Инфоурок Другое Научные работыНаучная работа "Кәрим Тинчурин" (9 класс)

Научная работа "Кәрим Тинчурин" (9 класс)

Скачать материал













Кәрим Тинчурин комедияләрендә көлке объекты

























Эчтәлек

Кереш..............................................................................................................3

Бүлек 1. Кәрим Тинчурин иҗаты һәм тәнкыйть....................................6

Бүлек 2. Кәрим Тинчурин стиле............................................................12

2.1. Кәрим Тинчурин комедияләрендә көлке объекты....................15

Йомгак.......................................................................................................37

Кулланылган әдәбият................................................................................39
















Кереш



Яшәеш формасы белән күпьяклы, күптөрле хәрәкәткә ия. Аның үткәне бар, хәзергесе, киләчәге бар. Бүгенгене үткән заман хәзерли, алар үзара эчке бәйләнешне тәшкил итәләр. Шуңа күрә үткәнне сызып ташлап булмый. Юкса яшәеш үз эргәсеннән чыгар, хәрәкәткә хилафлык килер иде. Моның мисалы-сиксән еллык тарихыбыз. Әмма бу тарихи кисәкне ашыкмыйча, акылны эшкә җигеп өйрәнергә, нәрсә дөрес, нәрсә ялгыш икәнен араларга, аның сәбәпләрен ачып кына билгеле бер нәтиҗәгә чыгарга мөмкин. Хәлбүки, теге яисә бу язучының иҗат җимешләренә берьяклы гына карап та, бәя биреп тә булмый. Татар халкына Тукае да, Исхакые да Такташы да, башка каләм осталары да, барысы да кадерле, барысы мөкатдәс. Чөнки алар халыкның рухи байлыгы, сәнгать дип атала торган олуг хәзинәсе. Тик шул байлыкны саклый, барлый алганда гына, ул дөньякүләм мәдәни хәрәкәтендә урын ала, үз эчендәге булганнарга тышкы шифалы нурларны сеңдерә һәм үзенеке белән алмашып байый бара. Шул уңайдан Кәрим Тинчурин иҗатындагы кайбер фикри мәсьәләләре - аның үзе яшәгән чынбырлыкка мөнәсәбәте, аны иңләве, шул яшәешне сәнгать әсәрләрендә ничек чагылдыруы һәркайсыбызны уйландырмыйча калмый. Бу халәттән фикерләр әлегә каршылыклы, вакыт-вакыт язучы иҗатына карата сәер фикерләр урын алгалый. Ни өчен? Язучы иҗатына күз салыйк: К. Тинчурин - гасыр башында һәм егерменче елларда иҗат иткән драматург. Аның комедия әсәрләре дә, драма әсәрләре дә төгәл эшләнеше белән аерылып тора: алар хәрәкәткә, динамикага бай булып, артист сәләте өчен уңай мөмкинлекләр тудыра: сәхнә таләпләрен исәпкә алып язу, уен белән эчке хәрәкәтнең гармониясе, барлык күренешләрнең сәхнәне бизәве спектакельнең камиллегенә китерә.

Курс эшендә үзе язган һәм куйган “Назлы кияү”, “Американ”, “Зәңгәр шәл”, “Тутый кош”, “Җилкәнсезләр”, “Сакла шартламасын”, “Йосыф белән Зөләйха” кебек комедияләре белән Кәрим Тинчуринның егерменче елларда режиссерлык эшчәнлегенең иң югары баскычына күтәрелгәнен белеп, әсәрләргә аерым-аерым тукталдык. К.Тинчурин комедияләренең темалары актуаль, сюжеты мавыктыргыч, персонажлары оригиналь. Мәсәлән, “Американ”, “Назлы кияү” комедияләрендә драматург заман эшкуарла­рыннан, мещанлыктан, милләтче саламторханнардан ачы көлсә, “Җилкәнсезләр”дә зур тарихи вакыйгаларны нигез итеп ала һәм татар буржуазиясен фаш итә. “Зәңгәр шәл”, “Сакла шартламасын”, “Казан сөлгесе” кебек музыкаль комедияләрендә халык тормышы, этнографиясе, гореф-гадәтләре нык чагыла, халык музыкасы киң файдаланыла.

Язучы тудырган образлар ниндидер тамга-символдан яктырып чыккан нурлар кебек ерактан күренә. Аларның тормышка карашы, бәяләре без күреп һәм ишетеп өйрәнгән­чә түгел, алар үзләре белән татар иҗтимагый чынбарлыгына башка дөреслек, бөтенләй башка концепция алып киләләр.

Шуңа күрә дә курс эшенең темасын “Кәрим Тинчурин комедияләрендә көлке объекты” дип билгеләдек тә. Әйтергә кирәк, шушы исемдәге курс эшенә алынгач та, беренче булып аның китапларын, мәкаләләрен күздән үткәрдек. Укучыларның, язучыларның вакытлы матбугатларда, язучы турында дөнья күргән мәкаләләрен укып, аларның фикерләрен урнаштырдык.

К.Тинчурин максаты адәм баласын дөрес юлга кертү, иманлы итү, халыктан алган иҗади таланты белән шул халыкка хезмәт итү булса, безнең курс эшенең максаты: укыту планнарына аның биографиясен тулырак кертеп, драматург К.Тинчуриның “тормыш юлы газапларын” да күрсәтү. Тел мәсьәләләрен киңрәк яктырту, мәгънәле дә, гыйбрәтле дә, шул ук вакытта беркемнән курыкмыйча туры бәреп язган әсәрләрен яшьләр зиһененә ирештерү. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

1. К.Тинчуринның иҗаты белән танышу.

2. Драматургның стиль үзенчәлеген билгеләү.

3. Комедияләрендә көлке объектын күрсәтү.

Өйрәнү объекты булып К.Тинчуриның “Сайланма драмалар һәм комедияләр”енең I нче һәм II нче томнары булышлык итте. Эш барышында туган фикерләрне, кирәкле материалларны яза бардык. Җыелган материалны анализлап, гомумиләштерүләр, нәтиҗәләр ясалды.

Тормышта үз урыныңны эзләү, халыкка хезмәт итү мәсьәләләре үзәктә торганын, шәхес иреге, социаль тигезсезлек, мәхәббәт, бәхеткә хокук; милләт язмышы; буржаз вәкилләреннән ачы көлү; яңа социалистик җәмгыять төзү; җәмгыятьтәге кимчелекле якларны тәнкыйтьләү, комедияләренең төп темасы икәнен ачыкладык.

Кәрим Тинчурин югарыда телгә алынган пьесалары сәхнәбездә сатирик юнәлешнең үсүенә зур этәргеч ясый. Аның татар музыкаль культурасын үстерүдә тоткан роле дә зур. Ул музыкаль сәхнә әсәрләре иҗат итүгә күп көч куя һәм бу юлда аеруча зур уңышларга ирешә.











Бүлек I. Кәрим Тинчурин иҗаты һәм тәнкыйть


Кәрим Тинчурин күренекле драматург, талантлы артист, режиссер һәм оештыручы, киң эрудицияле сәхнә теоретигы һәм оста хикәяче. Мондай энциклопедик характер­дагы күпкырлы талантлар гел генә туып тормыйлар, аларны зур та­рихы, бай милли культура традицияләре булган халык кына тудыра һәм үстерә ала.

Егерме елга якын читләштереп торганнан соң К.Тинчуринның исеме арабызга яңадан кайтты, бу үзенчәлекле сәхнә каһарманының тутыкмас мирасы белән бүгенге укучы Һәм тамашачыга да якыннан танышырга мөмкинлек туды. Аның пьесалары сәхнәгә менде, әсәрлә­ре төрле тупланмалар, җыентыклар, томнар рәвешендә кат-кат ба­сылып чыкты, К.Тинчурин иҗатына кагылышлы күп санлы фәнни-попу­ляр мәкаләләр, замандашларының истәлекләре язылды, төрле фәнни хезмәтләрдә К.Тинчурин иҗаты тиешле бәя алды. Бигрәк тә Бәян Гыйз­зәт һәм Азат Әхмәдуллин хезмәтләрендә К.Тинчурин эшчәнлегенә, баш­лыча аның пьесаларына төпле анализ ясалды. Замандашы Риза Ишморат К.Тинчурин турында күп тапкырлар язып, кызыклы мәгълүматлар бир­де. Рус телендә “Выдающийся драматург” дигән аерым монография дә дөнья күрде (1987): театр белгече Р.Игьламов К.Тинчурин иҗатын тикшерү, аның сәнгатьчә алымнарын, новаторлыгын ачыклау юнәлешендә үзенчәлекле адым ясады. Ләкин К.Тинчурин мирасын барлау, өйрәнү иҗаты күләмлерәк, тирәнрәк, күп проблемалы, тикшеренүләргә мохтаҗ булып кала бирә.

К.Тинчуринның да иҗади үсеш юлы, башка бик күп олы шәхес-ләрнеке кебек, туры сызык буенча гына бармыйча катлаулы юллар үтә, уңышларга күп эзлә­нүләр, табышлар һәм югалтулар, аерым кимчелекләр аша килә. Бу процессны күпьеллык әдәби-театраль тәнкыйтьтән, шул чор мате­риалларыннан чыгып аеруча ачык күзалларга мөмкин.

К.Тинчурин үзенең күпкырлы эшчәнлеге белән әдәби-театраль тәнкыйтьнең игътибар үзәгендә торган. Аның да, мәсәлән, Г.Камал яки Г.Кариевныкы кебек һәр эше тәнкыйди матбугатта яктыртыла барган, һәр пьесасы үз чорының нинди дә булса бәясен ала килгән. Бу - К.Тинчуринның театраль хәрәкәттә әйдәп баручы көч­ләрдән берсе булганлыгын күрсәтә торган әһәмиятле факт.

К.Тинчуринның актив иҗат чоры Г.Кариев җитәкчелегендәге “Сәйяр” труппасына кушылгач башлана. Сәхнәгә ул “Узбәк” дигән псевдоним белән чыга. Беренче адымнарыннан ук аңа танылган теа­тр тәнкыйтьчесе Г.Кәрам игътибар итә, “Банкрот” (Г.Камал) спек­такленә язган рецензиясендә ул К.Тинчурин башкарган Җамалетдин Туктагаев ролен, хәрәкәте, тавышы, сөйләме шулкадәр тормышчан булып, каршыбызда бер артист түгел, бәлки персонаж үзе иде, “бу әфәндедә табигый бер талант барлыгы һәрбер хәрәкәтеннән сизелмештер” дип билгеләп үтә1. Болар - К.Тинчурин турында матбугатта беренче тапкыр әйтелгән сүзләр. Шуннан соң Г.Кәрам да, Ф.Әмирхан, Ш.Әхмәдиев, Г.Ибраһимов, Г.Нугайбәк кебек башка тән­кыйтьчеләр да аның артист буларак үсешен даими күзәтеп, бәяләп баралар.

К.Тинчурин Октябрьгә кадәрге 5-6 ел вакыт эчендә 30 дан артык рольдә сәхнәгә чыга. Г.Камал, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Ф.Сәйфи-Казанлы әсәрләрендә, тәрҗемәләрдән Ф.Шиллер, Н.Гогодь, А.Островский пьесала-рында җаваплы рольләр башкара. Озакламый ул иҗади яктан Г.Кариев белән янәшә бара торган артист дәрәҗәсенә күтәрелә. Моның шулай икәнлеге, мәсәлән, 1917 елның маенда “Сәйяр” Мәскәүдә гастрольдә булганнан соң К. Тинчуринның берничә ай Г.Исхакый чыгарган “Ил” газетасында эшләгән чагында ачык күренә. Тәнкыйть труппада аның юклыгын зур кимчелек итеп карый. Г.Кариев комик амплуада тиңдәшсез артист булса, К.Тинчурин герой амплуасында алмаштыргысыз артист икән­легенә басым ясала, аны труппага кайтарырга кирәк, дигән фикер әйтелә 1. Әлбәттә, мондый игътибарны яулау өчен К.Тинчуринга күп көч түгәргә туры килә. Ул баштарак сәхнәдә бигрәк тә татар пьесаларында йомшаклык күрсәтүе һәм бер үк рольләрне төрлечә югарылыкта уйнавы белән тәнкыйтьчеләрне гаҗәпләндерә. Мәсәлән, Г.Ибраһимов аның “Ямьсез тормыш” (Ф. Сәйфи-Казанлы) драмасында укытучы Мөхәммәтне бер көнне “сыек һәм төссез” уйнавы турыңда әйтсә, икенче көнне шул ук рольнең “җанлы бер сурәт рәвешеңдә” гәүдәләндерелүенә ишарә ясый .

Гаепсездән гаеплеләр” (А.Островский) спектакленә язган рецензиясендә Ш.Әхмәдиев артист К.Тинчуринның “бер әсәрдә кү­ңелле, шәп уйнаса, икенчесендә тискәре әйләнеп китү” сәбәпләрен ачыкларга тырыша. Соңгы күзәтүләреннән чыгып, ул К.Тинчуринның “чын талант иясе” икәнлегенә, “аның рухы бай, канатлары зур, көчле” булуына игътибарын юнәлтә, аңа сәхнәдә үз мөмкинлекләрен ачарга “Гаепсездән гаеплеләр”дәге Незнамов кебек каһарман тип­лар кирәк, дигән нәтиҗә ясый 2.

Тәнкыйтькә игътибарлы К.Тинчурин эзләнә, актер буларак ос­талыгын камилләштерә бара. Октябрь алдыннан инде ул, Г.Карам сүзләре белән әйтсәк, “труппаның иң мөһим әгъзаларыннан” берсе булып җитешә, бигрәк тә тәрҗемә пьесаларда көчле типларны, ге­ройларны “бйк яхшы вә максатка якын килеп уйный” 1 .

Бер үк вакытта К.Тинчурин драматург буларак та ачыла бара. Элегрәк язылып та, цензура тоткарлавы аркасында сәхнәгә куела алмый торган дүрт пьесасы: “Шомлы адым”, “Соңгы сәлам”, “Берен­че чәчәкләр” һәм “Назлы кияү” 1916-1917 еллар сезонында тамаша­чыга килеп җитә. Милли мәсьәләләрне кискен күтәргән беренче икесе тәнкыйть тарафыннан аеруча хуплап каршылана. Бу әсәрләре аша К.Тинчурин драматург, актер, режиссер буларак төрле яктан ачыла. Октябрь революциясен ул әнә шулай сәхнәгә ныклап җигелгән хәлдә каршылый.

Октябрьдән соң К.Тинчурин эшчәнлегендә яңа тармаклар бар­лыкка килә. Ул үзенең остазы Г.Кариев традицияләрен яңа шарт­ларда үстерә, баета, төрле юнәлештә эзләнүләр алып бара һәм тиз вакыт эчеңдә авторитетлы җитәкче-режиссер, киң эрудицияле сәхнә теоретигы, актив җәмәгать эшлеклесе булып әверелә.

Театр - сәнгатьнең иң үтемле, иң оператив төрләреннән бер­се 2. Шуңа Совет властеның беренче елларында ук милли театрларга аеруча зур игътибар бирелә, халыкны агартуда аларга зур бурыч­лар йөкләтелә. Гражданнар сугышы, нэп, колхозлашу чорларында театрлар катлаулы үсеш баскычлары аша утә. Яңа сәнгать өчен кө­рәштә күп төрле проблемалар туа, каты бәхәсләр кузгала, тәнкый­тьтә вульгар-социологик принцип алгы планга чыга. Әнә шундый катлаулы шартларда К.Тинчурин театраль процессның үзәгендә то­ра, яңа сәнгатькә күчү процессында театрда төрле юнәлештәге эзләнүләр булырга тиешлеген матбугатта басылган мәкаләләрендә аң­лата. Теоретик фикерләүләренә дәлил сыман аның бер-бер артлы “Йосыф белән Зөләйха”, “Сакла, шартламасын!”, “Казан сөлгесе”, “Сүн­гән йолдызлар”, “Американ”, “Җилкәнсезләр” һәм “Зәңгәр шәл” кебек яңа әсәрләре сәхнәгә куела. Шулар янына Октябрьгә кадәр сәхнәдә “Шомлы адым” һәм “Ятлар” исемнәре белән уйналган драма­сын “Нәни абый” дип үзгәртеп, комедия итеп мәйданга чыгара. Агымдагы тәнкыйть бу спектакльләрнең төрлесен төрлечә бәяли. Искелектән, буржуаз элементлардан, дин әһеллә­реннән көлеп язылганнары хуплана, яңа тормышка турыдан-туры кагылышы булмаганнары, җыр-музыка, этнографик элементлар күп кертелгәннәре, сыйнфый позиция ачык бирелмәгәннәре тәнкыйтьлә­нә. Чор рухына иң туры килгәне “Җилкәнсезләр” спектакле дип та­была, хәтта мактауларга бик тә саран булган М.Парсин да аңа ка­рата “әсәр уңышлы, художество ягы матур, тел ягы үткен, артистлар өчен уен һәм хәрәкәт күп” дип әйтеп китә 1.

Егерменче елларда театрда иң катлаулы проблемалардан бер­се булып репертуар мәсьәләсе тора. Көн кадагына суга торган, бүгенге тормыштан алынып, сыйнфый каршылыкларны чагылдырган әсәрләр таләп ителә. Ләкин заман темасына язылган яхшы пьеса­лар сирәк туа, К.Тинчурин да материалны нигездә элекке чорлар­дан ала, драматург буларак, шулар аша зуррак уңышка ирешә.

Икенче яктан исә заман темаларыннан, реаль тормыштан читкәрәк киткән әсәрләр бирүе нәтиҗәсендә каты тәнкыйтьләнә. Мәсәлән, “Зар” драмасы басылып чыгу уңае белән Г.Гали К.Тинчуринны хә­зерге сыйнфый каршылыкларны чагылдырып язасы урынга, “мәңгелек мәсьәләләр”, борынгы дини легендалар белән мавыгуда, идеологик хаталар җибәрүдә гаепли2. “Сүнгән Йолдызлар” драмасы басылгач Х.Вәли дә К.Тинчуринның төп кимчелеген романтизмда күрә, “аның тормыштан берәр реальный картина бирүдән бигрәк, публикага бе­рәр әкәмәт күрсәтәсе, шуның белән алкышланасы килә. Пьесага бәйләнеше булмаган төрле эффектлар уйлап чыгара” дип яза, ул тормыштан алмый, бер уңай тип та бирми, бу пьесасы да идеологик яктан зарарлы, дип белдерә1.

Заман проблемаларына борылыш ясау кирәклеген К.Тинчурин үзе дә яхшы аңлый. Үзенең мәкаләләреңдә дә бу проб­лемага кат-кат туктала. Техникасы иске булганлыктан, драматур­гия бүгенге “вакыйгаларның темпын бүгенге тамашачы теләгән фор­мада бирә алмый” дип мәсьәләгә ачыклык кертә2. Тиздән аның, за­ман героен чагылдыру юнәлешендәге эзләнүләре нәтиҗәсе буларак, “Кандыр буе” һәм “Алар өчәү иде” пьесалары мәйданга килеп, бо­лар тәнкыйть тарафыннан татар драматургиясендә зур борылыш бу­ларак кабул ителә. Бер үк вакытта К.Тинчурин яшь язучылардан К.Нәҗми белән бергә “Булат бабай семьясы”н, Р.Ишморат белән -“Тургай” пьесасын иҗат итеп мәйданга чыгара. Болар һәммәсе та­тар театрының чор проблемаларын тасвирлауда алга китеше итеп карала. Шуның белән бергә бу пьесалар һам алар буенча куелган спектакльләрдәге уңай герой тәнкыйтьчеләрне канәгатьләндерми. Уңай герой тулы канлы итеп бирелмәве, аны схематик төстә генә сурәтләү турында сүз бара. Г.Нигъмәти, мәсәлән, “Кандыр буе” белән “Тургай”ны эпизодлыкка корылган схематик әсәрләр дип са­ный. “Алар өчәү иде” комедиясен исә “җылы лиризм белән сугарыл­ган”, “арзанлы көлдерүләрдән нык сакланган” дип бәяләп, “бу әсәр К.Тинчуринның совет драматургы буларак җитди үсә барганын күрсәтә” дигән нәтиҗәгә килә3.

Утызынчы елларда К.Тинчурин иҗатын тулаем бәяләгән язмалар да күренә башлый. Мәсәлән, Г.Толымбайның “К. Тинчурин әсәрләрен­дә татар буржуасы”, Г.Галинең “Бер драматургның үсү юлы” ди­гән күләмле мәкаләләрендә К.Тинчуринның пьесалары нык кына анализлана, аларда да вульгар-социологик бәяләмәләр булуга карамастан, К.Тинчуринның татар драматургиясен үстерүдәге роле дө­рес күрсәтелә 1.

Шулай итеп “К.Тинчурин иҗаты һәм тәнкыйть” дигән бүлегендә без тәнкыйтьчеләрнең шәхескә ка­гылышлы гадел һәм га­дел булмаган фикерләрен, тәнкыйть язмаларының шактый булуын ачыклап шундый нәтиҗәгә килдек. Иҗаты турында тәнкыйди әдәбият бик бай, танылган каләм иясенең ни дәрәҗәдә үзенә талапчәнлеге дә, тәнкыйтькә колак сала белүе дә чагыла.





Бүлек II. Кәрим Тинчурин стиле



Язучыларның стиль үзенчәлеген билгеләү шактый кыен эш. Бигрәк тә бу драматургларга карата шулай. Стильне өйрәнү, иң берен­че, аның метод белән мөнәсәбәте проблемаларына бәйле. Ләкин мәсьәлә стильнең милли үзенчәлеге, дәвер һ.б. төшенчәләр белән тагын да катлаулана. Язучының иҗат индивидуальлеген билгеләү жанрлар проблемасы белән генә дә никадәр авырлаша.

Әдәбият фәнендә “стиль - ул кеше үзе” дигән караш бар2. Һәрбер шә- хес - кабатлан­мас индивидуальлек ул. Стильдә әнә шул шәхеснең, иҗатчының үзен­чәлеге, характеры, тәҗрибә, психологиясе, дөньяга карашы, талант дәрәҗәсе, сөйләм рәвеше чагыла. Чыннан да, К. Тинчурин әсәрләрен укыганда яки сәхнәдә караганда көтелмәгән, беренче карашка гаҗәеп тоелган, лә­кин кешенең характер үзенчәлеге белән, вакыйгаларның табигый агышы белән нигезләнгән эш-хәрәкәтләрне, настроениеләр алмашуын күрәсең.

К.Тинчуринның стиль үзенчәлекләре ачык булып сатира һәм ко­медия өлкәсендә формалаша. Ул беренче чиратта комедиограф, ка­питалистик җәмгыять шартларының кеше шәхесенә тәэсирен үзе күр­гән, шул шартлар авырлыгын уз җилкәсендә татыган художник. Шуңа күрә дә аның талант көче, иң башта сыйнфый җәмгыятьне фаш итүгә юнәлтелгән. Бу хәл ул калдырган әдәби мирасның үзенчәлегең дә, стиль төрен дә билгели. Аның пьесаларының 12 се комедия жанрына карый, 5 се - драма, 4 се музыкаль драма һәм 1 се - трагедия. Дүрт пьесасын ул соавторлыкта язган. Драмага һәм мелодрамага караганнары арасында да көлү һәм кире типларны мыскыллау шактый урын тота. Әйтик, «Зәңгәр шәл»дә тулы бер пәрдә һәм аерым күре­нешләр сатира һәм комедия рухында бара. Ил, Булат бабай семьясы, Кандыр буе кебек пьесалар турында да шуны әйтергә мөмкин. Драматург иске җәмгыятьтә рухлары гарипләнгән, начар бе­лем алган, ялгыш тәрбияләнгән кешеләрдән үткен көлә, ахыр чик­тә, димәк, буржуаз җәмгыятьнең нигезләрен фаш итә, дистәләрчә сатирик һәм комик образлар тудыра.

Иңде әйтелгәнчә, стиль язучы иҗатының эчтәлеге, аның методы Һәм деньяга карашының хәлиткеч тәэсире астыңда формалаша. Методның үзгәрүе стиль үзгәрүгә китерә. Монда язучы иҗаты аяк­ка баскан чордагы иҗтимагый шартлар зур роль уйный. Бу хәлне без К.Тинчурин иҗатында да күрәбез. “Назлы кияү”дә, К. Тинчуринның Октябрьгә кадәрге иң әйбәт сатирик комедиясендә, мәсәлән, автор нигездә демократик идеалдан югары күтәрелә алмый. Урыны-урыны белән социаль эчтәлекле сатира дәрәҗәсенә җиткереп су­рәтләнгән бу әсәрдә асылда вакыйгалар фарс җиңеллеге белән хәл ителә, иҗтимагый эчтәлек икенче планда кала. 1918 елда языл­ган “Сакла, шартламасын!” - бу яктан алга бер адым. Шулай ук әсәрнең сатирик эчтәлеге тиешле социаль үткенлек алып җиткер­ми, моның өчен автор уңай геройларны - Мансур Һәм Мөршидәләрне кертергә тиеш була, яңа стиль ахыргача үз йөген тартып чыга ал­мый. Ә иңде яңа идея позицияләрендә тәмам ныгыгач, К.Тинчурин “Американ” һәм “Җилкәнсезләр”гә килә; боларның поэтик стиле ин­де “Назлы кияү” стиленнән аерыла.

Үзенең иң яхшы комедияләрендә К.Тинчурин гадәттә “югары стильгә” пародия рухын саклый. “Американ”дагы кичәгә җәмәгать Хадимнәренең купшы-бизәкле сөйләргә, китапча Һәм галим-голямача аңлашырга омтылу-лары үзенең, тискәресенә әверелә, пародия булып яңгырый. Кәгазь капчыкка гына ярарлык хезмәтләр язган Мусаның да, факультет ярым факультет бетергән “галим” Шәехмирза­ның да вәкарь белән, голяма булып сөйләшүләре белән спекулянт Габдуллаҗанның зыялы булырга тырышуы арасында автор аерма күрми, шул көчәнүләрдән көлке тудыра, персонажның эчке бушлыгын ача.

Җилкәнсезләр” - К.Тинчурин стиленең көчле якларын иң ачык чагылдырган әсәрләрнең берсе. Монда төп художестволы фикер - ике деньяның - хуҗалар дөньясы белән аларның ялчылары, изелүчеләр дөньясының капма-каршылыгында. Бу каршылыкта, төп иҗат алымына тугрылыклы буларак, автор Нуретдин һәм Мисбах хаҗилар, Зәйнет­дин һәм Дилбәрләр дөньясын эстетик үзәк итеп ала. Бу сәнгатьле фикер эпик стиль таләп иткән. Эпиклык төрле төстәге эре һәм вак бәрелешләрдән тора. Ләкин ул бәрелешләр хуҗалар лагерының үз эчендә бара. Бу исә драматургка сатирик материалны тематик як­тан киңәйтергә мөмкинлекләр тудырган.

К.Тинчурин иҗатының стиль ягыннан үсешен гәүдәләндерә тор­ган әсәр булып тагын да “Зәңгәр шәл” мелодрамасы тора. Ул - сайлап алынган тормыш материалы, бу материалга караш ноктасы һәм сәнгатьле фикер автор алдына куйган специфик бурычларга да, язучының дөньяга карашы һәм методы белән берләшкән иҗат индиви­дуальлегенә дә уңышлы мисал. Кыскасы, “Зәңгәр шәл”нең стиле бик үзенчәлекле һәм ярыйсы ук катлаулы. Анда, бер яктан, “Йосыф-Зөләйха”, “Тутый кош”, “Казан сөлгесе” кебек әсәрләрдән килә торган сатирик стиль, икенче яктан, “Сүнгән йолдызлар”, “Беренче чәчәкләр”нең икенче вариантындагы кебек стиль үзара аралаша һәм катлаулы берлек тәшкил итә.

Шулай итеп, әдәби жанр һәм сәхнә сәнгате төрләренең стиль үзенчәлеклә­ренә гаять сизгер булган К.Тинчурин бу әсәрләрендә яңа бер стилистик эремә барлыкка китергән. Ул мелодрама һәм юмор-сатира кебек жанр төрләрен дә, реалистик уен сәнгате белән җыр-музыканы, бию дә оста берләштерә. Төрле ха­рактердагы стиль төрләре үзенчәлекле бербөтен тәшкил итә.

Кыскасы, К.Тинчурин татар сәхнә әдәбиятында тулы бер стиль юнәлеше тудырды һәм аның хәзерге татар драматургиясе өчен әһәмияте искиткеч зур.


2.1 Кәрим Тинчурин комедияләрендә көлке объекты


Еллар белән санаганда татар драматур­гиясенең тарихи юлы әллә ни зур түгел. Г. Ильяси һәм Г. Камаллар яныннан башланган бу юл каядыр 80—90 ел аша уза. Тарих өчен кечкенә сан.

Шуңа да карамастан, милли сәхнә әдәбиятыбыз белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз, аның куль­турабыз тарихына керткән өлеше чиксез зур һәм гаять җитди дип әйтә алабыз.

Өч революцияне күргән, шуларның көрәш давыл­лары, эчендә кайнап ускән, илне социалистик үзгәр­теп кору процессына практик яктан да актив катнаш­кан К. Тинчурин үз әсәрләре белән бу тарихи вакый­галарны ни дәрәҗәдә тулы чагылдыра алган соң?

Шәхес һәм драматург буларак К, Тинчуринның социалистик революциягә юлы, татар совет әдә­биятындагы юлы бу резолюцияне һәм яңа әдәбиятны, яңа культураны бернинди икеләнүсез һәм кичектерге­сез кабул итү, аларга үзенең бөтен барлыгын һәм та­лантын багышлау юлы була. Ләкин монда бер үзен­чәлек бар. Ул К. Тинчуринның иҗатчы буларак сатира һәм юморга тартымлыгы белән, ягъни аның асыл­да комедиограф булуы белән аңлатыла. Менә шуңа күрә дә бу драматургиядән баштан ук революциянең һәм яңа җәмгыятьнең уңай геройларын, алдынгы һәм әйдәүче тенденцияләрен эзләү, аңа шул ноктадан гына торып бәя бирү бу үзенчәлекне, һәм гомумән бу иҗат­ны, дөрес аңламау, дөрес бәяләмәү булыр иде.

Шулай итеп К. Тинчуринның драматург бу­ларак башлангыч иҗат чорында аерата драма төрендә актив эшләвен, ә инде идея-эстетик яктан да, жанр үзенчәлекләрен үзләштерү ягыннан да өлгергәч, ни­гездә, комедиограф буларак эш алып баруын күрсәтә­ләр.

К. Тинчуринның драматургик мирасы үз эченә 25-ләп пьесаны ала. Аларның күбесе комедия һәм сатира булса, 4 әсәре башка авторлар белән берлектә язылган.

Комедия — асылда фаш итү, җитешсезлекләргә каршы көрәшү жанры 1.

Бер җәм­гыятьтән икенчесенә күчкән бөек чорда төп иҗат мәйданы итеп шушы жанрны сайлавы белән К. Тин­чурин хаклы булганмы соң?

Комедиянең, К. Маркс сүзләре белән әйткәндә, асылда кешелеккә үзенең үткәне, ягъни бу очракта иске җәмгыять белән көлә-көлә аерылышу өчен ки­рәклеге барыбызга да билгеле 2. К. Тинчурин комедия­ләре менә шул көлә-көлә, алай гына да түгел, нәфрәт­ләнеп һәм галибанә көлә-көлә аерылуның бер үрнәге булып тора да. Алар идея-художество эчтәлеге ягыннан гаять бай. Кәрим Тинчурин иң беренче шушы жанрда зур идея-эстетик ачышлар ясый, татар драматургиясен художестволылык ягыннан яңа баскычка күтәрә, аның тематик чикләрен киңәйтә.

Драматургның әсәрләре арасында саф драма төренә керә торганнары барысы да Октябрь социалистик революциясенә кадәр язылганнар. Шулар арасында иң җитлеккән һәм сәнгатьчә эшләнеше белән аерылып торган комедияләрнең берсе “Назлы кияү” (1916-1917). Драматург татар мещаннарының тормышын гаять үткен буяуларда, үзенчәлекле образлар, кызыклы ситуация ярдәмендә фаш итә. Комедия, татар драматургиясе тарихында тагын шунысы белән әһәмиятле, монда беренче мәр­тәбә көлү объекты итеп вак буржуа вәкилләре, үзлә­рен интеллигенциягә кертеп-санап йөргән һәртөрле тәлинкә ялаучылар алына. Буржуаз җәмгыять шарт­ларында гына үрчергә мөмкин булган мондый әрәм­тамакларны, “рухи спекулянтларны” сатирик планда алып сурәтләве белән К. Тинчурин татар драматур­гиясенең идея-тематик байлыгын арттырды.

Пьеса үзәгенә салынган вакыйга бик гади: Рәшит исемле “наз­лы” егет Төркестаннан Казанга өйләнергә килә. Аның идеалы әниләре димләгән “озын борынлы”, “шүрәле төсле” “кәкере аяклы” кызга түгел, ә укыган, общество күргән, матур кызга өйләнү. Ләкин аның хыяллары тормышка ашмый. Шулай кыз табалмыйча аптыраган Рәшит, үзенең асравы Гайнигә өйләнеп кайтып, “наз­лы егет” финалда дус-ишләрен тәмам “хәйран калдыра”.

Әсәр фабуласына салынган күренешләр шактый таныш. Татар драматургиясе һәр төр кияүләргә бик бай - Г.Камалнын “Безнең шәһәрнең серләре”, И.Богдановның “Помада мәсьәләсе” һ.б. искә төшерү дә җитә. “Назлы кияү”дәге Рәшит шуларның дәвамчысы. Авторның табыш­лары комедиячел конфликт оештыру һәм көлкеле типлар иҗат итүдә чагыла. Әсәрдәге тартыш ике юнәлештә бара: берсе - Рәшит белән милли каһарманнар битлеген кигән Ильяс, Әбүбәкер, Зыя кебекләр арасында. Моңа кадәрге пьесаларда уңай ге­рой буларак сурәтләнеп килгән гәзит мөхәррире, китап нә­шире, бер ширкәтнең мөдире көлү объекты итеп алына. Беркатлы, мәгънәсез Рәшитнең “укымышлы, общество күргән” кызга өйләнергә теләвеннән файдаланып, аларнын, теләсә нинди юл белән ак­ча суыруларыннан автор ирония белән көлә.

Ильяс. Кайгырмагыз. Анысы кечкенә мәсьәлә...Сез- беләсезме, хәзерге заманда зыялы татарлар ара­сында мәшһүр булып китү иң җиңел эшләрнең җиңеле. ...Сез минем журналымның киләчәген акча белән тәэмин итәргә тиешсез. Сез тагын, йөз меңнәр кирәк булыр, дип курыкмагыз. Болай күз буяу өчен генә, биш-ун мең сум белән генә. Менә шул сезгә, әгәр дә теләсәгез, ике ай эчендә мин сезне мәшһүр кеше ясап, менә дигән укыган, общество күргән; матур туташка өйләндерергә өстемә алам...1

Г.Камал “Бан­крот”ыңдагы Сираҗетдиннән аермалы буларак, болар юләр­лек баскычына төшеп тормыйлар, турыдан-туры маңгайга бә­реп эш итәләр. Каршылыкның икенчесе - Рәшит белән гаиләсе арасында барган бетмәс-төкәнмәс тартыш, бәхәс, әйт­кәләшү.

Нәгыймә. Кем гаепле сон, үзең сырланасың ич. Габделсаттар байның кызы ник ярамаган? Нәселе ди­сеңме, әхлагы дисеңме, малы дисеңме, шуны алмаган буласың тагын. Соң үзең кем?

Рәшит. Төкерәм мин аның малына!.. Әгәр дә үзеңә бик ошаган булса, әнә иреңә кече хатынлыкка алып бир!

Рамазан. Кайда инде безгә кече хатын, хи-хи-хи.

Нәгыймә (үчекләп). Алыр идең, бугай, кече ха­тын, ә?!.

Рамазан, Курыкма, Нәгыймә җаным, алмам.

Рәшит. Тапканнар бер сүз, Габделсаттар бай кы­зы, имеш.

Нәгыймә (үчекләп). Хәер инде, синең өчен генә монда хан кызлары үстермәгәннәр икән әле.

Гөлбану (Рәшиткә). Балакай, бәндәдән оялмасаң да, алладан курку кирәк иде ичмасам. Апаң белән җизнәң көне-төне синең хезмәтеңдә чабып йөриләр. Ә син аларга тел тидерәсең. Синең телең усал шул... Әнә шуның өчен өч елдан бирле үзеңә кәләш тә таба алмыйсың...”1

Г.Камал, Г.Исхакый һ.б. сәнгати табышларын дәвам итеп, К.Тинчурин көлүнең эстетик асылына төшенә бара. Әсәрдә бер генә дә уңай герой юк. Драматургның таланты шунда, ул эстетик идеалның, автор позициясенең сурәтләнгән көл­келе хәлләрнең нәкъ менә капма-каршысында булуына укучы-тамашачының мөстәкыйль килүенә ирешә.

Назлы кияү”нең жанрын сатирик комедия дигән фи­керләр очраса да, без аны көнкүреш комедиясе дип атау ягында. Югарыда әйтелгәнчә, К.Тинчурин заман эшкуарла­рыннан, төп геройның мәгънәсез эш-гамәленнән ирония бе­лән көлә, әмма пьесадагы вакыйгалар гаилә-көнкүреш кыса­ларыннан бик чыкмый, дип ассызыклый тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов2. Автор үзе дә әсәр жанрын комедия-мәзәк дип куйган. Мондый төрлелек драматургның эз­ләнүе, жанр үзенчәлекләрен үзләштерә баруы белән аңла­тыла.

Комедия турында тәнкыйтьче Азат Әхмәдуллин: “Ләкин, ни дәрәҗәдә генә сатирик үткенлек һәм драматургик осталык белән язылган булмасын, әле “Назлы кияү”дә уңай башлангыч революцион-демо­кратик идеал яктылыгыннан ары уза алмый. Уңай­ның җиңүчән һөҗүме әле монда ачык күренеп җитми”3, - дип яза.

Октябрь революциясе көннәрендә татар байлары, “Һиҗрәт” һәм НЭП темасы К.Тинчурин комедияләрендә дә киң урын ала. Шул юнәлештәге “Йосыф белән Зөләйха” әсәренең эчтәлеге аеруча кызыклы. Ул революция чорын эченә алып, бик әһәмиятле, актуаль мәсьәлә­ләрне яктырта. Революция дошманнарын фаш итүдә автор көчле сатира алымы куллана. Әсәрнең исемендә үк ирония яшерелгәнлеге күренә. Көчле мәхәббәтләре белән легенда геройларына әверелгән Йосыф һәм Зөләйха түгел, ә бәлки картаеп беткәч яшь бер егеткә кияүгә чыккан байбикә һәм, аның акчасына кызыгып йортка кергән, эшлексез, булдыксыз ир турында сүз бара. Өстәвенә әсәрнең нигезенә шул елларда Казанда булып үткән чын вакыйга салынганлыгын да истә тотсак, аның фаш итү көче тагы да ачыграк аңлашылыр.

Йосыф белән Зөләйха”ның комик герое Сәфәргали, автор бәяләвенчә,- “эшсез һәм эшкә яраксыз булып калган зыялы егет”. Дусты Муллаҗан аңа: “Кеше түгел икәнсең, чистый эт икәнсең”, - дип, юкка гына ачы сүзләр әйтми 1. Номер хуҗа­сы Хаҗи да аны: “Эзең булмасын”, - дип

куа 2. Ачлы-туклы го­мер сөрүче бу кеше - типик обыватель. Ул революция дулкын­нарыннан читтә торуны, башкалар хисабына көн күрүне яшәү рәвеше иткән. Чын егетләр ил азатлыгы өчен көрәшкәндә күләгәдә илһам көтеп ятучы Сәфәргалиләрне автор рәхимсез сатира утына тота.

Типологик планда караганда, Сәфәргали аферист Остап Бендер кебек персонажлар рәтендә. Менә ул “бай хатынга өй­ләнеп, бай булып китү” бәхетенә якын. Тамагым тук булса, халык өчен файдалы нәрсәләр язар идем, дип сөйләгән “патри­от” инде башка уйда: “Берничә көннән җанкайның биленнән кысып тотып ризинкә көпчәкле пролеткада үз атларыбызда олуг урам буйлап ләп-ләп-ләп иттереп узып киткәндә түзеп кенә торсыннар. Ике йөз мен, сафы, үз йортым, печәнлек, атлар, арбалар, чаналар, толып, каракүл бүрек, чалбар, читек-кәвеш, автомобиль, котлет, сумса, коймак! Фу-у-у! ...Үзем гласный булып корсак үстереп де­путат булырмын. Җәй көннәре дачага, кыш көне мунчага, фу-у-у, биллә, менә кайда җәннәт булачак!”3.

Аның кем булуын тәмам танып өлгергән хатыны Фаизә түбәндәгечә сөйли: “Инде башкалар сөйләсәләр дә, бер хәл иде. Син бит үзең ке­ше җилкәсендә имгәк булып торасың. Җитмәсә тагын: “Алга, алга, алга! Иске дөнья, яна дөнья”, - дигән булып, шапырын­ган була тагын, эшлексез”1. Драматургның бу әсәре фарс алымнарына бай. Ул водевильчәрәк хәл ителгән.

Комедияләр арасында тапкыр телне, мәзәкне, уен-көлкене, шуклыкны, җор сүзләрне, җыр-биюне иң мул куллана торганы - ул водевиль. Комедиянең бүтән жанр формалары үз өсләренә йөкләүне “түбәнчелек” са­наган тормыш “ваклыкларыннан” көлүне водевиль үзенең төп вазифасы иткән. Укучыны водевиль кебек иркен көлдерә белү, шатландыра алу бүтән бер жанрның да кулыннан килми 2.

К. Тинчурин комедияләренә мондый сый­фат гомумән хас һәм ул драматургның идея-эстетик карашла­рына, иҗат концепциясенә бәйле.

Әсәрнең соңгы пәрдәсе революция көннәренә кү­черелеп, аеруча актуаль яңгырый. Әлеге Йосыф урынындагы Сә­фәргали, революция җилен сизү белән, йөзен алмаштыра: электә үзенең ярлы бер шәкерт булуын хәтеренә төшереп, революциядән файдаланып калырга маташа, бурычларыннан да тиз генә арыну, шулай ук “Зөләйха”сыннан котылу юлларын эзли.

Ул чорда мон­дый хәйләкәр, түбән әхлаклы кешеләрнең чын йөзләрен ачу бик ки­рәкле эш иде. К. Тинчурин һәм аның бу әсәрен сәхнәгә куйган татар театры труппалары менә шушы политик әһәмиятле эштә актив кат­наша. Гомумән, бу-тема К. Тинчурин иҗатында зур урын алган” 3- дип яза Бәян Гыйззәт.

Яңа шартларда К.Тинчурин драматургиясе сыйфат ягыннан үзгәрә бара. Көлүнең төсмере, интонациясе үзәрә, комедияләрендә җиңү пафосы тагын да ныгый бара. Ул инде җиңү шатлыгы, хөрлек тавышы булып ишетелә. Моны “Американ” (1923) комедиясе дә раслый.

Уку йортларының берсендә студентлар тарих түгәрәге оештыралар. Ләкин түгәрәк җанланып китә алмый: материаллар җитми. Менә бер көнне шәһәр байларының берсендә борынгы кулъязмалар ярлыклар саклануы турындагы хәбәр ишетелә. Ләкин аларны ничек кулга төшерергә? Бай үз теләге белән бирмәячәк, чөнки кулъязма­ларның бәһасен ул белә. Ярлы студентлар, билгеле инде, байны канә­гатьләндерерлек акча тәкъдим итә алмыйлар. Шуннан соң Искәндәр исемле студент бер хәйлә тәкъдим итә...

...Шәһәргә Америкадан татар профессоры килгән, дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралып, ыгы-зыгы тудыра. Бигрәк тә кичә җәмәгать хадимнәре булып йөргән, бүген исә җәмгыятьтә үзләренә урын да, хезмәт тә таба алмаган кешеләр әсәрләнгәннәр. Һәркем профессор белән танышып, якынаеп, үзе өчен бер-бер файда чыгармакчы. Мусанын, мәсәлән, “әгәр дә эшләр теләгәнчә барып чыкса” җиткән кызын профессорга кияүгә биреп, Америкага күчеп китәсе килә 1. Габдуллаҗан бай, профессорны үз кияве итә калса, Америкадан вагонлап-вагонлап мал кайтартып, сәүдәсен тагын да киңәйтер иде. Шәехмирзаның да үз хыялы: “факультет ярым бетергән”енә таянып, Америкага барып профессор булу2. Советларны яратмаучы мирза Насих Николаевич та, электәге полиция полковнигы Сәлимгәрәй дә, карт зыялы Нигъмәт тә, тарих­чы Сәлим дә милли профессор белән танышуны үзләре өчен мәртәбә саныйлар. Асылда бик тар карашлы, чын тормыштан ерак торган бу кешеләр олы кунакка якынрак елышу өчен үзара ярышалар, ызгы­шып бетәләр. Бигрәк тә Габдуллаҗан белән Муса нык чәкәләшә, һәр икесе профессорны кияү итәргә хыяллана. Ә “профессор”ның төп теләге исә кулъязмаларны кулга төшерү, форсаттан файдаланып, тәмле ашап-эчеп калу. Нәтиҗәдә, ул шуңа ирешә: кызыңа өйләнәм дип, кулъязмаларны кулга төшерә дә чыгып шыла.

Комедиянең үзенчәлекләреннән берсе шунда, вакыйгаларның үзәгендә яткан тартыш, ягъни конфликт ике юнәлештә бара. Берсе - Искәндәр белән Габдуллаҗан арасында кулъязмалар өчен барган көрәш. Икенче көрәш учагы Муса һәм аның кызы Дилбәр белән Габдуллаҗан һәм кызы Мәйсәрә арасында кабына. Монысы­ның нигезендә профессорны кияү итеп эләктерү омтылышы ята. Һәрберсе мөстәкыйль юнәлештә барган кебек булса да, бу конфликтлар ахырдан бер яссылыкка төшеп җыела. Чөнки беренчесенең асылы икенчесенең үзәген тәшкил итә.

Бу бәрелешләрнең төп үзенчәлеге шунда, алар көлкеле халәт тууга хезмәт итәләр. Гади бер студентны “профессор” дип кабул итү, шуны аера белмәү, аның кайбер тозсыз кыйланышлары (сөйләшкәндә корсакка төртеп кую гадәте) һәм чамадан тыш арттырып “мин бөтен Америка шәһәрләренең университетларында эш­лим” , “минем йөз дә биш автомобилем бар” 1, дип ялганлау­лары бары тик комедиядә генә мөмкин. Тагын башка даулашулар һәм көлкеле күренеш-хәлләр әсәрнең буеннан-буена бара. Мәсәлән, ач студентларның “пәрәмәче җитәрлек булырмы икән?” дип борчыла-көенә тамак туйдырулары 2; “факультет ярым бетергән” Шәехмирза Юкабашевның үзен таныту, күрсәтү өчен һәркем белән гел бәхәскә кереп әрсезләнүе; профессор белән очрашу мәҗлесендә кем башлап сүз әйтергә тиешлеге хакында бәхәсләшү һ. б. Габдуллаҗан белән хатыны Разия арасындагы тартышу да гаять көлкеле: ирнең үз хатыны авызыннан “сиңа әйтәм”, “атасы” дигән “иске” сүзләрне чыгарып ташлатып, аны зыялы итеп күрсәтәсе килә; Разияның исә, иренә исеме белән эндәшеп, гөнаһлы буласы килми. Дилбәр белән Мәйсәрә арасында кияү өчен барган яшертен көрәш тә бик оста эшләнгән. Габдуллаҗан белән Муса арасындагы тартышу да үзен гел сиздертеп тора. һәр ике ата үз кызын дәрәҗәле профессор кәләше булырга лаеклы дип саный, ә туташларның икесенең дә кимчелекләрен һич яшерерлек түгел Аталарның үзләрен әйбәт итеп, берсенең зур галим, икенчесенең “тәрәккый пәрвәр”, зыялы итеп күрсәтәсе килүдән дә күпме көлке туа. Муса уңайны да, кимчелекне дә “миллилек” пәрдәсе белән яба. Габдуллаҗан бөркелеп торган тупаслыгын һәм наданлыгын сиз­дермәскә тырыша, “җәдидче зыялы” булырга омтыла. Болар һәммәсе тамашачыда һәм укучыда мыскыллы елмаю, көлү хисе уята.

Комедиядә тагын бер үзенчәлекле көрәш бар. Ул беренче карашка күренми, каядыр тирәндә ята, аны чын мәгънәсендәге тигез көрәш дип тә әйтеп булмыйдыр. Бу-кайбер персонажларның совет хакими­ятенә каршы булулары. Мәсәлән, автор, шул көннәр күзлегеннән карап, яшьләр арасында яңа тәртипләрдән ризасызлыгы белән аерылып торган мулла малае Касыймны көлке объекты итеп ала. Ә бү­генге югарылыктан торып караганда, егет дөрес фикерләр дә әйтә. “Иртә җыр, кич җыр, - дип сукрана Касыйм. - Каян чыга бу кешедә бетмәс-төкәнмәс перманентный җыр. ...Нәрсәгә дәртләнә торган­нардыр” 1.

Яңа җәмгыять шартларын кабул итмәгән яки кабул итеп бе­термәгән кичәге “җәмгыять баганалары”ның күбрәк эчке теләген чагылдырган бу көрәшне чын мәгънәсендә конфликт дип тә булмый: чөнки бу “баганалар” артык мескен, көчсез, үзләреннән көләргә генә ярарлык бәндәләр. Аларның теләк-максатлары да тормышка һич ашарлык түгел. Шәехмирза, билгеле инде, бу илдән китеп Америкада профессорлык урынын ала алмаячак. Сәлимгәрәй, Насих Николае­вич һәм Сәлимнәр дә - буш куык. Шулай да алар астан гына эш йөртергә каршы түгелләр, советлар җимерелер дә, без әүвәлге хәлебезгә кайтырбыз дип өметләнәләр. Җае чыкканда өркеп-куркып кына булса да зарланып, үзләренчә яңа тәртипләргә тискәре мөнәсәбәтләрен сиз­дереп, кечкенә генә булса да этлек ясарга әзер торалар. Нигъмәт “Иске мунча, яңа таш, һаман шул бер балык башын чәйниләр. Тегеләй эшлибез, болай эшлибез дип мактанудан уза алмыйлар әле. Юньләп эшләгән бер эшләре юк. Мәмләкәт тоту бунт чыгару түгел икән шул”, - дип сөйләнгәндә, аның хаклыкка якын торуын бүгенге укучы-тамашачы анлый 1. Шул ук Нигъмәт профессорны каршы алуга әзерләнү, банкетның программасын төзү өчен җыелыш уздырырга, “вакытлы гына бер рәис, бер сәркәтип сайларга кирәк” дигәч, Насихның: “Сез, Нигъмәт әфәнде, соңгы вакытта тәмам кызыллашып киттегез. Нигә кирәк рәис! Банкет банкет ул. Сөйләрбез, тост күтәрербез”, - диюендә дә дөреслек бар 2. Монда кайбер мәсьәләләргә драматургның үзенең дә иронияле мөнәсәбәте сизелеп кала.

Шунын белән бергә, драматург кайбер персонажларның күп кенә хыял-өметләрен, эш-гамәлләрен мыскыллап көлә. Бу мескеннәрнең “милләт өчен”, “милли” дип сөйләнүләрендә дә көлкедән башка нәрсә юк. Ни өчен дигәндә, аларның миллилеге үзләре өчен генә җайлыны эзләүдән, үз кимчелекләрен каплау-яшерүгә омтылудан тора. Икенче яктан, автор башка төр фәлсәфәгә таянган кешеләрдән дә каһкаһәләп көлә:

Насих. Профессор әфәнде, менә бу безнең солтанәтле (мәһабәтлек), көчле Рус иле төрле вак җөмһүриятләргә бүленүенә менә безнең ватанпәр-вәрчеләрнең йөрәкләре бик әрни. Русның гали ханданы (гаилә) хөкем сөр­гән вакытларда бөтен халыкка рәхәт иде, татарларга аеруча рәхәт иде. ...Менә мәрхүм падиша хәзрәтләренең кучере, ат караучысы татар булган. Менә бит падиша хәзрәтләре дә татарларга ничек ышанган. Сез уйлап карагыз, җөмһүрият төзегән булып, җыен бала-чаганы эш башына утырттылар.

Сәлимгәрәй. Әле тагын көчләп татар телен укыталар.

Насих. Да, да, бусы инде бик зур ахмаклык. Мин французча, инглизчә, немецча, хәтта японча да укытуны аңлыйм, ә инде татарча өйрәтүне һич башым сыйдыра алмый. Безгә татарларга культура кирәк, ә алар татарча укытып маташалар. Безне, яшьлектә татарча укый алмаган картларны, татарча укырга мәҗбүр итәләр. Бу мәсхәрәлек, позор, издевательство! Нигә миңа кирәк татарча уку?” 1

Күрәбез, Насих Николаевич кебекләрнең фикере бүгенге “бүлен­мәс Россия” шигарен тәкрарлаучыларның карашыннан ерак китми. Патша хакимиятенең олтан астын һәм коллыкны сагынган мондый кешеләрдән тарих та, тамашачы һәм укучы да мыскыллап көлә.

Пьесаның сатирик комедия булуын тәэмин иткән өстәмә чаралар һәм ысулларны да драматург бик белеп кулланган.

Көлүне тудырган, барлыкка китергән иң үтемле чаралардан бер­се - ул эчке мәгънә белән тышкы форманың туры килмәве. Чың­нан да, мондагы персонажлар, бер яктан, үзләрен башкаларга таны­тырга тырышалар, үзләре турында зур итеп уйлыйлар, икенче як­тан, аларның уз-үзләрен тотышында, эш-гамәлләрендә көчле аерма бар. Мәсәлән, Шәехмирзаның адым саен “мин факультет ярым бетергән” дип мактанган бу кешенең тупаслыгы, мин-минлеге һәм әтәчләнүе, үзен Европада беренче галим дип санап та, базарда тоз төреп сатарга гына яраклы бер китап чыгарган булуы үз ишләре арасында да мыскыллы көлү уята.

Шулай итеп, тискәре геройларның кимчелекләре үз ишләре тарафын­нан ук фаш ителүе күренә. Ягъни, искелекне генә яклаучы бу көчнең эченә корт төшкән, ул үзен-үзе ашый. Тискәрене тискәре тарафыннан ин­карь итүдән драматург гаять оста файдалана.

Эчтәлек белән форманың туры килмәвенә ачык мисал - Габ­дуллаҗан образы. Сәүдәдә зур уңышка ирешкән бу кешенең яшер­тен теләге - үзен зыялы, тәрбияле итеп таныттыру. “Син, Габдул­лаҗан әфәнде, бер сәүдәгәр генә. Зыялылар сөйләшкәндә тынлап торырга кирәк”, - дип, Шәехмирза әйтеп тә тора инде үзенә, югыйсә 1. Ләкин зыялылыкка омтылышы бик көчле шул аның. Әнә бит ул хатыны белән кызын ничек тырышып “тәрбияли”. Тик шунда тупас­лыгы һәм тәрбиясезлеге тагын өскә бәреп чыга:

Р а з и я. Бәйләнмә инде, сиңа әйтәм...

Габдуллаҗан, Сиңа әйтәм?! Сиңа әйтәм?! Әллә син мине авылдан базарга кәбестә төяп килгән гыйбди (надан) дип уйлыйсыңмы?! Яңадан шул “сиңа әйтәмеңне” авызыңнан чыгарсаң, телеңне кадак белән тишәрмен. Гыйбди дисәң гыйбди. Мужик, надан... Бу кадәр замананы аңламаган, тәрәккыйгә (алга китү) күнмәгән хайваннар булырсыз икән! Ат кәмитендә бит аюны да сездән яхшырак, сездән тәрәккый пәрвәррәк итеп нәзакәткә өйрәтәләр. Бу кадәр аңгыра булырсыз икән. Кара аны, Разия ханым, бүген кешеләр алдына чыгасы булма! Синең өчен бетен планнарымнан колак кагар хәлем юк. Әнә ашханәдә дөмегеп тор. Кеше итәргә, кеше арасына кертергә тырышмадым түгел инде. Алла кабул итсен. Ә син һаман үзеңнең мокытлыгыңнан аерыла алмыйсың” 2.

Яки, менә ул кызын профессорга кияүгә чыгарга үгетли. Бер яктан, зыялы булырга омтылыш аңа кызын мәҗбүр итмәскә куша. Икенче яктан, канына сеңгән мин-минлек, байлык өчен Җан ату аны чын үзе булып сөйләшергә мәҗбүр иуә. Кыска гына арада да ул үзендәге шушы капма-каршылыкны, шуны да аңламаслык наданлыгын күрсәтеп өлгерә:

Мәйсәрә. Әем, мин аңарга чыкмыйм!

Габдуллаҗан. Сөйләп бетергәнне көт дим, юкә баш. ...Әгәр дә Насыйп булып аңарга кияүгә чыксаң, Америкага китәрсез. Ел саен берәр кат без дә барырбыз. Сез аннан вагонлап-вагонлап мал җибәрерсез. Без монда сатарбыз да, алтынга әйләндереп, сандыклар­га тутырып, сезнен янга Америкага торырга китәрбез. Бу тупас Рачы (Россия) халкы арасында торуы да туйдырды инде. Төшенәсеңме, кызым, эшләрнең кая барганын? ...Аннан соң, шуны да истә тот, кызым. Син аның аяк астында туфрак булырга тырыш. Минем өемнән чыгып киткәннән соң, тәрбияң аның кулында булачак. Кем ашың ашага­ныңны һәрвакыт исеңдә тот. Яхшы булсаң, сый күрерсең, яман булсаң, ут күрерсең...

Мәйсәрә. Әем, алай ут йотарлык булгач, мин аңарга чык­мыйм.

Габдуллаҗан. Мин, кызым, тупас татар бае түгел. Әгәр дә күңелеңә ошамый икән, мин сине көчләп бирмим.Ә инде минем сүземә каршы килүең өчен яңагыңнан утлар чыгарырмын. Мин сине утыз яшькә кадәр ашатып түремдә тотмам. Хәзер заманасы ул түгел. Гомер буе кияүгә чыкмасаң да, мин сине һич берәүгә көчләп, ела­тып бирмәм. Ә инде башбаштаклыгың өчен яңагыңнан утлар чык­канны көт тә тор... Мин синең белән ике сөйләшмәм. Мин замана кешесе. Син белгән җәдидлекне мин дә беләм. Йә, ни әйтерсең, кызым?.. Дәшмисең?!!

Р а з и я. Дәшмәү ризалык галәмәте ул, атасы.

Габдуллаҗан. Син тик тор, әрәмтамак! ...Мин аны көчләп бирергә теләмим. Иңде минем планнарымны җимерә икән, үзенә үпкәләсен. Яңагын кабыр­галы бозау кәтлитеннән ким ясамам. Йә, кызым!.. Мин көтәм!!

Мәйсәрә. Риза.

Габдуллаҗан. Менә, бәрәкалла, кызым. Менә бу эш чын җәдид, зыялыларча булып чыкты. Үзеңә дә уңай, миңа да яхшы. Халык күзендә дә күңелле” 1.

Шул рәвешле, персонажның уз-үзен фаш итүе кебек алымнан драматург монда бик оста файдаланган. Моңа ул татар теленең эч­ке мөмкинлекләре, сүз уйнату, сүзне аңламаганга сабышу һ. б. ярдәмендә дә ирешә. Мәсәлән, “джунгли” дигән инглиз сүзен Искәндәр “җон даласы” дигән татар сүзләреннән китереп чыгара 1. Ә бу милләтчеләргә бик ошый. Яки, Габдуллаҗан кызына “теге мутный күлмәкләреңне киеп, рәтләнеп, хәзерләнеп тор”, ди 2. Ягъни, “модный” сүзе урынына “күз кыздыру” мәгънәсендәге рус сүзен куллана. Яисә, Мәйсәрә Дилбәр белән бәхәсләшә:

М ә исәрә. ...Әти әйтә, әгәр дә, ди шул профессорга бар­саң, ди, ни генә сорасаң да кызганмам, ди. Әбәзиян тун тектерер­мен, ди.

Дилбәр. Әбәзиян маймыл була бит ул. Маймыл тиресе киеп йөрерсеңмени?

Мәйсәрә. Әбәзиян нишләп маймыл булсын ул! Мех ул, бик кыйммәтле мех. Әй, мескен, шуны да белмисеңмени? Маймыл бул­са, кем кияр иде соң аны? Әбәү, маймыл тиресен кияргә!” 3

Ә “америка профессоры” исә, кайбер сорауларны юри аңлама­ганга сабышып, башка җаваплар бирә:

Сәлимгәрәй. Биноват, ваше превосходительство! Бездәге бу коммунистлар, Советлар һәм вак-төяк җөмһүриятләр турысында Аме­рика җәмәгатьчелегенең фикере ничек?

Искәндәр. Бик һәйбәт, Быел мамык, шоколад, дөге, автомо­бильләр бик

уңды” 4.

Ялганлау, күпертү, күрәләтә алдашу — персонажларның эчке бушлыгын, наданлыгын, оятсызлыгын ачуда барысы да эшкә җигелгән. Муса, мәсәлән, профессор “минем бөтен әсәрләремне укып чыккан” дип кенә канәгатьләнми, “безнең мәрхүм әткәй белән профессор хәзрәтләренең әткәсе шәрик (иптәш) булып укыганнар... профессор хәзрәт­ләре ана ягыннан безгә кардәш тә була икән” дип тә күзгә төтен җибәрә.

Шулай итеп, милли тарлык һәм инкарь итү кебек күренешләрне кертеп, наданлык, мин-минлек, зур байлыкка омтылу, кеше җилкәсендә яшәргә тырышу, хөсетлек кебек сыйфатларны тагып, драматург эшлексез “каһарманнарыннан” үткен көлә, мондый сыйфатларга ия булган кешеләрнең урыны тарих чүплегендә булуын күрсәтә.

Американ”дагы социаль-политик темалар Җилкәнсезләр (1926) комедиясендә тагын да тулырак ачыла. Эчтәлегенең тирәнлеге, темасының актуальлеге, әдәби эшләнеше белән бу әсәр драматург иҗа­тында иң уңышлы пьесаларның берсе 1.

Комедия милләт исемннән сөйләнеп, үзләрен милләтпәрвәрләр дип атап, чынлыкта үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы зыялылар катлавының һәм шәһәр байларының аерым вәкилләре сурәтләнә. Автор аларның рухи ярлылыкларыннан, әхлакый түбәнлекләреннән, комсызлыкларыннан көлә, Төп игътибарны, Батырхан, Нуретдин, Мисбах хаҗи, Зәйнетдин кебекләрнең тип буларак ачылуын юнәлтә. Әсәрнең төп конфликты - тарих тарафыннан юлдан алып ташланган кешеләрнең чор, җәмгыять белән каршылыгы - әлеге образларның һәрберсе аша үтә. Нәкъ менә аларның үзара һәм башка геройлар белән бәрелешендә төп каршылык үзенчәлекләре тирәнрәк ачыла. Төп геройларның комедиячел тип булулары, хыяллары белән мөмкинлекләре туры килмәүдә, үзара тарткалашуда, бер-берсенә бәя бирүдә, сөйләмнәрендә чагыла.

Беренче картинаны уку барышында тари­хи чорның үзенчәлекләре искәртелә һәм, төп геройларга бәйле рәвештә, ул чор татар җирлегендәге социаль группалар, аларның теләк-омтылышлары ассызыклана. Беренче группаны Нуретдин һәм башка бай сәүдә­гәрләр тәшкил итә. Алар дәүләт Думасына депутат итеп үзләренең мәнфәгатьләрен як­лаучы кешене үткәрү максатын күздә тота­лар.

Икенче группага комедиянең үзәгендә торучы, ярлы катлаудан чык­кан зыялы Батырхан керә. Ул үзен милләт өчен кайгыртучы дип саный һәм ярлы­лар белән байларны килештерү турында хыяллана. Аның бай сәүдәгәрләр кешесе бу­ларак, Думага сайланырга теләвеннән һәм Нуретдиннең “Депутат, депутат, алла боер­са, расходларын үзем күтәрәм” дигән сүзлә­реннән аңлашылганча, ул да акча түләгән кешенең “җырын җырлаячак”. Өченче төр­кемгә хезмәт ияләре мәнфәгатен яклаучы Сөнгать кебекләр керә. Патша властена каршы көрәшүче Сөнгатьнең бай малае Да­выт белән сөйләшүе игътибарга лаек. “Ми­нем акчалар банкыда”, “Быел дачага чык­мадым, курортка баруны мәгъкуль тапма­дым”, “Аттестатым губернатор канцелярия­сендә хәл җыя”, ди ул, көлеп 1. Бу сүзләр бай малае Давытның ачуын чыгара .

Төп геройларның чын йөзләре икенче картинада ачыла. Нуретдин бай, зур корбан­нар китерсә дә, сугышның дәвам итүен тели, чөнки ул аңа табыш бирә. “Әгәр сугыш тук­тап китсә, ул фабриканы кая куярбыз?” - дип пошына. Батырханның да сугышка ка­рата үз фәлсәфәсе бар: “Сугышларның су­гышы булган бу бөек сугыш киләчәктә булу ихтималы булган бөтен сугышларның соңгысы булачак. Вак-төяк хөкүмәтләр бетә икән, бетсен! Вак-төяк милли теләкләр кор­бан була икән, булсын! Утыз-кырык мил­лион кеше үлә икән, үлсен!... Кызганыч тү­гел. Ләкин бу сугыштан соң бөтен дөньяда­гы изелгән милләтләргә якты көн, тигезлек, рәхәт тормыш туачак!” янәсе 2.

Өченче картинада Февраль революциясе чоры сурәтләнә. Анда төрле оешма вәкилләре төрле юллар белән Мисбах байның акчасын алырга омтылучыларга, Советларга каршы көрәш алып баручыларга зур урын бирелә. Мисбах байның аларны сүгү сүзләренә автор тирән мәгънә салган: мәсәлән, Хәрби шураны ул, “коерыксыз саескан” дип атый. Батырханга “...правасыз атбакат, тол пистон... Буш куык, шартлавык! - ди 1.

Бишенче картинада Себер шәһәрләренең берсе тасвирлана. Анда без Советлардан һәм Кызыл Армиядән качып баручы герой­ларны күрәбез. Вакыт аларны шактый үзгәрт­кән, кайберләре советка каршы көрәшнең мәгънәсезлеген аңлый башлаган. Бу, беренче чиратта, Мисбах байның үз башын тукмаклый-тукмаклый сөйләгән монологында күренә.

Алтынчы картинада НЭП чоры вакыйга­лары гәүдәләнә. Кичәге “хуҗалар” эле дә югалткан байлыкларын, җәмгыятьтәге урыннарын кире кайтару уе белән яшиләр. Әле кайчан гына патша генералы Семенов­ны ипи-тоз белән каршы алган Батырхан совет органнарына “җылы” урынга ур­нашкан һәм “буталчык суда балык тотар­га” уйлый.

Җиденче картинада укучы 20 нче еллар­ның яңа кешесе, нэпман Зәйнетдин белән очраша. Акбаш Гыйлаҗи малае, кичәге при­казчик заманга яраклашкан: “ишектән куып чыгарсалар, тәрәзәдән керергә кирәк, тә­рәзәдән кусалар, ярыктан керергә кирәк”,- ди ул 2. Бик сак эш йөртүче бу кеше “бер тиене ун тиен китереп торуга” канәгать булып яши 3.

Сигезенче картинада вакыйгалар Нурет­дин фатирында бара. Анда без намуссыз, кешелексез, миһербансыз нэпман Зәйнетдин белән кабат очрашабыз. Үзенең байлыгын арттыру, алты сумлык доходны алтмыш сумга күтәрер өчен, никахлы хатынының ата­сын урамга ташларга да әзер булуын күрәбез.

Күренгәнчә, “Җилкәнсезләр”, - зур тарихи чорны үз эченә алган социаль-политик комедия. Анда, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып, көлү объекты итеп интеллигенция һәм либераль буржуазия вәкилләре алына. Үзәктә гади халык җилкәсен кимереп көн күргән кичәге “ху­җаларның” тарихның барышын, яңа тор­мышны төрле юллар белән туктатырга ом­тылулары сурәтләнә. Диңгез дулкын­нары җилкәнсез корабны төрле якка каккан яки ярга чыгарып аткан кебек, бу кешеләр­нең планнары да тормыш белән бәрелештә чәлпәрәмә килә.

Кыскасы, К. Тинчуринның әлеге пьеса­сы татар әдәбиятына яңа тема, яңа об­разлар алып килде, катлаулы тарихи чор­ны эпик картиналарда сурәтләп бирде. Әсәр бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмаган. Аның әледән-әле татар театр сәхнәләрендә уңыш белән баруы шуны раслый.

Халык яратып караган “Сакла шартламасын” (1918) комедиясе, драматик хәрәкәт каракларның “маҗаралы” эшләре, аларны “тоту тырышлыклары” рәвешендә сурәтләнә. Ул К.Тинчурин драматургиясенә хас контрастлык, театральлек, күчемлелек, хәрәкәтчәнлек, җанлылык белән аерылып тора.

Азып-тузып йөрүче бай улларына - Шәрифҗан, Садрый, Сәләхетдингә акча кирәк. Акча Шәрифҗанның әтисе - шакирҗан байда. Дуслары белән килешеп, улы әтисен талый. Әтисенең котын алыр өчен “ясалма бомба” куллана.

Әлеге комик вакыйгалар асылда заманның үзенчәлекле якларын ача. Татар байларының әхлагы, пролетариат тормышы, яшь язучы Мансур кебекләргә яла ягучы провокаторлар, ришвәтчеләр яшәеше, пристав һәм бутишниклар “хезмәте” тамашачы күз алдыннан калейдаскоптагы кебек узып торган вакыйгалар, күренешләр өермәсе рәвешендә күрсәтелә.

Егерменче еллар әдәбият һәм сәнгатькә яңа таләпләр куя. К.Тинчурин да “эшче-крестьян массасына йөз белән” борылуны куәтли. Шул тенденцияне чагылдырган «Зәңгәр шәл» әсәрен дә хезмәт иясе вәкилләре, азатлык өчен көрәшүче геройлар алгы планга чыга. К.Тинчурин бу әсәрен “мелодрама” (борынгы греклар җыры, көе булган сәхнә әсәрләрен шулай дип йөрткәннәр) дип атаган. Бер өлешен шулай эшләгән дә. Ләкин пьесасын, ирония, юмор, сатира алымнарын файдаланып язган. Әдип бер-берсен өнәп бетерми торган ике әдәби төрне бергә куша алган. “Зәңгәр шәл” пьесасының төп үзенчәлеге һәм яңалыгы шуннан гыйбәрәт.

Беренче пәрдәдә яшьләр үзара шаярып үртәшәләр, мактанышалар, шул мохиттә генә булса да, үзләрен ирекле, горур кешеләр итеп күрсәтмәкче булалар. Ләкин Җиһанша күсәк күтәреп чыгуга куркып калалар. Яшьләрнең үз-үзләрен тотышы белән гамәлләре арасындагы каршылык-зәгыйфь кенә булса да юмористик конфликт, чөнки кешеләрнең бер сыйфаты кинәт кенә киресенә әйләнә.

Икенче пәрдәдә әби-бабайлар ишаннан көлеп җыр җырлыйлар:

Ишаннарның эше рәт,

Эшләре тәрәт-мәрәт.

Дөньяда да рәхәт,

Ахирәттә дә җәннәт 1.

Ләкин ишан үзе күренү белән, мескен колга әйләнәләр, аның җыен тузга язмаган сүзләренә ышаналар. Үзләре ишанны эшләмичә халык биргәнне ашап ятучы әрәмтамак, диләр, үзләре шул ук кешегә соңгы ярмаларын, йомыркаларын алып киләләр. Авылның картлары-карчыклары, шулай итеп, ирекләрен җуйган, коллыкта яшәргә ризалашкан, мескенлекләре белән көлке бөтен образ тәшкил итәләр.

Өченче пәрдәдә К. Тинчурин авылга кораллы казакълар килеп керүе турында яза. Кызлар казакълар турында куркып сөйлиләр, бары тик Булат сеңлесе Заһирә генә: “килеп карасыннар, күзләрен энә белән чокып чыгарырмын” дип шапырына2. Власть вәкилләре - кораллы казакълар пьесадагы вакыйгаларда бөтенләй катнашмыйлар, бары тик сүз власть турында баруын искәртү өчен генә казакълар кирәк булган. Шуңа күрә әсәрдәге конфликтларның барысы да түрәләр, власть изүе белән бәйле дип гомумиләштерергә була.

Дүртенче-бишенче пәрдәләрдә качкыннарны һәм абыстайларны сурәтләүдә К.Тинчуринның осталыгына сокланып туя алмыйсың.

Абыстайлар, Коръән чыгып, башкаларны әдәпкә, бер-бе­реңне хөрмәт итәргә өйрәтеп йөриләр. Әмма үзләренең телләре генә ни тора: “дәҗҗәл карчыгы”, “шайтан анасы”, “мунча пәрие”, “корчаңгы эт”, “карт убыр”, “юлбасар үләксәсе”, “азган эт”, “дуңгыз”, “надан”... Кәрим Тинчурин бу күренештәге беренче каршы­лыкны шул рәвешле оештыра.

Абыстайларның һәркайсы башкаларга үзен генә яхшы дип исбат итмәкче була. Ләкин, күз ачып йомганчы, башка­лар кебек үк, җир биткә, дуңгызга, каракка, бозык кешегә әйләнә.

Хәдичә Мәйсәрәне җырлаган өчен “җир бит”, “мажик кы­зы” дип сүгә. Ул да булмый, Мәрфуга, чыгып, минем гайбәтне сатасыз, “үләтләр” дип ачула -

на. Хәдичә белән Мәрфуга үзара талаша башлый, Мәйсәрә икесен дә тыярга теләгәч, ике дош­ман абыстай кинәт уртак тел табалар һәм бергәләп “себерке”, “кортлы баш”, “тутый кош” дигән мәсхәрәле сүзләр белән Мәйсәрәгә ташланалар. Сабира чыгып, үз чиратында, көндәшләрен “җир битләр” дип сүгә 1. Әле генә үзара ызгышкан Хәдичә белән Мәрфуга шунда ук уртак тел табалар һәм, парлап, Сабирага һөҗүм итәләр. Әнисеннән кунактан кайткан Фазыйлә мактана гына башлый, өч дошман абыстай, хәзер инде өчесе дә бер булып, Фазыйләгә ташланалар.

Дүрт абыстайның дүртесе дә бертөслеләр: наданнар, тупаслар, тәрбиясезләр, көнчеләр, усаллар. Аларда оят, намус, әдәплелек кебек хисләр бөтенләй юк. Бер-берсенә әйткән сүзләре, җырлары гына да ни тора:

Хәдичә.

Төпсез, тузган әрҗәләр,

Юк өчен әрләшәләр,

Килбәтләрен күр инде,

Нәкъ кысыр, мут кәҗәләр

Барысы да Ә син елан, карт убыр,

Үзеңне бел тик утыр 1.

Шулай итеп, К.Тинчурин колларның тагын бер төрен күрсәтә, бу юлы мин-минлек коллары булган төркем образын иҗат итә. Ахмак абыстайлар, үзләрен акыллы итеп күрсәтергә тырышып, көлкегә калалар.

Зәңгәр шәл” чыннан да матур, мәгънәле, гореф-гадәтләрне, халык җырларын, халык музыкасын үз эченә алган драма. Чөнки анда яшьлек, мәхәббәт, өмет һәм омтылыш, яшьләргә хас дәрт һәм нәфислек бар. Бу сюжет сызыгы бөтен драмага оптимистик рух бирә. Булат белән Мәйсәрәнең сөешү гүзәллеге, авыл кызларының һәм егетләрнең шаян уеннары, сүздәге тапкырлык, риясыз сафлык сәхнә күренешләрен табигый итә.

Мелодрама сюжетында сатирик комедия алымнарын да, юмористик комедия, шат күңелле иркен көлүне дә фаҗигале кичерешләрне дә, драматик һәм мелодраматик хәәлләрне дә очратабыз. Беренче пәрдәдәге халык бәйрәме уеннарының жанрын лирик комедия, ачлык-ялангачлыктан үпкәләре күренеп торган фәкыйрь крестьяннарның, соңгы сынык икмәкләрен күтәреп, Ишан фатихасын алырга килү күренеше белән шул ук Ишан хәзрәтнең Мәйсәрәне хатынлыкка “димләп” төш юрау күренешләренең жанрларын драматик, мелодраматик комедияләр дип, урман пәрдәсен - халык драмасы, Ишан йортындагы күренешне - сатира, Мәйсәрәгә чыбылдык чүпләү күренешен - мелодрама дип, санап чыгып булыр иде. Саналган күренешләрнең һәркайсысы үзләре генә дә үз жанрларына ия аерым сәхнә әсәрләренә торырлык. Бергә җыелышып, алар татар авылының революциягә кадәрге яшәешен төрле яктан ачалар һәм әлеге әсәрнең темасын күп проблемалы итәләр. К.Тинчурин үз әсәренең үзәк темасы итеп шул чор тормышын сурәтләүне алган, ифрат күпкырлы шул теманы мөстәкыйль бер сәхнә әсәре сюжетына сыйдырган, эзлекле үсештәге бер вакыйга эчендә теманың күпмәгънәле кырларын эретә алган. Киң күләмле вакыйгага теркәлә барган төрле зурлыктагы күренешләр темасын драматург бер үзәккә - гашыйк яшьләр тормышы тирәсендә үреп үстергән.





















Йомгак


Кәрим Тинчурин иҗаты бай һәм сокландыргыч. Татар театрына һәм драматургиясенә нигез салучы булган Г.Камал ярдәмендә сәхнәгә күтәрел-гән бу зур һәм күпкырлы талант иясенең иҗаты татар дараматургиясендә моңарчы мәгълүм сәбәпләр аркасында тирәнтен һәм монографик рәвештә өйрәнелмичә киленә. Исеме бөек шәхесләр арасында аталса да драматург К.Тинчуринның бай иҗатына багышланган монографиянең әлегә кадәр язылганы юк.

Үз иҗатында һаман алга барырга, тагын да югарырак осталыкка ирешергә омтылып, тормыштан артта калмыйча яңа идеяләрне әсәрләрендә сурәтләргә тырышкан К.Тинчурин иҗатында бер-бер артлы яңа биеклекләр яулый. Драматургиянең төрле жанрларында кыю иҗат итеп, тәҗрибәләр ясап калдырган мирасын яхшылап өйрәнү, аңлау, бүгенге чор драматургиясен үстерүгә дә ярдәм итәчәк. Матбугат битләрендә татар театрының К.Тинчурин әсәрләре буенча куелган спектакельләре турында барган бәхәсләрне ачыкларга да булышачак.

Бу күренекле сәхнә остазының иҗаты хәзергә кадәр җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән булса да, төрле газет-журналларда, җыентыкларда, күренекле әдәбият белгечләренең аңа багышлап басылган мәкаләләрен бигрәк тә, күренекле драматургның юбилее уңае белән - матбугатта филология фәннәре кандидатлары Бәян Гыйззәт, Азат Әхмәдуллин, сәнгать фәннәре кандидаты Рәүф Игламов мәкаләләрен очратырга була.

Кәрим Тинчурин иҗаты турындан-туры фәнни яктан яктыртылмаган истәлек, мәкалә һәм төрле китапларда да аның әсәрләре турында кыйммәтле фикерләр әйтелә. 2003 нче елда язучы Рабит Батулла һәм Венера Камалиева төзүендә К.Тинчурин турында истәлекләр, галимнәрнең, иҗат әһелләренең фикерләре, шигырьләр һәм фоторәсемнәре тупланган китабы дөнья күрде. Аларның язмаларында К.Тинчуринның зур талант, зур художник булуы, күпкырлы эшчәнлеге яктыртыла. Хәзер театрларыбызда К.Тинчурин тәрбияләгән артистларның шәкертләре эшли. Татар драма артистларының һәр яңа буыны аның драматургиясендә чыныгу ала. Димәк, К. Тинчурин традицияләре исән, яши, үсә, ныгый. Сәхнәдә ул кабызган утлар хәтәр җилләрдә дә сүнмичә халкыбыз күңелен якты нурлар белән бүген дә яктыртып тора.
























Кулланылган әдәбият



  1. Арсланов Г. Ул кабызган утлар / Г.Арысланов // Татарстан.- 1996.- № 10.- 83-86 б.

  2. Әдәбият (XX йөз башы һәм 20 нче еллар татар әдәбияты): татар урта гомуми белем мәкт. 10нчы с-фы өчен д-лек / М. Хәсәнов, А.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, И.Нуруллин.- Тулыл. 2нче басма.- Казан: Мәгариф, 2000.- 375 б.

  3. Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре / А. Әхмәдуллин Тат. кит. нәшр., 1980.- 303 б.

  4. Җәләлиева М. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре / М.Җәләли-ева.-Казан: Мәгариф, 2001.- 128 б.

  5. Закирҗанов Ә. Вакытсыз сүнгән йолдыз / Ә. Закирҗанов // Мәгърифәт.- 1997.- 20 сент. - 5 б.

  6. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһи-дуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев.- Казан: Мәгариф, 2004.- 111 б.

  7. Исмәгыйлев Ә. Комедияләр турында / Ә.Исмәгыйлев.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1986.- 176 б.

  8. Мәхмүтов Һ. Күпкырлы талант / Һ.Мәхмүтов // Совет мәктәбе.- 1987.- №9.- 32 б.

  9. Миңнуллина Ә. Чәчәкләр китерегез аңа… / Ә. Миңнуллина // Татар иле.- 1998.- № 42.- 5 б.

  10. Татар драматурглары: библиографик белешмәлек / Төз. Ф.Ганиева, Р.Яруллина, А.Саттарова. Казан: Татар. кит. нәшр., 2007.- 271 б.

  11. Тинчурин К. Әсәрләр. 3томда. 1том / К. Тинчурин .- Казан: Тат. кит.нәшр., 1986.- 510 б.

  12. Тинчурин К. Драмалар һәм комедияләр 2 томда. 2том / К. Тинчурин .- Казан: Тат. кит.нәшр., 1971.- 578 б.

  13. Традиции и новаторство в творчестве Карима Тинчурина / Сост. Х.К.Махмутов.- Казан.- 1990.-150 с.

  14. Хәбибуллин М. Сүнмәс йолдыз яктысы / М.Хәбибуллин // татар иле.- 1996.- № 29-30.- 4 б.

  15. Яхин А.Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче с-фы өчен дәреслек-хрестоматия.-Тулыл. икенче басма / А.Г.Яхин.- Казан: Мәгариф, 2001.- 223 б.









































1 Традиции и новаторство в творчестве Карима Тинчурина ( Сост.- Х.К.Махмутов).- Казань, 1990.- С.52.

1 Традиции и новаторство в творчестве Карима Тинчурина ( Сост.- Х.К.Махмутов).- Казань, 1990.- С.52.

2 Традиции и новаторство в творчестве Карима Тинчурина ( Сост.- Х.К.Махмутов).-. Казань, 1990.- С.53.

1 Шунда ук.- Б.53.

2 Традиции и новаторство в творчестве Карима Тинчурина ( Сост.- Х.К.Махмутов).- Казань, 1990.- С.54.


1 Традиции и новаторство в творчестве Карима Тинчурина ( Сост.- Х.К.Махмутов).- изд. Казан, 1990.- С.54.

2 Шунда ук.- Б. 55.

1 Традиции и новаторство в творчестве Карима Тинчурина ( Сост.- Х.К.Махмутов).- изд. Казан, 1990.- С.52.

2 Шунда ук.- Б.55.

3 Традиции и новаторство в творчестве Карима Тинчурина ( Сост.- Х.К.Махмутов).- изд. Казан, 1990.- С.56.

1 Шунда ук.- Б. 56.

2 Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма / Ф.М.Хатипов.-Казан: Раннур, 2002.- Б. 283.


1 Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма / Ф.М.Хатипов.-Казан: Раннур, 2002.- Б. 227.

2 Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре / А. Әхмәдуллин.- Казан: Тат. кит.нәшр.,1980.- Б. 155.

1 Тинчурин К. Әсәрләр 3 томда. 1 том. / К.Тинчурин.-Казан: Тат. кит.нәшр.-1986.- Б.123.

1 Тинчурин К. Әсәрләр 3 томда. 1 том. / К.Тинчурин.-Казан: Тат. кит.нәшр.-1986.- Б. 102.

2 Закирҗанов Ә. Заман белән бергә: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Ә. Закирҗанов.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2004.- Б. 143.

3 Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре / А. Әхмәдуллин.- Казан: Тат. кит.нәшр.-1980.- Б. 155.

1 Тинчурин К. Әсәрләр 3 томда. 1 том. / К.Тинчурин.-Казан: Тат. кит.нәшр.-1986.- Б.229.

2 Тинчурин К. Әсәрләр 3 томда. 1 том. / К.Тинчурин.-Казан: Тат. кит.нәшр.-1986.- Б.234.

3 Шунда ук.- Б.243.

1 Шунда ук.- Б. 272.

2 Исмәгыйлев Ә. Комедияләр турында (Комедиянең жанр үзенчәлеге) / Ә.Исмәгыйлев.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1986.- Б.41.

3 Тинчурин К. Әсәрләр 3 томда. 1 том. / К.Тинчурин.- Казан: Тат. кит.нәшр.,1986.- Б.8.

1 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.19.

2 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.31.

1 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.32.

2 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.22.

1 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.7.

1 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда, 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.42

2 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда, 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.47.



1 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. /К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.55.

1 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б. 44.

2 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.35.

1 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.40.

1 Шунда ук.- Б.54.

2 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.41.

3 Шунда ук .- Б.50.

4 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. /К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б. 50.

1 Шунда ук.- Б.133.


1 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.137.

2 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.148.

1 Шунда ук.- Б.162.

2 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.196.

3 Шунда ук.- Б.201.

1 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.228.

2 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.241.

1 Шунда ук.- Б.264.

1 Тинчурин К. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. 2 том. / К.Тинчурин.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1971.- Б.270.

- 42 -

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Научная работа "Кәрим Тинчурин" (9 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор школы

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 189 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.09.2017 2718
    • DOCX 222 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайнуллина Эндже Мулламухаметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 6 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 12819
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Социальные и правовые аспекты эпохи Просвещения: влияние на образование сегодня

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Toolbox классического проектного менеджмента

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Готовимся к ЕГЭ по литературе

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе