Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Заманча педагогик технологияләрне өйрәнү һәм татар мәктәпләрендә укучыларның рухи әхлакый үсеш проблемаларын ачыклау.
Бикүле төп гомуми белем мәктәбе туган тел укытучысы Галиева Зөлфирә Габбас кызы
2 слайд
Проектның максаты:
балаларның сәләтен күреп , иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү
Төп бурычлар:
- һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү
-укучыда туган телгә,татар халкының мәдәниятына кызыксыну уяту;
-укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, аларны фәнни һәм
иҗади эзләнү эшенә җәлеп итү, һәрьяклап камилләшүгә омтылыш уяту.
- иҗат эше белән шөгыльләнү, аудитория алдында яклый белергә өйрәнү һәм төрле бәйгеләрдә катнашу;
;
3 слайд
Фән, техника һәм мәдәниятнең гаять тиз үсүе нәтиҗәсендә, уку-укыту системасында заманча педагогик технологияләр куллану көннән-көн арта бара. Бу – заман таләбе.
Без, укытучылар алдында, бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклау бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә
4 слайд
Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел,ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып эшли белергә дә тиеш.
5 слайд
Аз комплектлы авыл мәктәбенең төп проблемалары
Укучылар саны аз
Яхшы Интернет челтәре юк
Аерым предметлар буенча белгечләр юк
Авыл мәктәпләрендә яңа технологик җиһазлар юк
Туган телгә карата мөнәсәбәтләр үзгәрде
6 слайд
Һәр бала – иҗади шәхес.
Безнең дәүләт, мәктәп, педагоглар һәм ата-аналар алдында гадәттән тыш мөһим бурыч тора: хәзерге вакытта укучылар җәмгыятьнең иҗади әгъзасы гына түгел, ә һичшиксез, инициативалы, теләсә кайсы эшкә иҗади якын килергә сәләтле кеше булып үсүенә ирешү. Шуңа күрә татар авылларында санаулы гына калган мәктәпләрне саклап калу ,укучыларны үз мәктәпләребездә белем алуына ирешү өчен бик зур җаваплылык сорый
7 слайд
Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда еш кулланыла торган яңа педагогик технологияләр
Яңа технологияләр
Уен технологиясе
Компьютер технологиясе
Хезмәттәшлек технологиясе
Информацион-коммуникатив технология;
Тәнкыйди фикерләү технологиясе
Эшчәнлек технологиясе
8 слайд
Коммуникатив үстерешле укыту
Коммуникатив ул - сүз-фикерләрне тапшыру чарасы. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела.
Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен кулланган ресурслар
Аудиоязмаларда танылган артистларның чыгышларын тыңлау.
“Әйдә ?Оnline”проекты
@kitap_fm
https ://tat.tatkniga.ru
https://abishevaalena.ru
Эш нәтиҗәләре: Халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, бәйрәмнәрен мәктәп күләмендә һәр елны оештырабыз . Ел саен үзебезнең мәктәптә “Нәүрүз”, ”Кече Сабантуй,” “Сөмбелә”,”Татар кызы”,”Татар егете” бәйрәмнәре ,проектлар яклау буенча “Ачык ишекләр көне”үтә.
9 слайд
Укытучы кулында иң көчле технология – коммуникатив үстерешле укыту.
10 слайд
Критик фикерләүне үстерү технологиясе
Критик фикерләүне үстерү технологиясен куллану, шулай ук, һәр укучыга шәхси якын килеп эшләүне дә күз алдында тота.
Тәнкыйди фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, блум ромашкасы,”Үрмәкүч алымы”.”Гамбургер”алымы.”Скелет” алымы.
11 слайд
Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясен куллану укучыларда укуга кызыксынуны һәм активлыкны, логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерә
12 слайд
Компьютер технологиясе
Компьютер технологияләрен куллану укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруда да зур әһәмияткә ия. Дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, укучылар белән, төрле электрон кушымталардан да бик теләп файдаланабыз. мультимедиа, электрон дәреслекләр, презентацияләр, интернет куллану күпкә отышлы. Язучыларның биографияләре, әсәрләре, төрле таблицалар, җырлар, шигырьләр язылган дискларның күп булуы дәресне кызык һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.
Бу юнәлештә ярдәм итүче ресурслар
https://abishevaalena.ru
http://sabyem.ru
Эш нәтиҗәсе: укучыларның видео,презентация,буклет,лэпбук ,брошюралары санала
13 слайд
Уен технологиясе
Укыту процессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Бала тормышында уен берничә вазифаны башкара:
аралашу,
күңелне күтәрү,
үзеңнең мөмкинлекләреңне гамәлгә ашыру һ.б.
14 слайд
Хезмәттәшлек технологиясе
Хезмәттәшлек технологиясе универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе булып тора. Технология укучыларны коллективта эшләргә, иптәшләренең фикерен тыңлый белеп, уртак нәтиҗәгә килә белергә өйрәтә. Шул ягы белән әһәмиятле. Укучылар 4-5 кешелек төркемнәргә бүленәләр, аларга уртак эш бирелә, аны үтәгәндә һәркемнең үз вазифасы билгеләнә.
Хезмәттәшлекнең төрләре бик күп: укучы белән укытучы, укучы белән укучы, укытучы белән укытучы, укытучы белән уку йортлары, мәктәпләр, китапханәләр, укытучы белән ата-аналар хезмәттәшлеге һ.б
15 слайд
Хезмәттәшлек технологиясенең эш нәтиҗәләре
16 слайд
Һәр уңышка ирешүнең сәләт, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә булуын истә тотарга кирәк. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә, ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала. Безнең кулларда - балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде. Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 672 268 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Зульфира Габбасовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.