Инфоурок Другое Другие методич. материалы«Тукай халкым күңелендә»

«Тукай халкым күңелендә»

Скачать материал

Яр Чаллы шәһәре 51 нче урта мәктәбе

 

Тукай-халкым күңелендә!

 

Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль кичә.

 

Зал бәйрәмчә бизәлгән, стенада Тукайга багышланган плакатлар,Тукай портреты, өстәлдә матур чәчәкләр.

Сәхнәдә яшь Тукай үзе. Салмак кына “Туган тел” көе яңгырый. Тукай өстәл янында нидер яза, сызып ыргыта, тагын нидер яза башлый. Залга килеп:

-  Күңелемә шундый бер моң килә... Ул шундый якын, шундый ләззәтле. Мин ачык аңлыйм: минем бу шигырем атам- анам кебек, минем яраткан милләтем, Ватаным кебек үк ниндидер бер кадерле әйбер турында. Җаныма кадерле телем бар бит минем: минем туган телем!

И Туган тел, и матур тел, әткәм - әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Мин әтием Мөхәммәтгарифны белмим. Миңа 5 айлар чамасы булганда, ул бу якты дөньялардан мәңгелеккә киткән. Әнием мине туган телемдә бишек җырлары җырлап, матур көйләр көйләп , үзенең ак теләкләрен тели- тели, белгән догаларын укый- укый, бишеккә салгандыр... Ничек инде бу турыда язмый калдырып була?!

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбием хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

 

Сәхнәгә Ана чыга, ул “Бишек җыры” башкара.

 

-Мин тугыз яшемә тикле авылда яшәдем.Авыл малайлары белән су буенда, балыкта.  Печән җитсә-мин дә печәндә. Аунасаң- чәчәге ияреп кайта, исе ияреп кайта. Урагы җитсә- миндә урак җире өстендә. Сәгъди абыйда яшәгән вакытым минем иң бәхетле балачагым булгандыр.

 

“Исемдә калганнар” әсәреннән өзек укыла (Кырлай чоры)

 

-Олы юлга , сәфәргә җыенучы кеше юлына җитәрлек дәрәҗәдә азык хәстәрләргә тырыша. Мин дә Казан артыннан Җаекка киткәндә, үзем белән җитәрлек рухи азык алып чыктым. 

Кая гына барсам да мине Кырлай урманының “Шүрәлеләре”, инеш- елгасының “Су аналары” озатып бардылар.

 

“Шүрәле” сәхнәләштерелә.

 

-Кадерле Газизә апам! Менә мин Казанда! Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус- иш бик күп. Күңелле, укыган кызлар белән дә танышырга туры килде. Газеталар күп.  Китаплар көн саен чыгып тора. Укыйбыз, үзебез дә язабыз. Әле бу арада тагын бер зур шигырь китабы яздым. Монысы, һәртөрле  буяулы сурәтләр илә бизәлеп, балаларга бүләк өчен язылды. Тиздән басылып чыгачак. Чыккач та сезгә дә җибәрермен...

 

“Пар ат” җыры башкарыла.

 

-“Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.”

Минем язмышым – халкым язмышы. Мин халкымның һәр сулышы, һәр сөенече, һәр көенече берлә бергә яшим. Халкымның үткәне гүзәл, киләчәге дә михнәтле булмас. Рәхмәт сиңа, сөекле халкым минем! Каян килгән моның хәтле көч? Ул көч- халыкта, туган җирдә. Тукай- халкым күңелендә.

 

“Әллүки” көе астында “Милли моңнар “ шигыре укыла.

 

Сәхнәгә 2 алып баручы чыга:

Икенче апрель көне бөтен татар милләтен бөек шагыйрь рухыннан, 4 апрель аның салкын тәненнән аера...

(Әхмәтгәрәй Хәсәнинең “Казанда 4 апрель” истәлеге укыла.

2 алып баручы:

Көтмәгәндә, кайгы салды безгә бу көндә фәләк:

Әй сөекле яшь шагыйрькәй, син югалдың иртәрәк.

Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңелендә син,

Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син...

Һичвакытта чыкмас истән  монда калган эшләрең,

 Һәрвакыт сөелеп укылыр бар “күңел җимешләрең”.

 

Әкрен генә З.Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый, шигырь укыла.

 

Г.Афзал “Йөрәгемдә йөртәм сине”.

 

Тукай- остаз, Тукай- шагыйрь, Тукай- ага,

Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба;

Идел суы, синең яннан узган чакта,

Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.

Җырларыңа хозурланып ил шатлана,

Бүрек салып керәбез без җыр бакчаңа;

Яшен белән сугарылган бу гөлләргә

Баккан саен сабыйлардан җан сафлана.

Күңелләрдә озак еллар, озак еллар

Янып торган, уйнап торган нурларың бар;

Туган халкым йөрәгенең ярасы син,

Ил алдында ил күзенең карасы син;

Токымнарның юлларында юлдаш булып,

Халык белән мәңгелеккә барасың син.

 

“Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

 

2 алып баручы:

Ак кирәк, дип, пакъ, кирәк, дип,

Җырлады, язды Тукай.

Дәрт уятырга кешедә

Уянды, янды Тукай.

Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Өмет бәйләде туачак

Яңа көннәргә Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай.

Азатлык, дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

Һәрчак безнең белән бергә-

Безнең замандаш Тукай.

 

Сәхнәгә укучылар күтәрелә. Алар Тукайга багышланган шигырьләр сөйлиләр.

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.

 

Кулланылган әдәбият:

1.Газизова Н. Габдулла Тукай.Мәктәп укучысына ярдәмлек.Казан: “Раннур”, 2001.

2. С.Хәким, Г.Афзал шигырьләре.

3. Исмәгыйлева С.Г. Мәктәптә сыйныфтан тыш эшләр.- Алабуга: АДПИ.- 2002.

4.Галиуллин Т. Шигърият баскычлары.-Казан: Мәгариф,2002

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Р.Ш.Хафизова.

 

 

 

 

     

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Тукай халкым күңелендә»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ученый секретарь

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Яр Чаллы шәһәре 51 нче урта мәктәбе

Тукай-халкым күңелендә!

Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль кичә.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, стенада Тукайга багышланган плакатлар,Тукай портреты, өстәлдә матур чәчәкләр.Сәхнәдә яшь Тукай үзе. Салмак кына “Туган тел” көе яңгырый. Тукай өстәл янында нидер яза, сызып ыргыта, тагын нидер яза башлый. Залга килеп:-  Күңелемә шундый бер моң килә... Ул шундый якын, шундый ләззәтле.

Мин ачык аңлыйм: минем бу шигырем атам- анам кебек, минем яраткан милләтем, Ватаным кебек үк ниндидер бер кадерле әйбер турында. Җаныма кадерле телем бар бит минем: минем туган телем! И Туган тел, и матур тел, әткәм - әнкәмнең теле!Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Мин әтием Мөхәммәтгарифны белмим. Миңа 5 айлар чамасы булганда, ул бу якты дөньялардан мәңгелеккә киткән. Әнием мине туган телемдә бишек җырлары җырлап, матур көйләр көйләп , үзенең ак теләкләрен тели- тели, белгән догаларын укый- укый, бишеккә салгандыр...

Ничек инде бу турыда язмый калдырып була?!Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбием хикәят сөйләгән.И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

Сәхнәгә Ана чыга, ул “Бишек җыры” башкара.

-Мин тугыз яшемә тикле авылда яшәдем.Авыл малайлары белән су буенда, балыкта.  Печән җитсә-мин дә печәндә. Аунасаң- чәчәге ияреп кайта, исе ияреп кайта. Урагы җитсә- миндә урак җире өстендә. Сәгъди абыйда яшәгән вакытым минем иң бәхетле балачагым булгандыр.

“Исемдә калганнар” әсәреннән өзек укыла (Кырлай чоры)

-Олы юлга , сәфәргә җыенучы кеше юлына җитәрлек дәрәҗәдә азык хәстәрләргә тырыша. Мин дә Казан артыннан Җаекка киткәндә, үзем белән җитәрлек рухи азык алып чыктым.  Кая гына барсам да мине Кырлай урманының “Шүрәлеләре”, инеш- елгасының “Су аналары” озатып бардылар.

“Шүрәле” сәхнәләштерелә.

-Кадерле Газизә апам! Менә мин Казанда! Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус- иш бик күп. Күңелле, укыган кызлар белән дә танышырга туры килде. Газеталар күп.  Китаплар көн саен чыгып тора. Укыйбыз, үзебез дә язабыз. Әле бу арада тагын бер зур шигырь китабы яздым. Монысы, һәртөрле  буяулы сурәтләр илә бизәлеп, балаларга бүләк өчен язылды. Тиздән басылып чыгачак. Чыккач та сезгә дә җибәрермен...

“Пар ат” җыры башкарыла.

-“Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.” Минем язмышым – халкым язмышы. Мин халкымның һәр сулышы, һәр сөенече, һәр көенече берлә бергә яшим. Халкымның үткәне гүзәл, киләчәге дә михнәтле булмас.

Рәхмәт сиңа, сөекле халкым минем! Каян килгән моның хәтле көч? Ул көч- халыкта, туган җирдә. Тукай- халкым күңелендә.

“Әллүки” көе астында “Милли моңнар “ шигыре укыла.

Сәхнәгә 2 алып баручы чыга:Икенче апрель көне бөтен татар милләтен бөек шагыйрь рухыннан, 4 апрель аның салкын тәненнән аера...(Әхмәтгәрәй Хәсәнинең “Казанда 4 апрель” истәлеге укыла.2 алып баручы: Көтмәгәндә, кайгы салды безгә бу көндә фәләк:Әй сөекле яшь шагыйрькәй, син югалдың иртәрәк.Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңелендә син,Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син...Һичвакытта чыкмас истән  монда калган эшләрең, Һәрвакыт сөелеп укылыр бар “күңел җимешләрең”.

Әкрен генә З.Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый, шигырь укыла.
Г.Афзал “Йөрәгемдә йөртәм сине”.

Тукай- остаз, Тукай- шагыйрь, Тукай- ага,Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба;Идел суы, синең яннан узган чакта,Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.Җырларыңа хозурланып ил шатлана,Бүрек салып керәбез без җыр бакчаңа;Яшен белән сугарылган бу гөлләргәБаккан саен сабыйлардан җан сафлана.Күңелләрдә озак еллар, озак елларЯнып торган, уйнап торган нурларың бар;Туган халкым йөрәгенең ярасы син,Ил алдында ил күзенең карасы син;Токымнарның юлларында юлдаш булып,Халык белән мәңгелеккә барасың син.

“Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

2 алып баручы: Ак кирәк, дип, пакъ, кирәк, дип,Җырлады, язды Тукай.Дәрт уятырга кешедәУянды, янды Тукай.Халкына бәхет эзләдеАвыр заманда Тукай.Өмет бәйләде туачакЯңа көннәргә Тукай.Җырлары белән мәңгегәЙөрәккә керде Тукай.Иң матур моңлы җырларынХалкына бирде Тукай.

Азатлык, дуслык илендәҺәркемгә кардәш Тукай.Һәрчак безнең белән бергә-Безнең замандаш Тукай.
Сәхнәгә укучылар күтәрелә. Алар Тукайга багышланган шигырьләр сөйлиләр.Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 990 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.10.2013 924
    • DOCX 36 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хафизова Расима Шайхетдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хафизова Расима Шайхетдиновна
    Хафизова Расима Шайхетдиновна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9766
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Педагогические и психологические основы образования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Нейропсихология в школе: путь к успеху и благополучию детей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Мини-курс

ЕГЭ по биологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе