Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока на тему "Ике пирожный"

Конспект урока на тему "Ике пирожный"

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Ике пирожный"

 

темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(5 нче сыйныф, рус төркеме)

 

 

 

 

 

Укытучысы: 

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ногманова Миләүшә Шамил кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2014 уку елы

 

 

Дәреснең темасы: “Ике пирожный” хикәясе.

Сыйныф : 5в (Рус төркеме)

Максатлар: Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ (кызыксыну) тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; диалогик, монологик күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне;  укучыларны дус, тату яшәргә өйрәтү, әти-әнигә һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә ярдәмчел булу иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: Ноутбук, экран, проектор, карточкалар

Материал:5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Р.З.Хайдарова)

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә)

 

Дәрес барышы:

I.             Оештыру өлеше. 

     Дежур укучы рапорты.

II.               Уңай психологик халәт тудыру.  (1 нче слайд)

-         Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Бер-беребезгә карыйбыз һәм елмаябыз, рәхмәт, Ә хәзер, йөз партнерына күз кысып, исәнләшәбез, рәхмәт, җилкә партнерына кул биреп, исәнләшәбез, рәхмәт!

-          Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.

III.           Актуальләштерү:

Ә хәзер, кем минем белән ризалаша , шул укучылар басалар, ә кем ризалашмый утырып калалар.(Тэйк оф – тач даун)  (2 нче слайд)

-                   Бүген 9нчы январь.

-         Татарстан республикасының башкаласы – Яр Чаллы.

-         Без кадетлар мәктәбендә укыйбыз.

-         Дәрестә игътибарлы булырга кирәк.

-         Без Казан шәһәрендә яшибез.

-         Татарстан республикасының президенты – Путин.

Укучылар утырып калсалар, укытучы сорый ни өчен? Дөрес җавапны әйтергә куша.

IV.            Өй эшен тикшерү өчен, партада карточкалар бар. ( 3нче слайд)

Без узган дәрестә“Ике пирожный” текстын укыдык. Өй эшенә нәрсә бирелгән иде? Әйе, текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә әзерләнеп килергә бирелгән иде. Өй эшен тикшереп алабыз. Өй эшен тикшерү өчен, партада карточкалар бар. Карточкадагы сорауларга җавап языгыз!( Бу бирем өчен вакыт 3 минут, вакыт китте) Экранда сораулар чыга. ( 4нче слайд)

1.     Кемгә ярдәм кирәк?

2.     Оля белән Наташа нишлиләр?

3.     Наташа кайда “сәяхәт итә”?

4.     Наташа әнисенә ярдәм итәргә теләдеме?

5.     Кем әнисенә булышты?

Вакыт чыкты.

- Соңыннан дөрес җаваплар чыга.  (5 нче слайд)

экранда җаваплар, тикшерәбез һәм билге куябыз

“5”-хатасы юк

“4”-1 хата

“3”-2-3хата (рәхмәт, эшләрне партада калдырабыз)

V.               Текстны ныгыту

     Укучылар, сезнең алда карточкалар, сез бу раслаулар белән килешәсезме? + яки – куегыз. Бу бирем өчен 3 минут вакыт, бирәм. Вакыт китте.  (8 нче слайд)

1. Әниләре малайлардан ярдәм сорады.

 

2.     Оля әнисенә булышмады

 

3.     Наташа савыт-саба  юды

 

4.     Оля кызыклы китап укый.

 

5.     Наташа бер пирожный ашады.

 

6.     “Африка бик ерак бит” – диде әни.

 

Тикшерәбез, ни өчен -? (9 нчы слайд)

VII.    Хөзер без сезнең белән ял итеп алабыз. ( 10 нчы слайд) Такта янына чыгабыз, җилкәдәш иптәшләребезне искә төшерәбез, парлашып басабыз.

