Инфоурок Другое КонспектыКлассный час на татарском языке

Классный час на татарском языке

Скачать материал

 

Давлетшина Рамиля Тальгатовна Кукмара районы Олуяз мәктәбе

 

Тема: «Исемең матур. Кемнәр куйган?»

Максат:борынгыдан килгән исем кушу йолалары, традицияләре, татар исемнәре дөньясы белән таныштыру;  Үз исемеңнең нәрсә аңлатуын ачыклау; киләчәк буынга матур аhэңле, жиңел hәм анык әйтелешле татар исемнәре бирүгэ телэк уяту.

Жиhазлау: залны бизәү өчен шарлар, төсле ленталар, бер кырыйда бишек, өй куренеше, плакатлар, магнитофон, аудиокассета, чәчәкләр, стенд.

Материал: 1. Гомәр Саттар -Мумилле «Исемең матур.Кемнәр куйган?»

                   2.  «Ачык дәрес»газетасы, сентябрь, 2006 ел.

                   3.  «Тәрбия» газетасы, август,2005 ел.

                                       План - конспект.

   Зал бэйрэмчэ бизэлгэн.

Эпиграф.  hәркемгә үз исеме—куңелгә иң якын, иң кадерле сүз.”

                                                                                  Гомэр Саттар - Мумелле.

                 «Исеме онытылмаган кеше - иң 6әхетле кеше.»

                                                          Габдерахим Утыз - Имэни эл - Болгари.

1.Видеоязма карау.(Хезмәттәшебез Ибраhимовлар гаиләсендэ исем кушу йоласы hәм бәби ашы китеру йоласын карау) Бу вакытта Марат Мухаметшин «Тал бишек» җырын башкара.

Укытучы. Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде.Өйгэ яңа ямь, юаныч, куаныч өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый әти - әнисенә өстәмә мәшәкатьләр китерде. Аларның иң беренчесе исем кушу. Аңа нинди исем бирергэ? Бу сорау hэрбер ата - ананы, баланың өлкэн туганнарың, кардэш - ыругларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә hәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. hәр кеше уз исеменә шулкадәр кунегә ки, ул аныц туган теленең иң якын, иң газиз сузе булып тоела.

I укучы. Татар халкы элек - электэн яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме - җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аhәңле., жиңел hәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Без моны татар халкының борынгы җыры «Рәйхан»дагы:

                         Аклы ситса кулмэгеңнең

                         Якаларың кем уйган?

                      «Әй,Рәйхан, исемең кемнэр куйган,

                       Сине куреп кем туйган?» -дигән шигьри юлларда бик ачык курәбез.

II                укучы. Кеше исемнәре гажәеп бер бакча ул.Җимеш бакчасында төрле агачлар ускән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр- исемнәр бар. Халык узенең идеалларын чагылдыра торган хәзинәсе - исемиятен китергән.(Антропонимика-исем-фамилия турындагы фән)

III             укучы. Җир йөзендәге барлык халыкта баланың матур, чибәр, якты - нурлы йөзле hэм якты куңелле булуын теләү - иң күркәм куренеш. Исемнәр бит милләт йөзе - җисемнәр.

Укытучы. hәр чорның узенә хас исемнәре булган. Әйдәгез, искә төшерик әле шундый исмнәрне.(Укучылар узләренең өлкэн әби- бабайларының исемнәрен әйтәләр). Менә без сезнең белән Г. Тукайныц шигырендәге Гайниҗамал белән аңа гашыйк егет турында шигырь тыңлап китәрбез.(Тимергалиевлар - Зилә hәм Нурсалих - «Егет hәм кыз» шигырен сөйлиләр».)

IV              укучы. Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә ул исемнең җыйнак, жиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле hәм матур яңгырашлы булуын истә тоту зарур. Күркәм исемнәр бик күп. hәрбер әти - әни шулар арасыннан узенә ошаганын, зәвыгына туры килердәен сайларга тырыша.

V                 укучы. Безнең әти - әниләребез дә безгә исем сайлаганда бик матур, үзебезчә, татарча, исеме җисеменэ туры килә торган исемнәр сайлаганнар. Карагыз әле безнең кызларга, нинди матурлар, гузәлләр бит алар. Ә исемнәре?! (Кызлар белэн танышу.)

Кызларга бирем:        - сылу сүзен остәп, кызлар исемнәрен

төзергэ.(Айсылу,Бибисылу,Таңсылу h.6)

VI              укучы. Безнең сыйныфның кызлары Алсу, Рисәнә, Зилә, Илүзә hэм Раидә.

                                         Бишесе дә бик уңганнар,

                                         Сынап карарсыз менә!

VII          укучы. Татарларда чук - чук куркэм исемнәр бар. Ә исемнәрнең кәттәләре егетлэрдә.(Егетлэр белэн танышу.)

Егетлзргэ бирем: - әхмәт сүзен өстәп, өлкән буын исемнәрен төзергә.

VIII   укучы.              Эх, сез шаян кызлар,

                                              Ник шаяртасыз?

                                        Йөрәгемнең януларын

                                              Аңламыйсыз.

-Әйдәгез, чибәркәйләр, бер биик әле.

 

                  (2 кыз, 1 егет татар халык биюен башкаралар)

Укытучы. Кайчагында исемнәр уйлаганда әти - әни яки якын туган исеменә яңгырашлы исемнәр сайлаганнар. Әйдәгез, бездә егетләр исеменнән кызлар исемнәре тезеп карыйк әле.(Рәсим — Рәсимә,...)

IX  укучы. Кеше исемнәре - гадәти генә сүзләр түгел. Бәлки телебезнеә жэуhәрләре, алтын - көмеш якутлардан кыйммәтле асыл хәзинәсе, милләтебезне милли йөзе,көзгесе,тарихи үткәне, бүгенгесе, киләчәге.

X - XI укучылар.

«Балам» дип туган телдә

                                               Эндәшә миңа әнкәм.

Әнием, дип әнкәемэә

Мин туган телдә дәшәм.

 

Дөньяда иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел

Ул минем туган телем.

 

Туган телдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

 

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам

Шуна күрэ туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Уен «Мин Зилия»

XII укучы. Минем дәу әниемнең туган ягы - Мәчкәр авылы. Ул авыл турында дәу әнием кызыклы әйберләр сөйләгәне бар. Донья халыклары белән торган Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа да Мәчкәрә авылыннан чыккан икән. Аннары дәу әни узенең туган авылындагы кеше исемнәренең Олыяз авылында очрамавы турында да әйткәне бар. Кызык бит. Менә дәу әниемнең куршесе Сәбихә апа, Бэдигылҗамал aпa, дәу әниемнең 1нче укытучысы Дәрига апа, Мәрхәбэ апа, Хәбибелхак абый, Мөлек абый, Баязит абый, Уеман абый, Нәжибә апа, Мөндәрис абый h.б. Олыяз тобәгендә Мәчкәрәдә булмаган исемнәр юк.

XIII  укучы. Бәби туу гаиләдә, курше - күләндэ,туган - тумача арасында зур сөенеч,- бәхет hәм шатлык ул. Шуна күрә яшь әни белән бәбине hәркем тырышкан. Бәби аваз салган йортка бәби ашы китергәннәр. Элегрәк, күкрэк сөте белән нәниен имезүче әни тизрәк көч җыйсын өчен йортка ашау - эчу әйберләре китергәннәр. У л көн гаиләдәзур бәйрәм булган.

XIV  укучы. Татар халкының дистә - дистә гасырны эченә алган тоташ буыннар чылбырыннан торган милли исемнәр чылбырын өзмичэ, алга таба дәвам итәргә кирәк. Без килчәктә милләтне дәвам итучеләр. Халкыбызның күркәм йолаларын сакларбыз.

XV    укучы. (1 укучының шәҗәрәсе курсэәтелә?) Бу агач - минем нәсел агачым. Мин бу агачның буыны.Мин нәсел агачымның тармаклануын телим. Уз улыма hэм кызыма мин татар исемнәре кушармын.

Бэйрэм «Матур булсын!» жыры белэн тэмамлана.

                             Син дэ жырла, батыр егет,

                             Син дэ жырла, матур кыз.

                          Матур булсын, матур булсын,

                             Матур булсын бу тормыш.

 

                                Илебезнен халыклары

                             Матур тормыш коралар.

                         Тыныч булсын, тыныч булсын,

                             Тыныч булсын деньялар.

                       

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классный час на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Портной

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 082 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.04.2016 1154
    • DOCX 29.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Давлетшина Рамиля Тальгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Давлетшина Рамиля Тальгатовна
    Давлетшина Рамиля Тальгатовна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 26384
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой