Туган җирем – алтын бишек
(3 нче класста КВН-дәрес)
Максат: Туган илгә, туган телгә
мәхәббәт тәрбияләү, берберсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт
тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Авазларның, сүзләрнең дөрес әйтелешенә
игътибар итү.
Җиһазлау: Хәрефләр, биремнәр чыгару өчен
проектор, Благовещен турында слайдлар.
Оештыру эше. Ике урында ярым түгәрәк
рәвештә өстәл әзерләнә, аның артында 6-шар бала утыра. Араларыннан 1 командир
алдан сайланып куела.Өстәлдә дәфтәрләр, ручкалар.
КВН барышы.
Укытучы. Исәнмесез,
укучылар. Хәерле көн.
Х8ерле к7н си6а
да,
Х8ерле к7н ми6а да,
Х8ерле к7н безг8 д8,
Х8ерле к7н сезг8 д8.
Б9ген безгә дәрескә кунаклар
килгән. Дәресебез дә гади дәрес түгел, ә КВН –дәрес. КВН башланганчы татар
телендә Тукай сүзләренә язылган “И, туган
тел”нең беренче куплетын җырлап, тел шомартып алыйк.
(“И, туган тел”нең беренче куплеты җырлана.)
Э хэзер теллэребезне шомартуны дэвам итеп фонетик кунегу башкарып
утик.
Мин сезгэ табышмаклар эйтэм,жаваплары авзлар белэн бэйле.
Табышмаклар.
1.
Куянның башында нәрсә бар? (К
хәрефе)
2.
Үрдәктә бар, казда юк,
Күркәдә бар, атта юк. (Ү.Э)
3.
Көн белән төн уртасында нәрәс бар? (Ө)
4.
Чәчтә бар, кашта юк, чирәмдә бар, ташта юк. (Ч,Ә)
5.
Мәскәүдә икәү, Уфада бер дә юк. (Ә)
6.
Кыш уртасында нәрсә бар? (Ы)
7.
Таңда бар, иртәдә юк, җиңдә бар, итәктә юк (ң)
8.
Җәйдә бар, көздә юк. (Җ)
КВНда 3
класслардан ике команда катнаша.
Хәзер мин сезне уенда катнашучы командалар белән таныштырам.
Беренче команда –
“Зирәкләр”, командиры
Икенче команда –
“Тапкырлар”, командиры
Командалар, әзерме сез?
Сезне мәйдан чакыра.
Кем талантлы, кем сәләтле,
Кем ярата сәнгатьне,
Кем дөньяны күп күргән
Шулар чыга көрәшкә.
Менә КВНны башлап
җибәрер вакыт җитте. Ә башлап җибәрер өчен, сезгә КВНның беренче биремен үтәргә
кирәк булыр.
Сәламләү.
Хәзер командалар бер-берсен сәламләп үтәләр. Рәхим итегез “Зирәкләр”.
Командир:Без “Зирәкләр”дән сез “Тапкырлар”га кайнар сәлам!
Бергэ:Без зирәкләр, зирәкләр
Тормышта бик кирәкләр!
Командир:“Тапкырлар”дан “Зирәкләр”гә кайнар сәлам!
Бергэ:Тапкырлар без, тапкырлар,
Юк без йөрмәгән юллар,
Юк без белмәгән сорау.
Укытучы. Командалар рәхмәт сезгә.
2нче бирем. (Тактага сузык авазларын
төшереп калдырып, Хәерле көн, хөрмәтле дуслар,
килгән кунаклар! КВНны башлыйбыз! Хәерле сәгатьтә! Уңышлар сезгә! (Х..рл.
к.н, х.рм.тл. д.сл.р, к.лг.н к.н.кл.р! КВНн. б.шл.йб.з! Х..рл. с.гатьтә.!
Уң.шл.р с.зг.! )дигән җөмләләр язылган, нокталар
урынына тиешле хәрефләрне куярга.
Укытучы. .
3нче бирем. Хэрефлэрдэн сузлэр тозу.
Т У Г А Н Җ И Р Е М
– 1нче команда
А Л Т Ы Н Б И Ш Е
К 2нче
команда
( Жетоннар бирелә.)
Укытучы. Әйдәгез,
хәзер ике команданыкын бергә кушып, бергәләп укып карыйк. Укучылар бүген
дәреснең темасы менә шушы инде – “Туган
җирем – алтын бишек”.
Димәк, бүгенге дәрестә
без туган җир, туган як турында сөйләшәбез. Әйтегез, әле, безнең туган шәһәрнең
исеме ничек? Сез аның иң якын булган туган ягыбыз булуы белән килешәсезме?
(Благовещен турында слайдлар карау.)Әйе.
Шигырь Туган ягы
кирэк кешегэ
Ф.Яруллин
Без туган як
турында нинди бик популяр булган җырны беләбез әле. (В.
Фаттахова башкарган “Туган як” җырын күмәк җырлау.)
Укытучы. Күрәсезме,
укучылар, алдагы шигырьдә, бу җырда күренүенчә, һәркемгә туган җире, туган ягы
нинди якын, хәтта читтә яшәүчеләр дә, үз якларын сагынып яшиләр, сагынып
кайталар.
Туган өен белмәгән,
Туган шәһәрен белерме?
Туган шәһәрен белмәгән,
Туган илен белерме?
Ә республикабыз
турында беләбезме икән?
3 нчы бирем.
Башкортстан
турында командаларга сораулар бирәм.
1. Безнең республика ничек дип атала? (Башкортстан)
2.Башкортстанның башкаласы нинди шәһәр? (башкала
– столица)(Уфа)
3.Башкортстан республикасы көне кайчан? (11нче
октябрь)
4.Башкортстан гербында кем сурәтләнгән? (Салават
Юлаев)
5.Гербның авторы кем? (художник Фазлетдин
Ислахов)
6.Башкортстан гимнын (көен-мелодию) кем язган? (композитор
Фарит Идрисов)
7.Башкортстан гимнын (сүзләрен) кем язган? (язучы
Равил Бикбаев)
8.Башкортстан флагында ничә төс, нинди төсләр? (3
төс, зәңгәр төс, ак төс, яшел).
9.Нинди милли бәйрәмнәр (национальные праздники) үткәрелә? (Сабантуй,
Шәҗәрә бәйрәме, Нәүрүз бәйрәме, Ураза бәйрәм, ...)
10.Башкортстанда нинди милләтләр (национальности) яши? Алар
бер-берсе белән ничек яшиләр? (дус, тату)
( Жетоннар бирелә.)
Башкортстан
Конституциясендә дә халыкара дуслыкка бик зур урын бирелгән. Анда барлык
халыклар да тигез хокуклы (равноправные) диелгән. Телләр турында да закон бар
анда.
Халыклар дус
яшәгәндә генә дөнья матур, тыныч була ул. Җирнең көче, матурлыгы, тынычлыгы –
халыкта. Шулай булгач, җирнең киләчәге дә, бүгенгесе дә, иртәгәсе дә бездән,
безнең дуслыктан тора.
Дуслык турында
шигырь
(Укучы Роберт Миңнуллинның “Дуслык” шигырен укый).
4 нчы бирем.
Укучылар, туган
җир турында мәкальләр дә бик күп. Хәзер мин сезгә берничә мәкаль һәм әйтемнең
беренче өлешен әйтәм, ә сез, командалар, чиратлашып, дәвамын әйтерсез.
1. Илсез кеше – (телсез кеше).
2. Туган җирдән дә (матур җир юк).
3.Туган илең – (туган өең).
4. Туган җирем – (алтын бишек).
( Жетоннар бирелә.)
Укытучы. Менә
КВНның соңгы биременә дә килеп җиттек.
5 нче бирем.
Сезгә әлеге
буталган сүзләрдән җөмләләр төзергә кирәк.
1.Без, яшибез, республикасында, Башкортстан.
2. бай, матур, зур, республикасы, Башкортстан.
3.Уфа –, башкаласы, Башкортстаннын.
4.Башкортстанның гимны, флагы, гербы, үз, бар.
( Жетоннар бирелә.)
Укытучы. Әйдәгез,
без сезнең белән тыныч илдә яшәүебез турында сөенеп, “Шаула балачак”дигэн жырны
тынлап утик эле
“Шаула балачак”(В. Гумеров сүзләре, Р. Гимрани көе) башкарыла.
Соңгы сүзем итеп,
мин сезне, укучылар, бер-берегез белән һәрвакыт дус яшәргә, туган илне, үз
Ватаныбызны яратырга, Ватан өчен яшәргә, Ватан өчен көрәшергә чакырам. Ватан
бер генә, аны алыштырырлык бернәрсә юк! Туган җиребез һәрвакыт алтын бишек
булып калсын иде!
Инде жетоннарны
санап, нәтиҗә чыгарырга вакыт җитте. (Саныйлар. Бүләкләр
тапшырыла.)
Билгеләр әйтелә. Көндәлекләргә куела.
ИЛСЕЗ
КЕШЕ- ТЕЛСЕЗ КЕШЕ.
ТУГАН
№ИРД*Н Д* МАТУР №ИР ЮК.
ТУГАН
ИЛЕ: - ТУГАН ?Е:.
ТУГАН
№ИРЕМ- АЛТЫН БИШЕК.
Без Башкортостан республикасында яшибез.
Башкортостан республикасы бай,матур,зур.
Уфа- Башкортостанны6 баш каласы.
Башкортостанны6 9з гимны,флагы,гербы бар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.