Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Төремкәй
Рус халык әкияте
2 слайд
Бер урманда төрем-төремкәй булган. Бер тычкан-чыелдык шул төремкәй янына йөгереп килә дә:
Төрем-төремкәй! Төремкәйдә кем яши? –дип сорый.Аңа беркем дә җавап бирми. Тычкан төремкәй эченә керә дә шунда яши башлый…
3 слайд
Беркөнне төремкәй яныннан бака-бакылдык үтеп бара икән. Ул туктаган да сораган:
Төрем-төремкәй! Төремкәйдә кем яши? –дигән.
Мин, тычкан-чыелдык! Ә син кем?
Мин бака-бакылдык.
Әйдә кер, бергә торырбыз.
4 слайд
Бака-бакылдык төремкәй эченә сикереп керә дә,шул көннән алар бергә яши башлаганнар.
5 слайд
Төремкәй янына куян-куркак килгән.Ул да сораган:
Төрем-төремкәй! Төремкәйдә кем яши? –дигән.
Мин, тычкан-чыелдык!
Мин, бака-бакылдык. Ә син кем?
Мин куян-куркак булам.
Әйдә алайса, кер.Бергә-бергә яшәрбез.
6 слайд
Хәзер алар төремкәйдә өчәү яши башлыйлар. Бервакыт тәрәзәне хәйләкәр төлке шакыган:
- Төрем-төремкәй!
Төремкәйдә кем
яши?- дигән.
-Мин,тычкан.
-Мин,бака.
-Мин, куян,ә син кем?
-Мин хәйләкәр төлке.
-Әйдә кер, бергә яшәрбез.
Төлке дә төремкәйдә яши башлый. Алар инде
дүртәү яши башлаганнар.
7 слайд
Бервакыт төремкәйгә соры бүре килгән.
- Әй, төрем- төремкәй!
Төремкәйдә кем яши?-
дигән.
-Мин, тычкан.
-Мин, бака.
-Мин, куян.
- Мин төлке,ә син кем?
- Мин бүре- сорыколак.
- Әйдә кер безнең янга.
8 слайд
Бүре дә төремкәйгә керә.Алар бишәү яши башлыйлар.
Бервакыт төремкәй янына аю килә.
Әй, төрем- төремкәй!
Төремкәйдә кем яши?-
дигән.
-Мин, тычкан.
-Мин, бака.
-Мин, куян.
-Мин, төлке.
9 слайд
Мин,бүре, ә син кем?
Мин аю булам.
Кер алайса, бергә
яшәрбез!
Аю төремкәйгә керергә
бик тырыша, ләкин керә
алмый.
Мин түбәгездә генә яшим,- ди аю.
Син безне сытасың бит.
Аю төремкәйнең түбәсенә менә дә аны
сыта.Тычкан,бака,куян,төлке,бүре өйдән чыгып качалар.
10 слайд
Алар яңа, бик матур төремкәй төзиләр.
Анда бергә яши башлыйлар.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 664 409 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Султанова Ильмира Азгаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
2 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.