Җәмит
Рәхимов әсәрләренең тормышчан көче
Лениногорск шәһәре 4 гомуми урта белем
бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы
Хәниева Зәринә Минрафис кызы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Мортазина Әлфирә Фатих кызы
Җәмит
Рәхимов - озын һәм катлаулы иҗат юлы үткән олы язучы. Әдипнең иҗаты күпкырлы.
Ул иҗат иткән хикәяләр, повесть һәм романнар бүген дә яратып укыла. Кайберләре
рус телендә дә дөнья күрделәр. Сәбәбе исә гади.Ул әсәрләр мавыктыргыч һәм
гыйбрәтле.
Язучының
күпчелек әсәрләре сугыштан соңгы авыр авыл тормышына, нефть чыгаручыларның
язмышына багышланган. Аларда авыр һәм кырыс тормыш күренешләре теркәлеп калган.
Шул вакыйгалар белән бергә үрелеп туган як табигате дә бик матур, үзенчәлекле
итеп бирелә. Чын сәнгать әсәрләренең бизәкләре, мәңгелек сыйфат һәм хәсиятләре
була. Алар Җәмит Рәхимов әсәрләрендә дә байтак. Шуларның иң мөһиме - язучы
әсәрләренең тормышчан көче. Анда җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, нефть һәм
нефтьче, алар арасындагы мөнәсәбәт, аларның үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә
йогынтысы язучы әсәрләренең буеннан буена кызыл җеп булып сузыла.
Җәмит
Рәхимов-нефть темасына язылган 400 дән артык очерклар авторы. Ул-татар
публицистикасында, татар әдәбиятында нефть темасын бөтен тулылыгы белән
тасвирлаучы, баштанаяк аңа хезмәт итүче язучы. Татарстан нефтенең, Шөгер
төбәгендә нефть эзләү, табу һәм чыгаруның тарихы өстендә дистә еллар буе эшли
Җәмит Рәхимов. Ул кешеләрнен аерым сыйфатларын, табигать күренешләрен сурәтләү
белән генә чикләнми, персонажларның эш-хәрәкәтләрен, уй-фигыльләрен, үзара
мөнәсәбәтләрен дә сурәтли. Автор бер-бер артлы килүче вакыйгаларнын үзара
эзлеклелеген саклый, берсен икенчесеннән китереп чыгара, бер вакыйганы
икенчесенең дәвамы итә. Художестволы очерк белән кешеләрнең яшәеш шартлары
эченнән тотрыклы мөнәсәбәтләрне эзли. Аның “Өлешемә тигән көмешем” әсәрен очерк
һәм повесть дип тә әйтеп була. Бу әсәрдә ул кеше характерын типик итеп
тасвирларга омтыла. Аның сюжетын төзегән вакыйгалар юлдагы очрашулардан,
очраклы сөйләшүләрдән гыйбарәт.
“Кыядагы
чәчәкләр”романының язылу тарихы бик гыйбрәтле һәм кызыклы икән. Җәмит Рәхимов
нефтьүткәргеч сузучыларның тормышын күзаллау өчен, шул конторага урнашып,
эшчеләр белән кырларда-яланнарда торба салып йөргән. Уренгой-Помары-Ужгород
магистраленең шактый чакрымнарын җәяүләп узган. Нефтьчеләр турындагы әсәрен
шундый сүзләр белән тәмамлый: “Нефть байлыгыбыз арткан саен, торба юллары салу
да киңәя. Аларны һаман да шул ук тынгысыз хезмәт кешеләре төзи. Ил баесын,
Ватаныбыз чәчәк атсын, халкыбыз мул тормышта рәхәт, тыныч яшәсен дип алар бүген
дә елгалар һәм сазлыклар, чокырлар һәм таулар, кырлар һәм үзәннәр аша корыч
юллар сузып һаман алга баралар. Ак юл сезгә, кыю кешеләр! ”[5;214]
Ул
туган ягы табигатен белеп һәм яратып, туган җир туфрагының җылысын тоеп яза.
Беренче карашка ис китәрлек булмаган хәлләр гыйбрәтле уй-фикерләр эченә алып
кереп китәләр. Бу әсәрләрендә тормыш могҗизалары тасвирлап кына калынмый, ә
аның серләренә юл ачыла, әйләнә-тирәдәге сокландыргыч матурлык күрсәте
Чынан
да, Җәмит Рәхимов татар халкы тарихына, язмышына багышланган игелекле һәм зур
әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итеп калдырды. Әдипнең эшчәнлегенә Кыям
Миңлебаев шундый бәя бирә: “Батырша”романы, “Авыллар тарихы” белән ныклап
танышкач, авторыбызның милләтпәрвәрәдип икәнлегенә һәм кыйбласына һич тә хыянәт
итмәвенә, дәрәҗәле әфәнделәргә яраклашу яраклашу юлына басмавына янә дә
инандым. Тырышып казына торгач, тарихи роман язганнан соң Җәмитне мин Абдуллага
тиңләгән булсам, авылларына лаеклы бәя бирү йөзеннән галим вә философ дияргә,
йөзьяшәр Исәнбәткә тиңләргә мәҗбүр булдым”. [5]
Туган төбәгебезгә булган хисләрне
тәрбияләүдә якташ язучыбыз Җәмит ага Рәхимовның да өлеше бәяләп бетермәслек
дәрәҗәдә зур.Ул матур әдәбият үрнәкләре аша туган җиребезне тагы да яратырга,
аның башка төбәкләрдән аермалы булган үзенчәлекле якларын ачарга ярдәм итә. Ә
шәхес булыр өчен, беренче чиратта, туып-үскән җирең турында, мәдәнияты, тарих
буенча хәбәрдар булырга кирәк.
Кулланылган әдәбият.
1. Габделхакова Р. Күңел һаман аны эзли /Р.Габделхакова.// Заман
сулышы. - 2000.
2.
Исламов Ф.Ф. “Әдәбият
дәресләрендә туган якны өйрәнү материалларыннан файдалану”, Казан, Татарстан
китап нәшрияты, 1983.
3. Миңлебаев К. Иҗади игезәкләр./К. Миңлебаев.//Заман сулышы. - 1993.
4. Рәхимов
Җ. Г. Өлешемә тигән көмешем. /Җ.Г. Рәхимов. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1978.-188б.
5. Рәхимов
Җ. Г. Кыядагы чәчәкләр./Җ.Г. Рәхимов. – Казан, татарстан китап нәшрияты,
1989.-214б.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.