Физкультминутка:  “Менә сиңа уң кулым, менә сиңа сул кулым”

Хәзер каршы як иптәшегез белән парлашыгыз, бер берегезне сәламләгез. “Менә сиңа уң кулым, менә сиңа сул кулым”

Рәхмәт, утырыгыз!

VIII. Укучылар, ә хәзер  тактадагы рәсемнәргә карыйбыз, (Тактада текст буенча иллюстрацияләр)

- 1 рәсемдә кем ясалган? (Оля ясалган рәсем)

-2 нче рәсемдә кем ясалган? (Наташа ясалган)

IX. (КОНЭРС - углы).

Балалар, Оля  нинди кыз? Наташа нинди кыз?  Сез ничек уйлыйсыз?

 (әгәр Оля  ошаса, уң якка Оляның рәсеме яныны басабыз, әгәр Наташа ошаса, сул якка Наташа рәсеме янына басабыз!)

Ни өчен Оля ошады? ул уңай кыз?

Ни өчен ул Наташа ошады? тискәре кыз?

Рәхмәт, балалар, утырыгыз! Оля белән Наташа турында сөйләшүне дәвам итәбез. (11 нче слайд)

 Оля белән Наташага бәя бирегез. Бу эшкә 3 минут бирелә Сезнең алда битләр, беренче номерлы укучы шул битне 4 өлешкә бөкли. Уртада исеме язылган кызга характеристика бирергә кирәк. Тактадагы сыйфатлар арасыннан бер генә шул кызга тиешле сыйфатны язып куя һәм 2 нче номерлы укучыга бирә, ә ул һәм 3 нче номерга бирә. Вакыт китте.

 (Экранда “эшчән, ялкау, әдәпле, ярдәмчел, тәрбиясез, эш яратмый, тырыш, хәйләкәр, әнигә булышмый” – сүзләре язылган. Кызлар турында кирәген сайлап язалар).

Вакыт бетте. Тикшерәбез. 1 нче өстәлдән 3 нче номерлы бала җавапларны укый. 2 нче өстәл кем турында сүз барганлыгын аңларга тиеш. Хәзер 3 нче өстәлдән 2 нче номер укый 1 нче өстәл кем турында икәнен әйтә.

Ике кызга да характеристика бирәбез. (12 нче слайд)

VII. Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

Менә укучылар дәресебез ахырына якынлашты.

Кемгә  дәрес кызыклы булды, шул укучылар баса!

Кемгә дәрес  авыр булды,. Шул балалар басалар.

Без сезнең белән нинди текст белән таныштык?

Сез бик яхшы эшләдегез. Рәхмәт! Ә хәзер үзебезгә дәрестә катнашкан өчен билге куябыз. Сезнең алдыгызда кечкенә стикерлар. Аларга игътибар белән карагыз, үзегезгә тиешлесен сайлап, көндәлегегезгә беркетегез.

           VIII. Өй эше бирү:

Көндәлекләрне ачабыз, өй эше “Мин әнигә ничек булышам” хикәя төзеп килергә.

Ярый, балалар, Дәрес өчен  бик зур рәхмәт, Сезгә!

Сау булыгыз!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока на тему "Ике пирожный""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель страховой организации

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Дәреснең темасы: “Ике пирожный” хикәясе.

Дәреснең тибы. Теманы ныгыту дәресе.

Дәреснең максатлары: 1. Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ (кызыксыну) тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; диалогик, монологик күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне; укучыларны дус, тату яшәргә өйрәтү, әти-әнигә һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә ярдәмчел булу иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 202 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.05.2015 1274
    • DOCX 59 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нугманова Миляуша Шамилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Нугманова Миляуша Шамилевна
    Нугманова Миляуша Шамилевна
    • На сайте: 8 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7676
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Стратегии успешного B2C маркетинга: от MoSCoW до JTBD

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Библиотечная трансформация: от классики до современности с акцентом на эффективное общение и организацию событий

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 35 человек

Мини-курс

Карьерный навигатор: эффективный поиск работы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов