Без
бүген дәрестә фразеологик әйтелмәләр белән танышырбыз. Аларның туры мәгънәле
сүзләрдән аермасын карарбыз. Фразеологизмнарның төрләрен билгеләрбез.
1.Теманы
кабатлау, дәфтәрләргә язу.
2. Яңа
теманы аңлату өчен компьютер презентациясе күрсәтү.
Башта
дәресебезнең максаты белән танышыйк (слайд №2).
Хәзер мисаллар
ярдәмендә без сезнең белән бергәләп фразеологик әйтелмәләргә билгеләмә
бирербез. Слайдта сул якта бирелгән мисалларны укыгыз. Аерып күрсәтелгән
сүзләрнең мәгънәсен аңлатып карагыз. (Көтелгән җавап: бу сүзләр туры мәгънәдә
кулланыла). Уң якта бирелгән җөмләдә нәрсә күзәтелә? (Җавап: күчерелмә мәгънәдә
кулланыла). Слайд №3.
-Әйдәгез
бергәләп нәтиҗә чыгарыйк: күчерелмә мәгънәле таркалмый торган сүзтезмә –
фразеологик әйтелмә дип атала. (Слайд №4)
Мисаллар карап үтик әле (слайд № 5-9). -Студентлар, игътибар итегез әле:
безнең сүзтезмәләр ничә сүздән тора (җавап: ике яки берничә сүздән). Слайд
№10.
Һәрбер
фразеологик әйтелмәнең мәгънәсен бер яки берничә сүз белән аңлатырга мөмкин,
мәсәлән: слайд № 11. Нәтиҗә – сдайд № 12.
Төрле
телләрдә фразеологизмнар күп очракта охшаш булалар (слайд № 13).
-Соңгы
слайд ярдәмендә без алган яңа белмнәрне тикшерербез (слайд № 14).
-Фразеологизмнарны
төркемләүдә төрле принциплар яши. Шулай да күпчелек галимнәр, мәсәлән, В.Виноградов,
3 төргә бүләргә тәкъдим итә:
1)
фразеологик ныгымалар, ягъни аеруча нык бердәмлекләр, аларда сүзнең
мөстәкыйль мәгънәсе бөтенләй югалган (чәчләр үрә тору , трай тибү , ләчтит
сату, кәкре каенга терәтү );
2)
фразеологик берәмлекләр. Монда да сүзнең мәгънәсе мөстәкыйль үк түгел,
бөтеннең мәгънәсен бергә бирәләр, әмма компонентлар арасындагы бәйләнеш
йомшара (һавадан алып сөйләү, ике агач арасында адашу);
3)
фразеологик тезмәләр. Алар ирекле сүзтезмәләргә якын торалар, бер сүз туры, икенчесе
күчерелмә мәгънәдә килә ( юл уңу, башка чыгу, авыр хәл). Слайд №15.
-Яңа
темага кагылышлы материал шуның белән тәмам. Хәзер теманы ныгытуга керешәбез.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.