2нче сыйныф (уку)
Дәреснең темасы: К. Ушинский “Аерым уйнагач
күңелсез”.
Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү
Метод: күрсәтү, сөйләү практик
Дәрес максатлары:
Белем бирү максаты:
-
Дуслык турында белү
Фикер сәләтләрен үстерү максаты:
-
Үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен
үстерү
-
Сүз байлыгын арттыру
Тәрбияви максат:
-
Дусларга карата хөрмәтләү хисе тәрбияләү
Көтелгән нәтиҗәләр:
ü предмет
буенча: дуслык турында белү
ü шәхси:
яңа материалны өйрәнүгә, танып-белүгә кызыксыну уяту;
уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау
Җиһазлау: ПК, мультимедейный проектор,
презентация
Дәреслек: “Татар теле һәм уку китабы”, 2нче
сыйныф, Фәтхуллова Кадрия Сөнгать кызы, Казан, “Татарстан китап нәшрияты”, 2013.
Дәреснең
структурасы:
I.
Ориентлаштыру мотивлаштыру этабы:
1. а) уңай психологик халәт булдыру
б) белемнәрне актуальләштерү
2. Өй эшләрен тикшерү
3. Уку мәсьәләсе кую
II. Уку мәсьәләсен адымлап (өлешләп) чишү этабы.
III. Рефлексия бәяләү этабы
Дәрескә
гомуми бәя кую
Өй
эше бирү
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
Эшчәнлеккә үзбилге.
- Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, хәерле көннәр теләп бер – беребезгә карап
елмаешыйк һәм дәресебезне башлап җибәрик.
II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлектәге кыенлыкларны ачыклау
1.
Уку мәсьәләсен кую (укучылар экраннан карый)
- Укучылар, дәреснең темасын ачыкларга кирәк. Моның өчен тактада бирелгән
хәрефләрдән сүзләр төзеп карыйк.
2. Проблеманы чишү юлларын эзләү
-Укучыларга
рәсемнәр күрсәтү
-Без
бүген нәрсә турында укыйбыз икән?
3. Беренчел ныгыту.
-Дуслык
турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?
- Бүген
без сезнең белән К. Ушинский “Аерым уйнагач күңелсез”хикәясе өстендә эшләрбез.
4. - Ә хәзер дәреслекнең 64нче битен
ачыгыз. Мин сезне хикәя белән таныштырам. Әсәр белән таныша башлаганчы анда
очрачак сүзләрнең мәгънәләрен аңлатып карыйк.
Бөтерчек – волчок
Тимә – не трогай
Почмак - угол
Күңелсез – скучно
5. - Укучылар, мин укыган арада сез уйлап утырыгыз әле.
- Автор нәрсә әйтергә тели икән?
Текстны укып күрсәтү. ( җавап бирә
алмасалар ярдәмче сораулар):
- Малай нәрсә ди?
- Ничек уйный башлыйлар?
- Ни өчен балаларга күңелсез?
- Мин сезгә җөмләләр язылган карточкалар өләшәм. Сез ул
җөмләләрне бүген без укыган әсәрнең эчтәлегенә туры китереп дөрес итеп
урнаштырырга тиеш буласыз.
Җаваплар тикшерелә. Слайд
- Булдырдыгыз, балалар. Дуслар ни өчен кирәк соң?
(Балаларның фикерләрен тыңлау)
III. Йомгаклау өлеше.Рефлексия
- Сезгә “Аерым уйнагач күңелсез” хикәясе ошадымы? Ни өчен?
- К. Ушинский бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели?
Нәтиҗә.
- Укучылар, сезгә аеруча кайсы урыны ошады? Үзегезнең эшчәнлекне ничек
бәялисез?
Өй эше.
- Укучылар, өйдә хикәяне сәнгатьле укыпга һәм сүзләрне ятлап килерсез. 64нче
бит, 8нче күнегү
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.