Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
ӨЧЕНЧЕ СЫЙНЫФТА УКУЧЫ РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРНЫҢ
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНДӘ БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҺӘМ ИҖАДИ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА КҮНЕГҮ ТӨРЛӘРЕ.
2 слайд
Теманың актуальлелеге
Рус телле балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен, иҗади сәләтләрен үстерү, аларга белем бирү, тәрбияләү процессында информацион-коммуникатив технологияне куллану, мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра.
3 слайд
Проект эшенең максаты
укытучыларны педагогик һәм методик эш ысуллары белән таныштыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен үстерү юлларын аңлату, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, башлап эш итү сәләтен үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен куллану төрләрен ачыклау тора.
4 слайд
Проектның бурычы.
бәйләнешле сөйләм үстерүдәге эш тәҗрибәсе белән таныштыру, һәр укытучы эшли ала торган чараларны тормышка ашыру өстендә эшләү системасын аңлату;
аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә хезмәттәшлек булдыру;
төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдә һәр укытучының җаваплылыгына ирешү;
танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү;
5 слайд
Проект эшенең объекты
3 нче сыйныфның рус төркемнәрендә укучы балалар белем алган дәреслек, иҗади эшләү сәләтен үстерү юллары, аларның үзенчәлекләре.
Проект эшенең предметы
ХәйдәроваР.З.,Г.М.Ахметзянова,Л.А.Гиниятуллиа Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге-Казан: ”Татармультфильм” нәшрияты, 2013. Ике кисәктә
6 слайд
Проектның фәнни-гамәли әһәмияте
рус телендә сөйләшүче укучыларның татар теле дәресендә бәйләнешле сөйләм телләрен һәм иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эшләүче укытучыларга чыганак, кулланма өчен материал була алуында.
Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
7 слайд
Укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерүнең фәнни һәм гамәли әһәмияте
Татар телен рус балаларына укытканда бәйләнешле сөйләм телен үстерү – телгә өйрәтүнең төп мәсьәләләренең берсе .Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләрен, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситуатив күнегүләр аша тәэмин итеп була. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда да , камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да кулланыла ала.
8 слайд
Дәресләрдә бирелгән барлык темаларда да мондый күнегү төрләрен кулланып була.
Диалогны тулыландыр. Партадашың белән сөйләш.
- Бүген көн нинди?
........ .
Ничә градус салкын?
......................
Диалогны тәрҗемә ит .Дустың белән сөйләш.
-Какая сегодня погода?
-Холодно.Дует ветер.Снег идёт.
-Температура какая?
- Минус 15 градусов.
9 слайд
Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен үстерү юллары
Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү аларда үз фикерләрен логик эзлекле, бәйләнешле итеп сөйли һәм яза белү күнекмәсен булдыруны күздә тота. Укучыларның сөйләм телен үстерү, иҗади сәләтләрен үстерү ,сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан әкиятләрне, хикәяләрне сәхнәләштерү отышлы.
10 слайд
Дәресләрдә проект алымын куллану
Проектлар алымы укучыларның шәхси кызыксынуын һәм аерым өлкәдә сәләтен арттыра, үз эше өчен җаваплылык тоярга өйрәтә. Мәсәлән:”Ашханәдә”, ”Туган якка кыш килде”темаларын үткәндә балалар проект эшләрен теләп башкаралар.
11 слайд
Балалар кызу эштә
Укучыларның иҗади активлыгын һәм фикерләү сәләтен үстерүдә карточкаларның да әһәмияте зур. Карточкалар укытуны индивидуальләштерү, вакыттан дөрес файдалану, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү һәм аларның фикер йөртүләрен, акыл эшчәнлекләрен үстерү, дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен гаять файдалы.
12 слайд
Дәресләрдә, класстан тыш чараларда кроссвордлар,ребуслар чишү балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә
13 слайд
Яңа педагогик технологияләрнең берсе буларак - уен технологияләре баланың иҗади сәләтен, аралашу культурасын үстерүдә зур роль уйный. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда да уеннарның әһәмияте зур.
ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕҢ РОЛЕ
14 слайд
« Сүзләр лотосы» уены.
Укытучы ашамлыкларның өч билгесен әйтә. Мәсәлән: төсе, тәме, формасы. Беренче уенчы нинди дә булса ашамлыкны уйлап аның шул сыйфатларын әйтә: ак, тәмле, стакан шикелле. Икенче уенчы җавап бирә: туңдырма. Биремнәргә җиләк-җимеш, яшелчәләрне табу да кертелә.
“Кем күбрәк сүз белә?”, “Сүз эчендә сүз” уены.
Бу уенда укытучы төрле сүзне куллана ала. Алынган сүздән башка сүзләр төзергә кирәк.
Мәсәлән: “Умырзаялар” сүзе бирелә. Шул сүздән укучылар тагын сүзләр төзиләр (ат,уз, яза, алар, зал, ура, яз, ял, ала,азая һ. б.)
15 слайд
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әлеге методларны куллану – укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә этәргеч булып тора, укучыларда фәнгә карата кызыксыну уята. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
Югарыда китерелгән эшләрнең барысы да укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, танып- белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә уңай йогынты ясый.
16 слайд
Игътибарыгыз өчен
зур рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 669 531 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Фазулзянова Эльмира Файзиаздановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.