Тема:
«Фонетика иле” нә сәяхәт. (5нче сыйныф татар төркеме)
Максат:
1. “Фонетика”,”Орфоэпия” буенча үтелгән материалларны укучыларның ничек
үзләштерүен күзәтү, нәтиҗә ясау.
2.Өйрәнелгән кагыйдәләрне
практикада куллану.
3.Дуслык кадерен белергә
өйрәтү, әхлак тәрбиясе бирү.
Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе.
Җиһазлау:”Фонетика иле”нә алып баручы баскыч,
карточкалар, тест, кроссворд.
Дәрес
барышы
1.Оештыру.
Исәнмесез укучылар! Бүгенге
дәресебезнең темасы «Фонетика иле” нә сәяхәт дип, ә дәреснең эпиграфы “Дуслык
белән көчле без “дип атала. Сәяхәт вакытында безнең юлыбызда менә шушы баскыч
очраячак.Ул баскычтан менми торып, без “Фонетика иле”нең башкаласы Дуслык
шәһәренә барып җитә алмаячакбыз. Баскычтан бер-беребезгә ярдәм итә-итә
менәрбез. Баскычка кем беренче менгәненә дә игътибар итәрбез. Кузгалдык
укучылар, юлларыбыз хәерле булсын.
2.Белемнәрне актуальләштерү.
1.Беренче баскыч “Фонетика”дип атала.
1) Нәрсә ул фонетика?
2) Нәрсә ул орфоэпия?
3)Нинди сөйләм органнары бар?(үпкә,бугаз,тамак,
авыз һәм борын куышлыгы, аңкау,тел, кече тел,теш ,иреннәр)
4)Авазлар нинди ике төркемгә бүленә?
5) Нинди авазлар шау ярдәмендә
ясала?(саңгырау)
6) Татар теленә генә хас хәрефләрне
атагыз.(һ,җ,ң,ә,ү.ө)
7)Нинди авазлар тавыш ярдәмендә ясала(сузык
авазлар)
Икенче баскыч.Сузык
авазлар.
(Язмача эшләү өчен һәр укучыга индивидуаль
биремле карточкалар бирелә.)
1нче карточка
О, ы, э хәрефләренең кыска яки озын әйтелешле
аваз белдерүен билгелә.
Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта.
2нче карточка
Калын сузыкларны белдерүче хәрефләргә бер
сызык, нечкә сузыкларны белдерүче хәрефләргә ике сызык сыз.
Тугры дус –җанлы хәзинә.
3нче карточка
Иренләшкән сузыкларга бер сызык ,иренләшмәгән
сузыкларга ике сызык сыз.
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
4нче карточка
Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп яз.
Күңелне үзенә тартучы нәрсә - кешенең яхшы
холкы белән гадәтләре.(Р.Фәхретдинов)
5нче карточка
А хәрефе нинди авазларны белдерә?
Сер тотмас – дус тапмас.
3нче баскыч.Тартык
авазлар.
1.Татар телендә ничә тартык аваз бар?(28)
2.Тартыклар ясалу урыннары буенча ничә төргә
бүленәләр.(9)
3.ң тартыгы сүзнең кайса җирендә килә алмый?
4.м, н, ң нинди тартыклар?
5.һәмзә тартыгына характеристика бирегез.
4нче баскыч.Сингармонизм
законы.
1.Нәрсә ул сингармонизм законы?
Мәкальдән мисал китер һәм астына сыз.
Күршесе яхшы кеше бәлә - казалардан
курыкмый.
2.Ирен гармониясенә мисал китер.
3.Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне тап.
Китап – чын дустың синең.
5нче бирем Адашкан хәрефләр.
К,у,ы,у,ч,т,ы; р,у,н,ы,д,к,ы; к,у,л,с,ы,д; п
,т,и, ә, ш
Физминут
1.Бер,ике.өч!- Балалар
Шулай канат кагалар.
Бер, ике,өч!- Атлагыз,
Әйдәгез сынатмагыз.
Утырыгыз,басыгыз.
Ялкаулана кайсыгыз?
Бер, ике,өч! – Бик әйбәт,
Хәрәкәттә бәрәкәт.
Бер, ике,өч!- Атлагыз,
Әйдәгез сынатмагыз
6нчы баскыч.Кроссворд.
Ун син кайда
1)Без аңа утырабыз(урындык)
2) Ул безгә еш килә.(кунак)
3) Балалар аның белән уйныйлар(уенчык)
4)Анда агачлар күп(урман)
5)Ул безне елата.(суган)
7нче баскыч Тартыклар
үзгәреше.(ромашка уены формасында)
1.Сөйләмдә тартыкларның нинди үзгәрешләре очрый.(чиратлашу,
ирен, борын ассимиляциясе)
2.Нәрсә ул борын ассимиляциясе?
3.Нәрсә ул ирен ассимиляциясе?
4.Ике сузык арасында яки р тартыгы алдыннан
килгәндә к гъ,п тартыклары яңгырау парлары белән алышына .Бу күренеш ничек
атала.(чиратлашу)
5.Ялгышларны тап.
Таңлар, урамлар, түшәмдән.
8нче баскыч Иҗек
һәм басым.
Сүзләрне иҗекләргә бүл, басымны куй.
Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене беркем
дә хөрмәтләми. (тактада бер укучы эшли)
9нчы баскыч.Корректор.
Укучылар бу сүз
сезгә танышмы? Кем ул корректор?
Ул - газета-җурналлар
нәшриятында эшләүче, хаталар төзәтүче кеше. Без бүгенге дәрестә корректор булып
карыйк әле. Мин сезгә текст таратам.Ул хат формасында, ләкин хаталы.Сез, корректор
буларак, хаталарны төзәтеп чыгыгыз.
Исәнме, Ильхам. Һәтерлисеңме, без авылда рәһәтләнеп ял иткән идек. Шуларны
искә төшереп утырдым да, сиңа хат язарга булдым. Бездә яңа хәбәрләр юк, һәммәсе
дә элеккечә.Үзем һәм энем укыйбыз.Әтием белән әнием эшлиләр.Синең әһәмиятле яналыкларың
бармы? Каникулда шәхәргә киләсеңме? Килсәң, рәһәтләнеп, хоккей уйнар идек.
Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Мин сиңа уңышлар хәм бәһет телим. Кунакка көтөп
калам.
Сәләм белән якын дустың Тахир.
10нчы баскыч Фонетик анализ
Дуслык, туган
сүзләренә фонетик анализ ясарга.
Дуслык шәһәренә керү өчен мин сезгә
билетлар бирәм. Ләкин алар гади билетлар гына түгел. Аларда тестлар бирелгән
сез шул тестларны чишәргә тиеш.
3.Рефлекция.
Димәк, укучылар, дуслык белән көчле булуыгызга
ышандыгызмы инде?Бер-беребезгә авыр чакларда ярдәм иткәч, теләгебезгә ирештек: Дуслык
“шәһәренә килеп җиттек. Шулай дус булып яшәвегезне дәвам итегез.
Үзбәя кую.
Өй эше 1.Дуслык
турында хикәя язарга
2.Дуслык турында мәкальләрне
ятларга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.