Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентация "Тамчы - шоу" 5- 6 нчы сыйныф укучылары

Презентация "Тамчы - шоу" 5- 6 нчы сыйныф укучылары

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ 155_134-.ppt

Скачать материал "Презентация "Тамчы - шоу" 5- 6 нчы сыйныф укучылары"

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Мастер зеленого хозяйства

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Тамчы-Шоу
«Тукай – мәңгелек яз "

    1 слайд

    Тамчы-Шоу
    «Тукай – мәңгелек яз "

  • Габдулла ТукайЕллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан...

    2 слайд

    Габдулла Тукай
    Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан ел калкурак күренә. Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң.
    Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсез

  • I тур.

    3 слайд

    I тур.

  • “Тукайга –
 хат””

    4 слайд

    “Тукайга –
    хат””

  • 1.Г. Тукай кайчан туа?
2. Г.Тукайның татарларның гимнына 
әверелгән шигыре?...

    5 слайд

    1.Г. Тукай кайчан туа?
    2. Г.Тукайның татарларның гимнына
    әверелгән шигыре?
    3. Әтисе үлгәндә аңа ничә ай була?
    4. Г. Тукайның әнисенең исеме ничек?
    5. Кечкенә чагында аны ничек атыйлар?
    1 нче командага сораулар

  • 1. Г. Тукай кайсы авылда туа?
2. “Кадалмас әле килмешәк!” дигән сүзләрне Тука...

    6 слайд

    1. Г. Тукай кайсы авылда туа?
    2. “Кадалмас әле килмешәк!” дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килгән?
    3. Г. Тукай кайсы авылны “Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый?
    4. Г. Тукайның әтисенең исеме ничек?
    5. Автобиографик әсәренең исеме?
    2 нче командага сораулар

  • II	тур. 
"Шигырьне таны!"

    7 слайд

    IIтур.
    "Шигырьне таны!"



  • 1. И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан” Нурлы Казан!
 
2. Нәкъ Казан артында б...

    8 слайд

    1. И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан” Нурлы Казан!

    2. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр...
    1 нче командага сораулар

  • 2 нче командага сораулар1. И сабыйлар!  Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш.  ...

    9 слайд

    2 нче командага сораулар
    1. И сабыйлар!  Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш.  
    2. Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр.
    Барчасы юк сүз аларның булганы юктыр гомер.  

  • 
III	тур.

    10 слайд


    IIIтур.



  • “Гали белән ____________”. 
    “Шаян ____________”.
 “Туган __________”.
 “П...

    11 слайд

    “Гали белән ____________”.
        “Шаян ____________”.
    “Туган __________”.
    “Пар ______”.  
    “Кәҗә белән ________ “.    
    1 нче командага сораулар

  • 2 нче командага сораулар“Кызыклы _____________”.  
 “Фатыйма белән __________...

    12 слайд

    2 нче командага сораулар
    “Кызыклы _____________”.  
    “Фатыйма белән __________”.
      “Су _________”.
     “Бәйрәм _____________”.
    “Эшкә _________”.

  • IV	тур.
Бу рәсемнәр 
Г.Тукайның кайсы әсәренә
 туры килә?

    13 слайд

    IVтур.
    Бу рәсемнәр
    Г.Тукайның кайсы әсәренә
    туры килә?



  • 14 слайд

  • 15 слайд

  • V	тур.
Һәр командага икешәр табышмак бирелә.

    16 слайд

    Vтур.
    Һәр командага икешәр табышмак бирелә.



  • 1 нче командага сораулар1. Су буенда чәчен тарап
Еш кына ул утыра.
Әкиятнең б...

    17 слайд

    1 нче командага сораулар
    1. Су буенда чәчен тарап
    Еш кына ул утыра.
    Әкиятнең бу героен
    Я, әйтегез, кем белә?
    2.Нәкъ кеше кебек үзе
    Бар маңгаенда мөгезе.
      «Былтыр кысты»,-дип кычкыра,
       Туганнарын  чакыра.

  • 2 нче командага сораулар1. Туннарга  киендерә,
Җылыта, сөендерә.
Тоягы булла...

    18 слайд

    2 нче командага сораулар
    1. Туннарга  киендерә,
    Җылыта, сөендерә.
    Тоягы булла ярык,
    Исеме аның ….. .
    2. Сакалы бар, акылы юк дип,
    Халык бит дөрес әйтми.
    Бүрене бит  бүрене
    Акылсыз җиңә алмый.

  • Капитаннар ярышы

    19 слайд

    Капитаннар ярышы


  • Игътибарыгыз өчен
 зур рәхмәт!
Киләсе
очрашуларга кадәр!

    20 слайд

    Игътибарыгыз өчен
    зур рәхмәт!
    Киләсе
    очрашуларга кадәр!

  • 21 слайд

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ ’ ¬çë è®ã.docx

Тамчы – шоу “Син Тукайны беләсеңме?”

 

      Хәерле көн, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар.  Барыбыз өчен дә бүгенге көн хәерле булсын, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Күңелебездә иман нуры балкысын. Шундый яхшы теләкләр белән иртәбезне башлыйбыз.

Бүген безнең мәктәбебездә район китапханәчеләре кунакта.Әдәби – музыкаль иртәбез Тукай иҗатына багышланыр. Без сезнең белән апрель аен Тукай иҗаты белән башлап җибәргән идек һәм айны да шуның белән тәмалыйбыз. Г.Тукай – татар шигьрияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы.Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.  Еллар үткән ара ерагайган саен , Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара.

Китапханәчеләр җыелгач иртәбезнедә Тукайның “Китап” шигыре белән башлап җибәрербез.

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмыйча, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә:

 

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь, -

 

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам:

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.

Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына.

Тукай шәхесе елдан ел калкурак күренә.

 Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый.

Әмма  ул башкарган эшләр гасырларга тиң.

Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсез  (1 слайд)

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай.

Иҗтиһады белән маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай! (2 слайд)

Инде бәйгебезне башлап җибәрик.Безгә жюри сайлап китәргә кирәк булыр.

Сүз укучыларга бирелә командалар үзләре белән таныштыра

 

1 нче тур

Без ярышыбызны өй эшеннән башлап җибәрербез. Ике командага да өй эше бирелгән иде. Ул “Тукайга хат” дип атала.

 

Һәр командага  бишәр сорау бирелә. Хәзер шуларга җавап бирергә тиеш буласыз.

1 нче командага

1.Г. Тукай кайчан туа?

2. Г.Тукайның татарларның гимнына

әверелгән шигыре?

3. Әтисе үлгәндә аңа ничә ай була?

4. Г. Тукайның әнисенең исеме ничек?

5. Кечкенә чагында аны ничек атыйлар? 

 

2 нче командага

 

1. Г. Тукай кайсы авылда туа?

2. “Кадалмас әле килмешәк!” дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килгән?

3. Г. Тукай кайсы авылны “Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый?

4. Г. Тукайның әтисенең исеме ничек?

5.  Автобиографик әсәренең исеме?

 

Сез ял итә торыгыз без сүзне башлангыч класс укучыларына бирербез.

II тур.   “Шигырьне таны!”  1 нче команда

1. И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан” Нурлы Казан!    (Пар ат)

 

1.    2. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр... (Шүрәле)

 

2 нче команда

1. И сабыйлар!  Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш.    (Эшкә өндәү)

2. Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр.

Барчасы юк сүз аларның булганы юктыр гомер.      (Сабыйга) 

9 нчы сыйныфукучылары башкаруында “Пар ат” җыры

III тур.  

Бирелгән шигырьнең исемен язып бетерергә.

“Гали белән ____________”.  

  “Шаян ____________”.

“Туган __________”.

“Пар ______”.  

“Кәҗә белән ________ “.    

“Кызыклы _____________”.  

 “Фатыйма белән __________”.

  “Су _________”.

  “Бәйрәм _____________”.

“Эшкә _________”.

IV тур.  

Рәсемнәрне танырга.

6 нчы сыйныф укучылары чыгышы

IV тур.  Мәкальләр беләсеңме?

 

Алып баручы. Мәкальләр уку, белем, китап темасына алынды. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез аны дәвам итәргә тиешсез. Өчәр мәкаль

 

1 нче командага

 

·        Беләге бар берне егар, (белеме бар меңне егар.)

·        Белмәү гаеп түгел – (белергә теләмәү гаеп.)

·        Белем бәхет ачкычы, (дәрәҗәнең баскычы.)

 

2 нче командага

 

·        Бәхетне юлдан эзләмә, (белемнән эзлә.)

·        Китап – (белем чишмәсе.)

·        Китап укысаң белемең артыр, (укымасаң, белгәнең дә онытылыр.)

V тур.“Бездән табышмак – сездән җавап”.

Һәр командага икешәр табышмак бирелә.

1 нче командага

1.    Су буенда чәчен тарап

Еш кына ул утыра.

Әкиятнең бу героен

Я, әйтегез, кем белә?

2.    Нәкъ кеше кебек үзе,

 Бар маңгаенда мөгезе.

  «Былтыр кысты»,-дип кычкыра,

   Туганнарын  чакыра.

2 нче командага

 

3.    Туннарга  киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык,

Исеме аның ….. .

4.    Сакалы бар, акылы юк дип,

Халык бит дөрес әйтми.

Бүрене бит  бүрене

Акылсыз җиңә алмый.

Укучылар чыгышы

VI тур.  

Блиц турнир. (Капитаннар ярышы).

командасы капитанына сораулар:

1.    “Шүрәле” әкиятендәге Егет кайсы авылда яши?  (Кырлай)

2.    “Шүрәле” әкиятендәге йорт кошларының кайсысы яхшы җырлый белә?  (тавыклар)

3.     Су анасының тарагы нинди төстә?      (алтын)

4.    Юл өстендә Кәҗә белән Сарык нәрсә табалар? (бүре башы)

5.    Кәҗә капчыкта ничә бүре башы бар дип әйтә?  (12)

” командасы капитанына сораулар:

1.    Малайны куганда Су анасы нәрсәләрдән курка (этләрдән)

2.    Тукайның шигырендә Бала кайсы бөҗәк белән сөйләшә? (күбәләк)

3.    “Кызыклы Шәкерт” шигырендә эт баласының исеме ничек? (Акбай)

4.    Тукай шигырендәге Гали кайсы йорт хайваны белән дус?   (кәҗә)

5.    “Пар ат” шигырендә шагыйрь нинди ат җиктерә?  (пар)

Безнең жюри нәтиҗә чыгары торганчы Исламова Лилия башакруында бию карап китик.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Презентация "Тамчы - шоу" 5- 6 нчы сыйныф укучылары"

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 839 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.09.2016 741
    • ZIP 1.4 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исламова Силуза Галаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Исламова Силуза Галаевна
    Исламова Силуза Галаевна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4676
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой