Инфоурок Другое Другие методич. материалыПрезентация по воспитательной работе на тему : "Бәйрәм-шоу - Мин бит татар малае"

Презентация по воспитательной работе на тему : "Бәйрәм-шоу - Мин бит татар малае"

Скачать материал

 

Сценарий авторы  Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиянең югары категорияле  башлангыч сыйныф укытучысы Шакирова Венера Ибрагимовна.

 

 

Мин бит татар малае!

(Бәйрәм-шоу)

 

Сәхнә түрендә биюче малай hәм кыз рәсеме. Музыка яңгырый. Кызлар залдан сәхнә янына куелган урындыкларга, малайлар сәхнәгә узалар. Ике кыз сәхнәгә менә, кичәне алар башлап җибәрә. Балалар бар да матур милли киемнәрдән.

1 нче кыз. Туган җир hәр кешегә газиз, кадерле.

2 нче кыз. Туган илебез – Татарстан. Аның иркен болыннарын, калын яшел урманнарын, мул сулы күлләрен, балык тулы елгаларын без бик яратабыз.

1 нче кыз. Татарстанда яшәвебез, татар кызлары, татар егетләре булуыбыз белән без горурланабыз.

Кызлар (бергә). Без бит татар кызлары!

Малайлар (бергә). Без – татар егетләре!

1 нче кыз. Бүгенге бәйрәмебез «Мин бит татар малае!» дип атала.

 

Кәләпүшем – кәләпүш» җыры.Вәлиева сүз., Л.Батыр-Болга-ри көе) башкарыла. Бер малай башлап җырлый, калганнары кушыла.)

1 нче малай.       Татарстан – минем республикам,

Башкаласы – Казан каласы.

Татарстан туган җирем булгач,

Мин буламын татар баласы!

2 нче малай.       Туган ягымдагы яшеллекне,

Гүзәллекне данлыйм, зурлыйм мин.

Татарча язам, укыйм, сөйләшәм,

Төрле матур җырлар җырлыйм мин.

1 нче малай.       Исемнәребез дә саф татарча!

(Тезелеп басалар.)

Малайлар. Мин – Салават, мин – Рәсүл, мин...

3 нче малай.       Борынгы бабаларыбыз: «Белем алу – энә белән кое казу ул», – дип әйтеп калдырганнар.

4 нче малай.       Димәк, нык ихтыярлы, максатчан, тырыш hәм түземле кешеләр генә белемле була ала.

5 нче малай.               Без шундый булырга тырышабыз, белемгә омтылабыз, күп укыйбыз.

6 нчы малай. Мәшhүр шагыйребез Сәгыйть Рәмиевнең канатлы шигъри юлларын hәрдаим истә тотабыз.

7 нче малай.       Безне адәм иткән – уку.

5 нче малай.       Адәмне алга илткән – уку.

6 нчы малай.      Илтеп күккә җиткән – уку.

Барысы бергә.    Уку, уку, уку!

 

(«Ул бала укучы дип атала» җыры (З.Туфайлова сүз., Л.Батыр-Болгари көе) сәхнәләштерелә.)

 

4 нче малай.       «Лачын!» диләр, канат кагып, горур очканга,

 Лачын булсам, җирне, күкне кочар идем,

 Мин – татар малае!

8 нче малай.       «Ут шикелле!» – диләр, кулы тисә, эш яна,

 Ут булсам, мин мәңге сүнмәс идем,

 Мин – татар малае!

Сәхнә артыннан бер кыз сөйли.      Скрипкада уйный ул,

Уйнап hич тә туймый ул.

                                                                   Уйный-уйный остара,

                                                           Һаман остара бара.

Икенче кыз тавышы.       Скрипка кыллары

Торалар чыңлап кына.

Татар малайлары көйне

Башкара җырлап кына!

(Малайлар скрипкада «Туган тел»не уйныйлар hәм ике малай бер-бер артлы сөйли.)

 

1 нче малай. Миңа 10 яшь. Мин татар гимназиясендә укыйм.            Безнең гимназия мәшһүр татар          галиме   ,әдип,педагог,журналист,шәрек белгече һәм   философ Ризаэтдин    Фәхретдин исемен йөртә . Без аның нәсыйхәтләрен өйрәнәбез,үгет-киңәшләрен тотабыз. Дәресләрдә инглиз, татар, рус телләрен өйрәнем. Ә иң якыны – газиз әнкәм теле – татар теле. Мин татар малае!

2 нче малай. Миңа 10 яшь. Мин татар гимназиясендә укыйм. Әтиләр, бабайлар, ир кешеләр ягыннан татар шәҗәрәләре төзелә. Мин дә әти-бабаларымның истәлекләрен кадерләп саклыйм. Минтатар малае!

Малай булуы рәхәт» .Таразов) шигыре сәхнәләштерелә. Күңелле музыка яңгырый.)

1 нче малай.               Малай булып яшәүләре

Бу дөньяда бик рәхәт.

Малай итеп тудырганга

Әниемә мең рәхмәт.

4 нче малай.               Иртә торып, кызлар кебек

Чәчләр үрәсе түгел.

Йөгерәсең, чабышасың,

Гел күтәренке күңел.

5 нче малай.               Болай гына, юри генә

Тартасың кызлар чәчен.

Хәтәр малай икәнеңне

Белеп торсыннар өчен.

9 нчы малай.      Ашханәдә иң-иң алдан

Ризыкны син аласың.

Чеметкәләүгә түзсәләр,

Кызлар алып карасын!

10 нчы малай.    Тәнәфестә йә урамда

Әтәчләнгән буласың.

Ә дәрестә сорасалар,

Шундук телсез каласың.

6 нчы малай.      Берүк бер дә уйламагыз

Начар малайлар диеп.

Без яшибез бу дөньяда,

Барлык кызларны сөеп.

3 нче малай.               Кызлар күрсә иде диеп,

Яхшы эшләр эшлибез.

Тырышабыз, hәрчакта да

Яхшы булсын йөзебез.

(Әби белән бабай керә. Алар малайларның соңгы сүзләрен ишетеп калалар.)

Әби. Бабасы, күр, безнең оланнар җыелганнар ич! Барысы да нинди матурлар. Ә ничек сөйлиләр, телләре телгә йокмый.

Бабай. Чү, әбисе, нәрсә диләр? Тәнәфестә әтәчләнәсең, ә дәрестә телсез каласың, диләр түгелме соң?

Әби. Ю-ю-юк, шаярталар бит алар, бабасы. Безнең малайлар әдәп төбе яхшы гадәт икәнне бик әйбәт беләләр. Шулай бит, балалар?

3 нче малай. Әйе, татар егете тышкы яктан гына түгел, үз-үзен тотышы, кылган гамәлләре, кешеләргә мөнәсәбәте белән дә матур булырга тиеш.

7 нче малай. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искиткеч күп. Аларның барысын да берьюлы белеп бетерү мөмкин түгел. Әдәплелеккә гомер буе өйрәнәләр.

Бабай. Юк, балакаем, ялгышма! Алтыдагы алтмышка, дип бик дөрес әйткәннәр. Кечкенәдән өйрәнергә тырышыгыз. Бигрәк тә хезмәт әдәпләренә. Габдулла Тукай нәрсә дигән? Картаеп беткәч буыннар, эш белү уңайсыз ул! Егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз.

Ягез әле! Күрсәт әле, Салават, ничек сабак укыйлар? (Салават хәрәкәтләр белән ничек укуын күрсәтә, башкалар: «Менә шулай, менә шулай, менә шулай укыйлар», – дип хәрәкәтләрне кабат-лыйлар.)

Күрсәт әле, Усман, ничек язу язалар?

Күрсәт әле, Илнур, ничек печән чабалар?

Күрсәт әле, Рәсүл, ничек урак уралар?

Күрсәт әле, Азат, ничек ашлык сугалар?

Күрсәт әле, Таhир, ничек кадак кагалар?

Күрсәт әле, Ислам, ничек утын яралар?

Күрсәт әле, Булат, ничек такта шомарталар?

Күрсәт әле, Илнур, ничек самовар өрдерәләр?

 

(Ике малай, башкалар уйнаган арада, сәхнә артыннан милли ризыклар куелган өстәл, самовар чыгарып куялар.)

Малайлар. Әби, бабай, самовар кайнады, әйдәгез чәй эчәргә!

1 нче малай.       Кул юам мин, сөендереп

Баскычтагы комганны.

Чәй эчәргә керәбез –

«Бисмилла»сыз ашамыйм,

Мин бит татар малае!

(Өстәл артына утыралар. Алар чәй эчкән арада, ике малай гармунда татар халык көйләрен уйныйлар.)

Әби. Рәхмәт, балалар, тәмле милли ризыклар белән чәй эчтек.

6 нчы малай. Матур hәм тәрбияле булу өчен вакытында яшеңә карап киенә дә белергә, бии дә, җырлый да белергә кирәк.

Алматаның алмасы» җыры башкарыла. Өч малай сәхнәгә бер-бер артлы җырлап чыгалар. Кызлар урыннарыннан торып басалар. Ике малай аларга сәхнәгә менәргә булыша.)

Кызлар.      Әй, малайлар!

Малайлар. Әй, кызлар!

Шома бас» татар халык җыры башкарыла.)

Кызлар.      Уйнат, уйнат гармуныңны,

Биесеннәр егетләр.

Безнең сыйныф егетләре

Бар да бөркет кебекләр.

 

Барысы бергә.   Эх, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз.

МалайларСайрат, сайрат гармуныңны,

Җилкенсеннәр яшь кызлар.

Безнең кызлар нурлы йөзле,

Әйтерсең лә йолдызлар.

Барысы бергә.   Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз.

2 нче малай.       Дуслар, уйнап алабызмы?

Барысы бергә.   Әйе, әйе, әйдәгез!

 

Челтәр элдем читәнгә» җыры башкарыла. «Ефәк элдем читәнгә» уены уйнала. Салават уртага чыгып бии, Раушанияне ала, бииләр.)

1 нче малай.       Әби белән бабайны биетәбезме?

(Күңелле көй яңгырый. Кыз белән малай әби белән бабайны биергә алып чыгалар. Әби белән бабай бииләр.)

Әби. Бик күңелле булып китте бит әле бу. Без яшь чактагы уен-нарны да, җырларны да онытмыйсыз, беләсез икән, балалар, рәхмәт.

Мәкаль әйтәм» уены башлана: мәкальнең бер өлешен әби яки бабай әйтә, икенче өлешен малайлар әйтә.)

Мәкальләр:                Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз.

Эшләгән ашый, эшләмәгән башын кашый.

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал!

Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.

(Малайлар кызларны вальс биергә чакыралар.)

1 нче малай.       Туган җирем! Матур таңнар

Иленә тиңлим аны.

Улминем Татарстаным,

Бар татарның Ватаны.

2 нче малай.       Атсын өчен туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып.

Татарлар килә» җыры сәхнәләштерелә. Бабай баян белән, җырны ул башлый, малайлар кушыла.)

 

3 нче малай.       Кирәк булса, әтиләр күк,

Утлар, сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.

4 нче малай.       Әйткән сүзаткан ук, диләр,

Сүзебездә торырбыз.

Укуда да, тормышта да

Гел алдынгы булырбыз.

5 нче малай.               Без – татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Яшибез бу җирдә,

Бар халыклар белән берләшеп.

 

кучылар милли киемнәрдән «Дуслык» биюен башкаралар.

Бию ахырында кызлар малайларны алга чыгарып тезелеп басалар. Кичә «Яратыгыз» (Р.Миңнуллин сүз., Р.Әхиярова көе) җыры белән төгәлләнә.)

 

 


 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Презентация по воспитательной работе на тему : "Бәйрәм-шоу - Мин бит татар малае""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Управляющий рестораном

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 466 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.04.2017 1733
    • DOCX 34.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Венера Ибрагимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шакирова Венера Ибрагимовна
    Шакирова Венера Ибрагимовна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 17513
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой