Дәүләт
бюджетындагы белем бирү учреждениясе
«
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен Югары Чаллы
интернат- мәктәбе »
Кошлар-
безнең дусларыбыз.
Максат: 1.
Бирелгән тема буенча сүзлек запасын арттыру;
2.
Монологик сөйләм үстерү; эзлекле фикерләү сәлатен үстерү;
3.
Кошларга карата мәрхәмтле була белергә өйрәтү.
Җиһазлау: презентация, текст язылган
карточка, дәреслек.
Дәрес
барышы:
1.Оештыру өлеше.
Исәнләшү.
Дәреснең темасын һәм максатын аңлату.
2. Актуальләштерү.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара?
(Габдулла Тукай)
- Кем ул Г.Тукай? Сез
аның нинди әсәрләрен беләсез?
- Елның кайсы
фасылы турында сүз бара? Каян белдегез?
-Яз билгеләрен
әйтегез.
-Көннәр кайчан
җылына башлый?
-Яз айларын
әйтегез?
-Кар кайчан эри?
-Язын көннәр нинди
була?
-Узган дәрестә без
сезнең белән «Яз килә» текстын укыдык. Түбәндәге күнегүдән текстка туры килә
торган җөмләләрне табыгыз.
1)
Салкын көз җитте. 2) Ямьле, күңелле
яз җитте. 3) Кыш көне табигать йоклый. 4) Яз көне табигать уяна. 5) Көз көне
көннәр кыска, төннәр озын.
6)
Елгада су туңа. 7) Елгада боз ага. 8) Җылы яктан кошлар кайта.
9) Кошлар җылы якка китә.
3. Бүген без сезнең белән
«Кошлар- безнең дусларыбыз» дигән текст белән танышырбыз. Әйдәгез башта
сүзлекне карап үтик.
Кошлар-
безнең дусларыбыз.
Яз килә. Тиздән
җылы якка киткән кошлар кайтыр. Ул кошлар сайрый башларлар, күңелле җырлар
җырларлар.
Иң элек кара каргалар, алардан соң
тургайлар, сыерчыклар килер. Болар – язның беренче хәбәрчеләре. Рәхим итегез,
кошкайлар!
Кара каргалар-грачи
тургайлар- жаворонки
сыерчыклар- скворцы
хәбәрчеләре- вестники
-Текстны
укып, тәрҗемә итәргә.
-Кошлар
кайчан кайта?
-Беренче
булып нинди кошлар кайта?
-Балалар
аларга ничек ярдәм итәләр?
-Сез
тагын нинди кошлар беләсез?
Чыпчык-воробей
Саескан-сорока
Карга-ворона
Сыерчык-скворец
Күгәрчен-голубь
Тавык- курица
Сандугач- соловей
Аккош- лебедь
Акчарлак- чайка
Үрдәк-утка
Торна-журавль
Ябалак-сова
Каз- гусь
Әтәч- петух
-Бу
кошларның кайсылары йорт кошлары?
-
Кайсылары бездә кышлыйлар?
-Кайсылары
кышларга җылы якка китәләр?
-Дәреслекнең 39 битен ачабыз, 1 күнегү.
Рәсемнәр урынына сүзләр куеп күчереп язабыз.
4.Йомгаклау.
-Без бүген дәрестә
нәрсә турында сөйләштек?
-Кошлар нинди
файда китерәләр?
-Без аларга ничек
ярдәм итәбез?
-Кошлар- безнең
дусларыбыз.
-Җимлекләр ясарга
кирәк.
- Сыерчык оялары
ясарга кирәк.
-Кошларны ашатырга
кирәк.
5. Өй эше.
Дәреслекнең 40
бите, 6 күнегү. Кошларны дөрес йортларга урнаштырырга кирәк.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.