Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентация по татарскому языку на тему "Синугыл"

Презентация по татарскому языку на тему "Синугыл"

Скачать материал
Скачать материал "Презентация по татарскому языку на тему "Синугыл""

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Режиссер-постановщик

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Госманова Алия Гүмәр кызыТатар теле һәм әдәбияты укытучысы
94 нче гимназия
Мә...

    1 слайд

    Госманова Алия Гүмәр кызы
    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
    94 нче гимназия
    Мәскәү районы, Казан шәһәре

  • Тема: Ә.Синугыл шигъриятенең сәнгати-поэтик теле

    2 слайд

    Тема: Ә.Синугыл шигъриятенең сәнгати-поэтик теле

  • Шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Әд...

    3 слайд

    Шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр
    Әдхәт Синугыл

    Мин кемдер кушканча язмыйм
    Җаным кушканча язам,
    Җан теләгәнне язганга,
    Каралтып акны язмам,
    Язмам! (“Язмам!”)

  • Әдхәт СинугылТатарстан Республикасының һәм Украинаның атказанган сәнгать эшле...

    4 слайд

    Әдхәт Синугыл
    Татарстан Республикасының һәм Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе.
    1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

  • Милләт темасы: “Милләттәш”, “Берләшү”, “Төрки дөнья”, “Татар-башкорт арасы”,...

    5 слайд

    Милләт темасы: “Милләттәш”, “Берләшү”, “Төрки дөнья”, “Татар-башкорт арасы”, “Тормыш”, “Иртә-кич”.
    Туган якка, сөйгәненә мәхәббәт темасы: “Кадыш”, “Каенавыл”, “Курганакбаш”, “Стәрлетамак”, “Өлешемә тигән көмешем”, “Сөя белү, көя белү кирәк”, “Күзләр сөйләшүе”, “Сулар сибеп көн-төн багып”, “Мәхәббәт бураны”.

  • Максат: шигырьләрдәге сәнгати үзенчәлекләрне чагылдыру. 
Бурычлар: 
1) Ә.Сину...

    6 слайд

    Максат: шигырьләрдәге сәнгати үзенчәлекләрне чагылдыру.
    Бурычлар:
    1) Ә.Синугылның шигырьләре белән танышу;
    2) Ә.Синугыл иҗатына хас поэтик һәм стиль алымнарын билгеләү, сәнгатьчә эшләнешен тикшерү.
    Төп предметы – Ә.Синугыл шигъриятендә кулланылган сәнгати үзенчәлекләрне һәм тел-сурәтләү чараларын күзәтү.
    Тикшерү объектын шагыйрьнең шигырьләре тәшкил итә.
    Төп чыганак итеп, Ә.Синугылның “Ефәк кәрваннар” (2002), “Җыр төбәген сагынып” (1984), “Иман гасыры” (2002) җыентыклары алынды.

  • Белүебезчә, шагыйрьләр карамагында дүрт төрле сурәтләү чаралары бар: 
сүзләрн...

    7 слайд

    Белүебезчә, шагыйрьләр карамагында дүрт төрле сурәтләү чаралары бар:
    сүзләрнең туры мәгънәсенә нигезләнгән лексик сурәтләү чаралары
    сүзләрнең кинаяле мәгънәсенә нигезләнгән махсус сурәтләү чаралары – троплар
    әсәр телен авазлар яңгырашы ягыннан оештыручы фоника
    поэтик синтаксиска караучы синтаксик, стилистик фигуралар.

  • Лексик чаралар дип дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка кил...

    8 слайд

    Лексик чаралар дип дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүзләр атала:

    синоним, антоним, омоним, сүз уйнату, тарихи сүз,неологизм, диалектизм, алынма сүзләр һәм башкалар керә.

  • Антонимнар: сөй-сөймә; яшьлек-картлык; явыз-яхшы, кадерле-кадерсез; югары-түб...

    9 слайд

    Антонимнар: сөй-сөймә; яшьлек-картлык; явыз-яхшы, кадерле-кадерсез; югары-түбән; үз-чит; туа-үлә; җырлый-елый; шатлана-кайгыра; җиңел-авыр; мәхәббәт-нәфрәт
    Өсләргә ук яуса,
    Дошманнар сөенә.
    Өсләргә дан яуса,
    Дошманнар көенә.
    (“Өсләргә”)
    Берсе – эчке, берсе – тышкы,
    Тышы – ышкы, эче – пычкы.
    (“Бәгъзе кеше”)

  • Синонимнар: шәфкать, кадер-хөрмәт; татулык, берлек, хөрлек; вөҗдан, әхлак һ.б...

    10 слайд

    Синонимнар: шәфкать, кадер-хөрмәт; татулык, берлек, хөрлек; вөҗдан, әхлак һ.б.
    Калмады туганнарга да
    бик ышаныч калмады,
    Калмады керсез, эчкерсез
    Олуг җаннар калмады.
    (“Мөсәддәсләр”)
    Тау-тау чәчәкләр монда
    Барлык җир ал, кызыл, ак.
    (“Чәчәкләр диңгезе”)

  • ОмонимнарБер халык “ак”, ә берсе гел,
 имеш, “кара”.
Комнан аркан ишкәнне син...

    11 слайд

    Омонимнар
    Бер халык “ак”, ә берсе гел,
    имеш, “кара”.
    Комнан аркан ишкәнне син
    раслап кара!
    (“Татар-башкорт арасы”)
    Бүлмәне бүлгән түр арка,
    Терәлик аркага арка,
    Мунча әллә яктырасы,
    Бик кычытып тора арка...
    (“Тоюклар”)

  • Сүз уйнатуЭтләр булгач этләр инде,
Хуҗаларын саклыйлар.
Этнең шуңа этлекләрен...

    12 слайд

    Сүз уйнату
    Этләр булгач этләр инде,
    Хуҗаларын саклыйлар.
    Этнең шуңа этлекләрен,
    Гөнаһларын аклыйлар.
    (“Этләр”)
    Чебен чигәңә кунганга,
    Чебенләп юкка үртәнмә,
    Чебен ул очар да китәр,
    Чебенгә чукмар күтәрмә.
    (“Робагыйлар”)

  • Тарихи сүз Урам буйлап бер яшь яугир килә. 
 Килә аннан сорау аласы......

    13 слайд

    Тарихи сүз
    Урам буйлап бер яшь яугир килә.
    Килә аннан сорау аласы...
    (“Робагыйлар”)
    ...Күршедән кыз сөйгәннең
    Йөрәгендә яг булмас!
    (“Кырым татар манәләре”)
    Күктә йолдыз йөз алтмыш,
    Кашларың каләм чатмыш.
    Бар галәмне туфрактан,
    Сине нурдан яратмыш!
    Орды – үтерәлмәде,
    Тик яралады мине.
    (“Кырым татар манәләре”)

  • Неологизмнар
Маркитантлар басты бар җир йөзен,
Юнь итәргә башкача юнь дә юк.....

    14 слайд

    Неологизмнар
    Маркитантлар басты бар җир йөзен,
    Юнь итәргә башкача юнь дә юк...
    (“Робагыйлар”, “Хәят гыйбрәтләре...”)

    Диалектизмнар
    Дам (дамба) өстендә бер гүзәл,
    Дамны тирәли гизәр.
    Кулында бер кызыл гөл,
    Үзе гөленнән гүзәл! (“Кырым татар манәләре”)
    Алынма сүзләр
    Шәфталы агачлары
    Төрле чәчәк башлары...
    (“Робагыйлар”)
    Мендем чия далына (агачына),
    Ботаклары салына.
    Мин ярымны бирмәмен
    Бөтен дөнья малына!
    (“Кырым татар манәләре”)

  • II. Троплар яки ассоциатив сурәтләү чаралары дип күчерелмә мәгънәне төрле ә...

    15 слайд

    II. Троплар яки ассоциатив сурәтләү чаралары дип күчерелмә мәгънәне төрле әйберләр, күренешләр, предметлар арасындагы бәйләнеш аша барлыкка китерә торган гыйбарәләргә әйтәләр:

    чагыштыру, метафора, эпитет көлке, сынландыру, фразеологизм, мәкаль-әйтем һ.б.

  • ЧагыштыруУрман янганны
Күргән бар мин дә...
 Урмандай шаулап,
Шагыйрь, ян син...

    16 слайд

    Чагыштыру
    Урман янганны
    Күргән бар мин дә...
    Урмандай шаулап,
    Шагыйрь, ян син дә.
    (“Яну”)
    Урманнарым еракта бит калган,
    Яшьлектәй хыял кебек янган.
    (“Яшьлек урманнарым”)

  • МетафораКөньяк гөлләре бик горур була, 
Бик очсыз да булмый үзләре....

