Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
21 нче февраль –
Халыкара туган тел көне
Дөньяда 7000 гә якын тел бар.
Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.
2 слайд
Туган тел!
Һәркем өчен дә газиз сүз бу.
Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен
башлап туган телдә әйтәбез.
Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тоябыз.
3 слайд
Мин – татар кызы (улы).
Минем туган телем - … .
Ә ...ның туган теле - ... .
4 слайд
173 милләт кешеләре яши . (национальностей)
Татарстанда яшәүче кешеләр саны – 3.786.488
Татарлар –2.012.571 кеше - 53,2 %
руслар –1.501.369 кеше - 39,7%
чувашлар –116.252 кеше - 3,1%
удмуртлар – 23.454 кеше
мордвалар – 19.156 кеше
марилар – 18.848 кеше
украиннар – 18.241 кеше
Башкортлар - 13.726 кеше
5 слайд
р
м
ч
т
у
м
б
6 слайд
р
у
с
м
а
р
и
ч
у
в
а
т
а
т
а
р
у
д
м
у
р
т
ш
м
б
о
р
д
в
а
а
ш
к
о
р
т
7 слайд
Ана теле.
Мәҗит Гафури.
Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.
Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам;
Шул анам теле белән “бала” диләр ата-анам.
Шул тел аркылы иман, уку-язуны үрәнәм;
Шул тел аркылы укып, белеп булырмын чын адәм.
Мин бала чактук “әти-әни” дидем шул тел белән,
Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм” дигән шул тел белән.
Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.
Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.
8 слайд
Мәҗит Гафури
1880 - 1934
9 слайд
Сүзлек өстендә эш:
күңел -
максудымны -
аңлатам -
аркылы -
иман -
Үрәнәм -
адәм -
көй -
көйлим -
һәрвакыт -
тарих -
хисап -
10 слайд
Сүзлек өстендә эш:
күңел - душа
максудымны – теләгемне, максатымны – желание, цель
аңлатам - объясняю
аркылы - через
иман -
үрәнәм – өйрәнәм - учу
адәм - человек
көй - мелодия
көйлим -
һәрвакыт - всегда
тарих - история
хисап – математика, счёт
11 слайд
Физкультминут.
Куркак куян утыра,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә.
Куян тик торса туңа
Сикергәли ул шуңа.
Менә шулай, менә шулай
Сикергәли ул шуңа.
12 слайд
Сораулар.
Ана теле нинди тел?
Ни өчен аны ярата күңел?
Ана теле белән нәрсәне аңлатам?
Ата-анам миңа кем диләр?
Кайсы тел белән мин максудымны аңлатам ?
Кайсы тел белән бала чакта ук
“әти-әни” дидем?
13 слайд
Габдулла Тукай «Туган тел»
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
14 слайд
Өй эше:
Шигырьне
сәнгатьле укырга;
Сүзләрне өйрәнергә.
15 слайд
Теле барның юлы бар, диләр.
Без шул юл башында.
Үз телебезнең кадерен белик,
матур итеп сөйләшик,
татар телен ныгытып өйрәник.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар.
Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.
Туган тел!Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тоябыз.
Мин – татар кызы (улы).
Минем туган телем - … .
Ә ...ның туган теле - ... .
Татарстанда 173 милләт кешеләре яши . (национальностей)
Татарстанда яшәүче кешеләр саны – 3.786.488
• Татарлар –2.012.571 кеше - 53,2 %
• руслар–1.501.369 кеше - 39,7%
• чувашлар–116.252 кеше - 3,1%
• удмуртлар– 23.454 кеше
• мордвалар – 19.156 кеше
• марилар – 18.848 кеше
• украиннар – 18.241 кеше
• Башкортлар - 13.726 кеше
6 664 172 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Усманова Нурфия Сулеймановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.