Башкортстан республикасы Октябрьский
шәһәре шәһәр округының “2нче гимназия” муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе
Тема: Фигыль
Укытучы: Әхмәдиева И.А.
2017 ел
Максат:
1) Фигыль
турында алган белемнәрне искә төшерү, тирәнрәк белем бирү.
2)
Укучыларның сөйләм байлыгын арттыру; бәйләнешле сөйләм үстерү.
3)
Табигатькә мәхәббәт уяту.
Җиһазлау:
компьютер, тизәйткечләр язылган карточкалар, презентация.
I.Оештыру.
II.Фонетик
күнегү.
Ч авазының дөрес әйтелеше өстендә эшләү.
ча-чә
чо-чө
чу-чү
чы-че
чи
Тизәйткечне дөрес уку.
Укып, тәрҗемә иткәч, хәтер күнекмәсен арттыру өстендә эш алып
барыла. (Слайдта ) Төшеп калган сүзләрне укучылар, үзлектән куеп, әйтәләр.
Өйгә кергән ... ,
Очып йөри ... ,
-Чыпчык, чыпчык, чык, ... ,
Чык, чык, ... , очып чык!
... кергән ... ,
... йөри ... ,
-
...,
чыпчык, чык, ... ,
Чык, чык , ... , ... ... !
... ... ... ,
... ... ... ,
-
..., ...
, ... , ... ,
... , ... , ... , ... ... !
-Тизәйткечтә нәрсә турында сүз бара?
-Чыпчык турында.
- Бүгенге дәресебезне без кошлар, табигать белән бәйләп алып барырбыз. Ә
грамматикадан нинди тема өстендә эшләячәгебезне үзегез әйтерсез.
III.
Тема.
1)
Бирелгән нокталар урынына, тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне укыгыз әле.
Безнең
авыл янынадагы урман матур җирдә ... . Анда төрле агачлар ... ..., җәнлекләр
һәм кошлар ... . Ул киләчәктә тагын да ямьлерәк ... .
-Җөмләдә
нинди сүзләр төшеп калган?
-
Урнашкан, үсә, яши, булачак.
- Бу
сүзләр нинди сорауга җавап бирә?
-
Нишләгән? Нишли? Нишләячәк?
-
Алар нәрсәне белдерәләр?
-Бу
сүзләр предметның эшен яки хәлен белдерәләр.
-
Предметның эшен яки хәлен белдергән сүзләр нинди сүз төркеме дип йөртелә?
-
Фигыль. (Дәреснең темасы тактага языла.)
2)
Фигыльнең эшне, хәрәкәтне, хәлне, торышын белдерүне аңлату. Слайдлар белән
эшләү.
-
Менә бу рәсемгә карап, тукранның ни эшләвен әйтегез әле? (тукый, чүпли)
-Чукый,
чүпли – эшне белдерә.
-Ә
күки нишли?
- Ул
агачта утыра, нидер көтә.
-
Утыра, көтә – хәлен, торышын белдерә. (состояние)
- Ә
карга нишли?
-Карга
оча, хәрәкәтләнә.
-Оча,
хәрәкәтләнә – хәрәкәтне белдерә.
3)
Кагыйдәне китаптан уку. (36 нчы бит)
4)
Укучылар алдында сүзләр. Шул сүзләргә сораулар куярга кирәк.
Чукый,
чүпли, оча – нишли?
Чукыды,
чүпләде, очты – нишләде?
Чукыр,
чүпләр, очар – нишләр?
-Ни
өчен бу фигыльләр төрле формаларда килде? (Танып белү бурычы куела.)
-Чукый,
чүпли, оча фигыльләре нишли? соравына җавап бирә, хәзерге вакыттагы эшне
белдерә.
-Чукыды,
чүпләде, очты нишләде? соравына җавап бирә, үткәндәге эшне белдерә.
-Чукыр,
чүпләр, очар нишләр? соравына җавап бирә, киләчәктәге эшне белдерә.
-Шулай
булгач, фигыльләр нинди заманнарда килә инде?
-Хәзерге,
үткән, киләчәк заманнарда килә.
5)
Фигыльләрне юклыкка кую. Мисаллар китерү.
Чукымый,
чүпләми, очмый.
Чукымады,
чүпләмәде, очмады.
Чукымас,
чүпләмәс, очмас.
6)
Юклык формалары белән җөмләләр төзү.
7)
Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү.
-Фигыльләрне
барлыкта, юклыкта килә дидек, ә алар тагын нәрсә белән төрләнә?
-Фигыльләр
зат-сан белән төрләнә.
-
Берничә фигыльне зат-сан белән төрләндереп карыйк әле.
Мин
күрдем, сокланам, күзәтермен.
Син
күрдең, сокланасың, күзәтерсең.
Ул
күрде, соклана, күзәтер.
Без
күрдек, сокланабыз, күзәтербез.
Сез
күрдегез, сокланасыз , күзәтерсез.
Алар
күрделәр, сокланалар, күзәтерләр.
-Фигыльләр
нинди саннарда килде? (Берлек, күплек саннарда.)
-Нинди
затларда килде? (I,II,III затларда)
8) Җөмләләр
төзү. Слайдлар буенча эш.
Мин урамда күгәрченне күрдем. Ул бик матур итеп оча. Без кызылтүшнең
матурлыгы белән сокландык. Алар чыпчыкны күзәтәләр. Без кошларга ярдәм итәбез.
һ.б.
VI.
Ныгыту.
Хикәя
өстендә эш.
-Ә
хәзер темабызны ныгытып, хикәя өстендә эшлибез. Хикәяне, фигыльләр белән
тулылындырып, уку. Фигыльләрнең нәрсә белдерүен, нинди затта, санда һәм
барлык, юклык формаларын билгеләү.
(36
нчы биттәге 75 нче күнегүгә нигезләнеп төзелгән хикәяне карточкаларда тарату.)
1)
Сүзлек эше.
корганнар
– построили
кымшанмый-
не шевелясь
каршылады-встретил
сизелер-
сизелмәс –незаметно
үзара
– между собой
чатыр
– шатёр
Урман аларны тын гына ... . Биек-биек наратлар кымшанмый да ... ... . Камил
өскә ... . Агач башлары сизелер-сизелмәс кенә ... , әйтерсең, үзара ни
турындадыр ... . Ә алардан да өстә зәп-зәңгәр күк. Агач башларында зәңгәр чатыр
корганнар диярсең. Ни турында ... икән бу агачлар? Бик ... ... иде моны
Камилнең. (Р.Хафизова)
2) Фигыльләрне
куеп уку.
Урман
аларны тын гына каршылады . Биек-биек наратлар кымшанмый да утыра иде .
Камил өскә карады . Агач башлары сизелер-сизелмәс кенә селкен , әйтерсең,
үзара ни турындадыр сөйләшәләр . Ә алардан да өстә зәп-зәңгәр күк. Агач
башларында зәңгәр чатыр корганнар диярсең. Ни турында сөйләшәләр икән бу
агачлар? Бик беләсе килә иде моны Камилнең. (Р.Хафизова)
3) Тәрҗемә
итү.
4) Күчереп
язу.
5) Фигыльләрне
табып, анализлау.
Каршылады
– бу фигыль эшне белдерә, берлек санда, 3 затта, барлыкта, үткән заманда.
Кымшанмый-
бу хәл-торышын белдерүче фигыль, 3 затта, берлек санда, юклыкта, хәзерге
заманда.
Сөйләшәләр
– бу эшне белдерүче фигыль, 3 затта, күплек санда, барлыкта, хәзерге заманда.
6) Балалардан
хикәягә сорау җөмләләр төзетү.
7)
Хикәя аша бер-берсе белән фикер алышу.
-Урман
кемнәрне тын гына каршы алды?
-
Урман балаларны тын гына каршы алды.
-Биек
наратлар ничек итеп утыра иде?
-
Алар кымшанмый да утыра иде.
-Кем
өскә карада?
-Камил.
-Камил
анда нәрсә күрде?
-
Агач башлары сизелер-сизелмәс кенә селкенәләр. Ни турындадар сөйләшәләр кебек.
-Сез
ничек уйлыйсыз, бу агачлар нәрсә турында сөйләшә микән? (Балаларның фикерләрен
тыңлау)
-Бу
хикәя сезне нәрсәгә өйрәтә?
-
Хикәя табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аны сакларга өйрәтә.
8)
Рәсем аша эш.
Тактага
төрле ел фасылларына рәсемнәр эленгән. Шул рәсемнәргә таянып, хикәяне язып
бетерергә кирәк. Укучыларга терәк сүзләр тәкъдим ителә.
Җәй темасына терәк сүзләр: сокландыргыч, җиләк-җимеш, дару үләннәре исе,
кошларның сайраулары, күңелне куандыра, ямь өсти, кошлар кебек, очасы килә.
Көз темасына терәк сүзләр: агачлардан бөтерелеп, аяк астында, шыгырдаган тавыш,
җылы якка китүче кошларның, көзнең иң гүзәл буяулары белән, як-ягымда, саф
һава.
Кыш темасына терәк сүзләр: әйләнә-тирә ап-ак, тирә-якка күз салсаң, тип-тигез
келәм, кышлаучы кошларның, моңсу тавышлары, яз җиткәнен көтәләр шикелле, келәм
өстендә меңләгән йолдыз, җемелди, тып-тын, вакыт-вакыт, чыпчыклар
чыркылдашканы.
Яз темасына терәк сүзләр: гөрләвекләр чылтыравы, дәрт өсти, беренче чәчәкләр,
умырзаялар, кошларның тавышлары, күңелне күтәрә, агачларда бөреләр.
9)
Тикшерү, бәяләү. Һәр ел фасылының үзенчә гүзәл, сокландыргыч булуына игътибар
итү, балаларга шушы матурлыкны күрә белергә, сакларга кирәклеге турына әйтү.
-Һәр
ел фасылы үзенчә матур, сокландыргыч, гүзәл. шушы гүзәллекне саклап калу
һәрберебезнең изге бурычы. Әйдәгез әле урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә
төшереп китик.
-
Табигатькә карата мәрхәмәтле булыгыз.
-
Агачларны сындырмагыз.
-Чәчкәләрне
йолкымагыз.
-Үләннәрне
таптамагыз.
-Кырмыска,
кош ояларын туздырмагыз.
-
Кошларны, җәнлекләрне куркытмагыз.
-
Табигатьне саклагыз!
V.
Йомгаклау.
-Бүгенге
дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?
-
Дәрестә фигыль турында алган белемнәрне искә төшердек. Фигыль турында тирәнрәк
белем алдык. Табигатькә мәрхәмәтле караш булдыру турында сөйләштек. (Балаларның
фикерләрен тыңлау.)
Өй
эше: 76 нчы күнегү. Укучыларга өй эшен дифференциаль якын килеп бирү: сүзләр
язарга; җөмләләр төзергә; хикәя язып килергә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.