    17 слайд

    Метафора
    Көньяк гөлләре бик горур була,
    Бик очсыз да булмый үзләре.
    (“Көньяк гөлләре”)
    Кем соң түгел матурлыкның язы
    Матурлык бит йөрәк яндыра.
    Таш йөрәкле, таш бәгырьләрне дә,
    Яшь түктереп, яңгыр яудыра.
    (“Матурлык”)

  • Эпитет Ал кояш, нурлы иртә, алсу йөзләр, кара кайгы, ак бураннар, алсу гөлләр...

    18 слайд

    Эпитет
    Ал кояш, нурлы иртә, алсу йөзләр, кара кайгы, ак бураннар, алсу гөлләр, энҗе чык, ак өмет, тимер йөрәк, нәни гармун, яшел дулкыннар, татлы төшләр....
    Йөрәк куба урыныннан, ярсудан
    Алсу ирене татлылыкка бал судан.
    (“Мәхәббәткә”)

  • Сарказм:
Арабызда: “Бар иде, дип, заманалар”, 
Койрык кысып мыштым гына йөр...

    19 слайд

    Сарказм:
    Арабызда: “Бар иде, дип, заманалар”,
    Койрык кысып мыштым гына йөргәннәр бар.
    Тәти сүзләр сөйләнгән кайбер адәмнәр –
    “Черек күл”гә иман саткан бәндәләр. (“Җавап хаты”)
    Инвектива:
    Йөри икмәк өстендә, Әрәмтамак!
    Комсызланып ашый, Бирәнсымак... (“Мыскыл итә”)
    Юмор:
    Аны куып, моны куып,
    Яшь гомер киткән узып.
    Менә, малай, мин сиңа әйтим:
    Яшем, болай, карт булса да,
    Яшим гел “егет” булып. (“Менә, малай!”)

  • СынландыруАй да йөзен сирәк ача күк йөзе гөмбәзендә,Кыраулар суккан таңнар...

    20 слайд


    Сынландыру
    Ай да йөзен сирәк ача күк йөзе гөмбәзендә,
    Кыраулар суккан таңнарда җир йөзе бизәгеңдә.
    (“Көз”)
    Җанландыру
    Шәһәрнең тыны кысыла,
    Тиргә батып манчыла...
    (“Робагыйлар”)
    Агачлар бөгәләр билләрен,
    Кызганам шәп-шәрә тәннәрен.
    (“Кышкы урман”)
    Көзләр җитсә, кайгырып каеннар,
    Саргаешып сары яшь коялар.
    (“Каенавыл”)

  • ФразеологизмнарТизлекнең меңнәр артыннан куып,
 Җан тәслим кылган фаҗига булы...

    21 слайд

    Фразеологизмнар
    Тизлекнең меңнәр артыннан куып,
    Җан тәслим кылган фаҗига булып.
    (“Гомер бер генә”)
    Тормыш кордык без икәүләп бергә,
    Иң якын безне тик икәү белә.
    (“Икәү белә”)

  • Мәкаль-әйтемнәрЯхшы дус авыр чак сынала, диләр,
Без дә күп сынаулар дөньясын...

    22 слайд

    Мәкаль-әйтемнәр
    Яхшы дус авыр чак сынала, диләр,
    Без дә күп сынаулар дөньясын кичтек,
    Эчкерсез дуслык тик чын дуслык, диләр,
    Без дә күп бер ләвеш шулпасын эчтек.
    (“Горбәтлек илендә”)
    Баен бай ул Рәсәй, үзе тик
    Кырыкмаса кырык ямаулл...
    (“Баен бай ул”)
    Әйткән бер сүзем – аткан ук,
    Сүзне уйнап әйтмим мин.
    (“Үз сүземнән...”)
    Дүрт аяклы абына дип ат та,
    Абындырсаң, үтергәнче макта!
    (“Мактау”)

  • III. Стилистик фигуралар – сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләрен...

    23 слайд

    III. Стилистик фигуралар – сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары
    Таулар, таулар каушамыйлар алар,
    Каушамыйлар – гаярь йөрәкле.
    (“Кычкырмагыз куркытырга теләп”)
    Барлык кешенең ул серен белә
    Барлык кешегә дә ярый белә,
    Барлык кешенең ул хәлен белә,
    Табан асларын да ялый белә!
    (“Робагыйлар”)

  • ОксиморонБашыма кайгылар килеп,
Җырлаган чакларым булса,
Күңел шатлык белән т...

    24 слайд

    Оксиморон
    Башыма кайгылар килеп,
    Җырлаган чакларым булса,
    Күңел шатлык белән тулып,
    Елаган чакларым була.
    (“Яңгырда калган утындай”)

  • Риторик эндәш-өндәүМилләтем, милләттәшем, туган як, туган ил, туган җир, мәхә...

    25 слайд

    Риторик эндәш-өндәү
    Милләтем, милләттәшем, туган як, туган ил, туган җир, мәхәббәт, авыл, кеше, курай, урман, сандугач, былбыл, И Ходай, И Татар, ерак кардәшләрем, туган телем – Анам теле, Рус җире, шагыйрь, якташ, ай, Татарстан, Болгар, син, Пушкин, һ.б. (“Төрки дөнья”, “Лачыннар илендә”)
    Төрки дөнья – гамьсез дөнья,
    Уяныгыз, төркиләр!
    (“Төрки дөнья”)

  • Фәкать кенә күреп ала кара төсләр,
Төшкә кереп җанны кыйный “кара көчләр”....

    26 слайд

    Фәкать кенә күреп ала кара төсләр,
    Төшкә кереп җанны кыйный “кара көчләр”.
    (“Җавап хаты”)
    Ике башлы, кара карчыга,
    Җир табынын канга тутыра.
    (“Телевизор карап утырам”)

  • Тау - символ“Борыннан ук канга сеңеп калган” (тау – ныклык, мәгърүр тау); “Ми...

    27 слайд

    Тау - символ
    “Борыннан ук канга сеңеп калган” (тау – ныклык, мәгърүр тау); “Мин курыксам тауларыма сыенам”, “Йөрәк булып Урал тавы тибә” (тау – рухи таяныч, авыл); “Таулар нәкъ таулыларның үзедәй”, “Кычкырмагыз куркытырга теләп”, “Кая гына карама син” (тау – кешеләр); “Таулы халык” (тау – халык).

  • IV. Әсәр телендә авазлар яңгырашы ягыннан оештыру фоника, ә шунда катнашучы ч...

    28 слайд

    IV. Әсәр телендә авазлар яңгырашы ягыннан оештыру фоника, ә шунда катнашучы чаралар фонетик чаралар.

    Әдхәт Синугыл шигырьләрендә аһәңле, матур, гармонияле яңгыраш өстенлек итә.

  • Охшату  “Карр-карр” килеп, Себер каргалары,
  Көньякларда нишләп йөрисез?.....

    29 слайд

    Охшату
    “Карр-карр” килеп, Себер каргалары,
    Көньякларда нишләп йөрисез?..
    (“Себер каргалары”)
    Очты алар “чырык-чырык” дип
    Чыркылдашып очты еракка...
    Көзләр җиткәч, башка кошлардай,
    Очмадылар ләкин көньякка.
    (“Чыпчыклар”)

  • Февраль бетте... Мартлар җитте...Кышлар китте. Кошлар кайтты”. (“Көньякла...

    30 слайд

    Февраль бетте...
    Мартлар җитте...
    Кышлар китте.
    Кошлар кайтты”.
    (“Көньякларда язлар җитте”)
    Яу чапканда синең артларыңнан
    Давыл купсын, бураннар дуласын,
    Очкан коштай ат тоякларыннан
    Җирләр тетрәп, тау-ташлар уалсын!
    (“Чыңгызхан васыятьләреннән”)

  • Ә.Синугылның язу стиленә барыннан да элек кыскалык, җыйнаклык хас дигән фикер...

    31 слайд

    Ә.Синугылның язу стиленә барыннан да элек кыскалык, җыйнаклык хас дигән фикергә килдек. Аның каравы алар фикер тыгызлыгына ия.
    Ә.Синугыл шигырьләре тирән мәгънә, үзенең егәрлеген әйтеп бирүе белән характерлана.
    Әсәрләрендә кулланылган образлы гыйбарәләр укучыга үзенчәлекле көтелмәгән тәэсир, эмоциональ яңгыраш бирүе белән әһәмиятле. Шул ук вакытта, алар сурәтләү чараларын оста файдалану ягыннан да аерылып тора.

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 120 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.01.2016 1030
    • PPTX 799.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гусманова Алия Гумаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гусманова Алия Гумаровна
    Гусманова Алия Гумаровна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5096
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 17 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Современные подходы к преподаванию географии: нормативно-правовые основы, компетенции и педагогические аспекты

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Финансовый анализ

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов

Мини-курс

Управление коммуникациями в кризисных ситуациях

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе