җиткерергә омтылам. Күренекле язучыларыбыз иҗаты, аларның әсәрләре аша, бөек мәгърифәтчеләребез Р. Фәхреддин, К.Насыйриның педагогик мирасын кулланып, укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану һәм ихтирам, туган якка мәхәббәт һәм төбәгемнең бөек шәхесләренә карата горурлык хисе, туган телем, халкымның тарихы, гореф-гадәтләре, зыялылары, татар дөньясына караган милли традицияләр, халык педагогикасы аша укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксыну, әхлакый сыйфатлар тәрбиялим.

Балаларны татар телендә  бер – берсен аңларга, бер - берсе белән аралашырга өйрәтү, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым.

Мин дәресләремдә балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, аларның шигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтәм. Эшлекле уен дәресләр, төрле бәйгеләр, төркемнәрдә эшләү укучыларга ошый.  Әдәбият дәресләрендә проблемалы анализ ясау алымын куллану укучыларда мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра. Укучыларны әдәби уку белән кызыксындыруда, аларның класстан тыш укулары белән җитәкчелек итүдә һәм уку культурасын камилләштерүдә татар теле атналыкларының әһәмияте зур. Без дә, шушы атналыкларда катнашып, иншалар язабыз, шигырь бәйгеләрендә катнашабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Танылган шагыйрьләр һәм язучыларның туган көннәренә багышланган әдәби кичәләр үткәрәбез.

Дәресләрдә һәм класстан тыш эшләрдә татар халык авыз иҗатын даими файдаланам. Әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, шигырьләрне көйгә салып җырлау балаларга бик ошый. Дәресләрдә ана теленең бай мөмкинлекләреннән файдаланып эшләү укучыларның сөйләмендә чагыла. Балаларым саф татарча сөйләшәләр, аралашалар.

Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам.. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә.   

Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килде.

Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.

Эштән соң, узган гомер чакрымнарын күңелемнән барлый-барлый, салмак кына атлап,  өйгә кайтып барышым.  Урамда очраткан авылдашларым да, мәктәптән кайтып уйнарга чыккан  укучыларым да  елмаеп  сәлам биреп уза. Кайберләре туктап хәл-әхвәл сораша, кайберләре ни белән дә булса кызыксына. Ә мин җайлап кына аларның сорауларына җавап бирәм дә юлымны дәвам итәм. Башымда мең төрле уй …

Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр… Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм. Ап-аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрделәр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим.

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 07.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров290
Номер материала ДВ-132684
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх