Мастер-класс
Проектная
технология как одна из форм
мотивации
учащихся к изучению татарской литературы
Тема: Якуб
Занкиев иҗатында милли төсләр бизәлеше.
Макст: 1)
Укучыларның Якуб Зәнкиевның тормыш юлы,иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү;
2) уку эшчәнлегендә
коммуникатив күнекмәләрне үстерү,укучыларны фәнни эзләнү эшенә тарту,өстәмә
информацион чыганаклардан мәгълүматлар тупларга өйрәтү;
3) милли рух hәм горурлык тәрбияләy: балаларны туган телебезне,
гореф-гадәтләребезне сакларга,хөрмәт итәргә өйрәтү.
Метод:
эзләнү-тикшерү, төркемнәрдә эшләү.
Дәрес
тибы:
проектлар яклау.
Җиһазлау: Компьютер,
интернет ресурслар, презентация, язучының портреты, китаплары, эпиграф,
укучыларның рәсемнәре, ватман,маркерлар.
Дәреснең барышы:
I.
Оештыру
моменты.
II.
Актуальләштерү.
6 апрельда без беренче
себер татар язучыбыз, Г.Тукай премиясе лауреаты, РФ аказанган укытучысы, сугыш
ветераны Я.К.Занкиевның 100 еллык юбилеен билгеләп үттек. Мәктәпләрдә аңа
багышланган төрле чаралар да сез үткәрдегез инде. Бүгенге дәресебез дә аның
тормышына һәм иҗатына багышлана.(слайд)
III.
Яңа
дәрес.
1.Укытучының кереш сүзе: Я.
Занкиев әсәрләре гади кешеләре, һәркемгә таныш булган авыл тормышы белән үзенә тартып
тора. Язучының асыл җәүһәрләре шулай ук милли рух, милли хисләр белән
сугарылган булуы да безгә бик якын.
Бүгенге дәрестә
әдипнең әсәрләрендә халкыбызның милли йола, гореф-гадәтләр күп кулланганлыгын,
аларның укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә зур ярдәм күрсәтүләрен күзәтербез.
Дәресебезнең
темасы: Якуб Занкиев иҗатында милли төсләр бизәлеше.
Дәресегә эпиграф
итеп мин Ш.Мәрҗани сүзләрен алдым: “Үзенең үткәнен оныткан халыкның
киләчәге юк”.(слайд)
2.Группаларда
эш.(6 мин.)
- Дәресебез
проектлар төзү һәм аларны яклау формасында үтәр.
Классны 5 төркемгә
бүләбез (слайд)
1-нче
группа: Эксурсоводлар.
Язучы
яшәгән, булган урыннарны өйрәнеп сәяхәт маршрутын төзергә һәм якларга.
2-нче
группа:
Рәссамнар.
Язучы
әсәрләре буенча иллюстрацияләр ясарга һәм шулардан китап чыгарырга.
3-нче
группа:
Библиографлар.
Күргәзмә
өчен материал тупларга, информацион стенд ясарга. Презентовать итәргә.
4-нче
группа:
Эзләнүчеләр (Исследователи)
Я.К.Зәнкиевнең
әсәрләрендә себер татарларының гореф-гадәтләре, йолалары, традицияләре
чагылышы (презентация)
5-нче
группа:
«Фольклорчылар» Я.Занкиев әсәрләрендә нинди легенда-риваятьләр бирелә, аларның
әсәрдәге әһәмияте.
-Һәрбер проектның
максатын әйтергә һәм йомгак ясарга
3.
Проектлар яклау. (10мин.)
IV.
Белемнәрне ныгыту. Тест.(слайд)
1. “Иртеш
таңнары” романы нинди жанрда язылган?
А – повесть;
В – роман;
С – автобиографик
әсәр
2. Бу урында
кызлар-егетләр, җыелы-шып, кичке уеннар үткәргәннәр:
А – Гашыйклар
тавы;
В – Егетләр
убасы;
С – Кызлар
убасы
3. Туйда
кызның дусы кем була?
А –
балдыз; В – туганы; С – балавыз
4. Егетнең
дусын кем дигәннәр?
А – шаһит; В
– нүгәр;
С – тамада
5. Туйда
“Утау басуга” кемнәрне чакырганнар?
А – туганнарны;
В – иң
бәхетле гаиләне;
С – эшчеләрне
6. Бу
йоланы исән-сау кайтканга үткәрәләр?
А – аш; В – туй;
С – күзайтын
7. Туйның
иң кадерле ризыгы -?
А – акбалык; В –
бавырсак; С – чак-чак.
Җаваплар:
1.В
2.С
3.А
4.В
5.В
6.С
7.В
0 хата – 5
1-2 хата – 4
3-4 хата – 3
5-7 хата – 2
V.
Рефлексия (слайд)
Якуб Занкиев - ....
1-2 группалар – синквейн;
3-4 группалар – кластер
Йомгак.
-
Әйе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге
иясе, халык язучысы- Я.Занкиевның әсәрләре китап укучыларда милли үзаң
тәрбияләргә булыша. Аның иҗатында халкыбызның йола, гореф-гадәтләре бик күп
кулланылган икән. Болар бары тик, туган халкын, җирен яраткан, аның белән
горурланган кешеләр тарафыннан гына булдырыла ала.
-
Шул гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны
онытмыйк,шуларны саклап калыйк һәм киләчәк буынга да җиткәрик. Ә бит “Үзенең
үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”.
Өйгә эш: Сочинение
“Я.Занкиев әсәрләрендә халкымның күңел бизәкләре”.
1-нче
группа:
Эксурсоводлар.
Язучы
яшәгән, булган урыннарны өйрәнеп сәяхәт маршрутын төзергә.
2-нче
группа:
Рәссамнар.
Язучы
әсәрләре буенча иллюстрацияләр ясарга һәм шулардан китап чыгарырга.
3-нче
группа:
Библиографлар.
Күргәзмәсе
өчен материал тупларга, информацион стенд ясарга. Презентоват ь итәргә.
4-нче
группа:
Эзләнүчеләр (Исследователи)
Я.К.Зәнкиевнең
әсәрләрендә
себер татарларының гореф-гадәтләре, йолалары, традицияләре чагылышы
(презентация)
5-нче
группа:
«Фольклорчылар» Я.Занкиев әсәрләрендә нинди легенда-риваятьләр бирелә, аларның
әсәрдәге әһәмияте.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.